Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез «игелекле эшләргә ашкынып» торасызмы?

Сез «игелекле эшләргә ашкынып» торасызмы?

«Гайсә, безне... игелекле эшләргә ашкынып торучы халыкны сафландырып, үзенең махсус милке итәр өчен, үзен безнең хакка бирде» (ТИТ. 2:14).

1, 2. Йәһвә Шаһитләре нинди хөрмәткә ия, һәм бу сезне нәрсәгә дәртләндерә?

КЕШЕ үз уңышлары өчен берәр бүләк алса, моны зур хөрмәт дип саный. Мәсәлән, кайбер кешеләр үзара дошманлашкан ике халыкны татулаштыруда ирешкән уңышлары өчен Нобель премиясен алган. Ләкин Аллаһы хәбәрчесе булып, кешеләргә Барлыкка Китерүчебез белән тату мөнәсәбәтләр урнаштырырга булышучы тагы да зуррак хөрмәткә ия!

2 Безгә, Йәһвә Шаһитләренә, искиткеч хөрмәт күрсәтелгән. Аллаһы белән Мәсихнең кушуы буенча, без кешеләрдән: «Аллаһы белән татулашыгыз»,— дип үтенәбез (2 Көр. 5:20). Йәһвә безнең аша кешеләрне үзенә якынлашырга чакыра. Нәтиҗәдә, 235 тән артык ил һәм территориядән миллионлаган кеше Аллаһы белән дуслаша башлаган һәм мәңге яшәү өметенә ия булып киткән (Тит. 2:11). Без ашкынып вәгазьлибез һәм кешеләрне «тормыш суын бушлай алырга» чакырабыз (Ачыл. 22:17). Бу мөһим йөкләмәне кадерләгәнгә һәм аны тырышып үтәп барганга, безне «игелекле эшләргә ашкынып торучы халык» дип атау урынлы (Тит. 2:14). Игелекле эшләргә ашкынуыбыз кешеләргә Йәһвәгә якынлашырга ярдәм итә. Ничек итеп? Әйдәгез, моны белик. Башта бер якка — вәгазь эшенә игътибар итик.

ЙӘһВӘ БЕЛӘН ГАЙСӘНЕҢ АШКЫНУЛАРЫННАН ҮРНӘК АЛЫГЫЗ

3. Ишагыйя 9:7 дән Йәһвә турында нинди нәтиҗә ясап була?

3 Ишагыйя 9:7 дә Аллаһы Улы хакимлек итә башлагач, аның башкарачак эшләре турында әйтелә. Шуннан соң: «Моны Гаскәрләр иясе Йәһвәнең ашкынуы башкарачак»,— дип өстәлә. Шушы сүзләрдән күренгәнчә, күктәге Атабыз кешеләрнең котылуларын бик тели. Патшалыкны игълан итүчеләр буларак, без Йәһвәнең ашкынучан булуыннан үрнәк алырга тырышабыз. Моның өчен без Аллаһы ышанып тапшырган эшне дәрт белән һәм ашкынып башкарырга тиеш. Без кешеләргә Аллаһы турында белем бирү теләге белән янып торабыз. Алай булса, без, Аллаһының хезмәттәшләре буларак, яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен мөмкинлекләребездән чыгып бар тырышлыклар куябызмы? (1 Көр. 3:9).

4. Гайсә сүрелмәс ашкынучанлык ягыннан безгә нинди үрнәк калдырган?

4 Ашкынучанлык турында әйткәндә, Гайсә дә яхшы үрнәк калдырган. Каты каршылыкларга карамастан, ул үлеменә кадәр вәгазь эшендә ашкынып катнашкан (Яхъя 18:36, 37). Үзен корбан итү вакыты якынлашкан саен, Гайсә башкаларга Йәһвәне белергә тагы да тырышыбрак ярдәм иткән.

5. Гайсәнең һәм үз мисалында китергән йөзем үстерүченең уртак яклары нинди?

