Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ирле-хатынлылар, үзара аралашып арагызны ныгытыгыз

Ирле-хатынлылар, үзара аралашып арагызны ныгытыгыз

«Шатлыкка сәбәп — кешенең гадел җавабында; сүзнең вакытында әйтелгәне яхшы» (ГЫЙБ. СҮЗ. 15:23).

1. Ни өчен никахта ачыктан-ачык сөйләшү мөһим?

КАНАДАДАН бер абый-кардәш болай дип әйткән: «Мин вакытымны күбрәк хатыным белән уздырырга яратам. Аның белән уртаклашкан шатлыгым — икеләтә шатлык, уртаклашкан кайгым — ярты кайгы». Австралиядән башка бер ир болай дип язган: «Без хатыным белән инде 11 ел бергә, һәм бу вакыт эчендә аның белән аралашмаган көнем юк. Безнең беребезнең дә никахыбыз куркыныч астында дигән уй туганы булмады. Эш нәрсәдә? Бар нәрсә турында ачыктан-ачык сөйләшүебездә». Коста-Рикадан бер апа-кардәш исә: «Аралашуыбыз гаилә тормышыбызны баетты. Алай гына да түгел, ул безне Йәһвәгә якынайтып, вәсвәсәләрдән саклап, арабызны ныгытып, мәхәббәтебезне дә көчәйтеп тора»,— дигән.

2. Ни өчен ир белән хатынга үзара ачыктан-ачык аралашу кайвакыт җиңел булмаска мөмкин?

2 Сез тормыш иптәшегез белән яратып сөйләшәсезме? Шик тә юк, сезнең аралашу ягыннан кайвакыт кыенлыклар туарга мөмкин. Никах — камил булмаган ике кешенең союзы. Алар икесе дә ике төрле: аларның холыклары да, дөньяга карашлары да, алган тәрбияләре дә төрле (Рим. 3:23). Моннан тыш, ир белән хатынның сөйләшү стильләре дә төрле. Шуңа күрә никах белгечләре Джон Готтман белән Нэн Сильвер «никах — кыюлык, тәвәккәллек һәм юл куючанлык таләп иткән союз» дип әйткән дә.

3. Ирле-хатынлыга, араларын ныгытыр өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

3 Чыннан да, гаиләгез нык булсын өчен күп тырышлыклар куярга кирәк. Ләкин андый тырышлыклар чиксез бәхет китерә ала. Бер-берсен яратып яшәгән ирле-хатынлы чын мәгънәдә бәхетле була ала (Вәг. 9:9). Мисал өчен Исхак белән Рәбиканы искә төшерик (Ярат. 24:67). Ирле-хатынлы булып озак торсалар да, аларның мәхәббәте суынмаган. Безнең көннәрдәге күп гаиләләр дә шулай яши. Хикмәт нәрсәдә? Алар үз фикерләре һәм хисләре турында бер-берсенә ачыктан-ачык, шулай да йомшак кына сөйләргә өйрәнгән. Алар бер-берсен аңларга, бер-берсенә ярату, хөрмәт вә басынкылык күрсәтергә тырыша. Ирле-хатынлылар үзләрен алай тотса, аралашуга ишек һәрвакыт ачык булыр. Бу мәкаләдә нәкъ шуның турында сүз барачак.

БЕР-БЕРЕГЕЗНЕ АҢЛАП ЭШ ИТЕГЕЗ

4, 5. Зирәклек белән эш иткән ирле-хатынлылар бер-берсен яхшырак аңлар өчен нәрсә эшли ала? Мисаллар китерегез.

