Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Әти-әниләр һәм балалар, бер-берегезне яратып аралашыгыз

Әти-әниләр һәм балалар, бер-берегезне яратып аралашыгыз

«һәркем тыңларга әзер булсын, ә сөйләргә һәм ярсырга ашыкмасын» (ЯГЪК. 1:19).

1, 2. Гадәттәгечә, әти-әниләрнең һәм балаларның үзара мөнәсәбәтләре нинди, ләкин алар арасында кайчак нинди авырлыклар була?

БЕР тапкыр Кушма Штатларда балаларга: «Әйтик, сезгә әти-әниләрегез иртәгә үләр дип хәбәр иттеләр ди. Сез аларга иң беренче чиратта нәрсә әйтер идегез?» — дигән сорау биргәннәр. Аларның 95 проценты әти-әниләре белән үзара фикер каршылыклары турында сөйләшергә теләмәс иде дип әйткән. Моның урынына алар әти-әниләренә «гафу итегез мине» яки «мин сезне бик нык яратам» дип әйтер иде («Конфиденциаль мәгълүмат: әти-әниләргә балалар турында» (рус), Шонти Фельдан һәм Лиза Райс).

2 Балаларга һәм әти-әниләргә бер-берсен ярату хас. Моны аеруча мәсихче гаиләләрдән күреп була. Әти-әниләр һәм балалар бер-берсе белән якын мөнәсәбәтләрдә булырга тырышса да, аларга үзара аралашу кайвакыт авыр. Хәтта якын аралашкан гаиләләрдә кайбер нәрсәләр турында сүз дә чыкмый. Ни өчен? Әти-әниләрнең һәм балаларның үзара аралашуларын нәрсә авырайта? Андый авырлыкларны җиңәргә нәрсә ярдәм итә ала?

Арагызга бернәрсә дә чөй какмасын

АРАЛАШЫР ӨЧЕН ВАКЫТ ТАБЫГЫЗ

3. а) Ни сәбәпле күп гаиләләргә үзара аралашу авыр? б) Ни өчен Исраил гаиләләренә бергә вакыт үткәрү авыр булмаган?

3 Күп гаиләләрдә үзара якын аралашыр өчен вакыт бүлеп кую авыр. Исраиллеләр заманында исә хәл башкачарак булган. Муса Исраил әтиләренә балаларын Аллаһы кануннарына өйрәтергә кушканда болай дип әйткән: «Аларны балаларыгызның күңеленә сеңдерегез һәм алар турында иртән торганда да, кичен ятканда да, өегездә утырганда һәм юлда йөргәндә дә сөйләгез» (Кан. 6:6, 7). Исраиллеләрнең балалары көне буе әниләре белән өйдә булган я әтиләре белән кырда эшләгән. Балалар һәм әти-әниләр бергә күп вакыт үткәргән һәм тыгыз аралашкан. Шулай эшләп, әти-әниләр балаларының ихтыяҗларын, теләкләрен һәм табигатьләрен белә алган. Балаларның да әти-әниләрен яхшырак белү мөмкинлекләре булган.

4. Ни өчен байтак гаиләләргә үзара аралашыр өчен вакыт бүлеп кую авыр?

4 Бүген исә тормыш бөтенләй башка. Кайбер илдә балаларны мәктәпкәчә яшендә — кайвакыт хәтта ике яшьтә — берәр уку йортына бирәләр. Күп әти-әниләр эшкә ерак йөри. Әмма өйдә бергә булган чакта да андый гаиләләрдә һәрберсе вакытны аерым үткәрә. Кемдер компьютер янында утыра, кемдер телевизор карый, ә кемдер башка берәр электрон «уенчык» белән уйный. Алар чит кешеләр кебек яши. Андый гаиләләр үзара аралашмый диярлек.

5, 6. Кайбер әти-әниләр балалары белән бергә күбрәк булыр өчен нәрсә эшли?

