Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Игелек эшләп хәлсезләнмик

Игелек эшләп хәлсезләнмик

«Игелек эшләп бирешмик» (ГӘЛ. 6:9).

1, 2. Йәһвәнең гаять зур оешмасының эшләре турында уйлану безне нәрсәгә ышандыра?

ШАКТЫЙ зур оешманың әгъзасы булу чыннан да гаҗәеп нәрсә! Үткән мәкаләдә без Йәзәкил китабының 1 нче бүлегендәге һәм Данил китабының 7 нче бүлегендәге күренешләрне карап чыктык. Анда Йәһвә үз ниятен ничек үти икәне ачык тасвирланган иде. Без шулай ук Йәһвә оешмасының җирдәге өлеше белән Гайсә җитәкчелек итә икәнен белдек. Аның җитәкчелегендәге бу оешма үз көчен яхшы хәбәрне вәгазьләүгә туплый, вәгазьчеләрне рухи яктан кайгырта һәм кешеләргә чын гыйбадәт кылуга кушылырга ярдәм итә. Андый җитәкчелек булганга, без Йәһвә оешмасының җирдәге өлешенә ышанабыз (Мат. 24:45).

2 Ә без үзебез бу гаҗәеп оешмадан артта калмыйбызмы? Безнең хакыйкатькә яратуыбыз үсәме я ашкынуыбыз сүрелә барамы? Әйтик, без рухи яктан хәлсезләнә баруыбызны сизәбез ди. Андый хәл беренче гасырдагы мәсихчеләр белән дә булган. Хәлсезләнә барганнарын күреп, рәсүл Паул аларның игътибарларын ашкынып хезмәт иткән Гайсәнең үрнәгенә юнәлткән. Бу аларга «арымаска һәм күңелләрен төшермәскә ярдәм итәр» иде (Евр. 12:3). Үткән мәкаләдә Йәһвә оешмасының бүгенге искиткеч эшләре каралган иде. Гайсә үрнәге беренче гасырдагы мәсихчеләргә ярдәм иткән кебек, Йәһвә оешмасының үрнәге дә безгә ашкынучан булып калырга һәм Аллаһыга чыдамлылык белән хезмәт итәргә ярдәм итәр.

3. Хәлдән таймас өчен, безгә нәрсә эшләргә, һәм бу мәкаләдә нәрсә каралыр?

3 Ләкин без хәлсезләнергә теләмәсәк, безгә, Паул киңәш иткәнчә, Аллаһы оешмасының үрнәге турында уйланудан тыш, «игелек эшләргә» дә кирәк (Гәл. 6:9). Нык булып калыр өчен һәм Йәһвә оешмасыннан артта калмас өчен, без нәрсә эшли алабыз? Әйдәгез, биш якка игътибар итик. Бу үзебезгә я гаиләбезгә берәр якны яхшыртырга кирәкмиме икәнен күрсәтер.

ГЫЙБАДӘТ КЫЛУ ӨЧЕН ҖЫЕЛЫП БЕР-БЕРЕГЕЗНЕ ДӘРТЛӘНДЕРЕГЕЗ

4. Ни өчен бергә җыелу һәрвакыт чын гыйбадәт кылуның мөһим өлеше булган дип әйтеп була?

4 Йәһвә хезмәтчеләре һәрвакыт җыелышларны кадерләгән. Фәрештәләр дә билгеле бер вакытта Йәһвә алдына җыела (3 Пат. 22:19; Әюб 1:6; 2:1; Дан. 7:10). Борынгы Исраил халкы тыңлар өчен һәм өйрәнер өчен җыелырга тиеш булган (Кан. 31:10—12). Беренче гасырдагы яһүдләрнең синагогага җыелып Язмаларны бергә укырга гадәтләре булган (Лүк 4:16; Рәс. 15:21). Мәсихче җыелыш оештырылгач та, бергә җыелу әһәмиятле булган. Андый очрашулар бүген дә гыйбадәт кылуыбызның мөһим өлеше булып тора. Мәсихчеләр «бер-берсен мәхәббәт һәм игелекле эшләргә дәртләндерә». Безгә «бер-беребезне рухландырып торырга һәм моның барысын [Йәһвә] көне якынлашкан саен тагы да тырышыбрак башкарырга» кирәк (Евр. 10:24, 25).

5. Очрашуларда без бер-беребезне ничек дәртләндерә алабыз?

