Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яхшы хәбәр вәгазьләүче эшен башкарыгыз

Яхшы хәбәр вәгазьләүче эшен башкарыгыз

«Яхшы хәбәр вәгазьләүче эшен башкар, үз хезмәтеңне һәрьяклап үтә» (2 ТИМ. 4:5).

1. Ни өчен Йәһвәне иң беренче һәм иң бөек Вәгазьче дип атау дөрес булыр?

ЯХШЫ хәбәрне иң беренче булып Йәһвә Аллаһы игълан иткән. Шик тә юк, ул — иң бөек Вәгазьче. Беренче кешеләр аңа каршы фетнә күтәргәч, Йәһвә шунда ук еланның, ягъни Шайтан Иблиснең, юк ителәчәге турында хәбәр иткән (Ярат. 3:15). Гасырлар дәвамында ул үз исемен изгеләндерү, Шайтан китергән зыянны төзәтү һәм кешеләргә мәңге яшәү мөмкинлеген бирү белән бәйле нечкәлекләрне пәйгамбәрләр аша ачыклап барган. Боларның барысы да — Аллаһы Сүзендәге яхшы хәбәр.

2. а) Фәрештәләр яхшы хәбәрне вәгазьләүгә нинди өлеш кертә? б) Гайсә яхшы хәбәрне вәгазьләүчеләргә нинди үрнәк калдырган?

2 Яхшы хәбәрне фәрештәләр дә игълан итә. Алар башкаларга да яхшы хәбәрне таратырга булыша (Лүк 1:19; 2:10; Рәс. 8:26, 27, 35; Ачыл. 14:6). Ә җитәкче фәрештә Микаил турында нәрсә әйтеп була? Җиргә Гайсә булып килеп, ул яхшы хәбәрне таратуны бар нәрсәдән өстен күргән. Гайсә безнең өчен искиткеч үрнәк калдырган! (Лүк 4:16—21).

3. а) Без вәгазьләгән яхшы хәбәр нәрсә турында? б) Безгә нинди сорауларга игътибар итәргә кирәк?

3 Гайсә үз шәкертләренә яхшы хәбәрне вәгазьләргә кушкан (Мат. 28:19, 20; Рәс. 1:8). Рәсүл Паул да үз хезмәттәше Тимутине: «Яхшы хәбәр вәгазьләүче эшен башкар, үз хезмәтеңне һәрьяклап үтә»,— дип өндәгән (2 Тим. 4:5). Без вәгазьләгән яхшы хәбәр нәрсә турында? Бу хәбәр күктәге Атабыз Йәһвәнең безне яратуы турында (Яхъя 3:16; 1 Пет. 5:7). Ул үз яратуын Патшалыгы аша күрсәтә. Шуңа күрә без башкаларга Патшалык гражданнары булып китсәләр, Аллаһыга буйсынсалар һәм тәкъвалык кылсалар, Аллаһы дуслары була ала дип шатланып игълан итәбез (Мәд. 14:1, 2). Йәһвә кешеләрне бар газаплардан коткарыр һәм начар хатирәләребезне күңелебездән алып ташлар. Нинди яхшы хәбәр! (Ишаг. 65:17). Яхшы хәбәрне вәгазьләүчеләр буларак, безне ике мөһим сорау кызыксындырадыр: ни өчен кешеләр яхшы хәбәрне ишетергә тиеш? Яхшы хәбәрне уңышлы вәгазьләр өчен, без нәрсә эшли алабыз? Әйдәгез, бу сорауларга җавапны белик.

НИ ӨЧЕН КЕШЕЛӘР ЯХШЫ ХӘБӘРНЕ ИШЕТЕРГӘ ТИЕШ?

Сорауларны оста бирсәк, кешеләр үзләренең теге я бу тәгълиматка ни өчен ышанганнарын аңлар

4. Кешеләр Аллаһы турында нинди ялгыш фикерләр йөртә?

