Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы чыгарган хөкемнәр шәфкатьсез булганмы?

Аллаһы чыгарган хөкемнәр шәфкатьсез булганмы?

БУ СОРАУГА җавап бирер өчен, Изге Язмалардагы ике мисалга игътибар итик: Нух көннәрендәге Туфан һәм Кәнган халкын юк итү.

НУХ КӨННӘРЕНДӘГЕ ТУФАН

КЕШЕ КАРАШЫ. Аллаһы, Туфанда Нух белән аның гаиләсен генә калдырып, ә бар кешелекне юк итеп, шәфкатьсез эш иткән.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР КАРАШЫ. Аллаһы: «Мин явызның үлемендә түгел, ә явызның үз юлын ташлап яшәвендә рәхәтлек табам»,— дигән (Йәзәкил 33:11). Шуңа күрә Нух көннәрендә явыз кешеләрне юк итү Аллаһыга бер дә шатлык китермәгән. Алайса ни өчен соң ул явызларны юк иткән?

Изге Язмаларда бу сорауга җавап бар. Аллаһы үткәндә динсез кешеләрне хөкем иткәндә «бозык кешеләргә алар белән киләчәктә нәрсә буласын күрсәткән» (2 Петер 2:5, 6). «Нәрсә буласын күрсәткән» дигән сүзләр нәрсә аңлата?

Беренчедән, Аллаһыга кешеләрне юк итү авыр булса да, ул газап китерүче шәфкатьсез кешеләрнең эшләрен күреп тора һәм аларны җавапка тартачак. Вакыт узу белән ул бар гаделсезлекне һәм газапларны юк итәчәк.

Икенчедән, Аллаһының үткәндәге эшләреннән шуны күрәбез: ул хөкемне үтәр алдыннан ярату күрсәтеп кешеләрне кисәтә. Нух пәйгамбәр тәкъвалыкны вәгазьләүче булган, әмма кешелекнең күпчелеге аның әйткәннәрен санга сукмаган. Инҗилдә: «Туфан килеп, барысын да юк иткәнгә кадәр, алар төшенмәгәннәр»,— диелә (Маттай 24:39).

Аллаһы шул тәртип буенча эш итүен дәвам иткәнме? Әйе. Мәсәлән, ул үз халкын Исраилне алдан кисәтеп куйган: әгәр алар тирә-яктагы халыклардан үрнәк алып явызлык кыла башласа, ул Исраил дошманнарына аларның җирләрен яулап алырга, башкалаларын Иерусалимны җимерергә һәм үзләрен әсирлеккә алып китәргә рөхсәт итәчәк. Исраил явызлык кыла башлагач, хәтта үз балаларын корбанга китерә башлагач, Йәһвә үз сүзен үтәгәнме? Әйе, әмма башта ул, халыкны кисәтер өчен, кат-кат пәйгамбәрләр җибәргән һәм, соң булганчы, үз юлларын үзгәртергә кушкан. Ул болай дигән: «Аллаһы Тәгалә Йәһвә үзенең серен үз хезмәтчеләренә, пәйгамбәрләренә ачмыйча, һичнәрсә эшләми» (Амос 3:7).

БУ СЕЗГӘ НИЧЕК КАГЫЛА? Йәһвәнең үткәндә башкарган эшләре безгә өмет бирә. Ул шәфкатьсез газаплар китерүчеләрне хөкем итәчәк, моны һичшиксез башкарачак, һәм без бу вакытны түземсезлек белән көтәбез. Зәбурда болай диелә: «Яманлык эшләүчеләр юкка чыгарылырлар шул... Сабырлар җирне мирас итеп алырлар, һәм тыныч тормышта рәхәтләнеп яшәрләр» (Мәдхия 36:9—11). Берәрсе кешеләрне газаплардан азат итәр өчен үз хөкемен үтәсә, сез нәрсә әйтер идегез? Бу шәфкатьсезлек я шәфкатьлелек күрсәтү булыр идеме?

КӘНГАН ХАЛКЫНЫҢ ЮК ИТЕЛҮЕ

КЕШЕ КАРАШЫ. Кәнган халкын юк итү шәфкатьсез башкарылган, бу җинаятьчелек булган, һәм ул геноцид булган дип әйтеп була.

