Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Акыллы эш итеп мирасыгызны кадерләгез

Акыллы эш итеп мирасыгызны кадерләгез

«Явызлыкка җирәнеп карагыз, яхшылыкка ябышыгыз» (РИМ. 12:9).

1, 2. а) Сезне Аллаһыга хезмәт итә башларга нәрсә этәрде? б) Без бу мәкаләдән рухи мирасыбызга кагылышлы нинди сорауларга җавап белербез?

БЕЗНЕҢ һәрберебез үз вакытында Йәһвә Аллаһыга хезмәт итәргә һәм Гайсә Мәсихкә иярергә булган һәм, шулай итеп, бик акыллы эш иткән (Мат. 16:24; 1 Пет. 2:21). Без үзебезне Йәһвәгә төптән уйлап багышладык. Андый адым ясарга безне нәрсә этәрде? Без Изге Язмалардагы берничә шигырьне өстән-өстән генә тикшереп чыгу белән чикләнеп калмадык, ә Аллаһы Сүзен җентекләп өйрәнеп, Йәһвә бирергә вәгъдә иткән мираска ышанычыбызны ныгыттык. Ул бу мирасны үзе һәм Гайсә Мәсих турында белем алган һәрбер кешегә бирәчәк (Яхъя 17:3; Рим. 12:2).

2 Безнең күктәге Атабыз белән һәрвакыт яхшы мөнәсәбәттә буласыбыз килә. Шуңа күрә без аңа яраклы булып яшәргә тырышабыз. Бу мәкаләдән без мондый мөһим сорауларга җавап белербез: мирасыбыз үз эченә нәрсәне ала? Ни өчен без аны кадерләргә тиеш? Аны алыр өчен нәрсә эшләргә кирәк? Безгә акыллы эш итәргә нәрсә ярдәм итәр?

МИРАСЫБЫЗ ҮЗ ЭЧЕНӘ НӘРСӘНЕ АЛА?

3. а) Майланганнар нинди мирас алырга өметләнә? б) «Башка сарыклар» нинди мирас алачак?

3 Мәсихчеләрнең кечкенә өлеше генә «череми торган, нәҗесләнмәгән һәм шиңми торган мирас» алырга өметләнә. Алар Гайсә Мәсих белән бергә күктән идарә итү хөрмәтенә ия булачак (1 Пет. 1:3, 4). Бу мирасны алыр өчен, аларга «яңадан туарга» кирәк (Яхъя 3:1—3). Ә майланганнар белән бергә Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләгән миллионлаган «башка сарыклар» турында нәрсә әйтеп була? (Яхъя 10:16). Алар Адәм белән Хаува гөнаһ кылып мәхрүм калган мирасны алачак, ягъни газаплар, үлем һәм кайгы булмаган җирдәге оҗмахта яшәячәк (Ачыл. 21:1—4). Үзе янында җәфалану баганасында эленеп торган бер җинаятьчегә Гайсә: «Хак сүз әйтәм сиңа бүген: син минем белән бергә оҗмахта булачаксың»,— дип вәгъдә биргән (Лүк 23:43).

4. Без инде бүген нинди фатихалар алабыз?

4 Ләкин мирасыбыз безгә инде бүген фатихалар китерә. «Мәсих Гайсәнең... түләнгән йолымына» иман иткәнгә, безнең вөҗданыбыз саф, һәм без Аллаһыга якынлаша алабыз (Рим. 3:23—25). Без шулай ук Аллаһы Сүзеннән киләчәктә нәрсә буласын беләбез. Моннан тыш, бер-берсен яраткан халыкара оешманың әгъзалары булуыбыз да безне бик сөендерә. Ә Йәһвә Шаһитләре булуыбыз безнең өчен аеруча зур хөрмәт! Шик тә юк, без рухи мирасыбызны бик кадерлибез!

5. Шайтан Аллаһы хезмәтчеләрен нәрсә эшләргә котыртып тора, һәм аның тозакларына эләкмәс өчен нәрсә эшләргә?

