Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Исраиллеләр җинаятьчеләрне баганага асып җәзалаганмы?

Борынгы вакытларда күп халыкларда кайбер җинаятьчеләрне баганага я агачка асып үтерә торган булганнар. Мәсәлән, римлылар андый кешеләрне үтерү коралына аскан я кадаклаган булганнар; бу кешеләр анда хәтта берничә көн авыртудан, сусаудан, ачлыктан, кояш-яңгырдан вә эсселек-суыктан азапланып, үлгәнче асылынып торганнар. Римлылар баганага асылынып үлүне иң хурлыклы үлем дип санаган һәм иң түбән дәрәҗәле кешеләр арасыннан булган җинаятьчеләр шулай үләргә лаеклы дип уйлаган.

Ә исраиллеләр җинаятьчеләрне баганага асып үтерә торган булганнармы? Муса Канунында бер таләп язылган булган: «Әгәр берәр кешенең үлем җәзасы бирерлек җинаяте булса һәм аны үтереп агачка асып куйсалар, Раббы Аллаһыгыз мирас-биләмәгә бирәсе үз җирегезне нәҗесләмәс өчен, аның гәүдәсен төн кунарга анда калдырмагыз, шул көнне үк күмегез» (Кан. 21:22, 23). Шунысы билгеле: борынгы заманнарда үлем җәзасына хөкем ителгән кешене башта үтергәннәр, ә аннары гына баганага я агачка асып куйганнар.

Левиләр 20:2 дә моның турында болай дип әйтелә: «Исраиллеләрнең яки алар арасында яшәүче читтән килгәннәрнең берәрсе үз балаларыннан берсен Молых илаһына бирә икән, ул кеше үлемгә тапшырылырга һәм халык аны ташлар белән кыйнап үтерергә тиеш». Моннан тыш, исраиллеләр «үлгән кешеләрнең җаннарын чакыручыларны яисә сихерчеләрне» үлемгә тапшырырга тиеш булган. Шуның өчен аларга андый кешеләрне «ташлар белән бәргәләргә» кирәк булган (Лев. 20:27).

Канун 22:23, 24 тә болай дип әйтелә: «Әгәр берәр кеше башка кеше белән ярәшелгән кызны шәһәрдә очратып, аның белән ятып якынлык кылса, ул вакытта аларның икесен дә шул шәһәрнең капкасы янына китерегез һәм ташлар атып үтерегез: кызны, шәһәрдә булып та, ярдәмгә кеше чакырмаган, ә ирне — икенче кешегә ярәшелгән кызны хур иткәне өчен. Үзегезнең арадан явызлыкны шулай юк итегез». Күргәнебезчә, үлем җәзасы турында әйткәндә, борынгы исраиллеләр зур җинаять кылган кешеләрне күпчелек очракларда ташлар атып үтерә торган булган *.

Шунысы билгеле: борынгы заманнарда үлем җәзасына хөкем ителгән кешене башта үтергәннәр, ә аннары гына баганага я агачка асып куйганнар

Канун 21:23 тә: «Агачка асып куелган һәр кеше — Алла каршында каргалган кеше»,— дип әйтелә. Сүз дә юк, «Алла каршында каргалган» берәр җинаятьченең мәетен халык каршында асып куелганын күрү исраиллеләрнең күңелләрендә тирән эз калдырыр иде. Үлемгә тапшырылган андый җинаятьченең баганага я агачка асылынган мәете кисәтү билгесе булып торган.

^ 6 абз. Күп белгечләр бер фикергә килә: Канун буенча, җинаятьчеләрне башта үлем җәзасына тапшырган, ә аннары гына аның мәетен баганага асып куйган булганнар. Ләкин инде беренче гасырда исраиллеләр кайбер җинаятьчеләрне тере килеш баганага кадаклап куеп, үтергән булганнар.