Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Табигать афәтләре Аллаһының шәфкатьсез булуына дәлилме?

Табигать афәтләре Аллаһының шәфкатьсез булуына дәлилме?

КЕШЕ КАРАШЫ. Дөнья белән Аллаһы идарә итә, димәк ул табигать афәтләре өчен җаваплы. Шуңа күрә ул шәфкатьсез.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР КАРАШЫ. «Бөтен дөнья Явызның хакимлеге астында тора» (1 Яхъя 5:19). «Явыз» кем ул? Инҗилдә ул Шайтан дип атала (Маттай 13:19; Марк 4:15). Чыннан да дөнья белән Шайтан идарә итәме? Менә нәрсә турында уйлап карагыз: әгәр дә Шайтан идарәче икән, димәк ул кешеләрне үзе кебек булырга — үз-үзләрен генә яратырга, комсыз булырга һәм киләчәк хакында уйламыйча яшәргә этәрә. Менә ни өчен кешеләр үз йортларын, Җирне, һәлак итәләр. Күп кенә галимнәр кешеләрнең тирә-як мохитне пычрату табигать афәтләренең булуына үз өлешен кертә дип саный: ул афәтләрне я тудыра, я алар китергән зыянын зурайта, я кешеләрне яклаусыз калдыра.

Ни өчен соң Аллаһы Шайтанга андый зур хакимлек биргән? Бу сорауга җавап алыр өчен, кешелек тарихының башына игътибар итик. Адәм белән Хаува Аллаһыга, Хакимгә буларак, буйсынмаган һәм аңа каршы фетнә күтәргән. Бүген дә кешеләрнең күпчелеге алар салган юл буенча бара һәм, Аллаһы идарәсен кире кагып, Аллаһының дошманы, Шайтан, кулына үзләрен тапшыра. Гайсә пәйгамбәр Шайтанны «бу дөньяның идарәчесе» дип атаган (Яхъя 14:30). Ул мәңге идарә итәчәкме? Юк!

Йәһвә * Аллаһы аның китергән газапларына ваемсыз калмый. Аллаһыга кешеләрнең газапларын күрү бик авыр. Мәсәлән, Изге Язмаларда Исраил халкының авыр көннәре турында әйтелгәндә: «Алар газапланган чакта, ул [Аллаһы] да газапланган»,— диелә (Ишагыйя 63:9). Шәфкать күрсәтеп Аллаһы Шайтанның шәфкатьсез идарәсен тиздән юк итәчәк! Моның өчен ул үз Улын, Гайсә Мәсихне, гадел һәм тәкъва Патша итеп мәңгегә сайлап куйган.

БУ СЕЗГӘ НИЧЕК КАГЫЛА? Шайтан идарәсе кешеләрне табигать афәтләреннән яклый алмаса да, Гайсәнең идарәсе яклый алачак. Бер тапкыр Гайсә үз шәкертләрен көчле бер давыл вакытында яклап калган. Инҗилдә болай дип әйтелә: «Гайсә... җилне тыйды, ә диңгезгә: „Шаулама! Тынычлан!“ — диде. Җил басылды, һәм гаҗәеп тынлык урнашты». Шунда аның шәкертләре болай дигән: «Кем соң ул? Хәтта җил дә, диңгез дә аңа буйсына» (Марк 4:37—41). Әйе, Гайсә, Патша булып идарә иткәндә, бар тыңлаучан кешелекне яклап торачак! (Данил 7:13, 14).

^ 5 абз. Изге Язмалар буенча, Аллаһының исеме Йәһвә.