4 Әйтик, берәрсе сезгә әтиегез сезне дә, гаиләгезне дә калдырып китте дип гомер буе әйтеп тора. Имеш, әтиегез сезне белергә теләми, сездән нәрсәнедер яшереп тора һәм ул рәхимсез кеше. Ул сезне әтиегез үлде, шуңа күрә аны эзләү мәгънәсез булыр дип ышандырырга тырыша. Чынлыкта күпләр шуны ук Аллаһы турында да әйтә. Алар Аллаһы ул сер, аны белеп булмый я ул рәхимсез дип әйтә. Мәсәлән, кайбер дин җитәкчеләре өйрәткәнчә, Аллаһы явыз кешеләрне тәмугта мәңге газаплый. Башкалар исә Аллаһыны җиргә афәтләр җибәрүдә гаепли. Андый афәтләрдә яхшы һәм начар кешеләр һәлак булса да, Аллаһы шулай итеп кешеләрне җәзалый дип ышандырырга тырышалар алар.

Сорауларны оста бирсәк, кешеләр сөйләгәннәребез турында уйланыр һәм хакыйкатьне теләбрәк кабул итәр

5, 6. Кешеләрнең эволюция теориясенә һәм ялган тәгълиматларга ышанулары карашларына ничек тәэсир итә, һәм бу нинди нәтиҗәгә китерә?

5 Ә кемдер Аллаһы юк дип әйтә. Мисал өчен эволюция теориясенә игътибар итик. Эволюциягә ышанучылар тормыш үзеннән-үзе барлыкка килгән дип уйлый. Алар Барлыкка Китерүче юк дип саный. Кайберәүләрнең фаразлавынча, кеше — хайваннарның бер төре генә. Шуның өчен кешеләрнең үзләрен кайчак аяусыз һәм эгоистик тотканнарына аптырыйсы да юк. Эволюциягә ышанучылар бу дөньяда көчлеләрнең көчсезләрне җәберләве табигатьнең үзеннән килә дип уйлый. Шуның өчен күпләрнең гаделсезлек беркайчан да бетмәс дип санаганына гаҗәпләнәсе юк. Шуңа күрә эволюция тарафдарларының киләчәккә өметләре юк.

6 Шунысы ачык: эволюция теориясенә һәм ялган тәгълиматларга ышанганга, кешеләр бу соңгы көннәрдә газап чигә (Рим. 1:28—31; 2 Тим. 3:1—5). Андый тәгълиматлар, һичшиксез, яхшы хәбәр түгел. Киресенчә, андый кешеләрнең аңнары, рәсүл Паул әйткәнчә, «караңгылыкта кала, алар Аллаһыдан килә торган тормыштан читләшкәннәр» (Эфес. 4:17—19). Моннан тыш, эволюция теориясе һәм ялган тәгълиматлар кешеләрне Аллаһыдан һәм ул биргән яхшы хәбәрдән читләштерә. (Эфеслеләргә 2:11—13 не укы.)

Сорауларны оста бирсәк, кешеләр үзләре дөрес нәтиҗәләр ясый башлар

7, 8. Аллаһы һәм аның нияте турында яхшы хәбәрне нәрсә эшләп кенә белеп була?

7 Аллаһы белән татулашыр өчен кешеләр иң беренче чиратта Йәһвәнең барлыгына инанырга һәм аңа якынлаша алганнарын аңларга тиеш. Аларны барлыкка китерелгән нәрсәләрне өйрәнергә дәртләндереп, без аларга Аллаһы турында белем алырга ярдәм итә алабыз. Аллаһының иҗат эшләрен саф күңелдән өйрәнгәндә, алар аның зирәклеген һәм куәтен «күрә» башлый (Рим. 1:19, 20). Кешеләргә Аллаһы бар нәрсәне гаҗәеп итеп яратканын аңларга ничек булышырга соң? Без «Тормыш яратылган булганмы?» һәм «Тормышның барлыкка килүе. Игътибарга лаек биш сорау» (рус) дигән брошюралардан файдалана алабыз. Ләкин барлыкка китерелгән нәрсәләрне өйрәнеп кенә кайбер сорауларга җавап табып булмый. Мәсәлән, ни өчен Аллаһы газапларны рөхсәт итә, Аллаһының җиргә карата нияте нинди, һәм Аллаһы безнең һәрберебез турында кайгыртамы дигән сораулар җавапсыз калырга мөмкин.