5 Шулай да безгә, кадерле мирасыбыздан мәхрүм калмас өчен, Шайтан тозакларына эләгүдән сакланырга кирәк. Шайтан, Аллаһы хезмәтчеләре үз мирасларыннан мәхрүм калсын дип, аларны акылсыз эш итәргә этәрер өчен һәрвакыт котыртып тора (Сан. 25:1—3, 9). Үзенең ахыры якынлаша баруын белгәнгә, ул, безне адаштырыр өчен, тагы да күбрәк тырышлыклар куя. (Ачылыш 12:12, 17 не укы.) «Иблиснең мәкерле эшләренә каршы тора» алыр өчен, без мирасыбызны һәрвакыт югары бәяләргә тиеш (Эфес. 6:11). Бу яктан безгә ыруг башлыгы Исхакның улы Эсау белән булган хәлләрдән сабак алу файдалы булыр.

ЭСАУ БЕЛӘН БУЛГАН ХӘЛДӘН САБАК АЛЫГЫЗ

6, 7. Эсау нинди кеше булган, һәм ул нинди мирас алырга тиеш булган?

6 Якынча 4 000 ел элек Исхак белән Рәбиканың игезәк уллары Эсау белән Ягъкуб туган булган. Игезәкләр ике төрле булып үскән: аларның холкылары да, шөгыльләре дә аерылып торган. «Эсау кыр-дала кешесе, киек-җәнлек аулауда оста сунарчы» булып киткән. Ә Ягъкуб «чатыр тереклеге белән көн күрүче тыйнак бер адәм» булган (Ярат. 25:27). Изге Язмаларны бер тәрҗемә итүче Роберт Альтер әйтүенчә, «тыйнак» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе «сафлык һәм хәтта кимчелексезлек дигән мәгънә белдерә».

7 Эсау белән Ягъкубның бабалары Ибраһим үлгәндә, аларга 15 яшь булган. Ләкин Йәһвә Ибраһимга биргән вәгъдәсе турында онытмаган. Шуннан соң күпмедер вакыт узгач, ул шул ук вәгъдәне Исхакка биргән. Ул аңа җир йөзендәге барлык халыклар Ибраһимның нәсел орлыгы аша фатиха алачак дип әйткән. (Яратылыш 26:3—5 не укы.) Аллаһының шушы вәгъдәсеннән күренгәнчә, Яратылыш 3:15 тә искә алынган «токым» — Мәсих — Ибраһим нәселеннән килергә тиеш булган. Исхакның олы улы булганга, Эсауның Аллаһы биргән вәгъдә үзенә дә кагылыр дип уйларга хакы булган. Шулай итеп, Мәсих Эсау нәселеннән килергә тиеш булган. Эсау шундый кыйммәтле мирас алырга тиеш булган! Әмма ул аны кадерләгәнме?

Рухи мирасыгызны куркыныч астына куймагыз

8, 9. а) Эсау үз мирасы белән нәрсә эшләгән? б) Берникадәр вакыт узгач, Эсау нәрсәне аңлаган һәм шунда нинди хисләр кичергән?

8 Бер көнне Эсау кырдан кайтканда, Ягъкуб «аш пешереп» торган. Эсау аңа: «Миңа шул кызылдан, шул кызыл аштан бераз салып бир әле, бик ачыктым»,— дип әйткән. Тегесе исә: «Иң әүвәл син миңа үзеңнең дөньяга беренче булып туу хокукыңны сат»,— дигән. Эсау нәрсә эшләгән? Кызганыч, ләкин ул: «Беренче булып туу хокукының миңа ни хаҗәте бар?» — дип әйткән. Уйлап кына карагыз, Эсау беренче угылга тиешле хокукларын бер касә ризыкка алмаштырган! Беренче угылга тиешле хокукларны сатып алуын законлаштырыр өчен, Ягъкуб үз дигәнендә торып, аңа: «Алайса, сатам дип хәзер үк минем алда ант ит»,— дигән. Эсау, озак уйлап тормастан, беренче булып туу хокукын саткан. «Шуннан соң Ягъкуб Эсауның алдына ясмык ашы белән икмәк китереп куйган. Эсау ашаган, эчкән дә, торып, чыгып киткән. Ана карыныннан беренче булып туу хокукына аның исе дә китмәгән» (Ярат. 25:29—34).