5 Гаиләгез белән бергә вакытны күбрәк үткәрер өчен сез нәрсә эшли аласыз? (Эфеслеләргә 5:15, 16 ны укы.) Кайбер гаиләләр азрак телевизор карарга я азрак компьютер янында утырырга булган. Башка гаиләләр көненә ким дигәндә бер тапкыр бергә җыелып ашап алырга карар иткән. Моннан тыш, гаилә белән гыйбадәт кылу әти-әниләр белән балаларга бер-берсен яхшырак белү һәм тыныч кына рухи нәрсәләр турында сөйләшеп алу мөмкинлеген ача. Әмма гаилә белән гыйбадәт кылу өчен атнага якынча бер сәгать бүлеп кую белән генә чикләнмәгез. Гаиләдәгеләр бер-берсе белән һәр көн аралашырга тиеш. Балаларыгыз мәктәпкә чыгып киткәнче, аларга берәр сүз әйтеп рухландырып җибәрегез, алар белән бергә көндәлек шигырьне карап чыгыгыз я бергә дога кылыгыз. Боларның барысы аларга көн дәвамында рухи һәм эмоциональ яктан ярдәм итеп торыр.

6 Кайбер әти-әниләр, балалары белән күбрәк вакыт үткәрер өчен, яшәү рәвешләрен үзгәрткән. Мәсәлән, тулы көн эшләгән ике балалы бер әни кеше нәкъ шул сәбәптән эшеннән чыккан. Ул болай ди: «Иртә белән без ашыга-ашыга җыена идек: мин — эшкә, ә балаларым — мәктәпкә. Кичкырын өйгә кайтканда, балаларым инде йоклый иде; аларны бала караучы карый иде. Эшемнән чыкканнан бирле мин азрак акча ала башладым, ләкин хәзер мин балаларымның фикер йөртү рәвешен һәм аларны нәрсә борчый икәнен яхшырак аңлыйм. Мин аларның нәрсә турында дога кылганнарын ишетәм һәм аларга киңәшләр биреп, аларны дәртләндереп вә өйрәтеп тора алам».

«ТЫҢЛАРГА ӘЗЕР БУЛЫГЫЗ»

7. Балалар да, әти-әниләр дә нәрсә дип зарлана?

7 Гаиләдәгеләрнең үзара аралашуларын тагын нәрсә авырайта? Югарыда искә алынган китапның авторлары балаларга башка төрле сораулар биреп, мондый нәтиҗәгә килә: «Балалар күбесенчә әти-әниләре аларны тыңламый дип зарлана». Әти-әниләр дә еш кына балалары турында шуны ук әйтә. Үзара якын аралашуга ишек ачык булсын өчен, гаиләдәгеләр бер-берсен күңел биреп тыңларга тиеш. (Ягъкуб 1:19 ны укы.)

8. Әти-әниләр балаларын игътибар белән тыңлар өчен нәрсә эшли ала?

8 Әти-әниләр, сез балаларыгызны игътибар белән тыңлыйсызмы? Бәлки, сезгә арыган вакытта я балаларыгыз, сезнеңчә, буш нәрсәне сөйләгәндә аларны тыңлау авырдыр. Әмма сезнең өчен юк-бар дип күренгән нәрсә балагыз өчен бик мөһим булырга мөмкин. Балаларын «тыңларга әзер булган» әти-әниләр аларның нәрсә сөйләгәннәренә генә түгел, ә шулай ук ничек сөйләгәннәренә дә игътибар итә. Балаларыгызның тавышыннан, ишарәләреннән һәм йөзеннән сез аларның хис-кичерешләрен белерсез. Моннан тыш, аларга сораулар бирү дә мөһим. Изге Язмаларда: «Кеше күңелендәге теләк-ниятләр — тирән су кебек; акыллы кеше аларны чумырып-чумырып алыр»,— дип әйтелә (Гыйб. сүз. 20:5). Акыллылык вә зирәклек белән эш итү аеруча балаларның четерекле темаларга кагылышлы уйларын «чумырып-чумырып» алганда кирәк.