5 Б. э. 32 елының көзендә Гайсә җимеш китермәгән инҗир агачы турында мисал китергән. Шул агачның хуҗасы йөзем үстерүчегә аны кисеп ташларга кушкан, ләкин тегесе җирне тиресләр өчен аны берникадәр вакытка калдырып торырга сораган. (Лүк 13:6—9 ны укы.) Бу мисалны китергәндә, Гайсәнең вәгазь эшенең җимеше зур булмаган: берничә кеше генә аның шәкерте булып киткән. Ләкин ул, бу мисалдан күренгәнчә, үлеменә кадәр калган кыска вакытта тагы да күбрәк эш башкарырга тырышкан. Якынча ярты ел ул Яһүдия һәм Перея өлкәләрендә ашкынып вәгазьләгән. Үлеменә кадәр берничә көн калгач, Гайсә хәбәрне «ишетергә теләмәгән» якташлары өчен борчылып елаган (Мат. 13:15; Лүк 19:41).

6. Ни өчен без хезмәттә тагы да тырышыбрак катнашырга тиеш?

6 Дөнья ахыры якынлашкан саен, без дә вәгазь эшендә тагы да тырышыбрак катнашырга тиеш түгелме? (Данил 2:44 не укы *.) Йәһвә Шаһитләре булу безнең өчен зур хөрмәт! Без генә кешелек проблемалары хәл ителәчәге турында хәбәр итәбез. Бер газета корреспонденты фикеренчә: «Ни өчен яхшы кешеләр газап чигә?» — дигән сорауга җавап табып булмый. Ләкин Изге Язмаларда бу һәм башка сорауларга җавап бар. һәм башкаларга боларның барысы турында сөйләү — мәсихчеләрнең бурычы. Без бу мөмкинлекне бик кадерлибез. Йәһвәнең эшен башкарганда, без «рух ярдәмендә ялкынланып торырга» тиеш (Рим. 12:11). Аллаһы ярдәме белән без ашкынып хезмәт итә алабыз. Нәтиҗәдә, күп кеше аның белән танышып, аны ярата башлый ала.

ФИДАКАРЬ ХЕЗМӘТЕБЕЗ ЙӘһВӘНЕ ДАНЛЫЙ

7, 8. Ни өчен безнең фидакарь хезмәтебез Йәһвәне данлый дип әйтү урынлы?

7 Рәсүл Паул вәгазьләгән чакта күптөрле авырлыклар кичергән. Мәсәлән, ул кайвакыт «йокысыз төннәр» үткәргән һәм «ач булган» (2 Көр. 6:5). Бүгенге көндәге кардәшләребез дә фидакарьләрчә хезмәт итә. Пионерларның күбесенә үзләрен матди яктан тәэмин итәргә туры килсә дә, алар хезмәтләрен беренче урынга куялар. Миссионерлар да, чит илләрдә яшәгән кешеләргә ярдәм итәр өчен, үзләрен «шәраб корбаныдай агыза» (Флп. 2:17). Җыелыш өлкәннәре исә кайчак ашамыйча, йокламыйча Йәһвәнең сарыклары турында кайгыртып тора. Шулай ук олы яшьтәгеләр һәм сәламәтлекләре начар булган кардәшләр дә, очрашуларыбызга йөрер өчен һәм вәгазьдә катнашыр өчен, бар көчләрен куеп тора. Аллаһының барлык бу хезмәтчеләренең фидакарь хезмәтләре безне бик рухландыра! Әйе, алар хезмәтләрен бик кадерли, һәм кешеләр моны күрми калмый.

8 Йәһвә Шаһите булмаган бер кеше Бөек Британиядәге бер газета редакциясенә болай дип язган: «Кешеләр дингә ышаныч югалта башлады... Дин әһелләре көне буе нәрсә эшләп ята? Әлбәттә инде алар, Мәсихтән аермалы буларак, кешеләр янына чыгып аларны өйрәтми... Күрәсең, бер генә дин кешеләрне кайгырта; бу Йәһвә Шаһитләре. Алар кешеләр янына килеп хакыйкатьне чын күңелдән вәгазьли». Бу дөнья үз теләкләрен генә канәгатьләндереп яши. Ләкин безнең фидакарь хезмәтебез Йәһвәне данлый (Рим. 12:1).