ЗГЕ ЯЗМАЛАР КАРАШЫ. «[Аллаһының] бөтен юллары гадел. Алла тугрылыклы, ялган юк Аңарда» (Канун 32:4). Кешеләр сугыш алып барганда үзләрен гаделсез тотса, Аллаһы үз хөкемнәрен үтәгәндә үзен гадел тота. Чөнки, кешеләрдән аермалы буларак, ул кешеләрнең чыннан да нинди икәнен, аларның йөрәкләрен күреп тора.

Мәсәлән, Аллаһы Содом белән Гомора шәһәрләрен хөкем итеп җимерергә булгач, тугры кеше Ибраһим Аллаһының карары чыннан да гаделме икәнен белер өчен, аңа сораулар биргән. Ул үзенең гадел Аллаһысы «тәкъва кешене явыз белән юк итә» алмый дип санаган. Сабырлык күрсәтеп Аллаһы, шәһәрдә ун тәкъва кеше табылса, алар хакына шәһәрне саклаячак дип Ибраһимны ышандырган (Яратылыш 18:20—33). һичшиксез, Аллаһы анда яшәүче кешеләрнең йөрәкләрен тикшереп чыккан һәм аларның явыз булуын күреп торган (1 Елъязма 28:9).

Аллаһы Кәнган халкының да явыз булуын күреп торган һәм гаделлек күрсәтеп аларны юк ителүгә хөкем иткән. Кәнган халкы үз шәфкатьсезлеге белән билгеле булган. Алар тере килеш үз балаларын корбан итеп яндырган * (4 Патшалык 16:3). Кәнганлылар Аллаһы бу җирне исраиллеләргә биргән икәнен белгән. Шуңа күрә, берәр кәнганлы шул җирдә калып исраиллеләргә каршы сугышса, ул шулай ук Йәһвәгә — үз халкы белән булуын инде дәлилләгән Аллаһыга каршы сугышкан булып чыгар иде.

Өстәвенә, Аллаһы явыз юлларын калдырган һәм Йәһвәнең әхлакый нормалары буенча яши башлаган кәнганлылар белән үзен шәфкатьле тоткан. Мәсәлән, кәнганлы Рәхәб исемле фахишә үз гаиләсе белән бергә коткарылган булган. Шулай ук Кәнганның Гаваон шәһәрендә яшәүчеләр үзләренә шәфкатьлелек күрсәтүне сорап килгәч, исраиллеләр аларның үзләренә дә, балаларына да бернинди зыян китермәгән (Йошуа 6:25; 9:3, 24—26).

БУ СЕЗГӘ НИЧЕК КАГЫЛА? Кәнганлыларны хөкем итү турында хәбәр безгә бер мөһим сабак бирә. Инҗилдә «хөкем көне һәм бозык кешеләрне һәлак итү» турында алдан әйтелгән булган, һәм шул көн тиз якынлашып килә (2 Петер 3:7). Тиздән Йәһвә җирне үзенең гадел идарәсен кире каккан кешеләрдән азат итеп бар газапларны юк итәчәк. Йәһвәне яратсак, без шул көн китерәчәк фатихаларны күрербез.

Кәнган халкы үз шәфкатьсезлеге белән билгеле булган һәм Аллаһы белән аның халкына белә торып каршы торган

Йәһвә ярату күрсәтеп шуны исебезгә төшерә: әти-әни сайлаган юл бала киләчәгенә тәэсир итә. Аллаһы Сүзендә болай диелгән: «Үзегезнең һәм нәсел варисларыгызның яшәвен теләсәгез, тормышны сайлагыз. Раббы Аллаһыгызны яратыгыз, Аның әйткәнен тыңлагыз, Аңарга сыеныгыз» (Канун 30:19, 20). Бу сүзләр шәфкатьсез Аллаһының сүзләре булып я кешеләрне яратучы һәм аларның дөрес сайлау ясауларын теләүче Аллаһының сүзләре булып яңгырыймы?

^ 15 абз. Археологлар тапкан калдыклар шуны күрсәтә: кәнганлылар потларга табынганда үз балаларын корбанга китергән.