Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Йәһвәгә буйсынуым мул фатихаланды

Йәһвәгә буйсынуым мул фатихаланды

Әтием безгә бәләкәй чакта еш кына болай дип әйтә иде: «Нух безнең өчен шундый яхшы үрнәк! Ул Йәһвәгә буйсынган һәм гаиләсен кайгырткан. Алар барысы да көймәгә кереп исән калган».

ӘТИЕМ басынкы, тырыш һәм гадел кеше иде. Шуңа күрә ул хакыйкатьне ишетү белән кабул итте. Бу 1953 елны булды. Шул вакыттан бирле ул белгәннәрен безнең белән уртаклашып торды. Әниемнең исә башта католик динен ташлыйсы килми иде. Ләкин тора-бара ул да Изге Язмалардагы тәгълиматларга иман итә башлады.

Әти-әниемә безнең белән өйрәнү авыр булды. Әнием укый-яза белми иде диярлек, ә әтием көнозын кырда авыр эшли иде. Кайвакыт ул шулкадәр арый иде, хәтта өйрәнү вакытында йокымсырап утыра иде. Шулай да аның тырышлыклары фатихаланды. Мин балаларның иң олысы булганга, әти-әниемә сеңелем белән ике энемне өйрәтергә булыштым. Без еш кына Нухның үз гаиләсен кайгыртканы һәм Аллаһыга буйсынганы турында сөйләшә идек. Изге Язмалардагы бу хикәяне мин шулхәтле ярата идем! Изге Язмаларны гаиләбез белән бергә өйрәнә башлагач ук, без Розе́то-де́льи-Абру́цци шәһәрендәге Патшалык Залына очрашуларга йөри башладык. Бу шәһәр Италияне юа торган Адриатик диңгезенең ярында урнашкан.

1955 елны мин әнием белән, көнбатышка таба таулар аша узып, беренче тапкыр Римга өлкә конгресска бардым. Миңа ул вакытта нибары 11 яшь иде. Шуннан бирле мин конгрессларны аеруча ярата башладым.

Бер елдан соң мин суга чумдырылдым һәм тиз арада тулы вакытлы хезмәтне башладым. 17 яшемдә мин Лати́на шәһәрендә (Италиянең бер өлкәсенең башкаласы) махсус пионер булып хезмәт итә башладым. Бу шәһәр Римнан көньякка таба 56 километр, ә туган җиремнән якынча 300 километр ераклыкта урнашкан. Ул яңа шәһәр иде, һәм беркем дә кеше нәрсә әйтер дип курыкмый иде. Шунлыктан безгә хезмәттәшем белән әдәбиятны кешеләргә тәкъдим итү әллә ни авыр булмады. Миңа шул җирдә бик ошаса да, мине, яшь булганга, өйгә тарта иде. Ләкин бу шәһәрдә булуымны Йәһвә теләгән иде, һәм минем аңа итагатьле буласым килә иде.

Безнең туй көне

1963 елны Милан шәһәрендә «Мәңге яхшы хәбәр» дигән халыкара конгресс үтәргә тиеш иде. һәм мине бу конгрессны әзерләү эшләрендә катнашырга билгеләделәр. Конгресста мин төрле ирекле хезмәтчеләр белән хезмәттәшлек иттем. Алар арасында Флоренция шәһәреннән килгән Па́оло Пиччоли исемле бер яшь кенә абый-кардәш иде. Конгрессның икенче көнендә ул никахка кермәүнең файдасы турында дәртләндергеч нотык сөйләде. Мин ул чакта: «Бу абый-кардәш беркайчан да өйләнмәс»,— дип уйлап куйдым. Ләкин конгресстан соң без аның белән языша башладык һәм берникадәр вакыттан соң безнең уртак якларыбыз күп икәнен аңладык. Без икебез дә бер үк максатлар куя идек, икебез дә Йәһвәне ярата идек һәм икебез дә аңа буйсынырга тели идек. 1965 елны без Паоло белән өйләнештек.

РУХАНИЛАР БЕЛӘН СӨЙЛӘШӘБЕЗ

Мин Флоренциядә ун ел гомуми пионер булып хезмәт иттем. Җыелыштагыларның, аеруча яшьләрнең хакыйкатьтә үскәннәре мине бик шатландырды. Без алар белән рухи нәрсәләр турында сөйләшергә дә, бергә ял итәргә дә ярата идек. Паоло еш кына алар белән футбол уйный иде. Әлбәттә, мин ирем белән вакытымны яратып үткәрә идем. Ләкин мин аңлый идем: аңа игътибарын вә вакытын яшьләргә һәм кайбер гаиләләргә дә бирергә кирәк иде.