9 Берникадәр вакыт узгач, Исхак, үлеме якынлашканын сизеп, Эсауны фатихаларга булган. Әмма Рәбика, Ягъкуб сатып алган беренче булып туу хокукын алсын өчен, кирәкле чаралар күргән. Эсау исә, нинди акылсыз эш кылганын аңлагач, Исхактан: «Әтием! Мөбарәк фатихаңны миңа, миңа да бир!» — дип үтенгән һәм аңардан: «Мөбарәк фатихаңнан син миңа шулай берни дә калдырмадыңмыни?» — дип сораган. Әтисе аңа фатихасын Ягъкубка инде биргәнгә, бернәрсә дә үзгәртеп булмаганын әйткәч, Эсау кычкырып елый башлаган (Ярат. 27:30—38).

10. Аллаһының Эсау белән Ягъкубка карашы нинди булган, һәм ни өчен?

10 Изге Язмалардагы бу өзек Эсау чагылдырган рух турында нәрсә ачыклый? Ул үз мирасы китерәчәк фатихалардан тән теләкләрен өстенрәк күргән. Эсау беренче угылга тиешле хокукларны кадерләмәгән һәм чынында Аллаһыны яратмаган. Моннан тыш, ул үзенең сайлавы киләчәк буыннарына ничек тәэсир итәр дип уйламаган. Ягъкуб исә үз мирасын бик кадерләгән. Мәсәлән, ул, сабырлык белән фидакарьлек күрсәтергә кирәк булса да, әти-әниләрен тыңлап Аллаһыдан куркып яшәгән хатын алган (Ярат. 27:46—28:3). Нәтиҗәдә, аның нәселеннән Мәсих килгән. Аллаһының Эсау белән Ягъкубка карашы нинди булган? Үз пәйгамбәре Малахий аша ул: «Мин Ягъкубны яраттым, ә Эсауны нәфрәт иттем»,— дип әйткән (Мал. 1:2, 3).

11. а) Ни өчен безгә, мәсихчеләргә буларак, Эсау белән булган хәлдән сабак алу мөһим? б) Ни өчен Паул Эсауны зиначы белән беррәттән телгә алган?

11 Изге Язмаларда Эсау турында язылганнардан без нинди сабак ала алабыз? Рәсүл Паул имандашларын: «Арагызда зиначы һәм, Исау кебек, изге нәрсәләрне кадерләми торган кеше булмасын»,— дип кисәткән (Евр. 12:16). Бу сүзләр безнең көннәрдәге мәсихчеләргә дә кагыла. Вәсвәсәләргә бирешмәс өчен һәм мирасыбыздан мәхрүм калмас өчен, без изге нәрсәләрне һәрвакыт кадерләргә тиеш. Ләкин ни өчен Паул Эсауны зиначы белән беррәттән телгә алган? Чөнки тән теләкләрен изге нәрсәләрдән өстен күрүдән берәр гөнаһ эшләүгә, мәсәлән, зина кылуга бер адым.

ЙӨРӘГЕГЕЗНЕ ИНДЕ БҮГЕН ӘЗЕРЛӘГЕЗ

12. а) Безне вәсвәсәгә төшерер өчен Шайтан нәрсә эшли? б) Берәр начарлык эшләү вәсвәсәсе туганда, нинди борынгы хезмәтчеләрне искә төшерү файдалы?

