Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Болар кайчан булачак?.. Безгә әйтче»

«Болар кайчан булачак?.. Безгә әйтче»

«Синең килү чорыңны һәм бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуын нинди билге аша күрәчәкбез?» (МАТ. 24:3).

1. Рәсүлләрнең кебек, безнең дә нәрсәне беләсебез килә?

ГАЙСӘНЕҢ җирдә хезмәт итү вакыты тәмамланып бара, һәм аның үлеменә берничә көн генә кала. Аның дүрт шәкерте киләчәктә нәрсә буласын белергә теләп, аңардан: «Болар кайчан булачак... һәм бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуын нинди билге аша күрәчәкбез?» — дип сорый (Мат. 24:3; Марк 13:3). Гайсә җавап кайтарып, бер җентекле пәйгамбәрлекне сөйләп бирә. Ул Маттай китабының 24 һәм 25 нче бүлекләрендә язылган. Бу пәйгамбәрлекне китереп, Гайсә күп мөһим вакыйгаларның булачагын алдан әйткән. Аның сүзләре безнең өчен зур әһәмияткә ия, чөнки аларга безгә дә кагыла.

2. а) Күп еллар дәвамында без нәрсәне яхшырак аңларга тырыштык? б) Без нинди өч сорауга җавап алырбыз?

2 Күп еллар дәвамында үз өсләренә җитәкчелекне алган майланган мәсихчеләр Гайсәнең соңгы көннәргә кагылышлы пәйгамбәрлеген Йәһвәдән изге рух сорап тикшереп торган. Алар Гайсә әйткән сүзләрнең үтәлү вакытын төгәлрәк белергә тырышкан. Вакыт узу белән без бу пәйгамбәрлекне ничек аңлый бардык? Моны белер өчен, өч сорауга игътибар итик. «Бөек афәтнең» башлану, Гайсәнең «сарыкларны» һәм «кәҗәләрне» хөкем итү һәм аның «килү», ягъни «кайту» вакыты турында нәрсә әйтеп була? (Мат. 24:21, 42; 25:31—33).

БӨЕК АФӘТНЕҢ БАШЛАНУ ВАКЫТЫ

3. Элек без бөек афәт турында нәрсә уйладык?

3 Күп еллар без бөек афәт 1914 елда Беренче бөтендөнья сугышының кузгалуы белән башланачак һәм Йәһвә 1918 елда шул сугышның тәмамлануы белән «ул көннәрне кыскартачак» дип уйладык. Майланганнарның калдыгына шулай итеп бар халыкларга яхшы хәбәрне вәгазьләргә мөмкинлек бирелер иде (Мат. 24:21, 22). Бу вәгазь эше тәмамлангач, Шайтан дөньясы юк ителер иде. Шулай итеп, без бөек афәт өч этаптан тора дип санаган идек: ул башланырга (1914—1918), тукталып торырга (1918 елдан алып күпмедер вакытка) һәм Армагеддон тәмамлануы белән бетәргә тиеш иде.

4. Нәрсәне аңлау безгә Гайсәнең пәйгамбәрлегенә яхшырак төшенергә ярдәм итте?

4 Ләкин Гайсәнең пәйгамбәрлеген яңадан тикшереп чыгып, без шуны аңладык: аның бу соңгы көннәргә кагылышлы пәйгамбәрлегенең бер өлеше ике тапкыр үтәлергә тиеш (Мат. 24:4—22). Шул пәйгамбәрлек беренче тапкыр безнең эраның беренче гасырында үтәлгән булган, һәм Яһүдиягә генә кагылган. Ә икенче тапкыр ул безнең көннәрдә үтәләчәк, ләкин инде бөтен җиргә кагылачак. Боларны аңлаганга, без Гайсәнең соңгы көннәргә кагылышлы пәйгамбәрлегенә яхшырак төшенә башладык. *

5. а) 1914 елны нинди авыр чор башланган? б) Бу чор беренче гасырның кайсы елларына туры килә?

5 Без бөек афәт 1914 елда башланыр дип ялгыш уйлаганыбызны да аңладык. Ә ни өчен соң бу чор шул елда башланырга тиеш түгел иде? Чөнки, Изге Язмаларда алдан әйтелгәнчә, бөек афәт халыкларның сугыша башлануы белән түгел, ә ялган дингә һөҗүм итү белән башланырга тиеш. Шулай итеп, 1914 елда сугыш башлануы белән бөек афәт түгел, ә «газаплар» башланган (Мат. 24:8). Бу «газаплар» б. э. 33—66 елларында Иерусалимда вә Яһүдиядә булган хәлләргә туры килә.

6. Без бөек афәтнең башлануын нинди билге аша күрәчәкбез?

6 Без бөек афәтнең башлануын нинди билге аша күрәчәкбез? Гайсә болай дип пәйгамбәрлек иткән: «Данил пәйгамбәр аша әйтелгән тар-мар итүче җирәнгеч нәрсәнең изге урында торуын күргәч (укыган кеше зирәк булсын), яһүдиядәгеләр тауларга качсыннар» (Мат. 24:15, 16). Гайсәнең пәйгамбәрлеге беренче тапкыр б. э. 66 елында үтәлгәндә, Рим гаскәрие («җирәнгеч нәрсә») «изге урында торган» булган, чөнки ул Иерусалимга һәм андагы гыйбадәтханәгә (яһүдләр аны изге урын дип санаган) һөҗүм иткән. Ә бу пәйгамбәрлек икенче тапкыр үтәлгәндә, Берләшкән Милләтләр Оешмасы (безнең көннәрдәге «җирәнгеч нәрсә») «изге урында торачак», чөнки ул христианнар диненә (христианнар өчен изге нәрсә) һәм Бөек Бабылның башка өлешенә һөҗүм итәчәк. Шул ук һөҗүм турында Ачылыш 17:16—18 дә әйтелә. Нәкъ шул һөҗүмнән бөек афәт башланачак та.

7. а) Нәрсәдән башка беренче гасырда яшәгән мәсихчеләр исән кала алмас иде? б) Киләчәктә нәрсә булачак?

7 Гайсә шулай ук: «Шул көннәр... кыскартылачак»,— дип пәйгамбәрлек иткән. Бу пәйгамбәрлек беренче тапкыр б. э. 66 елында үтәлгәндә, Рим гаскәриенең һөҗүм итүе «кыскартылган» булган. Шуннан соң майланган мәсихчеләр Иерусалимнан һәм Яһүдиядән качып китеп «исән калган» (Маттай 24:22 не укы; Мал. 3:17). Ә бөек афәт килгәч, нәрсә булачак? Йәһвә БМОның ялган дингә һөҗүм итүен «кыскартачак», ягъни аңа ялган дин белән бергә хак динне юк итәргә юл куймаячак. Шуңа күрә Аллаһы халкының исән калачагына шикләнмәскә дә була.

8. а) Бөек афәтнең беренче этабыннан соң нәрсә булачак? б) 144 000 нең соңгы әгъзалары күктәге әҗерләрен, күрәсең, кайчан алачак? (Өстәмәне кара.)

 8 Бөек афәтнең беренче этабыннан соң нәрсә булачак? Гайсәнең сүзләреннән күренгәнчә, Армагеддонның башлануына кадәр кайбер вакыйгалар булачак. Бу вакыйгалар турында Йәзәкил 38:14—16 дан һәм Маттай 24:29—31 дән белеп була. (Укы.) * Шуннан соң бөек афәтнең соңгы этабы — Армагеддон башланачак. Аны Иерусалимның б. э. 70 елында җимерелүе белән чагыштырып була (Мал. 4:1). Аның кебек афәтнең «дөнья яратылганнан бирле булганы юк иде әле» һәм булмаячак, чөнки бу афәтнең азагында Армагеддон сугышы булачак (Мат. 24:21). Шуннан соң Гайсә Мәсих мең ел идарә итәчәк.

9. Гайсәнең бөек афәткә кагылышлы пәйгамбәрлеге Аллаһы халкына нинди файда китерә?

9 Бөек афәткә кагылышлы бу пәйгамбәрлек иманыбызны ныгыта. Ни өчен алай әйтеп була? Чөнки ул безне, нәрсә генә булмасын, Йәһвә халкының бөек афәтне кичереп чыгачагына ышандыра (Ачыл. 7:9, 14). Моннан тыш, ул безне шатландыра, чөнки Армагеддонда Йәһвә үз хакимлеген аклаячак һәм үз бөек исемен изгеләндерәчәк (Мәд. 82:19; Йәз. 38:23).

ГАЙСӘНЕҢ САРЫКЛАРНЫ һӘМ КӘҖӘЛӘРНЕ ХӨКЕМ ИТҮ ВАКЫТЫ

10. Элек без Гайсәнең кешелекне сарыклар я кәҗәләр булып хөкем итү вакыты турында нәрсә уйлый идек?

10 Соңгы көннәргә кагылышлы пәйгамбәрлекне сөйләгәндә, Гайсә сарыклар белән кәҗәләрнең хөкем ителәчәген дә әйткән (Мат. 25:31—46). Әйдәгез, бу пәйгамбәрлекнең үтәлү вакытына игътибар итик. Элек без кешелек сарыклар я кәҗәләр булып соңгы көннәрдә, ягъни 1914 елдан алып Армагеддонга кадәр хөкем ителергә тиеш дип уйлый идек. Моннан тыш, без Патшалык хакындагы хәбәрне кабул итмәгән һәм бөек афәт килгәнче үлгән кешеләр кәҗәләр санына керер вә үледән инде терелмәс дип саный идек.

11. Ни өчен кешелекнең хөкем ителүе 1914 елны башланмаган дип әйтеп була?

11 1995 елда без Маттай 25:31 дәге пәйгамбәрлекне яңадан тикшереп чыктык. Ә анда: «Кеше Улы үз данында һәм барлык фәрештәләре белән килгәч, шөһрәтле тәхетенә утырачак»,— дип әйтелә. 1995 елгы «Күзәтү манарасы»нда (рус) Гайсә 1914 елны Аллаһы Патшалыгының Патшасы булып киткән булса да, «бар халыкларны» Хөкем итүче булып китмәгән, ягъни «шөһрәтле тәхетенә» утырмаган дип әйтелгән иде (Мат. 25:32; Данил 7:17 белән чагыштыр). Ләкин сарыклар белән кәҗәләр турындагы хикәядә Гайсә Хаким итеп сурәтләнә. (Маттай 25:31—34, 41, 46 ны укы.) 1914 елны бар халыкларны Хөкем итүче әле булмаганга, Гайсә шул ук елны кешелекне сарыклар я кәҗәләр булып хөкем итә башлый алмаган. * Алайса, Гайсә кешеләрне кайчан хөкем итә башлаячак?

12. а) Гайсә бар халыкларны кайчан хөкем итәчәк? б) Маттай 24:30, 31 дә һәм Маттай 25:31—33, 46 да нинди вакыйгалар тасвирлана? (Өстәмәне дә кара.)

 12 Гайсәнең соңгы көннәргә кагылышлы пәйгамбәрлегеннән шунысы ачык: ул бар халыкларны ялган дин юк ителгәч кенә хөкем итәчәк.  8 нче абзацта әйтеп кителгәнчә, бу чорда булачак кайбер вакыйгалар Маттай 24:30, 31 дә язылган. Бу шигырьләрдә һәм сарыклар белән кәҗәләр турындагы хикәядә сүз охшаш вакыйгалар турында бара. Мәсәлән, Кеше Улы үз данында һәм фәрештәләр белән килә; бар кабиләләр һәм халыклар җыела; сарыклар санына кергәннәр «башларын күтәрә», чөнки алар «мәңгелек тормыш» алырга өметләнә. * Кәҗәләр исәбенә кергәннәр исә, «мәңгегә юк ителәчәкләрен» белгәч, «кайгырып күкрәкләренә суга» (Мат. 25:31—33, 46).

13. а) Гайсә кешелекне сарыклар я кәҗәләр булып кайчан хөкем итәчәк? б) Моны белү безне нәрсә эшләргә дәртләндерә?

13 Димәк, Гайсә, бөек афәт вакытында килгәч кенә, кешелекне сарыклар я кәҗәләр булып хөкем итәчәк. Шуннан соң кәҗәләр исәбенә кергән кешеләр бөек афәтнең соңгы этабында — Армагеддонда мәңгегә «юк ителәчәк». Моны белү безне ашкыныбрак вәгазьләргә дәртләндерә. Бөек афәт килгәнче, кешеләрнең «тормышка алып баручы» тар юлга басып, үз фикер йөртүләрен төзәтергә мөмкинлекләре бар (Мат. 7:13, 14). Әйе, без инде бүген кемнедер тотышына карап «сарык» я «кәҗә» дип санарга мөмкин. Ләкин кем сарык, ә кем кәҗә икәне бөек афәттә генә билгеле булачагын онытмыйк. Шуның өчен, әйдәгез, мөмкин кадәр күбрәк кешеләргә Патшалык хакындагы хәбәрне җиткерергә тырышыйк.

Бөек афәткә кадәр кешеләрнең үз фикер йөртүләрен төзәтергә мөмкинлекләре бар (13 нче абзацны кара.)

ГАЙСӘНЕҢ «КИЛҮ», ЯГЪНИ «КАЙТУ» ВАКЫТЫ

14, 15. Гайсәнең Хаким буларак килүенә кагылышлы дүрт шигырьне китерегез.

14 Гайсәнең пәйгамбәрлегенең башка өлешләренә кагылыйк. Аларда да мөһим вакыйгалар сурәтләнә. Безгә бу вакыйгаларның кайчан буласын яңадан тикшереп чыгарга кирәкмиме? Бу сорауга җавапны пәйгамбәрлекнең үзеннән белеп була. Әйдәгез, моңа игътибар итик.

15 Маттай 24:29—25:46 да Гайсә бу соңгы көннәрдә һәм бөек афәттә нәрсә булачагына басым ясый. Ул сигез тапкыр үзенең килүе, ягъни кайтуы турында әйтә. * Бөек афәтне күздә тотып, ул болай дип әйтә: «Алар... болытларында килүче Кеше Улын күрерләр»; «Хуҗагызның кайсы көнне киләсен белмисез»; «Кеше Улы сез уйламаган сәгатьтә киләчәк». Ә сарыклар белән кәҗәләр турындагы хикәясендә Гайсә: «Кеше Улы үз данында... килер»,— дип әйтә (Мат. 24:30, 42, 44; 25:31). Бу дүрт шигырьдә дә Гайсәнең Хаким буларак килүе турында сүз бара. Ләкин башка дүрт шигырь кайда язылган?

16. Гайсәнең килүенә кагылышлы башка дүрт шигырьне китерегез.

16 Ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене күздә тотып, Гайсә: «Хуҗасы кайткач, аның шулай эшләвен күрсә, ул хезмәтче бәхетле»,— дип әйтә. Ә кызлар турындагы хикәясендә ул: «Тегеләре май сатып алып йөргән арада, кияү килгән»,— ди. Талантлар турындагы кинаяле хикәясендә ул: «Күп кенә вакыт узгач, хезмәтчеләрнең хуҗалары әйләнеп кайткан»,— дип әйтә. Шул ук хикәядәге хуҗа: «Мин, кайткач, акчамны... алган булыр идем»,— дип әйтә (Мат. 24:46; 25:10, 19, 27). Бу дүрт шигырьдә телгә алынган Гайсәнең килүе нинди вакытка туры килә?

17. Без Маттай 24:46 да искә алынган Хуҗаның «кайту» вакыты турында нәрсә уйлый идек?

17 Элек безнең басмаларыбызда соңгы дүрт шигырьдә искә алынган Гайсәнең килүе 1918 елга туры килә дип әйтелә иде. Мисал өчен Гайсәнең «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» турында әйткәненә игътибар итик. (Маттай 24:45—47 не укы.) Моңарчы без Гайсә, майланганнарның рухи хәлләрен тикшерергә килеп, 1918 елны инде «кайткан» булган (бу вакыйга 46 нчы шигырьдә искә алына) дип уйлый идек һәм Хуҗа ышанычлы һәм акыллы хезмәтчегә бөтен милкен 1919 елда инде тапшырган дип саный идек (Мал. 3:1). Ләкин Гайсәнең пәйгамбәрлегенең кайбер якларын яңадан тикшереп чыгып, без башка бер нәтиҗәгә килдек.

18. Маттай 24:29—25:46 дагы сүзләрне тикшергәч, Гайсәнең килүе турында нинди нәтиҗә ясап була?

18 Маттай 24:46 дагы сүзләрнең контекстына игътибар итик. Анда очраган «килүче», «киләсен» һәм «киләчәк» дигән сүзләр эзлекле рәвештә Гайсәнең кешеләрне бөек афәт вакытында хөкем чыгарырга һәм аны үтәргә килүенә кулланылып әйтелә (Мат. 24:30, 42, 44). Моннан тыш,  12 нче абзацтан белгәнебезчә, Маттай 25:31 дә телгә алынган Гайсәнең «килү» вакыты шул ук хөкем итү вакытына туры килә. Димәк, Гайсә бөтен милкен ышанычлы хезмәтчегә (моның турында Маттай 24:46, 47 дә әйтелә) киләчәктә генә, ягъни бөек афәт вакытында, килеп тапшырачак. Моннан шундый нәтиҗә ясап була: Маттай 24:29—25:46 дагы сүзләрдән күренгәнчә, Гайсәнең килүенә кагылышлы бар сигез шигырьдә бөек афәт вакытында хөкем итү турында әйтелә.

19. Без Гайсәнең пәйгамбәрлегенең нинди якларын ачыграк аңлый башладык, һәм без киләсе мәкаләләрдән нинди сорауларга җавап алырбыз?

19 Шулай итеп, без нәрсәне белдек? Бу мәкаләдә без өч сорауга җавап алдык. Беренчедән, без бөек афәтнең килү вакытын ачыкладык: ул 1914 елны башланмаган; бөек афәт, БМО Бөек Бабылга һөҗүм иткәч кенә, башланачак. Икенчедән, без Гайсәнең кешеләрне сарыклар я кәҗәләр булып хөкем итү вакытын белдек: бу вакыт 1914 елда башланмаган; Гайсә кешеләрне бөек афәт вакытында гына хөкем итәчәк. Өченчедән, без Гайсәнең ышанычлы хезмәтчегә бөтен милкен тапшырырга кайчан киләчәген яңадан тикшереп чыктык: ул бөтен милкен аңа 1919 елда тапшырмаган; Гайсә моны бөек афәт вакытында гына эшләячәк. Димәк, бар өч вакыйга да бер үк чорда — бөек афәт вакытында булачак. Моны белү ышанычлы хезмәтче турындагы мисалга ачыклык кертәме? Без ахыр заманда үтәлә торган Гайсәнең башка кинаяле хикәяләрне, ягъни ачык мисалларны ачыграк аңлый башладыкмы? Бу мөһим сорауларга җавапны без киләсе мәкаләләрдән алырбыз.

 

^ 4 абз. 4 нче абзац. Моның турында күбрәк мәгълүмат алыр өчен, «Күзәтү манарасы» (рус) 1994 ел, 15 февраль санындагы 8—21 нче битләрне һәм «Күзәтү манарасы» (рус) 1999 ел, 1 май санындагы 8—20 нче битләрне карагыз.

^ 8 абз. 8 нче абзац. Бу шигырьләрдә сурәтләнгән вакыйгаларның берсе — сайланганнарны җыю (Мат. 24:31). Күрәсең, әле җирдә яшәгән майланганнар күккә Армагеддон сугышы башланыр алдыннан күтәреләчәк. Элек без моны башкарак аңлый идек. «Күзәтү манарасы» (рус) 1990 ел, 15 август саны, 30— 31 нче битләрдәге «Укучыларның сораулары»н карагыз.

^ 11 абз. 11 нче абзац. «Күзәтү манарасы» (рус) 1995 ел, 15 октябрь санындагы 18—28 нче битләрне карагыз.

^ 12 абз. 12 нче абзац. Шул ук вакыйга турында язылган Лүк 21:28 не карагыз.

^ 15 абз. 15 нче абзац. «Килү» һәм «кайту» дип тәрҗемә ителгән сүзләр э́рхомай дигән бер үк грек фигыленнән килә.