Мин әле дә ул вакытта өйрәнгән кешеләребезне шатланып искә алам. Мәсәлән, без Адриа́на исемле бер хатын-кыз белән өйрәндек. Ул белгәннәрен башка ике гаилә белән уртаклаша иде. Алар, берәр рухани белән очрашып, кайбер чиркәү тәгълиматлары — Троица һәм үлемсез җан турындагы тәгълиматлар хакында сөйләшергә теләгән иде. Бу очрашуга өч дин әһәле килде. Аларның сөйләгәннәре буталчык иде. һәм өйрәнүчеләребез бу тәгълиматлар Изге Язмаларга каршы килә икәнен аңладылар. Нәтиҗәдә, шул гаиләләрдән якынча унбиш кеше Йәһвә Шаһите булып китте.

Әлбәттә, без хәзер башкарак вәгазьлибез. Ләкин ул вакытта Паоло, гел руханилар белән очрашып, Изге Язмалардагы тәгълиматлар турында сөйләшә иде. Ул тәгълиматларыбызны бик оста якларга өйрәнде. Бервакытны ул Йәһвә Шаһитләре булмаган кешеләр алдында сөйләде. Бу кешеләрнең кайбере аны кыен хәлдә калдырырга теләп бер-бер артлы сораулар бирде. Аларга шулай эшләргә руханилар кушкан булган. Ләкин алар үз максатына ирешә алмады. Бер кеше чиркәү сәясәт белән шөгыльләнә аламы дип сорады. Руханиларның үзләре казыган чокырга төшкәне ачыкланды. Кинәт ут сүнде, һәм очрашу тәмамланды. Күп еллар узгач кына, без руханиларның сөйләшү шома бармаса утны сүндерергә кушканнарын белдек.

ТӨРЛЕ ХЕЗМӘТТӘ КАТНАШАБЫЗ

Паоло белән өйләнешүебездән соң ун ел узгач, безгә район хезмәтендә катнашырга тәкъдим иттеләр. Паоло ул вакытта яхшы эштә эшләгәнгә, бу хезмәткә ризалашыргамы, юкмы икәнен хәл итү авыр иде. Әмма дога кылгач һәм моның турында уйлангач, без ризалашырга булдык. Безгә кунакчыл гаиләләрнең йортларында тукталырга бик ошый иде. Кич белән без еш кына бергә өйрәнә идек, ә аннары Паоло белән бу гаиләләрдәге балаларга дәресләр, аеруча математика дәресен әзерләргә ярдәм итә идек. Шулай ук Паоло йотлыгып укый иде һәм укыганнары турында, мәсәлән, кызык һәм дәртләндергеч нәрсәләр турында рухланып сөйли иде. һәр дүшәмбе без Йәһвә Шаһитләренең аягы басмаган шәһәрчекләрдә вәгазьләп, кешеләрне кичкырын яңгыраган нотыкка чакыра идек.

Без яшьләр белән бергә ял итәргә ярата идек. Паоло еш кына алар белән футбол уйный иде

Район хезмәтендә нибары ике ел катнашкач, безне Римдагы Вефильдә хезмәт итәргә чакырдылар. Паоло — Юридик бүлектә, ә мин басмаларга Язылу бүлегендә хезмәт итә идем. Бу хезмәткә ияләшү безнең өчен җиңелләрдән булмады, әмма безнең тыңлаучан буласыбыз килә иде. Филиалның киңәя баруы һәм Италиядәге кардәшләрнең саны арта баруы безне бик шатландыра иде. Шул елларда Италиядәге Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлекләре рәсмиләштерелде. Без бу хезмәттә бик яратып катнаша идек.

Паоло Вефильдә яратып хезмәт итте

1980 нче еллар башында, без әле Вефильдә хезмәт иткәндә, Италиядә бер суд эше бөтен җиргә мәгълүм булды. Йәһвә Шаһитләре булган бер ирле-хатынлыны, үз кызларына кан җибәрүдән баш тартканга, аны үтерүдә гаепләделәр. Чынында исә бу кыз Урта җир диңгезе янында яшәгән күп кешеләргә хас бер кан чире аркасында вафат булган. Вефиль гаиләсеннән кардәшләр бу ирле-хатынлыны судта яклаган адвокатларга булышлык күрсәтеп тордылар. Ул вакытта бер трактат һәм «Уяныгыз!» дигән журналның махсус саны бастырып чыгарылды. Кардәшләр аларны таратканга, кешеләр чынында нәрсә булганын белделәр һәм Аллаһы Сүзендә кан турында нәрсә әйтелгәнен аңладылар. Шул айларда Паоло еш кына, бер дә ял итмичә, көненә 16 сәгать эшли иде. Мин бар көчемне куеп аңа терәк булырга тырыштым.