9. Ни өчен балалар әти-әниләрен тыңларга тиеш?

9 Ә сез, балалар, әти-әниегезне тыңлыйсызмы? Аллаһы Сүзендә: «Улым! Атаң нәсыйхәтен тыңла, анаң васыйәтен кире какма»,— дип әйтелә (Гыйб. сүз. 1:8). Әти-әниләрегезнең сүзләренә колак салыгыз һәм аларга итагатьле булыгыз, чөнки алар сезне ярата һәм сезгә яхшылыкны гына тели (Эфес. 6:1). Әти-әниләрегез белән якын аралашырга тырышсагыз һәм алар сезне ярата икәнен истә тотсагыз, аларны тыңлау җиңелрәк булыр. Әти-әниләрегез сезне яхшырак аңласын өчен, алар белән уй-хисләрегезне уртаклашып торыгыз. Әмма сезгә дә аларны аңларга тырышырга кирәк.

10. Изге Язмалардагы Рихәбәм турындагы хәбәрдән без нинди сабак алабыз?

10 Яшьтәшләрегезнең киңәшләренә колак салыргамы, юкмы икәне турында төптән уйланыгыз. Аларның сүзләре кайвакыт колагыгызга ятышлы булып тоелса да, алар сезгә күп очракта файда түгел, ә зыян китерер. Зирәк һәм тәҗрибәле олы яшьтәгеләрдән аермалы буларак, яшьләрнең күбесе теге я бу эшләр нинди нәтиҗәгә китерергә мөмкин икәне турында уйламый. Сөләйманның улы Рихәбәмне искә төшерик. Исраил патшасы булып киткәч, ул олы яшьтәгеләрнең киңәшләренә колак салыр урынына, бергә үскән яшьләрнең акылсыз сүзләрен тыңлаган. Нәтиҗәдә, аның патшалыгындагы кешеләрнең күбесе фетнә күтәргән (3 Пат. 12:1—17). Рихәбәм кылган хатаны кабатлый күрмәгез. Моның урынына әти-әниләрегез белән уй-хисләрегезне уртаклашырга тырышыгыз. Аларның киңәшләрен тыңлагыз һәм алардан зирәклек белән эш итәргә өйрәнегез (Гыйб. сүз. 13:20).

11. Әти-әниләр балаларын игътибар белән тыңламаса, бу нәрсәгә китерергә мөмкин?

11 Әти-әниләр балаларының яшьтәшләреннән түгел, ә үзләреннән киңәш сорауларын телидер. Балагыз сезнең белән сөйләшергә кыенсынмасын өчен бар көчегезне куегыз. Бер яшүсмер апа-кардәш: «Берәр малайның исемен әйтеп китсәм генә, әти-әниемнең йөзләре шунда ук үзгәрә. Мин уңайсызланып калам һәм бүтән бернәрсә дә әйтмим»,— дип әйткән. Башка бер яшь апа-кардәш болай дип язган: «Күп яшьләрнең әти-әниләреннән киңәш сорыйсы килә, әмма әти-әниләре балаларына җитәрлек игътибар бирмәсә, алар ярдәмне үзләрен тыңларга әзер булган башка берәүдән — хәтта тәҗрибәсезрәк кешедән эзләячәк». Балагыз нәрсә турында гына сөйләмәсен, аның хәленә кереп тыңларга әзер булыгыз. Шулай эшләсәгез, балагыз сезнең белән күңелен ачып сөйләшер һәм киңәшләрегезгә теләбрәк колак салыр.

«СӨЙЛӘРГӘ... АШЫКМАГЫЗ»

12. Әти-әниләр белән балаларның үзара аралашуларын тагын нәрсә авырайта, һәм ни өчен?

