Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәнең юмарт һәм юл куючан булуын кадерләгез

Йәһвәнең юмарт һәм юл куючан булуын кадерләгез

«Ходай һәркемгә дә игелекле, һәм юмартлыгы бар эшләрендә дә күренә» (МӘД. 144:9).

1, 2. Яңа дөньяда безнең нинди мөмкинлек булыр?

«БЕЗ ирем белән якынча 35 ел бергә яшибез,— дип әйтә Моника исемле бер апа-кардәш.— Без бер-беребезне бик яхшы беләбез. Ләкин дистәләгән еллар бергә яшәп тә, без һәрвакыт бер-беребезнең яңа якларын ачыклап барабыз». Шик тә юк, моны башка күп гаиләләр һәм дуслар турында да әйтеп була.

2 Яраткан кешеләребезне яхшы белү мөһим. Әмма Йәһвә турында белем алу тагы да мөһимрәк, чөнки аңардан яхшырак дус юк. Аның турында барысын белү мөмкин түгел (Рим. 11:33). Яңа дөньяда мәңге яшәп, без аның сыйфатлары турында өзлексез белем алырбыз һәм аларны күбрәк кадерләрбез (Вәг. 3:11).

3. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

3 Үткән мәкаләдән без Йәһвәнең игътибарлы булуын һәм кешеләрне аермавын кадерләр өчен нәрсә эшләргә икәнен белдек. Хәзер исә Йәһвәнең башка ике күркәм сыйфатына — аның юмарт һәм юл куючан булуына игътибар итик. Моның ярдәмендә без Йәһвә «һәркемгә дә игелекле, һәм юмартлыгы бар эшләрендә дә күренә» икәнен ачыграк аңларбыз (Мәд. 144:9).

ЙӘһВӘ ЮМАРТ

4. Чын юмартлык нәрсә ул?

4 Юмартлык нәрсә ул? Бу сорауга җавапны Гайсәнең Рәсүлләр 20:35 тә язылган сүзләреннән алып була. Ул анда болай дип әйткән: «Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк». Шундый гап-гади сүзләрне әйтеп, Гайсә чын юмартлык нәрсә ул икәнен аңлатып биргән. Юмарт кеше башкалар өчен вакытын, көчен һәм акчасын теләп сарыф итә, һәм бу аңа бәхет китерә. Юмарт кешене башкаларга зур бәяле бүләкләр бирүдән түгел, ә нәрсәнедер чын күңелдән бирүдән танып була. (2 Көринтлеләргә 9:7 не укы.) Әмма ләкин беркем дә «бәхетле Аллаһыбыз» Йәһвәдән юмартрак була алмый (1 Тим. 1:11).

5. Йәһвәнең юмарт булуы нәрсәдән күренә?

5 Йәһвәнең юмарт булуы нәрсәдән күренә? Ул бар кешеләрнең, шул исәптән иман итмәүчеләрнең дә, ихтыяҗларын кайгырта. Әйе, Йәһвә «һәркемгә дә игелекле». Ул «кояшын явызлар өчен дә, яхшылар өчен дә чыгара һәм яңгырын гаделләргә дә, гаделсезләргә дә яудыра» (Мат. 5:45). Шуңа күрә рәсүл Паул, иман итмәүчеләргә мөрәҗәгать иткәндә, Йәһвә «игелек эшләп... сезгә күктән яңгырлар яудырды, үз вакытында мул уңыш бирде һәм ризыклар белән туендырып, йөрәкләрегезне шатлык белән тутырды» дип әйтә алган (Рәс. 14:17). Шунысы ачык: Йәһвә бар кешеләргә карата юмарт (Лүк 6:35).

6, 7. а) Йәһвә аеруча кем турында кайгырта? б) Йәһвәнең тугры хезмәтчеләре турында кайгыртканын нинди очрак исбатлый?

6 Шулай да Йәһвә бигрәк тә үзенең тугры хезмәтчеләре турында кайгырта. Давыт пәйгамбәр болай дигән: «Башта яшь идем, менә хәзер картайдым, гадел кешене ташлап киткәннәрен, аның нәселенең икмәк соранып йөргәнен күрмәдем» (Мәд. 36:25). Күп тугры хезмәтчеләр, Давыт патша кебек, Йәһвәнең үзләре турында кайгыртуын үз тәҗрибәләреннән күреп тора.