ТОРМЫШЫБЫЗ ҮЗГӘРӘ

Өйләнешкәнебезгә 20 ел тулгач, мин балага уздым. Бу бер дә көтелмәгән хәл иде. Ул вакытта миңа 41 яшь иде, ә Паолога — 49. Моны белгән көнне ул үзенең көндәлек дәфтәрендә болай дип язган булган: «Бу [балага узу] расланса, Аллаһыга дога кылырга кирәк: рухи яктан көчсезләнмәсәк иде, ә тулы вакытлы хезмәттә катнашуыбызны дәвам итсәк һәм яхшы әти-әни булсак иде. Шулай ук Йәһвәдән, сәхнәдән якынча 30 ел сөйләгәннәремнең 1 процентыннан гына булса да файдалансам иде, дип сорарга кирәк». Үткәннәргә борылып карап, мин шуны әйтә алам: Йәһвә иремнең дә, минем дә догаларыма җавап бирде.

Ила́рия тууы белән тормышыбыз кискен үзгәрде. Дөресен генә әйткәндә, күңелсезлеккә төшкән чакларыбыз да булды. Андый вакытлар турында Гыйбрәтле сүзләр 24:10 да: «Әгәр син бәла-каза килгәндә хәлсезләнеп каласың икән, димәк, синең көч-кодрәтең аз»,— дип әйтелә. Ләкин безнең очрагыбызда алай булмады. Без бер-беребезгә таяныч булырга тырыштык.

Әти-әнисе үзе үскән чакта тулы вакытлы хезмәттә катнашканга, Илария кызыбыз үзен бәхетле итеп хис итә. Ул моны һәрчак телгә ала. Без аны яратып һәм кайгыртып үстердек. Көне буе мин аның белән вакыт үткәрдем. Ә Паоло кичен кайтканда, аның белән уйный иде һәм аның белән бергә дәресләр әзерли иде. Иремә кайвакыт иртәнге сәгать ике-өчләргә кадәр эшләргә туры килсә дә, ул кызы өчен вакытны гел таба иде. Илария еш кына: «Әтием минем иң яхшы дустым»,— дип әйтә иде.

Билгеле, Иларияне, тәкъвалык юлында йөрергә өйрәтер өчен, шелтәләргә һәм кайвакыт җәзаларга да кирәк иде. Бер заманны ул бер иптәш кызы белән уйнаганда тегесе белән тупас мөгамәлә иткән. Без Изге Язмаларны кулланып, аңа алай эшләргә ярамый икәнен аңлаттык һәм дустыннан шунда ук гафу үтенергә куштык.

Без яратып хезмәт иткәнгә, Илария дә яратып хезмәт итә. Хәзер ул инде кияүдә һәм үз тәҗрибәсендә Йәһвәгә буйсыну вә аның җитәкчелеге буенча эш итү бик мөһим булуына инана.

КАЙГЫ КИЧЕРГӘНДӘ ДӘ ЙӘһВӘГӘ БУЙСЫНАМ

2008 елны Паолога рак белән авырганы билгеле булды. Башта без ул сәламәтләнеп китәр дип ышана идек. Ирем Паоло бар нәрсәгә уңай карашта торырга тырыша иде. Ул вакытта ул минем рухымны күтәреп тора иде. Без иң тәҗрибәле табибларны эзләп табарга тырыштык. Шулай ук мин кызым Илария белән Йәһвә Аллаһыбызга көч бирсен дип өзлексез дога кылып тордым. Ләкин ирем, көче ташып торган кеше булса да, кызганычка, көннән-көн хәлсезләнә барды. Ул 2010 елны вафат булгач, күңелем яраланып калды. Шулай да, аның белән бергә яшәгән 45 елны искә төшереп, мин юаныч табам. Без Йәһвәгә чын күңелдән хезмәт иттек. һәм мин шикләнмим, ул башкарган эшләребезне беркайчан да онытмаячак. Яңа дөньяда Яхъя 5:28, 29 дагы сүзләр чынга ашачак һәм ирем Паоло, ниһаять, терелтеләчәк!

«Мин әле дә үземне Нух турындагы хикәяне яраткан кечкенә кыз итеп хис итәм. Йәһвә миңа нәрсә генә кушса да, мин аңа балачакта кебек үк буйсынырга әзер»

Мин әле дә үземне Нух турындагы хикәяне яраткан кечкенә кыз итеп хис итәм. Йәһвә миңа нәрсә генә кушса да, мин аңа балачакта кебек үк буйсынырга әзер. Әлбәттә, безгә тормышыбызда төрле авырлыклар вә бәла-казалар кичерергә һәм күп нәрсәне корбан итәргә туры килде. Әмма боларның барысы да кайгыртучан Аллаһыбызның искиткеч фатихаларын алудан килгән шатлык белән чагыштыргысыз. Мин моның хаклыгына үз тәҗрибәмдә инандым, һәм сез дә моңа, һичшиксез, инана аласыз.