5 Очрашуларыбызда комментарийлар биреп, без бер-беребезне дәртләндерә алабыз. Мәсәлән, абзацка китерелгән сорауга җавап биреп, берәр шигырьнең гамәли якларына игътибар итеп я берәр очракны кыскача сөйләп биреп Изге Язмалардагы принциплар буенча яшәү акыллы икәненә игътибар итеп була (Мәд. 21:23; 39:10). Җыелыш очрашуларына күпме генә еллар йөрсәк тә, шунысы үзгәрешсез кала: яшь һәм олы кардәшләр комментарийлар биреп безне дәртләндерә.

6. Очрашулар безгә нинди файда китерә?

6 Аллаһы халкы тагын нинди сәбәпләрдән бергә җыела? Мәсәлән, очрашуларыбыз һәм конгрессларыбыз, өйдән-өйгә вәгазьләгәндә очраган кешеләрнең каршылыкларына яисә ваемсызлыкларына карамастан, безгә кыюлык белән сөйләргә көч бирә (Рәс. 4:23, 31). Изге Язмаларга нигезләнгән нотыклар һәм башка очрашулар иманыбызны ныгыта (Рәс. 15:32; Рим. 1:11, 12). Очрашуларга килеп без өйрәнәбез һәм бер-беребезне ныгытабыз, ә шуның ярдәмендә без үзебезне чыннан да бәхетле һәм «кайгылы көннәребездә тыныч» хис итәбез (Мәд. 93:12, 13). Йәһвә халкын рухи яктан кайгыртыр өчен, Җитәкче советның Укыту комитеты өйрәтү программаларын әзерли. һәм моның өчен без аларга бик рәхмәтле! Бу программа буенча атна саен җыелыш очрашуларында өйрәнеп, без күп файда алабыз.

7, 8. а) Очрашуларга йөрүебезнең төп максаты нинди? б) Очрашуларга йөрү сезгә нинди файда китерә?

7 Шулай да очрашуларга йөрүебезнең төп максаты — үзебезгә файда алу түгел, ә Йәһвәгә имандашларыбыз белән бергә гыйбадәт кылу. (Мәдхия 94:6 ны укы.) Бөек Аллаһыга гыйбадәт кылу безнең өчен зур хөрмәт! (Көл. 3:16). Ул безне барлыкка китергән, шуңа күрә без очрашуларга йөреп һәм комментарийлар биреп аны данлыйбыз (Ачыл. 4:11). Шуның өчен безгә «бергә үткәргән очрашуларыбызны калдырмаска» киңәш ителә дә (Евр. 10:25).

8 Очрашуларыбыз — Йәһвәнең бүләге. Алар безгә бу явыз дөнья юк ителгәнгә кадәр нык калырга булышып торачак. Шуңа күрә без, мәшәкатьләребез күп булса да, бар очрашуларга йөрергә тырышабыз (Флп. 1:10). Без җитди сәбәп булмый торып, очрашуларны калдырырга тиеш түгел.

АШКЫНЫП ВӘГАЗЬЛӘГЕЗ

9. Вәгазьләү иң мөһим эш икәне нәрсәдән күренә?

9 Йәһвә оешмасыннан артта калмас өчен, безгә ашкынып вәгазьләү мөһим. Гайсә җирдә яшәгәндә әле вәгазь эшенә нигез салган булган (Мат. 28:19, 20). Шул вакыттан бирле Йәһвәнең зур оешмасы үз көчен вәгазь һәм шәкертләр әзерләү эшенә туплый. Күп очраклардан күренгәнчә, бу эштә фәрештәләр дә катнаша. Алар безгә «мәңгелек тормышка алып баручы хакыйкатьне кабул итәргә әзер» кешеләрне табарга ярдәм итә (Рәс. 13:48; Ачыл. 14:6, 7). Йәһвә оешмасының җирдәге өлеше вәгазь эшен башкарыр өчен бар тырышлыкларын куя. һәм бу аның төп максаты. Ә сезнең тормышыгызда вәгазь эше беренче урындамы?

10. а) Хакыйкать безнең өчен тагы да кадерлерәк булсын өчен нәрсә эшләргә? Мисал китерегез. б) Вәгазь эшендә катнашуыгыз сезгә нинди файда китерә?