4 Гыйбрәтле сүзләр 16:20 дә: «Нәсыйхәтне тыңлап гамәл кылучы [«эшнең асылына төшенгән кеше», ЯД] игелек табар»,— дип әйтелә. Бу принцип гаилә тормышына да кагыла. (Гыйбрәтле сүзләр 24:3 не укы.) Аллаһы Сүзен тикшереп, без күп нәрсәгә төшенә һәм зирәклеккә ия була алабыз. Яратылыш 2:18 дә Аллаһы хатын-кызны ир-кешенең ярдәмчесе итеп барлыкка китергән дип әйтелә. Димәк, ир белән хатын ике төрле кеше итеп барлыкка китерелгән, шуңа күрә алар бер-берсен тулыландыра. Хатынның үз ролен үтәве ничек һәм нәрсә турында сөйләшүеннән күренә. Хатын-кызлар, гомумән алганда, үз хисләре, кешеләр һәм кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр турында сөйләшергә ярата. Аларның үзләренең сөекле булуларын сизәсе килә. Шул сәбәпле алар башкаларның үзләре белән ачыктан-ачык аралашуларын һәм андый сөйләшүләрдә ярату чагылуын тели. Ир кешеләрнең күбесе исә хисләре турында түгел, ә күбесенчә эш һәм ял итү кебек нәрсәләр, проблемалар һәм аларны хәл итү юллары турында сөйләшә. һәм алар башка кешеләрнең үзләрен хөрмәт итүләрен тели.

5 Британиядә яшәүче бер апа-кардәш болай дип әйткән: «Ирем мине тыңлап бетермичә туган проблеманы шунда ук хәл итәргә ашыга. Бу мине кайчак бик күңелсезләндерә. Ул мине тыңласа һәм хисләремне аңласа, миңа шул җитәр иде». Бер ир исә болай дип язган: «Без хатыным белән өйләнешкәч, мин аның һәрбер проблемасын шунда ук чишәргә тырыша идем. Чынында исә ул үзен тыңлавымны тели иде. һәм тиздән мин моны аңладым» (Гыйб. сүз. 18:13; Ягък. 1:19). Зирәклек белән эш иткән ир, хатынының хисләрен аңлап, аның белән үзен тиешенчә тотарга тырыша. Хатынының фикерләрен һәм хисләрен белү аның өчен мөһим, һәм ул моны хатынына белгертеп тора (1 Пет. 3:7). Хатыны да ирен аңларга тырыша. Ир белән хатын Аллаһы билгеләгән рольләрен үтәп торса, гаиләләре бәхетле булыр. Моннан тыш, алар, бер-берсе белән киңәшләшеп, акыллы карарлар кабул итеп торыр.

6, 7. а) Вәгазьче 3:7 дә язылган принципны тотып, аралашу җиңеләеп китсен өчен нәрсә эшләргә? б) Хатынның зирәклек белән эш итүе нәрсәдән күренә, һәм ир нәрсә эшләргә тырышырга тиеш?

6 Өстәвенә, бер-берсен аңлый торган ирле-хатынлы «дәшмәү вакыты бар һәм сөйләү вакыты бар» икәнен белә (Вәг. 3:1, 7). Ун ел элек кияүгә чыккан бер апа-кардәш болай дип әйткән: «Мин иремә кайбер нәрсә турында сөйләү кайчак вакытсыз икәнен аңладым. Иремнең эше күп булганда, мин берникадәр вакыттан соң гына борчылуларымны сөйлим. Нәтиҗәдә, безгә үзара аралашырга җиңелрәк булып китте». Зирәк хатыннар сүзне йомшак кына һәм «вакытында» әйтсә, ирләренә аларны тыңлау җиңелрәк булыр. (Гыйбрәтле сүзләр 25:11 не укы.)

Вак эшләр гаилә бәхетенә зур өлеш кертә

7 Мәсихче ир хатынының сөйләгәннәрен тыңлау белән генә чикләнми, ул күңелендәгесен ачарга да тырыша. 27 ел никахта булган бер өлкән болай дип әйткән: «Миңа хатыныма күңелемне бушату авыр». Ә 24 ел никахта булган башка бер абый-кардәш болай дип өстәгән: «Мин борчылуларымны хатыныма сөйләми идем, чөнки проблема үзеннән-үзе чишелер дип уйлый идем. Соңрак исә мин хисләрне уртаклашу ир кешегә килешми дип санау дөрес түгел икәнен аңладым. Кайчак нәрсәнедер сөйләү минем өчен җиңел түгел. Андый чакларда мин Йәһвәдән үземә кирәкле сүзләрне сайларга һәм аларны тиешенчә әйтергә ярдәм итсен дип сорыйм. Шуннан соң мин тирән итеп бер сулап алам да, сөйли башлыйм». Ир белән хатын бер-берсе белән җайлы вакытта сөйләшсә, яхшы булыр. Мәсәлән, моны көндәлек шигырьне икәүләшеп карап чыкканда я Изге Язмаларны бергә укыганда эшләп була.