12 Йәһвә хезмәтчеләре буларак, без, әхлаксызлык кылу вәсвәсәсенә төшерерлек хәлләргә эләкмәс өчен, бар тырышлыкларыбызны куябыз. һәм берәрсе безне нинди дә булса начарлык эшләргә котыртса, без Йәһвәдән вәсвәсәгә төшүдән сакласын дип сорыйбыз (Мат. 6:13). Аллаһы белән мөнәсәбәтләребезне бозар өчен, Шайтан бар көчен куйса да, без сафлыгыбызны сакларга тырышабыз (Эфес. 6:12). Бу явыз дөнья төзелешенең илаһысы булганга, Шайтан Иблис кешеләрне вәсвәсәләргә төшереп, аларны тән теләкләре буенча эш итәргә ничек этәрергә икәнен белә (1 Көр. 10:8, 13). Әйтик, сезнең берәр теләгегезне канәгатьләндерергә мөмкинлегегез туды, ләкин моның өчен Аллаһы нормаларын бозарга кирәк ди. Сез нәрсә эшләрсез? Озак уйламыйча вәсвәсәгә бирешкән Эсау рухын чагылдырырсызмы? Я Потифарның хатыны белән фахишәлек кылудан качкан Ягъкубның улы Йосыфтан үрнәк алырсызмы? (Яратылыш 39:10—12 не укы.)

13. а) Күпләрнең Йосыф кебек, ә кайберәүләрнең Эсау кебек эш иткәннәре нәрсәдән күренә? б) Эсау кебек эш итмәс өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

13 Вәсвәсәләре туган кардәшләребезгә Эсау кебекме, Йосыф кебек эш итәргәме икәнен хәл итәргә кирәк булган. Бәхеткә, күбесе акыллы эш иткән һәм Йәһвәнең йөрәген сөендергән (Гыйб. сүз. 27:11). Ләкин имандашларыбызның кайбере, кызганычка, Эсау кебек эш итәргә булган. Шулай эшләп, алар рухи мирасларын куркыныч астына куйган. Чынлыкта хокук комитеты караган эшләрнең күбесе әхлаксызлык кылу белән бәйле, һәм күп кардәшләр нәкъ әхлаксызлык кылу аркасында җыелыштан чыгарыла. Шуңа күрә сафлыгыбызны бозарлык һәрбер вәсвәсәгә каршы тора алыр өчен, безгә йөрәгебезне инде бүген әзерли башларга кирәк (Мәд. 77:8). Безгә вәсвәсәләргә каршы торып, акыллы эш итәргә нәрсә ярдәм итә ала? Әйдәгез, ике якка игътибар итик.

УЙЛАНУ һӘМ РУХИЛЫКНЫ НЫГЫТУ

Йәһвәдән зирәклек эзләсәк, без вәсвәсәләргә каршы тора алырбыз

14. Безгә «явызлыкка җирәнеп карау» һәм «яхшылыкка ябышу» җиңелрәк булсын өчен, үзебезгә нинди сораулар биреп уйланырга кирәк?

14 Беренчедән, эшләребез нинди нәтиҗәләргә китерәчәк икәне турында уйланырга кирәк. Йәһвәне ныграк яраткан саен, без мирасыбызны күбрәк кадерли барабыз. Ә берәрсен яратабыз икән, без аны рәнҗетмәскә тырышабыз һәм аны сөендерер өчен барысын эшлибез. Алай булса, без, вәсвәсәләргә бирешсәк, үзебезгә һәм башкаларга нинди зыян китерербез дип уйланырга тиеш. Үзегезгә мондый сораулар биреп уйланыгыз: үз теләкләремне бар нәрсәдән өстен күрсәм, Йәһвә белән мөнәсәбәтләрем бозылмасмы? Кылган гөнаһым якыннарыма авырту китермәсме? Тәртибем җыелыштагы кардәшләргә начар тәэсир итмәсме? Мин башкаларның иманнарына киртә булып китмәмме? (Флп. 1:10). Мондый сораулар турында да уйланыйк: гөнаһтан кыска вакытлы ләззәт алыр өчен шундый зур бәя түләргә кирәк микән? Үзенең нәрсә эшләгәнен аңлагач, ачы елый башлаган Эсау калган хәлгә каласым киләме? (Евр. 12:17). Үзебезгә бу сорауларны биреп уйлансак, без «явызлыкка җирәнеп карарбыз» һәм «яхшылыкка ябышырбыз» (Рим. 12:9). Йәһвәне ихлас күңелдән яратканга, без, мирасыбыздан мәхрүм калмас өчен, бар тырышлыклар куярбыз (Мәд. 72:28).