10 Ашкынып вәгазьләсәк, хакыйкать безнең өчен тагы да кадерлерәк булып китәр. Мәсәлән, күп еллар өлкән һәм гомуми пионер булып хезмәт иткән Митчел исемле бер кардәш болай дип әйтә: «Мин кешеләргә хакыйкать турында яратып сөйлим. „Күзәтү манарасы“ннан я „Уяныгыз!“дан мәкаләләр укыган саен, мин аларның никадәр зирәк итеп язылганына гаҗәпләнәм. һәр саны бар яктан уйланып язылган! Минем вәгазьгә тизрәк чыгып аларны кешеләргә тәкъдим итәсем һәм аларның кызыксынуларын уятып карыйсым килә. Вәгазьләвем мине рухи яктан ныгыта. Минемчә, вәгазьгә бүлеп куелган вакыт вәгазь өчен генә, башка эшләрне икенче вакытта да эшләп була». Без дә, изге хезмәттә ашкынып катнашсак, бу соңгы көннәрдә нык булып калырбыз. (1 Көринтлеләргә 15:58 не укы.)

БАР РУХИ РИЗЫКТАН ФАЙДАЛАНЫГЫЗ

11. Ни өчен безгә бар басмаларны да укып барырга һәм укыганнарыбыз турында уйланырга кирәк?

11 Йәһвә безне ныгытыр өчен мул итеп рухи ризык бирә. Сезнең дә берәр басманы укыганда болай дип уйлап куйганыгыз бардыр: «Йәһвә моны нәкъ минем өчен язган бит!» һәм бу очраклы хәл түгел. Йәһвә андый басмалар аша безне өйрәтә һәм безгә җитәкчелек бирә. Ул безне: «Сине акыллыландырырмын, шушы барасы юлыңнан сине өйрәтеп йөртермен»,— дип ышандыра (Мәд. 31:8). Без бар басмаларны да укып барабызмы һәм укыганнарыбыз турында уйланабызмы? Бу безгә алга таба да җимеш китерергә һәм бу авыр соңгы көннәрдә яшәвебезгә карамастан рухи яктан шиңеп китмәскә ярдәм итәр. (Мәдхия 1:1—3; 118:97 не укы.)

12. Безгә басмаларыбызны тагы да кадерләргә нәрсә ярдәм итә ала?

12 һәр басманы чыгаруга күпме көч куелганы турында уйлансак, алар безнең өчен тагы да кадерлерәк булыр. Җитәкче советның Язу комитеты тикшерүләр үткәрү, текстны язу һәм төзәтү, рәсемнәр сайлау, басмаларыбызны һәм сайтыбызга кертелә торган мәгълүматны тәрҗемә итү өчен җаваплы. Әдәбиятны бастырган филиаллар аны якын вә ерак урнашкан җыелышларга җибәрә. Бар башкарылган бу эшләрнең максаты шул — Йәһвә халкын рухи яктан яхшы тукландыру (Ишаг. 65:13). Әйдәгез, Йәһвә үз оешмасы аша биргән бар рухи ризыктан файдаланыйк (Мәд. 118:27).

ЙӘһВӘ ОЕШМАСЫНА БУЛЫШЛЫК КҮРСӘТЕГЕЗ

13, 14. Йәһвә оешмасының күктәге өлешенә кем булышлык күрсәтә, һәм без алардан нинди үрнәк ала алабыз?

13 Рәсүл Яхъя күргән күренештә Гайсә Йәһвәгә каршы чыкканнарны җиңәр өчен ак атта чабып чыккан җайдак итеп сурәтләнә (Ачыл. 19:11—15). Күренештә Гайсәгә тугры фәрештәләр һәм күктәге әҗерләрен инде алган майланганнар иярә. Моны белү иманыбызны бик ныгыта! (Ачыл. 2:26, 27). Без дә, алардан үрнәк алып, Йәһвә оешмасында үз өсләренә җитәкчелек алган кардәшләргә булышлык итәргә тиеш.

14 Бихисап күп кеше дә майланганнарга — әле дә җирдә яшәгән һәм оешмада җитәкчелекне үз өсләренә алган мәсихчеләргә булышлык күрсәтә. (Зәкәрия 8:23 не укы *.) Безнең һәрберебез Йәһвә оешмасына булышлык күрсәтер өчен нәрсә эшли ала? Без җитәкчелекне үз өсләренә алганнарга буйсына алабыз (Евр. 13:7, 17). Комментарийларыбыздан өлкәннәрне хөрмәт итәбез һәм аларның хезмәтләрен кадерлибез икәне күренәме? Без балаларыбызны бу тугры кардәшләрне хөрмәт итәргә һәм аларның киңәшләренә колак салырга өйрәтәбезме? Моннан тыш, без гаиләбез белән бөтендөнья вәгазь эшенә матди яктан өлеш кертер өчен нәрсә эшли алабыз дип фикер алышабызмы? (Гыйб. сүз. 3:9; 1 Көр. 16:2; 2 Көр. 8:12). Без Патшалык Залын җыештыру һәм аны карау эшендә катнаша алуыбызны зур хөрмәт дип саныйбызмы? Йәһвә үз оешмасына шулай итеп булышлык күрсәткәннәргә изге рух бирә. Ә аның рухы безгә бу соңгы көннәрдә нык булып калу өчен җитәрлек көч өсти (Ишаг. 40:29—31).