Инде вәгазьгә чыгуыбыз үзе генә кешеләргә яхшы шаһитлек бирә

9. Безне хезмәтебездә игелекле эшләргә ашкынып торырга нәрсә дәртләндерә?

9 Хезмәткә ашкынуыбыз сүрелеп барса, нәрсә эшләргә? Йәһвәнең вәгазь эше аша башкарган эшләре турында уйлану файдалы булыр. (Римлыларга 10:13—15 не укы.) Котылыр өчен, Йәһвә исемен иман белән ялварып чакырырга кирәк. Әмма кешеләр моны эшләсен өчен, безгә вәгазьләргә кирәк. Вәгазьләвебез бик мөһим икәнен аңлыйбыз икән, игелекле эшләргә ашкынып торырбыз һәм Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне тырышып игълан итәрбез.

ЯХШЫ ТӘРТИП КЕШЕЛӘРНЕ АЛЛАһЫГА ҖӘЛЕП ИТӘ

Намуслы булуыгыз һәм тырыш хезмәтегез игътибарсыз калмый

10. Ни өчен безнең яхшы тәртибебез кешеләрдә Йәһвәне белү теләген уята дип әйтеп була?

10 Ашкынып вәгазьләп кенә кешеләрдә Аллаһыны белү теләген уятып булмый. Моның өчен безгә үзебезне мәсихчеләрчә тотарга да кирәк. Паул тәртибебезнең әһәмиятенә басым ясап: «Хезмәтебез кимчелексез булсын өчен, без берәр кемнең иманына киртә булырлык һичнәрсә эшләмибез»,— дип әйткән (2 Көр. 6:3). Безнең файдалы сөйләмебез вә яхшы тәртибебез Аллаһы тәгълиматларын бизи һәм башкаларны Йәһвәгә гыйбадәт кылуга җәлеп итә (Тит. 2:10). Әйе, тәртибебез кешеләргә уңай яктан тәэсир итә, һәм моны күп очраклар раслый.

11. Ни өчен без тәртибебез башкаларга уңай яктан тәэсир итсен дип дога кылырга тиеш?

11 Тәртибебез кешеләргә уңай яктан тәэсир итә алса да, аның тискәре йогынты ясавы да бар. Эштәме, өйдәме, мәктәптәме без берәрсенең иманына киртә булырлык һичнәрсә эшләмибез. Аңлы рәвештә гөнаһ кылган булсак, моның нәтиҗәсе аяныч булыр иде (Евр. 10:26, 27). Моны аңлау безне тәртибебез һәм аның башкаларга тәэсире турында уйланырга дәртләндерергә тиеш. Бу яктан дога кылу зур ярдәм булыр. Бу дөнья әхлаксызлыкка чума барган саен, эчкерсез кешеләр «Аллаһыга хезмәт итүче һәм хезмәт итмәүче кеше арасындагы аерманы» ачыграк күрә башлый (Мал. 3:18). Әйе, кешеләрнең Аллаһы белән дуслашып китүләрен теләсәк, безгә үзебезне мәсихчеләрчә тоту мөһим.

12—14. Иманыбыз сыналганда чыдам булып калуыбыз башкаларга нинди йогынты ясый? Мисал китерегез.