7 Пионер булып хезмәт иткән Нэнси исемле бер апа-кардәшнең мисалына игътибар итик. Берничә ел элек ул авыр хәлгә калган. Ул болай дип искә төшерә: «Миңа бер көн эчендә 66 доллар табып фатирым өчен түләргә кирәк иде. Ләкин мин бу акчаны кайдан алырга белми идем. Мин бу хәлне сөйләп Йәһвәгә дога кылдым да, эшемә киттем. Мин официант булып эшли идем. Ул кичне мин күп чәйлек алырмын дип бер дә уйламаган идем, чөнки ул көнне, гадәттәгечә, әз халык килә иде. Ләкин мин уйлаганча килеп чыкмады. Ул кичне ресторанга күп кеше килде. Эшем беткәч, мин алган чәйлекне санап чыктым. һәм барысы бергә төп-төгәл 66 доллар иде». Нэнси үзенә нәкъ Йәһвә ярдәм иткәненә шикләнми (Мат. 6:33).

8. Йәһвәнең иң юмарт бүләге нәрсә ул?

8 Йәһвәнең иң юмарт бүләген алырга һәр кешенең мөмкинлеге бар. Сүз аның Улы китергән йолым корбаны турында бара. Гайсә пәйгамбәр болай дип әйткән: «Аллаһы дөньяны шулкадәр ярата ки, Улына иман итүче беркем һәлак булмасын өчен, ә мәңгелек тормыш алсын өчен, үзенең бердәнбер Улын бирде» (Яхъя 3:16). Бу шигырьдә кулланылган «дөнья» дигән сүз бөтен кешелеккә карый. Димәк, Йәһвә үзенең иң юмарт бүләген аны алырга теләгән һәр кешегә бирә. Гайсәгә иман иткән кешеләр мәңге яшәрләр (Яхъя 10:10). Чыннан да, Йәһвә Аллаһыбызның юмарт булуына көчлерәк дәлил табып буламы?!

ЙӘһВӘДӘН ҮРНӘК АЛЫП, ЮМАРТ БУЛЫРГА ТЫРЫШЫГЫЗ

Йәһвә исраиллеләрнең юмарт булуларын теләгән ( 9 нчы абзацны кара.)

9. Йәһвә кебек юмарт булыр өчен нәрсә эшләргә?

 9 Йәһвә кебек юмарт булыр өчен нәрсә эшләргә? Йәһвә «безгә рәхәтләнеп яшәр өчен барысын мул итеп биргән» кебек, без дә башкалар белән, аларны бәхетле итәр өчен, «булганнарыбызны уртаклашырга әзер» булырга тиеш (1 Тим. 6:17—19). Без дусларыбызга һәм гаиләдәгеләребезгә шатланып бүләкләр бирәбез һәм мохтаҗларга теләп ярдәм итәбез. (Канун 15:7 не укы.) Кайберәүләр мондый карарга килгән: аларга нәрсәне дә булса бүләк итәләр икән, алар аны башкалар белән уртаклаша. Шулай эшләп, алар юмарт булырга онытмый. Безнең көннәрдәге күп кенә Йәһвә хезмәтчеләре, юмарт булып, яхшы үрнәк күрсәтә.

10. Ничек без юмарт булуыбызны күрсәтә алабыз?

10 Башкалар өчен вакытыбызны һәм көчебезне сарыф итеп, без юмарт булуыбызны күрсәтә алабыз (Гәл. 6:10). Бу яктан юмартмы, юкмы икәнебезне белер өчен, һәрберебез үз-үзенә мондый сораулар бирсен: мин башкалар өчен вакытымны һәм көчемне кызганмыйммы, мәсәлән, аларны тыңлыйммы? Берәрсе миннән ярдәм сораса, мин моңа шунда ук ризалашаммы? Мин гаиләдәгеләремне һәм имандашларымны еш мактыйммы? һәрвакыт «бирергә» тырышсак, без Йәһвәгә дә, дусларыбызга да якынаербыз (Лүк 6:38; Гыйб. сүз. 19:17).

11. Ничек без Йәһвәгә карата юмарт булуыбызны күрсәтә алабыз?

 11 Без кешеләргә генә түгел, ә Йәһвәгә карата да юмарт була алабыз. Изге Язмаларда: «Синдә булган кыйммәтле нәрсәләр белән Йәһвәне данла»,— дигән киңәш бирелә (Гыйб. сүз. 3:9, ЯД). Бу «кыйммәтле нәрсәләр» вакытыбызны, көчебезне һәм акчабызны үз эченә ала. Боларның барысын Йәһвәгә хезмәт иткәндә сарыф итеп була. Хәтта кечкенә балалар да Йәһвәгә карата юмарт булырга өйрәнә ала. Джейсон исемле бер әти кеше болай дип әйтә: «Җыелышта гаиләбез белән ирекле иганәләр бирергә булсак, акчаны тартмага балаларыбыз сала. Алар моны бик яратып эшли, чөнки шулай алар Йәһвәгә бүләк бирә». Балачакта Йәһвәгә «бирүдән» шатлык кичергән балалар үскәч тә, Йәһвәгә карата юмарт булып кала (Гыйб. сүз. 22:6).