АЛЛАһЫГА ЯРАКЛЫ БУЛЫП ЯШӘГЕЗ

15. Ни өчен безгә Йәһвәгә яраклы итеп яшәр өчен һәрвакыт тырышлыклар куярга кирәк?

15 Нык булып калыр өчен һәм Йәһвә оешмасыннан артта калмас өчен, безгә шулай ук Йәһвәгә яраклы итеп яшәргә кирәк (Эфес. 5:10, 11). Камил булмавыбыз, Шайтан тәэсире һәм бу явыз дөньяның басымы аркасында безгә сафлык саклау җиңел түгел. Кадерле кардәшләр, сезнең кайберләрегез Йәһвә белән мөнәсәбәтләрегезне саклар өчен көн саен күп тырышлыклар куя. Бирешмәгез! Йәһвә тырышлыкларыгызны кадерли һәм ул сезне ярата. Аңа яраклы булып яшәсәк, тормышыбыз мәгънәле вә бәхетле булыр, һәм без, һичшиксез, Аллаһы хуплавын алырбыз (1 Көр. 9:24—27).

16, 17. а) Зур гөнаһ кылсак, без нәрсә эшләргә тиеш? б) Энн мисалыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

16 Әйтик, без зур гөнаһ кылдык. Андый очракта нәрсә эшләргә? Шунда ук ярдәм сорагыз. Гөнаһларны яшереп тору яхшыга китерми. Давыт үз эшләрен яшергән чакта: «Көн буе... тилмергәнлектән, сөякләрем картайды»,— дип әйткән булган (Мәд. 31:3). Зур гөнаһны яшереп торсак, без эмоциональ һәм рухи яктан хәлсезләнербез. Ләкин гөнаһларыбызны икърар итсәк, без «ярлыкау табарбыз» (Гыйб. сүз. 28:13).

17 Энн * исемле бер апа-кардәшнең мисалына кагылып китик. Яшүсмер чагында гомуми пионер булып хезмәт итсә дә, ул ике төрле тормыш белән яши башлаган. Нәтиҗәдә, ул вөҗдан газабы кичергән. Ул болай дип әйтә: «Мин бәхетсез идем һәм һәрвакыт боегып йөрдем». Бер көнне җыелышта Ягъкуб 5:14, 15 тәге фикерләр каралган булган. Энн үзенә ярдәм кирәк икәнен аңлаган. Ул киңәшкә колак салган һәм өлкәннәргә мөрәҗәгать иткән. Үткәннәрне искә төшереп, ул болай ди: «Миңа Йәһвә бу шигырьләрне савыгуым өчен рецепт итеп язган кебек тоелды. Даруны йоту җиңел түгел, ләкин ул шифалы. Бу шигырьләрдәге киңәшне тоткач, мин җиңеллек сиздем». Шуннан соң берничә ел узгач, Энн яңадан Йәһвәгә саф вөҗдан белән ашкынып хезмәт итә башлаган.

18. Без нәрсә эшләргә тәвәккәл булырга тиеш?

18 Бу соңгы көннәрдә яшәп, Йәһвә оешмасының әгъзалары булу безнең өчен зур хөрмәт! Йәһвә безгә оешмасы аша биреп торган бар нәрсәне алга таба да кадерләр өчен, гаиләбез белән җыелыш очрашуларыбызны калдырмыйк, өйдән-өйгә ашкынып вәгазьлик һәм бар рухи ризыктан файдаланыйк. Моннан тыш, үз өсләренә җитәкчелек алган кардәшләр белән хезмәттәшлек итик һәм Йәһвәгә яраклы булып яшик. Боларның барысы ярдәмендә без Йәһвә оешмасыннан да артта калмабыз, игелек эшләп тә хәлсезләнмәбез.

^ 14 абз. Зәкәрия 8:23: «Гаскәрләр Иясе Йәһвә менә нәрсә дип әйтә: „Ул көннәрдә бар халыклардан булган төрле телләрдә сөйләшүче ун кеше яһүднең итәгенә тотыначак, тотыначак һәм: „Без сезнең белән барабыз, чөнки без Аллаһы сезнең белән икәнен ишеттек,— дип әйтәчәк“».

^ 17 абз. Исемнәр үзгәртелгән.