Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Карагыз әле нинди рәсемнәр!»

«Карагыз әле нинди рәсемнәр!»

Өйрәнү өчен һәр яңа брошюраны ачып караганда, сезнең башкаларга шулай әйткәнегез бармы? Андый матур рәсемнәр һәм фотографияләр билгеле бер максат белән тырышып әзерләнә. Алар — яхшы укыту әсбаплары булып тора. Алар безне уйланырга дәртләндерә һәм йөрәгебезгә үтеп керә. Өйрәнү мәкаләләрен әзерләгәндә я комментарийлар биргәндә, рәсемнәргә игътибар итү аеруча файдалы булыр.

Мәсәлән, менә нәрсә турында уйланып була: теге я бу мәкалә башында нинди рәсемне бастырырга микән дип уйлаганда нәрсәне исәпкә алганнар? Бу рәсемдә нәрсә сурәтләнә? Аның мәкалә исеме я төп шигырь белән нинди бәйләнеше бар? Мәкаләдәге башка рәсемнәргә игътибар иткәндә, аларның мәкалә темасы белән бәйле булуы һәм үзегезгә ничек кагылуы турында уйланыгыз.

Мәкалә җыелышта каралганда өйрәнү үткәргән кардәш җыелыштагыларга һәрбер рәсем турында нәрсә уйлаганнарын әйтергә мөмкинлек бирә. Алар бу рәсем мәкалә темасы белән ничек бәйле икәнен я аңа карап нәрсәгә өйрәнгәннәрен әйтеп китә ала. Кайбер очракларда рәсем янында язу китерелә. Ул безне билгеле бер абзацка сылтый. Андый язулар булмаса, өйрәнүне үткәргән кардәш рәсемнәргә кайчан игътибар итәргә икәнен үзе хәл итә. Шулай итеп, кардәшләргә Аллаһы Сүзендә язылганнарны күз алдына китерү авыр булмас, һәм барысы да мәкаләне өйрәнүдән зур файда алыр.

Бер абый-кардәш: «Яхшы язылган мәкаләдәге рәсемнәр сөт өстенә утырган каймак шикелле»,— дип әйткән.