Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез беләсезме?

Сез беләсезме?

Б. э. 70 елында җимерелгән Иерусалимдагы гыйбадәтханә кайчан да булса торгызылган булганмы?

БЕР ТАПКЫР Гайсә пәйгамбәр Йәһвә гыйбадәтханәсеннән таш өстендә таш калмаячак дип әйткән булган. Бу пәйгамбәрлек Титус җитәкчелегендәге Рим гаскәрие Иерусалимны б. э. 70 елында җимергәч үтәлгән булган (Мат. 24:2). Соңрак император Юлиан бу гыйбадәтханәне торгызырга ниятләгән.

Юлианны Римның соңгы мәҗүси императоры дип атыйлар. Ул император Константинның абыйсының улы булган, һәм аны христианнарча тәрбияләгәннәр. Ләкин аны б. э. 361 елында император итеп куйгач, ул христиан диненнән ваз кичеп мәҗүсиләр динен кабул иткән. Тарихи әдәбиятта ул «Мөртәт» дип атала.

Юлиан 6 яшендә христиан дине вәкилләренең үз атасын һәм туганнарын үтергәннәрен күргән. Күрәсең шунлыктан ул христиан динен нәфрәт иткән. Чиркәү тарихчылары фаразлавынча, Юлиан яһүдләрне үз гыйбадәтханәләрен яңадан торгызырга этәреп йөргән. Шуның белән аның Гайсәне ялган пәйгамбәр итеп күрсәтәсе килгән *.

Юлианның гыйбадәтханәне торгызырга ниятләгәне шөбһәсез. Әмма ул торгызу эшләрен башлаганмы һәм башлаган булса, ни өчен алар тукталган икәне билгесез. Без шуны гына төгәл беләбез: Юлиан хакимлек итә башлагач 2 ел да узмастан аны үтергәннәр, һәм аның нияте үтәлми калган.

Галимнәр күзлегеннән Гайсә заманындагы гыйбадәтханә һәм аның урыны безнең көннәрдә

^ 5 абз. Гайсәнең гыйбадәтханә беркайчан да торгызылмаячак дип әйткәне юк, ул гыйбадәтханәне җимерерләр дип кенә әйткән; б. э. 70 елында нәкъ шулай булган да.