8. Ирле-хатынлыларга сөйләшү стильләрен үзгәртү теләкләрен үстерергә нәрсә ярдәм итә ала?

8 Бәлки, ирле-хатынлыга сөйләшү стильләрен үзгәртү авыр булыр. Уңышка ирешер өчен аларның икесендә дә үзгәрергә теләк булырга тиеш, һәм аларга Аллаһыдан изге рухын сорарга кирәк. Алар Йәһвәне яратса, аңа ярарга тырышса һәм никахларын изге союз дип санаса, аларның андый теләкләре булыр. 26 ел элек кияүгә чыккан бер хатын болай дип язган: «Без ирем белән никахыбызга Йәһвә күзлегеннән карарга тырышабыз, шуңа күрә аерылышу турында бер дә уйламыйбыз. Без туган проблемалар турында сөйләшеп, аларны бергәләшеп хәл итәргә тырышабыз». Аллаһыга андый тугрылык саклаган ирле-хатынлылар аның күңелен таба һәм күп фатихалар ала (Мәд. 126:1).

МӘХӘББӘТЕГЕЗНЕ КӨЧӘЙТЕГЕЗ

9, 10. Ир белән хатын мәхәббәтләрен көчәйтер өчен нәрсә эшли ала?

9 Мәхәббәт ирле-хатынлылар өчен иң мөһим сыйфат. Изге Язмалар буенча, «ул — бердәмлекнең камил бәйләнешләре» (Көл. 3:14). Чын мәхәббәт вакыт узу белән көчәя генә; ир белән хатын шатлыкны да, кайгыны да уртаклашып гомер иткәндә бер-берсен ныграк ярата башлый. Алар бер-берсенә тагы да якыная һәм вакытны бергә үткәрергә ярата. Андый гаиләләрдә ир белән хатынның араларын нәрсә ныгыта? Кемдер бер-берсе өчен кылган бер-ике зур эш дип әйтер. Ләкин алай киноларда гына була. Андый мөнәсәбәтләрне чынында күп кенә вак эшләр — тормыш иптәшеңне кочаклап алу, аңа җылы сүз әйтү, игътибар билгесе күрсәтү, ягымлы елмаю я ихлас күңелдән «хәлләрең ничек?» дип кызыксынып сорау ныгыта. Әйе, андый вак эшләр гаилә бәхетенә зур өлеш кертә. Мәсәлән, никахта 19 ел бәхетле булган бер ирле-хатынлы көненә берничә тапкыр шалтыратышып я СМС-лар язышып, бер-берсенең хәлләрен белешә.

10 Бер-берсен яраткан ир белән хатын үз тормыш иптәшен тагы да яхшырак белергә тырышыр (Флп. 2:4). Аларның икесе камил булмаса да, алай эшләү аларның мәхәббәтләрен көчәйтеп торыр. Гаилә бер көндә бәхетле булып китми. Ир белән хатынның аралары вакыт узу белән генә ныгый. Сез никахта икән, үз-үзегезгә мондый сораулар биреп уйланыгыз: мин иптәшемне яхшы беләмме? Мин аның бар хисләрен һәм фикерләрен аңлыйммы? Иптәшемнең кайсы яклары игътибарымны җәлеп иткәнен искә төшереп тораммы?

БЕР-БЕРЕГЕЗНЕ ХӨРМӘТ ИТЕГЕЗ

11. Ни өчен ирле-хатынлылар бер-берсен хөрмәт итәргә тиеш? Мисал китерегез.