8 Аллаһы һәм аның нияте турында яхшы хәбәрне Изге Язмаларны өйрәнеп кенә белеп була. Кешеләргә үз сорауларына җавап табарга ярдәм итү безнең өчен зур хөрмәт! Әмма яхшы хәбәр аларның йөрәкләренә үтеп керсен өчен, берәр мәгълүмат бирүдән тыш без аларны уйланырга да дәртләндерергә тиеш (2 Тим. 3:14). Ышандырырлык итеп сөйләр өчен, безгә Гайсәдән үрнәк алырга кирәк. Ни өчен ул шулкадәр уңышлы булган? Моңа бер сәбәп — ул сорауларны оста итеп биргән. Гайсә кулланган ысулны үзләштерер өчен нәрсә эшләргә?

УҢЫШЛЫ ВӘГАЗЬЧЕЛӘР СОРАУЛАРНЫ ОСТА БИРӘ

9. Кешеләргә яхшы хәбәрне кабул итәргә ярдәм итәр өчен, без нәрсә эшләргә тиеш?

9 Ни өчен безгә яхшы хәбәрне вәгазьләгәндә Гайсәдән үрнәк алып сораулар бирергә кирәк? Әйтик, табибыгыз, сезгә катлаулы операция ясасалар, сез терелерсез дип әйтә. Сез аңа ышанасыздыр. Ә әгәр дә ул андый вәгъдәне биргәнче, сезне сәламәтлегегез турында бер дә сораштырмаган булса, сез аңа ышаныр идегезме? Юктыр. Хәтта тәҗрибәле табиблар да ярдәм күрсәтер алдыннан авыруларга сораулар бирергә тиеш. Моның ярдәмендә алар чирнең билгеләрен белә ала. Без дә, кешеләргә Патшалык турында яхшы хәбәрне кабул итәргә булышканда, сорауларны оста бирергә тиеш. Шулай итеп, без алар нинди ярдәмгә мохтаҗ икәнен ачык күрербез.

Ышандырырлык итеп сөйләсәк, яхшы хәбәр кешенең йөрәгенә үтеп керер

10, 11. Гайсәнең өйрәтүеннән үрнәк алып, без нәрсәгә ирешә алабыз?

10 Уйланып бирелгән сораулар өйрәнүчене аңларга да ярдәм итә, аны үз фикерен әйтергә дә этәрә. һәм Гайсә моны яхшы белгән. Бер очракта шәкертләрен басынкылыкка өйрәтер өчен, ул, бер сорау биреп, аларны үз-үзләрен тикшерергә дәртләндергән (Марк 9:33). Икенче очракта Гайсә, Петерне принципларны исәпкә алып уйланырга дәртләндерер өчен, аңа ике вариантның берсен сайларга тәкъдим иткән (Мат. 17:24—26). Ә башка бер очракта Гайсә, шәкертләренең күңелләрендәгене белергә теләп, аларга бер-бер артлы сораулар биргән. (Маттай 16:13—17 не укы.) Гайсә кешеләргә нәрсә эшләргә икәнен әйтү белән генә чикләнмәгән, ул сорауларны оста биреп, аларны яхшы хәбәрне кабул итәргә һәм белгәннәрен кулланырга дәртләндергән.

11 Гайсәдән сорауларны оста бирергә өйрәнеп, без ким дигәндә өч максатка ирешәбез. Без башкаларга иң яхшы итеп ничек булыша алганыбызны күрәбез, кешеләрнең каршы сүзләрен ишеткәч, югалып калмыйбыз һәм басынкыларга белгәннәре үзләренә ничек кагыла икәнен күрсәтәбез. Сорауларны ничек оста биреп булганын күрсәтүче өч мисалга игътибар итик.

12—14. Балагыз яхшы хәбәрне кыюрак вәгазьләсен өчен, сез нәрсә эшли аласыз? Мисал китерегез.

12 Беренче мисал. Әйтик, сезнең яшүсмер балагыз Барлыкка Китерүче барлыгына ышануларын сыйныфташы алдында яклый алмас дип борчыла һәм моның турында сезгә сөйли. аңа яхшы хәбәрне кыюрак вәгазьләргә булышыр өчен сез нәрсә эшли аласыз? Баланы тәнкыйтьләргә я аңа киңәшләр бирергә тотыныр урынына, Гайсәдән үрнәк алып аңа сораулар бирү яхшырак булмасмы? Шулай эшләсәгез, балагыз үз карашларын аңлатырга өйрәнер. Әйдәгез, берничә киңәшкә игътибар итик.