ЙӘһВӘ ЮЛ КУЮЧАН

12. Юл куючанлык нәрсә ул?

12 Йәһвәнең башка бер күркәм сыйфаты — аның юл куючан булуы. Юл куючанлык нәрсә ул? (Тит. 3:1, 2, искәрмә). Юл куючан кеше кануннарның ноктасына кадәр үтәлүен беркайчан да таләп итми. Ул кырыс, каты күңелле яисә тупас түгел. Киресенчә, ул башкалар белән үзен йомшак тота һәм аларның хәленә керергә тырыша. Андый кеше башкаларны теләп тыңлый һәм, мөмкин булса, аларның үтенечләрен үтәп, аларга юл куя.

13, 14. а) Йәһвәнең юл куючан булуы нәрсәдән күренә? б) Юл куючанлык турында әйткәндә, Аллаһының Лут белән ничек эш иткәненнән нәрсә белеп була?

13 Йәһвәнең юл куючан булуы нәрсәдән күренә? Ул үз хезмәтчеләренең хисләре белән кызыксына һәм еш кына аларның үтенечләрен үти. Мисал өчен Йәһвәнең Лут исемле бер тәкъва кеше белән ничек эш иткәненә игътибар итик. Сәдүм белән Гамураны юк итәргә булгач, Йәһвә Лутка таулар арасына качарга кушкан. Әмма Лут ни өчендер башка җиргә качарга рөхсәт сораган. Күз алдыгызга китереп кенә карагыз, Лут Йәһвәдән үз күрсәтмәләрен үтенгән! (Яратылыш 19:17—20 не укы.)

14 Кемдер Лутны иманга зәгыйфь булуда я буйсынмауда гаепләргә мөмкин. Йәһвәнең Лутны кайда гына булмаса да коткарачагы шөбһәсез булган, шуңа күрә Лутка исән калуы өчен борчылырга кирәк булмаган. Шулай да ул борчылган. Йәһвә Лутның хисләренә карап эш итеп, аңарга юл куйган. Ул Лутка башка шәһәргә качарга рөхсәт иткән һәм бу шәһәрне юк итәргә ниятләгән булса да, аны юк итмәгән. (Яратылыш 19:21, 22 не укы.) Күргәнебезчә, Йәһвә кырыс та, каты күңелле дә түгел. Ул юл куючан һәм акыл белән эш итә.

15, 16. Муса кануныннан Йәһвәнең юл куючан булуына мисаллар китерегез. (12 нче биттәге рәсемне кара.)

15 Мәсәлән, бик ярлы исраилле сарык вә кәҗә урынына ике урман күгәрчене яки ике бала күгәрчен корбан итеп китерә алган. Ә ике күгәрченне дә китерерлек хәлдә булмаган исраилле нәрсә эшләгән? Шул очракта Йәһвә аңа бераз он китерергә рөхсәт иткән булган. Әмма ул әллә ни сыйфатлы булмаган онны китерә алмаган. Шул исраилле хөрмәтле кунаклар өчен ризык пешерерлек «иң әйбәт он» китерергә тиеш булган (Ярат. 18:6). Ни өчен Йәһвә корбанның сыйфатына шундый зур әһәмият биргән? (Левиләр 5:7, 11 не укы.)

16 Әйтик, сез бик ярлы исраилле. Изге чатыр янына килеп басып, сез бераз он корбан итеп китерергә торасыз ди. Шунда сез үзегездән баерак исраиллеләрнең малны корбан итеп китергәннәрен күреп аласыз. Бәлки, сез корбаным әллә ни әһәмиятле түгел дип уйлап, уңайсызланып каласыздыр. Аннары сез корбаныгыз Йәһвә өчен әһәмиятле икәнен искә төшерәсез. Ул Йәһвә өчен чыннан да әһәмиятлеме? Әйе, чөнки Йәһвә үзе югары сыйфатлы он китерергә кушкан. Йәһвә ярлы исраиллеләргә: «Сез башкалар күпме китергән булса, шулкадәр китерә алмыйсыз шул. Мин моны бик яхшы аңлыйм. Шулай да сез, һичшиксез, миңа иң яхшысын китерәсез»,— дип әйткәндәй булган. Шунысы билгеле: Йәһвә үз хезмәтчеләренең мөмкинлекләренә карап эш итә һәм аларның хәленә керергә тырыша (Мәд. 102:14).

17. Хезмәтебез Йәһвәгә яраклы булсын өчен нәрсә эшләргә?