12 Көринтлеләргә икенче хатында Паул үзенең сынаулар белән авырлыкларны кичергәне, кыйнап ташланганы һәм төрмәләрдә утырганы турында язган. (2 Көринтлеләргә 6:4, 5 не укы.) Иманыбыз сыналганда чыдам булып калсак, кешеләр моны күреп хакыйкатьне кабул итәргә мөмкин. Бер мисалга игътибар итик. Берничә ел элек Ангола илендә Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеген тыярга тырышканнар. Ике Йәһвә Шаһитен һәм очрашуларыбызга йөргән 30 кызыксынучыны кулга алганнар. Шуннан соң шул бер гаепсез кешеләрне җирле халык алдында тәннәре канаганчы чыбыклаганнар. Хатын-кызларны да, балаларны да жәлләмәгәннәр. Эзәрлекләүчеләр моны кешеләр куркуга бирелеп Йәһвә Шаһитләрен тыңламасын өчен эшләгән. Ләкин шуннан соң озак та үтмәстән, җирле кешеләрнең күпчелеге Йәһвә Шаһитләре янына килеп Изге Язмаларны үзләре белән өйрәнүләрен сораган. Дошманнарның вәгазь эшен туктатырга тырышканнарына карамастан, күп кенә кеше хакыйкатькә килгән, ә кардәшләр мул фатихалар урган.

13 Бу мисалдан күренгәнчә, Изге Язмалардагы принципларны тотарга тәвәккәл булуыбыз башкаларга зур йогынты ясарга мөмкин. Петер һәм башка рәсүлләрнең кыю булганнары шактый күп кешене Аллаһы белән татулашырга этәргән (Рәс. 5:17—29). Безнең белән дә шулай булырга мөмкин. Каршылыклар вакытында кыю булып калуыбыз сыйныфташларыбызны, хезмәттәшләребезне я гаиләдәгеләребезне хакыйкатьне кабул итәргә дәртләндерергә мөмкин.

14 Бөтен дөнья буенча кардәшләр эзәрлекләүләргә дучар була. Мәсәлән, Армениядә якынча 40 абый-кардәш нейтралитет саклаганга төрмәдә утыра. Берничә айдан соң аларга, күрәсең, башка кардәшләр дә кушылыр. Эритрея илендә 55 Йәһвә Шаһите иректән мәхрүм ителгән; аларның кайберләре 60 яшьтән узган. Көньяк Кореядә дә якынча 700 Йәһвә Шаһите хәрби хезмәттән баш тартканга төрмәдә утыра. Бу илдә кардәшләр инде 60 ел андый авырлыклар кичерә. Кардәшләрнең андый хәлләрдә тугры булып калулары Аллаһыны данларга һәм эчкерсез кешеләрне чын гыйбадәт кылу ягына басарга этәрергә мөмкин. Әйдәгез, шулай булсын дип дога кылыйк (Мәд. 75:9—11).

15. Намуслылыгыбыз кешеләрне хакыйкатькә җәлеп итә алганын күрсәтүче очракны сөйләп бирегез.

15 Үзебезне намуслы тотуыбыз да кешеләрне хакыйкатькә җәлеп итәргә мөмкин. (2 Көринтлеләргә 6:4, 7 не укы.) Бер очракны карап чыгыйк. Бер апа-кардәш автобуста барганда билет сату аппаратына акча салмакчы булган. Аның танышы моны күреп кыска араны узу өчен акча түлисе юк дип әйткән. Апа-кардәш исә киләсе тукталышка кадәр генә барсаң да, билет алырга кирәк дип җавап кайтарган. Аның танышы автобустан чыккач, шофер апа-кардәштән: «Сез Йәһвә Шаһите түгелме?» — дип сораган. Кардәш: «Әйе, ә ни өчен сез сорыйсыз?» — дип әйткән. Шофер: «Мин сезнең билетлар турында сөйләшүегезне ишеттем. Үзләрен шулай тоткан һәм һәрвакыт намуслы булган кешеләр сирәк очрый. Ә Йәһвә Шаһитләре нәкъ андый кешеләр»,— дигән. Шул очрактан соң берничә ай узгач, бер ир кеше җыелыш очрашуында бу апа-кардәш янына килеп: «Сез мине таныйсызмы? Мин теге автобус шоферы. Без сезнең белән билетлар турында сөйләшкән идек. Сезнең тәртибегез мине Йәһвә Шаһитләре белән өйрәнә башларга этәрде»,— дип әйткән. Сүз дә юк, намуслы булуыбыз кешеләрне яхшы хәбәрне кабул итәргә дәртләндерергә мөмкин.