12 Әти-әниләр белән балаларның үзара аралашуларын тагын нәрсә авырайтырга мөмкин? Кайчак балалар әти-әниләренә берәр нәрсә турында сөйләргә кыенсына, чөнки сөйләгәннәре аларны ачуландырыр я күңелсезләндерер дип курка. Әйе, хисләрен тыя алмаган әти-әниләр белән аралашу авыр. Билгеле, соңгы көннәрдә яшәгәнгә, мәсихче әти-әниләрнең балаларын төрле куркынычлардан саклыйсы килә (2 Тим. 3:1—5). Ләкин әти-әниләр өчен «куркынычсызлык каешы» булган нәрсә балалары өчен «куллар-аякларын бәйләгән» нәрсә булырга мөмкин.

13. Ни өчен әти-әниләр балаларының сүзләренә җавап бирергә ашыкмаска тиеш?

13 Балаларының сүзләренә җавап бирергә ашыкмаган әти-әниләр акыллы эш итә. Шик тә юк, балаларыгызның сүзләре сезне ачуландырса я күңелсезләндерсә, үзегезне кулда тоту кайвакыт җиңел түгел. Әмма аларны тыңлап бетереп кенә җавап бирсәгез, күпкә яхшырак булыр. Акыллы Сөләйман пәйгамбәр: «Кеше сүзен тыңлап бетермичә җавап әйткән — ахмак; һәм хурлыгы да аның үзенә булыр»,— дип язган (Гыйб. сүз. 18:13). Балаларыгызны тыныч кына тыңлап бетерсәгез, сез аларның ни өчен «ахмак сүзләр» әйткәннәрен аңларсыз (Әюб 6:1—3). Балагызны нәрсә борчыганын һәм ул нинди авырлык белән очрашканын белгәч кенә, сез аңа ярдәм итә алырсыз. Кайгыртучан әти-әниләр балаларын игътибар белән тыңлый һәм аңларга тырыша. Шулай эшләсәгез, сезнең сүзләрегез аларның күңелләренә дәва булып ятар.

14. Ни өчен балалар сөйләргә ашыкмаска тиеш?

14 Балалар, сез дә сөйләргә ашыкмагыз. Әти-әниегезнең сүзенә каршы сүз әйтергә ашыкмагыз, чөнки алар Аллаһы алдында сезне тәрбияләү өчен җаваплы (Гыйб. сүз. 22:6). Алар да, сезнең кебек, яшь чакларында төрле хәлләргә юлыккан булгандыр. Моннан тыш, алар ул вакытта кылган хаталарыннан үкенә, шуңа күрә сезне шул ук ялгышлыклар җибәрүдән сакларга тели. Әти-әниләрегез дошманнарыгыз түгел, ә дусларыгыз; алар сезгә каршы түгел, ә сезнең яклы. (Гыйбрәтле сүзләр 1:5 не укы.) «Ата-аналарыгызны хөрмәт итегез» һәм, алар сезне яраткан кебек, сез дә аларны яратасыз икәнен белгертегез. Шул чакта аларга сезне «Йәһвә кушканча тәрбияләп үстерергә һәм үгетләп акылга өйрәтергә» җиңелрәк булыр (Эфес. 6:2, 4).

«ЯРСЫРГА АШЫКМАГЫЗ»

15. Безгә тыныч калырга һәм яраткан кешеләребезгә карата сабыр булырга нәрсә ярдәм итә ала?

15 Кайчак без яраткан кешеләребезгә карата сабыр булмыйбыз. «Мәсих белән бердәмлектә торучы Көләсәйдәге изге һәм тугры кардәшләргә» рәсүл Паул болай дип язган булган: «Ирләр, хатыннарыгызны өзлексез яратыгыз, аларга кырыс булмагыз. Аталар, балаларыгыз күңелсезләнеп китмәсен өчен, аларны ярсытмагыз» (Көл. 1:1, 2; 3:19, 21). Ә эфеслеләрне Паул: «һәркайсы усаллык, ачу, ярсу, кычкыру, яман теллелектән... арыныгыз»,— дип өндәгән булган (Эфес. 4:31). Түземле, юаш һәм тотнаклы булырга тырышсак, ягъни изге рух җимешен үстерсәк, безгә авыр шартларда да тыныч калу җиңелрәк булыр (Гәл. 5:22, 23).