 17 Йәһвәнең бирелеп хезмәт итүебезне кадерләгәнен һәм юл куючан булганын белү безне бик юата (Көл. 3:23). Ко́нстанс исемле бер итальян апа-кардәш болай дип әйткән: «Мин Барлыкка Китерүчем турында һәрвакыт яратып сөйлим. Нәкъ шул сәбәпле мин вәгазьлим һәм Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәрәм дә. Сәламәтлегем бик үк яхшы булмаганга, мин күп хезмәт итә алмыйм. Кайвакыт мин моның аркасында күңелсезләнәм. Ләкин Йәһвә мөмкинлекләремнең чикле булуын белә, мине ярата һәм куйган тырышлыкларымны кадерли. Бу мине бик юата».

ЙӘһВӘДӘН ҮРНӘК АЛЫП, ЮЛ КУЮЧАН БУЛЫРГА ТЫРЫШЫГЫЗ

18. Йәһвәдән үрнәк алып юл куючан булыр өчен, ата-аналар нәрсә эшли ала?

18 Йәһвәдән үрнәк алып юл куючан булыр өчен, ягъни акыл белән эш итәр өчен нәрсә эшләргә? Әйдәгез, Лут белән булган хәлгә кире кайтыйк. һичшиксез, Йәһвәнең Лутка туры күрсәтмәләр бирергә хакы булган. Шулай да ул аның белән йомшак кына мөгамәлә иткән; ул Лутның уй-хисләрен уртаклашканын тыңлап бетергән һәм аның үтенечен үтәгән. Әти-әниләр, сез дә Йәһвә кебек эш итә аласызмы? Бәлки, сез балаларыгызның үтенечләрен тыңлап, урынлы булса, аларны үтәргә булырсыздыр. Бу яктан сезгә нәрсә булышыр? «Күзәтү манарасы» 2007 ел, 1 сентябрь санында кайбер ата-аналар, балалар өчен кагыйдәләр урнаштырыр алдыннан, аларның тәкъдимнәрен исәпкә ала дип әйтелә. Әйтик, ата-аналар балалары өйгә кайтырга тиеш вакытны билгеләргә булганнар ди. Алар, һичшиксез, бу вакытны балалардан да сорамыйча билгели ала, ләкин аларның, бәлки, балалары моның турында нәрсә уйлый икәнен беләсе килер. Изге Язмалардагы принциплар бозылмаган очракларда әти-әниләр балаларның өйгә кайту вакытын үзгәртергә булыр. Әти-әниләр берәр кагыйдәне кертер алдыннан балалары белән моның турында сөйләшсә, тегеләргә шул кагыйдәнең асылына төшенү җиңелрәк булыр, һәм алар әти-әниләрен теләбрәк тыңлар.

19. Өлкәннәр Йәһвә кебек эш итәр өчен нәрсә эшли ала?

19 Өлкәннәр дә Йәһвә кебек эш итәргә тиеш. Моның өчен аларга кардәшләрдән камиллекне таләп итмәскә кирәк. Исегездәдер, Йәһвә өчен ярлы исраиллеләрнең дә корбаннары кадерле булган. Кайбер кардәшләрнең дә, ярлы исраиллеләрнең кебек, мөмкинлекләре чикле. Мәсәлән, алар сәламәтлекләре начар булганга я олы яшькә җиткәнгә, күп хезмәт итә алмый. Кайвакыт алар моның аркасында күңелсезлеккә төшәдер, әмма Йәһвә аларны бик кадерли һәм, көчләреннән килгәнне эшләгәнгә, бик ярата. Өлкәннәр аларга моны ипләп кенә искә төшерә ала (Марк 12:41—44).

20. Аллаһыга хезмәтебез турында әйткәндә, акыл белән эш итү нәрсә ул?

20 Шик тә юк, акыл белән эш итү, ягъни үзебездән артыкны таләп итмәү үзебезне кызгансак һәм ашкынып хезмәт итмәсәк тә була дигән сүз түгел (Мат. 16:22). Безнең хезмәт иткәндә көчебезне кызганасыбыз килми. Киресенчә, безнең һәрберебезгә «бар көчебезне куеп» хезмәт итәргә кирәк (Лүк 13:24). Акыл белән эш итсәк, без көчебездән килгәнне эшләп Аллаһыга хезмәт итәрбез һәм шул ук вакыт аның бездән булдыра алмаганыбызны таләп итмәгәнен онытмабыз. Шул чакта без, һичшиксез, Йәһвәнең хуплавын алырбыз. Әлбәттә, безнең шундый рәхмәтле һәм юл куючан Аллаһыбызга хезмәт итәсебез килә! Киләсе мәкаләдә без Йәһвәнең башка ике күркәм сыйфатына игътибар итәрбез (Мәд. 72:28).

«Синдә булган кыйммәтле нәрсәләр белән Йәһвәне данла» (Гыйб. сүз. 3:9, ЯД). ( 11 нче абзацны кара.)

«Нәрсә генә эшләсәгез дә, һәммәсен... ихлас күңелдән эшләгез» (Көл. 3:23). ( 17 нче абзацны кара.)