Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: ДИННӘРНЕҢ КАЙСЫСЫ ХАК?

Ни өчен үз динеңне тикшерергә кирәк?

Ни өчен үз динеңне тикшерергә кирәк?

Әйтик, сезгә җитди операция ясатырга кирәк, ди. Сез, һичшиксез, ышанычлы яхшы табибка эләгергә теләр идегез. һәм бу аңлашыла да, сезнең тормышыгыз аның кулында булачак. Шуңа күрә шул табиб турында күбрәк белү әллә акыллы булмас идеме?

Шул рәвешчә, динне дә җентекләп тикшерү акыллы булыр иде. Ни өчен? Чөнки, сез ниндидер динне тотасыз икән, асылда, сез рухи тормышыгызны, шул исәптән котылуга өметне дә, аның кулына бирәсез.

Аллаһы Сүзендә динне гадел бәяләргә ярдәм итүче бер принцип бар: «һәр агачны җимешенә карап билгелиләр» (Лүк 6:44). Мәсәлән, билгеле бер динне я конфессияне бәяләгәндә, мондый сораулар биреп була: аның җимешләре нинди? Аның җитәкчеләре акчага артык әһәмият бирәме? Бу дин әгъзалары сугышка һәм әхлакка карата Изге Язмалардагы принциплар буенча эш итәме? һәм соңгысы, нинди дә булса дин ышанычка лаекмы? Без сезне алдагы мәкаләләргә игътибар итәргә чакырабыз.

«һәр агачны җимешенә карап билгелиләр» (Лүк 6:44).