11 Хәтта иң бәхетле гаиләләр дә камил түгел. Бер-берсен яраткан ир белән хатын кайчак үзара килешмәскә мөмкин. Ибраһим белән Сара кайбер очракларда төрле фикердә булган (Ярат. 21:9—11). Әмма бу аларның араларын бозмаган. Аларга нәрсә булышкан? Алар бер-берсен хөрмәт иткән. Мәсәлән, Ибраһим Сарадан берәр нәрсә үтенгәндә, аңа хөрмәт белән мөрәҗәгать иткән (Ярат. 12:11, 13). Ә Сара Ибраһимга буйсынган һәм аны эченнән «хуҗам-әфәндем» дип атаган (Ярат. 18:12). Ирле-хатынлы бер-берсен хөрмәт итәме, юкмы икәнен үзара ничек һәм нинди тавыш белән сөйләшкәннәреннән белеп була (Гыйб. сүз. 12:18). Бер-берсен хөрмәт итмәгән ирле-хатынлылар никахларын куркыныч астына куя. (Ягъкуб 3:7—10, 17, 18 не укы.)

12. Ни өчен яңа гына өйләнешкәннәргә сөйләшүләрендә хөрмәт күрсәтергә өйрәнергә кирәк?

12 Ирле-хатынлыларның сөйләшүләрендә бер-берсенә игелекле булулары һәм бер-берсен хөрмәт итүләре күренергә тиеш. Яңа гына өйләнешкәннәргә бу яктан аеруча күп тырышлыклар куярга кирәк. Алай эшләсәләр, аларга ачыктан-ачык сөйләшү җиңелрәк булыр. «Гаилә тормышының беренче елларында нәрсәдер шатландыра, ә нәрсәдер күңелсезләндерә,— дип әйткән бер ир.— Бер-берегезнең хисләрен аңлап җиткергәнче, гадәтләрен вә ихтыяҗларын белеп бетергәнче, мөнәсәбәтләрегездә авырлыклар туып торыр. Ләкин бер-берегездән артыкны таләп итмәсәгез, еш кына шаяртсагыз, басынкы вә сабыр булсагыз һәм Йәһвәгә таянып эш итсәгез, сезнең араларыгыз ныгыр». Бу абый-кардәшнең сүзләре бик хак!

ТЫЙНАК БУЛЫП ЯШӘГЕЗ

13. Гаиләнең нык һәм бәхетле булуында тыйнаклык нинди роль уйный?

13 Ирле-хатынлының үзара аралашуын бакча уртасыннан әкрен генә агып торган инеш белән чагыштырып була. Бу инеш корып китмәсен өчен, «тыйнак булу» мөһим (1 Пет. 3:8). 11 ел элек өйләнгән бер абый-кардәш: «Тыйнаклык фикерләр каршылыкларын җиңәргә ярдәм итә, чөнки ул сине гафу үтенергә этәрә»,— дип әйткән. Никахта 20 ел бәхетле булган башка бер өлкән: «Кайвакыт гафу үтенү „мин сине яратам“ дип әйтүдән мөһимрәк»,— дигән. «Йәһвәгә дога кылу тыйнак булырга ярдәм итә,— дип өстәгән ул.— Хатыным белән бергә дога кылып, без камил булмавыбызны һәм Аллаһының юмарт игелекле булганын искә төшереп торабыз». Моның ярдәмендә алар үзләренә дә, проблемаларына да аек караш белән карый.

Бер-берегез белән аралашып, арагызны ныгытып торыгыз

14. Горурлык гаиләгә нинди зыян китерергә мөмкин?

14 Горурлык исә ирле-хатынлының арасына чөй кага, ягъни аралашуларында кыенлыклар тудыра. Горур кешенең гафу үтенәсе дә килми, моны эшләргә кыюлыгы дә җитми. «Зинһар, кичер мине» дип әйтү урынына, ул аклана башлый һәм гаебен тану урынына, башка кешене гаепли. Горур кешене кыерсытсалар, ул ачу саклый һәм рәнҗетүчесе белән кискен сөйләшә я бөтенләй сөйләшми башлый (Вәг. 7:9). Билгеле, горурлык аркасында гаилә таркалырга мөмкин. «Аллаһы тәкәбберләргә каршы тора, ә басынкыларга юмарт игелеген күрсәтә» икәнен беркайчан да онытмыйк (Ягък. 4:6).