15. һәркайсы вәсвәсәгә каршы тора алыр өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

15 Икенчедән, рухилыгыбызны ныгытырга кирәк. Йәһвә безнең дөньядагы вәсвәсәләргә каршы торуыбызны һәм аның белән яхшы мөнәсәбәтләрдә булуыбызны тели. Моның өчен ул безгә бар кирәкле нәрсәне бирә. Мәсәлән, безнең Изге Язмаларны өйрәнү, җыелыш очрашуларына йөрү, вәгазьләү һәм дога кылу мөмкинлегебез бар (1 Көр. 15:58). Йәһвәгә күңелебездәгене сөйләгәндә һәм вәгазьдә актив катнашканда, без рухилыгыбызны ныгытабыз. (1 Тимутигә 6:12, 19 не укы.) Вәсвәсәләргә бирешмәс өчен, безгә Йәһвә биргән бар нәрсәдән файдаланырга кирәк (Гәл. 6:7). Нәкъ андый фикергә Гыйбрәтле сүзләрнең икенче бүлегендә игътибар ителә.

«АНЫ... ТЫРЫШЫП ЭЗЛӘГЕЗ»

16, 17. Акыллы эш итәр өчен нәрсә эшләргә кирәк?

16 Гыйбрәтле сүзләрнең икенче бүлеге безне зирәклеккә һәм акыл сәләтенә ия булырга чакыра. Шушы сыйфатларны үстерсәк, без яхшылыкны яманлыктан аера белербез һәм тән теләкләренә бирелмәбез. Ләкин моның өчен тырышлыклар куярга кирәк. Моның турында Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Улым! Әгәр син, зирәклекне үз күреп һәм күңелеңне фикер йөртүгә баглап, минем сүзләремне кабул итсәң һәм боерыкларымны хәтереңдә сакласаң, гыйлемлеккә таба йөз тотып, үзеңә акыл эстәсәң, аны мәгъдәннән көмеш эзләгән кебек, хәзинә эзләгән кебек тырышып эзләсәң, син Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итүнең мәгънәсен аңларсың һәм Аллаһының асылына төшенерсең. Чөнки зирәклекне бәндәсенә Раббы үзе күндерә; гыйлемлек һәм акыл Аның теленнән төшә» (Гыйб. сүз. 2:1—6).

17 Шунысы ачык: акыллы эш итәр өчен, безгә Гыйбрәтле сүзләрдә әйтелгәннәр буенча эш итәргә кирәк. Йәһвә әйткәннәренә колак салып, күңелебездәгене яңартып торсак, Аллаһыга җитәкчелек сорап кат-кат дога кылсак һәм хәзинә эзләгән кебек Аллаһы турында белем эзләсәк, без вәсвәсәләргә каршы тора алырбыз.

18. Сез алга таба да нәрсә эшләргә тәвәккәл, һәм ни өчен?

18 Йәһвә эзләгән һәрбер кешегә белем, гыйлем, акыл һәм зирәклек бирә. Йәһвәнең бу бүләкләрен эзләгән һәм аларга таянып эш иткән саен, без Йәһвәгә якынлашканнан-якынлашып барабыз. Ә моның ярдәмендә һәр вәсвәсәгә каршы торабыз. Йәһвәгә якынлашып барсак һәм аңардан куркып яшәсәк, без гөнаһ кылу коткысына бирелмәбез (Мәд. 24:14; Ягък. 4:8). Йәһвә белән дуслыгыбыз һәм ул биргән зирәклек безне акыллы эш итәргә этәреп торсын. Шул чакта гына без Аллаһының йөрәген сөендерербез һәм мирасыбыздан беркайчан да мәхрүм калмабыз.