РУХЫГЫЗ һӘМ ТӘРТИБЕГЕЗ АЛЛАһЫНЫ ДАНЛАСЫН

16. Ни өчен сабырлык, ярату һәм игелек күрсәтүебез кешеләрне чын гыйбадәт кылуга җәлеп итәргә мөмкин? Мисал китерегез.

16 Без сабырлык, ярату, игелек һәм башка андый сыйфатларны күрсәткәндә дә, кешеләрнең Йәһвә, аның ниятләре һәм халкы турында белү теләкләре уянырга мөмкин. Мәсихчеләрнең рухлары һәм тәртипләре ясалма диндарлыктан бик аерылып тора. Мәсәлән, кайбер дин әһелләре «көтүләрен» алдап байый: алар мәхәлләләре биргән акчага бай йортлар вә затлы машиналар сатып ала, ә берсе хәтта үз этенең оясына кондиционер куйган. Чыннан да, үзләрен «христианнар» дип йөрткән кайбер кешеләр «бушлай бирергә» бер дә уйламый (Мат. 10:8). Алар «акча өчен генә өйрәткән» һәм Аллаһы турында ялган тәгълиматлар тараткан борынгы Исраилнең үзсүзле руханиларына тиң (Мих. 3:11). Андый икейөзлелек кешеләрне чын гыйбадәт кылудан читләштерә генә.

17, 18. а) Ни өчен яхшы тәртибебез Йәһвәне данлый дип әйтеп була? б) Сезне игелекле эшләргә ашкынып торырга нәрсә дәртләндерә?

17 Ләкин безнең хакыйкатькә өйрәтүебезне белү һәм якыннарыбыз белән игелекле булуыбызны күрү кешеләрдә яхшы хәбәрне кабул итү теләген уятырга мөмкин. Бер пионер белән булган хәлгә игътибар итик. Өйдән-өйгә вәгазьләгәндә, ул олы яшьтәге бер тол хатын ишеген шакыган. Пионер сөйли башлагач, тегесе кискен генә аның сүзен бүлгән. Бу апа, кухняда баскычка менеп, электр лампочкасын алыштырырга маташкан булган икән. Вәгазьче: «Ярый әле сез егылмадыгыз»,— дип, лампочканы үзе алыштырып киткән. Шушы хәл турында белгәч, бу хатынның улы кардәшебезне эзләп табып рәхмәт әйтергә булган. Берникадәр вакыттан соң ул Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашкан.

18 Ашкынып хезмәт итүебез һәм яхшы тәртибебез Йәһвәне дә данлый, башкаларга да котылырга ярдәм итә. (1 Көринтлеләргә 10:31—33 не укы.) Моны аңлаганга, без игелекле эшләргә алга таба да ашкынып торырга тәвәккәл. Ләкин ашкынып торуыбызның башка сәбәбе дә бар. Аллаһыны һәм якыннарны яратканга, без яхшы хәбәрне вәгазьлибез һәм Аллаһыга яраклы булып яшибез (Мат. 22:37—39). Игелекле эшләргә ашкынып торсак, без инде бүген шатлык һәм канәгатьлек кичерербез. Алай гына да түгел, без бөтен кеше Барлыкка Китерүчебез Йәһвәгә шатланып гыйбадәт кылган һәм аны данлаган вакытта яшәрбез.

^ 6 абз. Данил 2:44: «һәм ул патшалар көннәрендә күктәге Аллаһы беркайчан да җимерелмәячәк патшалык урнаштырачак. Бу патшалык башка халыкка бирелмәячәк. Ул барлык бу патшалыкларны җимерәчәк һәм аларны юкка чыгарачак, ә үзе мәңге торачак».