15. Эфеслеләргә 4:26, 27 дә язылган принципны тоту фикер каршылыклары туган ир белән хатынга нинди файда китерә ала икәнен аңлатыгыз.

15 Ир белән хатынга, бер-берсе белән килешмәгәндә, үзләрен горур тотар урынына туган проблеманы шунда ук чишә башларга кирәк. Рәсүл Паул мәсихчеләргә: «Ачуыгыз кояш батканчы басылсын, Иблискә мөмкинлек калдырмагыз»,— дип язган булган (Эфес. 4:26, 27). Гаиләләр Аллаһы Сүзендәге бу киңәшне тотса, кирәксезгә артык борчылудан сакланыр. Бер апа-кардәш: «Бер тапкыр без ирем белән Эфеслеләргә 4:26, 27 дә язылган киңәш буенча эш итмәдек. Нәтиҗәдә, йокым качты. Андый йокысыз төннең гомеремдә булганы юк иде әле!» — дип әйткән. Андый вакытларда ирле-хатынлы туган проблема турында кичектермичә тыныч кына сөйләшсә, яхшы булыр. Әмма аларга, бәлки, алдан ачуларын басарга кирәк булыр. Моннан тыш, алар Йәһвәдән үзләренә тыйнак булырга ярдәм итсен дип сорарга тиеш. Шулай эшләп, алар икесе дә игътибарларын үзләренә түгел, ә проблеманы чишүгә туплар. (Көләсәйлеләргә 3:12, 13 не укы.)

16. Ни өчен ир белән хатын тыйнак булмаса, бер-берсенең яхшы якларын кадерли алмас?

16 Тыйнак ир белән хатын бер-берсенең яхшы якларын һәм сәләтләрен кадерли. Әйтик, хатынның гаилә тормышы өчен файдалы сәләтләре я осталыклары бар ди. Аның ире тыйнак булса, хатыныннан бар яклардан да узарга тиеш дип уйламас. Ул, киресенчә, аны үз сәләтләрен алга таба да үстерергә дәртләндереп торыр. Шулай эшләп, ул хатынына аны ярата һәм кадерли икәнен белдерә (Гыйб. сүз. 31:10, 28; Эфес. 5:28, 29). Ә тыйнак хатын, осталыклары белән масаеп йөреп, иренең дәрәҗәсен төшермәс. Ир белән хатын «бер тән» булганга, берсен рәнҗеткән нәрсә икенчесен дә рәнҗетә (Мат. 19:4, 5).

17. Ир белән хатын гаилә тормышлары бәхетле булсын өчен һәм Аллаһыга дан китерсен өчен нәрсә эшли ала?

17 Белгәнебезчә, Ибраһим белән Сараның да, Исхак белән Рәбиканың да гаилә тормышлары чын мәгънәдә бәхетле вә озак дәвамлы булган һәм Йәһвәгә дан китергән. Сез дә, бәлки, гаилә тормышыгызның андый булуын телисездер. Алайса, никахыгызга Аллаһы күзлегеннән карарга тырышыгыз. Бер-берегезне аңлау җиңелрәк булсын өчен һәм зирәклек белән эш итәр өчен, Изге Язмаларны тикшереп торыгыз. Тормыш иптәшегезнең яхшы якларын кадерләп, мәхәббәтегез учагына «утын» өстәп торыгыз (Җыр. 8:6). Тыйнак булыр өчен бар тырышлыклар куегыз. Тормыш иптәшегезне хөрмәт итегез. Боларның барысын эшләсәгез, гаилә тормышыгыз сезне дә, күктәге Атагызны да шатландырып торыр (Гыйб. сүз. 27:11). һәм сез үзегезне 27 ел никахта булган бер абый-кардәш кебек хис итәрсез, ә ул болай дип язган: «Мин хатынымнан башка тормышымны күз алдыма да китерә алмыйм. Арабыз көннән-көн ныгый бара. Моңа ирешергә безгә Йәһвәне яратуыбыз һәм бер-беребез белән өзлексез аралашуыбыз булыша».