13 «Тормышның барлыкка килүе. Игътибарга лаек биш сорау» (рус) брошюрасыннан балагыз белән биш сорауның исемлегенә игътибар итегез. Аныңча, сорауларның кайсысы иң кызыгы? Аны Барлыкка Китерүчегә ышанырга нәрсә инандыра һәм Аллаһы ихтыярын үтәргә нәрсә дәртләндерә? Балагыз моның турында уйлансын (Рим. 12:2). Сезне ышанырга — бер нәрсә, ә аны икенче нәрсә этәрергә мөмкин икәнен аңлатыгыз.

14 Балагызга, сыйныфташы белән сөйләшкәндә, сез күрсәткән үрнәк буенча эш итә ала дип әйтегез. Ул сыйныфташына тормышның барлыкка китерелүен исбатлый торган кайбер дәлилләр китереп, аның моның турында фикерен белешә ала. Мәсәлән, ул сыйныфташына «Тормыш яратылган булганмы?» дигән брошюраның 11 нче битендәге мәгълүматларны укып чыгарга тәкъдим итә ала. һәм аңардан: «Барлыкка китерелгән нәрсәләрнең күбесе кешеләр уйлап чыгарган нәрсәләрдән өстенрәк түгелме?» — дип сорый ала. Сыйныфташы, бәлки, моның белән ризалашыр. Шуннан соң балагыз: «Инженерлар, табигатькә өлешчә генә ияреп, берәр нәрсәне уйлап чыгара икән, акылы булмаган нәрсә моны үзеннән-үзе эшли алырмы?» Балагыз белән шул рәвешчә вакыт-вакыт сөйләшсәгез, ул башкалар алдында үз карашларын кыюрак якларга өйрәнер. Балагызны сорауларны оста бирергә өйрәтсәгез, аңа яхшы хәбәр вәгазьләүче булырга ярдәм итәрсез.

15. Атеистларга вәгазьләгәндә, нинди сораулар биреп була, һәм ни өчен алай эшләү акыллы?

15 Икенче мисал. Кайчак вәгазьдә без Аллаһыга ышанмаган кешеләрне очратабыз. Мәсәлән, берәрсе: «Мин атеист»,— дип әйтергә мөмкин. Шулай да без югалып калырга тиеш түгел. Без аңардан ул һәрвакыт атеист булганмы һәм аны Аллаһы юк дигән фикергә килергә нәрсәдер этәргәнме дип ипләп кенә сорый алабыз. Ул җавап биргәннән соң, без аны андый мөһим нәрсәләр турында уйланганы өчен мактый алабыз. Шуннан соң аңардан Барлыкка Китерүче бар икәнлеген исбатлый торган дәлилләрне карап чыгасы килмиме дип сорый алабыз. Теләге булса, аңа «Тормыш яратылган булганмы?» я «Тормышның барлыкка килүе. Игътибарга лаек биш сорау» (рус) брошюраларын тәкъдим итеп була. Кешеләр белән әдәпле сөйләшсәк һәм аларга ипләп кенә сораулар бирсәк, без вәгазьләгән яхшы хәбәр аларның йөрәкләренә үтеп керергә мөмкин.

16. Ни өчен өйрәнүченең абзацтагы сүзләрне кабатлап биргән җавапларыннан канәгать калырга кирәкми?

16 Өченче мисал. Изге Язмалар өйрәнүен үткәргәндә, без өйрәнүчебезнең абзацтагы сүзләрне кабатлап кына биргән җавапларыннан канәгать калабыздыр. Алай булса, өйрәнүчебез рухи яктан үсмәс. Ни өчен? Чөнки абзацтагы сүзләрне уйламыйча кабатлаган өйрәнүче хакыйкатьтә тамырларны тирән җибәрә алмый. Үсемлек эсселектән шиңгән кебек, ул да каршылыклар аркасында иманыннан ваз кичәргә мөмкин (Мат. 13:20, 21). Өйрәнүчебезнең иманын ныгытыр өчен, безгә аның белгәннәренә карата фикерен белергә кирәк. Ул басмадан кабатлап әйткән фикерләр белән үзе ризамы? Ни өчен ул алай уйлый? Моны ачыкларга тырышыгыз. Шуннан соң Изге Язмалардан берәр өзек укып һәм анда язылганнар турында уйланып, аның үзенә дөрес нәтиҗәгә килергә булышыгыз (Евр. 5:14). Сорауларны оста бирергә тырышсак, өйрәнүчеләребез, бәлки, хакыйкатьтә тамырларны тирән җәяр, каршы килүчеләрнең басымына бирелмәс һәм «буш алдауга» ышанмас (Көл. 2:6—8). Уңышлы вәгазьчеләр булыр өчен тагын нәрсә эшләргә?

УҢЫШЛЫ ВӘГАЗЬЧЕЛӘР БЕР-БЕРСЕНӘ ТЕРӘК БУЛЫП ТОРА

17, 18. Берәр вәгазьче белән вәгазьләгәндә хезмәттәшлек итәсең килсә, үзеңне ничек тотарга кирәк?

17 Гайсә үз шәкертләрен вәгазьләр өчен икешәр-икешәр җибәргән (Марк 6:7; Лүк 10:1). Рәсүл Паул да үзе белән «иңне иңгә терәп, яхшы хәбәр хакына көрәшкән» хезмәттәшләрен телгә алган (Флп. 4:3). Беренче гасырдагы вәгазьчеләрдән үрнәк алып, Йәһвә Шаһитләренең оешмасы да 1953 елны вәгазьчеләрне өйдән-өйгә вәгазьләргә өйрәтү программасын оештырган. Тәҗрибәле вәгазьчеләр башка кардәшләрне өйрәтә башлаган.

18 Берәрсе белән вәгазьләгәндә, хезмәттәшеңә терәк булыр өчен син нәрсә эшли аласың? (1 Көринтлеләргә 3:6—9 ны укы.) Хезмәттәшең берәр шигырьне укыганда, Изге Язмаларыңны ачып укып бар. Хезмәттәшең сөйлиме, сезнең әңгәмәдәшегезме — аны игътибар белән тыңла. Игътибарыңны сөйләшүдән читкә юнәлтмә. Шулчак син хезмәттәшеңә кирәк чакта ярдәм күрсәтә алырсың (Вәг. 4:12). Сөйләшкәндә хезмәттәшең югалып калмый икән, аның сүзен бүлмә. Бик теләсәң дә, сүз кыстыру дөрес булмас иде, чөнки моның аркасында хезмәттәшеңнең дәрте сүнәргә, ә әңгәмәдәшегез аптырап калырга мөмкин. Ә инде сөйләшүгә кушылырга булсаң, бер-ике сүзне генә әйт. Аннары хезмәттәшең сүзен дәвам итсен.

19. Вәгазьчеләр нәрсә белән чагыштырыла, һәм ни өчен без моны онытмаска тиеш?

19 Өйдән-өйгә вәгазьләгәндә бер-берегезгә хезмәттәшлек күрсәтер өчен, сез нәрсә эшли аласыз? Бер-берегез белән кешеләрнең кызыксынуларын уятыр өчен нәрсә эшләп була икәне турында сөйләшсәгез, яхшы булыр. Территориягездә яшәгән кешеләргә тискәре карашта булма. Андый караштан чыгып алар турында сөйләсәң, хезмәттәшеңнең дәрте сүнәр. Моннан тыш, кардәшләрдән зарланма (Гәл. 5:15). Без балчык савытлар гына бит. Шулай да Йәһвә безгә чиксез мәрхәмәтен күрсәтте: ул безгә хәзинә белән чагыштырырлык яхшы хәбәрне вәгазьләү эшен ышанып тапшырды. (2 Көринтлеләргә 4:1, 7 не укы.) Безнең һәрберебезнең бу хәзинәне кадерлисе килә, шуңа күрә без яхшы хәбәрне уңышлы вәгазьләр өчен бар тырышлыкларыбызны куярга тәвәккәл!