Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче кем соң?»

«Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче кем соң?»

«Хуҗа үз өендәге хезмәтчеләренә ризыкны үз вакытында өләшер өчен алар өстеннән билгеләгән ышанычлы һәм акыллы хезмәтче кем соң?» (МАТ. 24:45).

1, 2. Бүген Гайсә безне кем аша тукландыра, һәм ни өчен безгә бу хезмәтче кем икәнен белү мөһим?

«КАДЕРЛЕ кардәшләр! Сез еш кына минем өчен кирәкле фикерләр язасыз. Алар үз вакытында бастырыла. Мин моның өчен сезгә бик рәхмәтле». Бу сүзләрне бер апа-кардәш Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсенә язган булган. Сез дә аның сүзләренә кушыласыздыр. Рухи ризыкның үз вакытында бирелүе безне гаҗәпләндерергә тиешме? Әлбәттә, юк.

2 Ни өчен алай әйтеп була? Чөнки Җыелыш Башы Гайсә, үзе вәгъдә иткәнчә, шәкертләрен тукландыра. Ул моны кем аша башкара? Гайсә, үзенең килү чорының билгесен китергәндә, «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене» билгеләячәк дигән. Ул Гайсәнең өендәге хезмәтчеләренә «ризыкны үз вакытында өләшергә» тиеш булган. * (Маттай 24:45—47 не укы.) Ахыр заманда Гайсә үз шәкертләрен нәкъ бу ышанычлы хезмәтче аша тукландыра. Безгә бу хезмәтче кем икәнен белү мөһим. Аның аша бирелгән ризык белән туклансак, безнең рухи сәламәтлегебез — яхшы, ә Аллаһы белән мөнәсәбәтләребез якын булыр (Мат. 4:4; Яхъя 17:3).

3. Элек без Гайсәнең ышанычлы хезмәтче турындагы мисалын ничек аңлый идек?

3 Шулай булгач, без Гайсәнең ышанычлы хезмәтче турындагы мисалын ничек аңларга тиеш? Әйдәгез, басмаларыбызда моның турында элек әйтелгәнгә кагылып китик. Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә Гайсә ышанычлы хезмәтчене үз өендәге хезмәтчеләре өстеннән билгеләгән булган. Бу хезмәтче, гомумән алганда, җирдә шул вакыттан бирле безнең көнгә кадәр яшәгән майланган мәсихчеләрне үз эченә ала. Өйдәге хезмәтчеләр — шул ук майланган мәсихчеләр, ләкин алар аерым кешеләр итеп санала. 1919 елны Гайсә ышанычлы хезмәтчегә үзенең «бөтен милкен» — Патшалык эшләре белән бәйле җирдәге бар нәрсәләрне тапшырган. Ләкин Гайсәнең ышанычлы һәм акыллы хезмәтче турында сүзләрен җентекләбрәк тикшергәч һәм моның турында уйланып дога кылгач, без аларны ачыграк аңлый башладык (Гыйб. сүз. 4:18). Күктәме я җирдә яшәргә өметләнәбезме, бу мисалны тикшереп чыгыйк һәм аның безгә ничек кагылганын белик.

ГАЙСӘНЕҢ ЫШАНЫЧЛЫ ХЕЗМӘТЧЕ ТУРЫНДАГЫ СҮЗЛӘРЕ ҮТӘЛГӘНМЕ?

4—6. Ни өчен Гайсәнең ышанычлы хезмәтче турындагы сүзләре 1914 елдан соң гына үтәлә башлаган дип әйтеп була?

4 Гайсәнең ышанычлы һәм акыллы хезмәтче турындагы сүзләренең контекстына игътибар итеп, нәрсә әйтеп була? Аның сүзләре б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә түгел, ә соңгы көннәрдә үтәлә башлаган. Әйдәгез, моны раслаган шигырьләрне карап чыгыйк.

5 Исегездәдер, Гайсә үз «килү [паруси́а дигән грек сүзе] чорының һәм бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуының» билгесенә кагылган пәйгамбәрлек әйткән булган (Мат. 24:3). Шул пәйгамбәрлек үз эченә аның ышанычлы хезмәтче турындагы мисалын да ала. Бу пәйгамбәрлекнең беренче өлеше Маттай 24:4—22 дә язылган. Ул беренче тапкыр б. э. 33—70 елларында үтәлгән булган, ә икенче тапкыр безнең көннәрдә һәм бөтен җир шары буенча үтәлә. Моннан Гайсәнең ышанычлы хезмәтче турындагы сүзләре дә ике тапкыр үтәлергә тиеш дигән нәтиҗә ясап буламы? Юк, ясап булмый.

6 Маттай 24:29 дан башлап алдагы шигырьләрдә Гайсә иң беренче чиратта бүгенге көннәрдә буласы вакыйгаларны сурәтләгән. (Маттай 24:29, 30, 42, 44 не укы.) