Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Истә тотыгыз: мин... һәрвакыт сезнең белән булам»

«Истә тотыгыз: мин... һәрвакыт сезнең белән булам»

«Истә тотыгыз: мин бу дөнья төзелеше тәмамланганчы, һәрвакыт сезнең белән булам» (МАТ. 28:20).

1. а) Бодай һәм чүп үләне турындагы мисалны сөйләп бирегез. б) Гайсә шул мисалны ничек аңлатып биргән?

ГАЙСӘНЕҢ Патшалык турындагы бер мисалында чәчүче хакында сүз бара. Ул бодайның яхшы орлыкларын чәчкән, ә аның дошманы килеп, бодай арасына чүп үләнен чәчеп киткән. Бодай белән бергә чүп үләне үсеп чыкса да, бодай чәчүче үз хезмәтчеләренә: «Ашлык уру вакытына кадәр бергә үссеннәр»,— дип әйткән. Урак өсте җиткәч, чүп үләнен җыеп яндырганнар, ә бодайны җыеп амбарга салганнар. Бу мисалны Гайсә үзе аңлаткан. (Маттай 13:24—30, 37—43 не укы.) Аны карап чыгу безгә нинди файда китерә? («Бодай һәм чүп үләне» дигән рамканы карагыз.)

2. а) Чәчүченең басуында булган хәлләрдән нәрсә күренә? б) Хикәянең кайсы ягына без аеруча игътибар итәрбез?

2 Бу мисалдан Гайсәнең кешелек арасыннан бодай классын, ягъни аның белән бергә идарә итәчәк майланганнарны, ничек һәм кайчан сайлап алачагын белеп була. Бодайны чәчү вакыты б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәме вакытында башланган. Ә аны җыю вакыты кайчан тәмамланачак? Бу чор, дөнья төзелешенең ахырында җирдә яшәгән майланганнарга мәңгегә мөһер сугарылгач һәм алар шуннан соң күккә күтәрелгәч, тәмамланачак (Мат. 24:31; Ачыл. 7:1—4). Тауга менгән кеше аннан тирә-юньне ачык күргән кебек, бу хикәяне карап чыгып, без дә якынча 2000 ел эчендә булган вакыйгаларның барышын ачык аңларбыз. Бу хикәяне өйрәнеп, без Патшалыкка кагылышлы нинди вакыйгаларны «күрдек»? Хикәя чәчү, үсү һәм уру вакытын сурәтли. Бу мәкаләдә аеруча уру вакытына игътибар итәрбез. *

ГАЙСӘ МАЙЛАНГАННАРНЫ КАЙГЫРТЫП ТОРА

3. а) Беренче гасырдан соң бөтендөнья басуында нәрсә үсеп чыккан? б) Маттай 13:28 дә язылганча, басуның хуҗасына кем һәм нинди сорау биргән? (Өстәмәне дә кара.)

3 «Чүп үләне» б. э. II гасырының башында «үсеп чыккан». Ул вакытта бөтендөнья басуында христианнар «үсә» башлаган (Мат. 13:26). Инде IV гасыр башында чүп үләнен символлаштырган христианнарның саны майланган мәсихчеләрнең саныннан артып киткән. Исегездәдер, хикәядә искә алынган хезмәтчеләр үз хуҗаларыннан чүп үләнен утарга сораган (Мат. 13:28). * Хуҗа аларга нинди җавап кайтарган?

4. а) Гайсәнең сүзләреннән нәрсә күренә? б) Бодайны символлаштырган мәсихчеләр кайчан ачык күренә башлаган?

4 Бодай һәм чүп үләне турында Гайсә: «Ашлык уру вакытына кадәр бергә үссеннәр»,— дип әйткән. Бу сүзләрдән күренгәнчә, беренче гасырдан бирле бодайны символлаштырган майланган мәсихчеләр җирдә һәрвакыт булган. Моны Гайсәнең үз шәкертләренә соңрак әйткән сүзләре раслый. Ул болай дип әйткән: «Мин бу дөнья төзелеше тәмамланганчы, һәрвакыт сезнең белән булам» (Мат. 28:20). Димәк, Гайсә майланган мәсихчеләрне дөнья ахырына кадәр кайгыртып торырга тиеш булган. Ләкин алар чүп үләнен символлаштырган христианнар белән бергә үскәнгә, без шул озак вакыт дәвамында яшәгән кешеләр арасыннан бодай классына кем кергәнен төгәл белмибез. Әмма урак өсте җитәргә якынча 30 ел калгач, бодай классы ачык күренә башлаган. Нәрсә ярдәмендә бу мөмкин булган?

ЮЛНЫ ЧИСТАРТКАН ХӘБӘРЧЕ

5. Малахийның пәйгамбәрлеге беренче гасырда ничек үтәлгән?

5 Гайсә бодай һәм чүп үләне турындагы мисалны китергәнче, Йәһвә Малахий пәйгамбәр аша бу мисалда сурәтләнгән вакыйгаларның булачагын инде әйткән. (Малахий 3:1, 3 не укы *.) «Юлны чистарткан» хәбәрче Чумдыручы Яхъя булган (Мат. 11:10, 11). Аның б. э. 29 елында килүе Исраил халкын хөкем итү вакыты тиздән башланачагын белдергән. Аңардан соң Гайсә хәбәрче булып килгән. Ул Иерусалимдагы гыйбадәтханәне ике тапкыр — үз хезмәте башында һәм ахырында чистарткан (Мат. 21:12, 13; Яхъя 2:14—17). Димәк, Гайсә чистарту эшен берникадәр вакыт дәвам иткән.

6. а) Малахийның пәйгамбәрлеге безнең көннәрдә ничек үтәлгәнен сөйләп бирегез. б) Гайсә рухи гыйбадәтханәне нинди елларда тикшергән? (Өстәмәне дә кара.)

6 Малахий язган пәйгамбәрлекнең безнең көннәрдә ничек үтәлгәненә игътибар итик. 1914 елга кадәр дистәләгән еллар дәвамында Ч. Т. Расселл һәм аның якын хезмәттәшләре, Чумдыручы Яхъя «юлны чистарткан» кебек, Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне белергә теләп аларны тикшергән. Изге Язмаларны Тикшерүчеләр Мәсихнең йолым корбанының мәгънәсен ачыклаган, тәмуг турындагы тәгълиматның ялган булуына төшенгән һәм халыкларга билгеләнгән вакытның тәмамланып барганын игълан иткән. Ләкин ул вакытта үзләрен мәсихчеләр дип атаган башка күп дини берләшмәләр дә булган. Шуңа күрә бу берләшмәләр арасында кем бодай дигән мөһим сорауга җавап табарга кирәк булган. Бу мәсьәләне хәл итәр өчен, Гайсә 1914 елда рухи гыйбадәтханәне тикшерә һәм чистарта башлаган. Бу эшне ул 1914 елдан алып 1919 елның уртасына кадәр башкарган. *

ГЫЙБАДӘТХАНӘНЕ ТИКШЕРҮ һӘМ ЧИСТАРТУ

7. Гайсә 1914 елны рухи гыйбадәтханәне тикшерә башлаганда, кемгә игътибар иткән?

7 Гайсә рухи гыйбадәтханәне тикшерә башлаганда кемгә игътибар иткән? Ул ашкынучан Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең кечкенә төркеменә игътибар иткән. Ул вакытта алар инде 30 елдан артык үз көчләрен һәм акчаларын яхшы хәбәрне вәгазьләү өчен сарыф иткән. * Бу аз санлы бодай сабаклары Шайтанның чүп үләне арасында үссә дә нык булып калган. Гайсә һәм фәрештәләр моңа бик шатланган булгандыр! Ләкин майланганнарны, ягъни «Леви угылларын», барыбер чистартырга кирәк булган (Мал. 3:2, 3; 1 Пет. 4:17). Ни өчен?

8. 1914 елдан соң нинди вакыйгалар булган?

8 1914 елның ахырында Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең кайберләренең күңелләре төшкән булган, чөнки аларның күккә күтәрелү өметләре акланмаган. 1915—1916 елларда күп кешеләр хакыйкатькә каршы чыккач, вәгазь эше туктый башлаган. Җитмәсә, 1916 елның октябрендә Расселл кардәш үлгәч, кардәшләр арасында да каршылыклар туа башлаган. Рутерфорд кардәш Күзәтү Манарасы, Изге Язмалар һәм трактатлар Җәмгыятенең президенты булып киткәч, Җәмгыятьнең җиде директорының дүртесе моңа каршы баш күтәргән. Алар кардәшләр арасында бүленешләр чыгарырга тырышкан, әмма ахыр чиктә 1917 елның августында Вефильне калдырып киткән. Чыннан да оешма чистартылган булган! Моннан тыш, кайбер Изге Язмаларны Тикшерүчеләр кешеләр нәрсә әйтер дип куркып Аллаһыга хезмәт итми башлаган. Ләкин Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең күбесе, Йәһвә каршында чиста булыр өчен, тиешле үзгәрешләр ясаган. Шуның өчен Гайсә аларны мәсихчеләр, ягъни бодай, дип тапкан, ә христианнарны кире каккан (Мал. 3:5; 2 Тим. 2:19). Шуннан соң нәрсә булган? Моны белер өчен, әйдәгез, бодай белән чүп үләне турындагы хикәягә кире кайтыйк.

УРАК ӨСТЕ ҖИТКӘЧ БУЛАЧАК ВАКЫЙГАЛАР

9, 10. а) Урак өсте турында әйткәндә, без нәрсә карап чыгарбыз? б) Урак өсте җиткәч, беренче итеп нинди эш башкарыла башлаган?

9 «Урак өсте — бу дөнья төзелешенең тәмамлануы»,— дип әйткән Гайсә (Мат. 13:39). Шул урак өсте 1914 елда башланган. Без Гайсә ул вакытта булачак дип алдан әйткән биш вакыйганы карап чыгарбыз.

10 Беренче вакыйга — чүп үләнен җыю. Гайсә болай дигән: «Мин уручыларга болай дип әйтермен: „Иң элек чүп үләнен җыеп... көлтәләргә бәйләгез“». 1914 елдан соң фәрештәләр чүп үләнен символлаштыра торган христианнарны «Патшалык угылларыннан» — майланганнардан аерып «җыя» башлаган (Мат. 13:30, 38, 41).

11. Мәсихчеләрне, христианнардан аермалы буларак, нәрсәдән танып була?

11 Җыю эше вакытында бу ике төркем арасындагы аерма тагы да ачыграк күренә башлаган (Ачыл. 18:1, 4). 1919 елның башында Бөек Бабылның җимерелгәне ачык булган. Мәсихчеләрне христианнардан аеруча нәрсә аерып торган? Вәгазь эше. Изге Язмаларны Тикшерүчеләр арасында җитәкчелекне үз өсләренә алган кардәшләр вәгазь эшендә һәрбер кешенең катнашуы мөһим дип басым ясаган. Мәсәлән, 1919 елда бастырылган «Эш кемгә тапшырылган» дигән брошюрада бар майланганнарга өйдән-өйгә вәгазьләргә кирәк дип әйтелгән булган. Анда шулай ук болай дип язылган булган: «Бу эшне үтәү авыр булып тоелса да, ул Хуҗаныкы, һәм без аны аның ярдәме белән башкарырбыз. Сез бу эштә катнашу хөрмәтенә ия». Изге Язмаларны Тикшерүчеләр нәрсә эшләгән? 1922 елгы «Күзәтү Манарасы»нда әйтелгәнчә, алар вәгазь эшендә ашкыныбрак катнаша башлаган. Тиздән кешеләр ул мәсихчеләрне өйдән-өйгә вәгазьләүдән таный башлаган. Вәгазь эше аларны бүген дә башкалардан аерып тора.

12. Бодай классын кайчаннан бирле җыя башлаганнар?

12 Икенче вакыйга — бодайны җыю. Гайсә үз фәрештәләренә: «Барып, бодайны җыегыз да, амбарга салыгыз»,— дип кушкан (Мат. 13:30). 1919 елдан башлап майланганнар чистартылган мәсихче җыелышка җыела башлаган. Ә бу дөнья төзелешенең ахырында җирдә яшәячәк майланган мәсихчеләр турында нәрсә әйтеп була? Алар күктәге әҗерләрен алгач кына җыелачак (Дан. 7:18, 22, 27).

13. Ачылыш 18:7 дә фахишәнең — Бөек Бабылның, шул исәптән христиан диненең, хәле турында нәрсә әйтелә?

13 Өченче вакыйга — үкереп елау һәм тешләр шыкырдату. Фәрештәләр чүп үләнен көлтәләргә бәйләгәч, нәрсә булачак? Чүп үләнен символлаштырган христианнарның хәле турында әйткәндә, Гайсә болай дигән: «Анда алар үкереп елап, тешләрен шыкырдатачаклар» (Мат. 13:42). Аның сүзләре бүген үтәләме? Юк, бүген фахишә, ягъни бар диннәр, шул исәптән христиан дине, әле дә үзе турында: «Патшабикәдәй утырам, мин тол хатын түгел, кайгы да беркайчан күрмәм»,— дип әйтә (Ачыл. 18:7). Әйе, христиан дине үзен югары дәрәҗәгә куя, хәтта «патшабикәдәй» утырып сәяси җитәкчеләр белән идарә итәргә тырыша. Хәзер чүп үләнен символлаштырганнар үкереп еламый, ә киресенчә мактана. Ләкин бу хәл тиздән үзгәрәчәк.

Христиан диненең сәяси җитәкчеләр белән якын мөнәсәбәтләре тиздән өзеләчәк (13 нче абзацны кара.)

14. а) Кайчан һәм ни өчен христианнар «тешләрен шыкырдатачаклар»? б) Ничек Маттай 13:42 не ачыграк аңлавыбыз Мәдхия 111:10 дагы фикергә туры килә? (Өстәмәне кара.)

14 Бөек афәт вакытында бар ялган диннәр юк ителгәч, аларның тарафдарлары ышык урын эзләргә тотыначак, ләкин беркайда да яшеренә алмаячак (Лүк 23:30; Ачыл. 6:15—17). Юк ителүдән качып булмаганын аңлап, алар өметсезлеккә бирелеп үкереп елаячаклар һәм ачуларыннан «тешләрен шыкырдатачаклар». Гайсәнең бөек афәткә кагылышлы пәйгамбәрлегендә әйтелгәнчә, шул авыр вакытта алар үз «күкрәкләренә сугар» (Мат. 24:30; Ачыл. 1:7). *

15. Чүп үләне белән нәрсә булачак, һәм бу вакыйга кайчан булачак?

15 Дүртенче вакыйга — утлы мичкә ташлау. Көлтәләргә бәйләнгән чүп үләне белән нәрсә булачак? Фәрештәләр аларны «утлы мичкә ташлаячаклар» (Мат. 13:42). Бу сүзләр бөтенләйгә юк ителүне аңлата. Шулай итеп, чүп үләнен символлаштырган ялган дин тарафдарлары бөек афәтнең соңгы этабында — Армагеддонда юк ителәчәк (Мал. 4:1).

16, 17. а) Гайсә үз хикәясендә нинди вакыйганы соңгы итеп китергән? б) Ни өчен без бу вакыйга киләчәктә генә булачак дип әйтә алабыз?

16 Бишенче вакыйга — кояштай балкып тору. Гайсә үзенең пәйгамбәрлеген мондый сүзләр белән тәмамлый: «Ә тәкъвалар ул вакытта үз Аталарының Патшалыгында кояштай балкып торачаклар» (Мат. 13:43). Бу кайчан һәм кайда үтәләчәк? Бу сүзләр киләчәктә һәм җирдә түгел, ә күктә чынга ашачак. * Ни өчен алай әйтеп була? Моңа ике сәбәп бар. Әйдәгез, аларны карап чыгыйк.

17 Беренчедән, бу вакыйга кайчан булачак? Гайсә: «Тәкъвалар ул вакытта... балкып торачаклар»,— дип әйткән. «Ул вакытта» дигән сүзләр, күрәсең, Гайсә моңарчы сурәтләгән вакыйгага — «утлы мичкә ташлауга» кагыла. Бу вакыйга бөек афәтнең соңгы этабында булачак. Шулай итеп, майланганнарның «кояштай балкып торулары» киләчәктә генә булачак. Икенчедән, бу вакыйга кайда булачак? Гайсә тәкъвалар «Патшалыкта... балкып торачаклар» дип әйткән. Димәк, җирдә яшәгән тугры майланганнарның калдыгы инде бөек афәтнең беренче этабыннан соң мәңгегә мөһерләнгән булачак. Шуннан соң Гайсәнең бөек афәткә кагылышлы пәйгамбәрлегендә әйтелгәнчә, аларны күктә җыячаклар (Мат. 24:31). Анда алар «Аталарының Патшалыгында... балкып торачаклар» һәм Армагеддон сугышыннан соң ук «Бәрәннең туй көнендә» Гайсәнең бәхетле кәләшен символлаштырган башка майланганнарга кушылачаклар (Ачыл. 19:6—9).

БЕЗ НИНДИ ФАЙДА АЛАБЫЗ?

18, 19. Гайсәнең бодай һәм чүп үләне турындагы хикәясен аңлау безнең һәрберебезгә нинди файда китерә?

18 Бу хикәядә сурәтләнгән вакыйгаларның барышын ачык аңлавыбыз безнең һәрберебезгә нинди файда китерә? Өч якны карап чыгыйк. Беренчедән, без күп нәрсәне ачыграк аңлый барабыз. Бу хикәя Йәһвә ни сәбәпле явызлыкны рөхсәт иткәнен күрсәтә. Ул бодай классын — «шәфкать татырга лаеклы савытларны» әзерләр өчен, «ярсу татырга лаеклы савытлар белән үзен түземле» тота (Рим. 9:22—24). Икенчедән, безнең ышанычыбыз ныгый бара. Ахыр якынлашып барган саен, дошманнарыбыз безгә тагы да ярсуланып каршы чыгачак, ләкин алар «җиңә алмаячаклар». (Иремия 1:19 ны укы *.) Йәһвә гасырлар дәвамында бодай классын саклап торган. Безнең күктәге Атабыз Улы Гайсә һәм фәрештәләр белән бергә безнең белән дә ахырга кадәр «һәрвакыт» булачак (Мат. 28:20).

19 Өченчедән, бу хикәя ярдәмендә без бодай классын билгели алабыз. Ни өчен бу мөһим? Бодайны кем символлаштырганын белсәк, без Гайсәнең соравына җавап табарбыз. Ул: «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче кем соң?» — дип сораган (Мат. 24:45). Бу сорау киләсе ике мәкаләдә каралачак.

 

^ 2 абз. 2 нче абзац. Хикәянең башка өлешләре нәрсә аңлатканын искә төшерер өчен, «Күзәтү манарасы» 2010 ел, 15 март санындагы «Тәкъва кешеләр... кояштай балкып торырлар» дигән мәкаләне карагыз.

^ 3 абз. 3 нче абзац. Гайсәнең рәсүлләре инде үлгән, ә җирдә калган майланган мәсихчеләр хикәядә хезмәтчеләр итеп түгел, ә бодай итеп сурәтләнә. Шуңа күрә бу хезмәтчеләр фәрештәләрне символлаштыра. Соңрак бу хикәянең үзендә чүп үләнен җыеп алучылар — фәрештәләр дип әйтелә (Мат. 13:39).

^ 5 абз. 5 нче абзац. Малахий 3:1, 3: «„Мин үз хәбәрчемне җибәрәм, һәм ул минем өчен юлны чистартачак. һәм кинәт кенә сез эзләгән чын Раббы вә сез зарыгып көткән килешү хәбәрчесе үз гыйбадәтханәсенә киләчәк. Ул, һичшиксез, киләчәк“,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә. Ул эретүче сыман һәм көмешне чистартучы сыман утырачак һәм Леви угылларын чистартачак, аларны алтын вә көмешне кебек чистартачак, һәм алар Йәһвә өчен тәкъвалыкта бүләк корбаны китерүче халык булып китәчәк».

^ 6 абз. 6 нче абзац. Элек без Гайсә тикшерү эшен 1918 елда башкарган дип уйлаган идек.

^ 7 абз. 7 нче абзац. 1910—1914 елларда Изге Язмаларны Тикшерүчеләр якынча 4 000 000 китап һәм 200 000 000 нан артык трактат һәм брошюра тараткан.

^ 14 абз. 14 нче абзац. Элек без Маттай 13:42 не башкача аңлый идек. Басмаларыбызда христианнар дистәләгән еллар буе кайгырып һәм «үкереп елап, тешләрен шыкырдаткан», чөнки «Патшалык угыллары» аларны «Явызның угыллары» итеп фаш иткән, дип әйтелгән булган (Мат. 13:38). Ләкин Изге Язмаларда тешләрне шыкырдату дигән сүзтезмә юк ителәчәк кешеләргә карата кулланылып әйтелә (Мәд. 111:10).

^ 16 абз. 16 нче абзац. Данил 12:3 тә: «Аңлау сәләте булган кешеләр [майланган мәсихчеләр], күк йөзе балкып торган кебек, һәм күпләрне тәкъвалыкка китерүчеләр, йолдызлар кебек, мәңге-мәңгегә балкып торачак»,— дип әйтелә. Әле җирдә яшәгәндә, алар вәгазь эшендә катнашып балкып тора. Ләкин Маттай 13:43 тә башка нәрсә турында сүз бара. Анда майланганнар инде Патшалыкта, ягъни күктә, кояштай балкып торачак дип әйтелә. Элек без бу ике шигырьдә сүз бер үк эш — вәгазь эше турында бара дип уйлый идек.

^ 18 абз. 18 нче абзац. Иремия 1:19: «Алар синең белән сугышачаклар, ләкин сине җиңә алмаячаклар, чөнки Йәһвә болай дип әйтә: „Мин сине коткарып торыр өчен, синең белән булам”».