16. Шәкертләренең фикер йөртүләрен төзәткәндә, Гайсәнең үз-үзен тотышы турында нәрсә әйтеп була, һәм ни өчен бу гаҗәпләндерә?

16 Әти-әниләр Гайсә Мәсихтән күп нәрсәгә өйрәнә ала. Рәсүлләре белән соңгы кич үткәргәндә, аның күңеле ничек борчылгандыр! Гайсә берничә сәгатьтән соң газапланып үләчәген белгән. Моннан тыш, ул Атасы исеменең изге ителүе һәм кешелекнең котылуы үзенең тугры калуыннан тора икәнен белгән. Ләкин шул ук кичне рәсүлләр «араларында кем иң бөеге булып исәпләнергә тиеш дип бәхәсләшкәндә», Гайсә аларга кычкырмаган һәм ярсымаган. Киресенчә, ул, тыныч калып, аларның фикер йөртүләрен төзәткән. Гайсә аларга сынаулар кичергәндә үзе белән калганнарын искә төшергән. Шайтан аларны бодай иләгән кебек иләргә рөхсәт сораган булса да, Гайсә аларның тугры калачагына шикләнмәгән. Ул хәтта алар белән килешү төзегән (Лүк 22:24—32).

Сез балаларыгызны игътибар белән тыңлыйсызмы?

17. Балаларга үз хисләрен тыярга нәрсә булышыр?

17 Балаларга да тыныч калыр өчен тырышлыклар куярга кирәк. Яшүсмергә кайвакыт әти-әнисенең үзенә нәрсә эшләргә икәнен әйтеп торуы ошамый. Бәлки, ул әти-әнисе үзенә ышанып бетми дип уйлыйдыр. Сезгә дә шулай тоелса, шуны онытмагыз: әти-әниегез сезне нык яратканга күрә генә, сезнең турында һәрьяклап кайгырта. Аларның әйткәннәрен үзегезне тыныч тотып тыңласагыз һәм киңәшләре буенча эш итсәгез, алар сезгә күбрәк ышаныр һәм кайбер якларда күбрәк ирек бирер. Изге Язмалардан күренгәнчә, акыллы кеше үз хисләрен тыя белә. «Ахмак кеше эчендәге ачуын капылт тышка чыгарыр, ә зирәк кеше ачуын тыеп торыр»,— дип әйтелә Гыйбрәтле сүзләр 29:11 дә.

18. Ни өчен гаиләдәгеләргә үзара якын аралашыр өчен бер-берсенә ярату күрсәтергә кирәк?

18 Кадерле әти-әниләр һәм балалар, үзара якын аралашу ягыннан берәр нәрсә сез теләгәнчә килеп чыкмаса, бирешмәгез. Сезгә бер-берегез белән якын аралашу җиңелрәк бирелсен өчен, алга таба да тырышлыклар куегыз һәм Аллаһы Сүзендәге киңәшләргә һәрвакыт колак салыгыз (3 Яхъя 4). Яңа дөньяда бар кешеләр камил булып киткәч, аларның үзара аралашуларын инде бернәрсә дә авырайтмас. Әмма әлегә безнең һәрберебез хаталар кыла. Шунлыктан бер-берегездән озакка сузмыйча гафу үтенергә дә, бер-берегезне ихлас күңелдән кичерергә дә тырышыгыз. «Мәхәббәттә берләшкән» булыгыз (Көл. 2:2). Мәхәббәт зур көчкә ия. Ул «түземле һәм игелекле». Ул «ярсымый, яман эшләрне санап бармый. ... Барысына сабыр итә, барысына ышана, барысына өметләнә, һәрчак нык кала» (1 Көр. 13:4—7). Мәхәббәтегезне алга таба да ныгытып торырга тырышсагыз, сезгә үзара якын аралашырга җиңел булыр, ә бу гаиләгезне бәхетле итәр һәм Йәһвәне данлар.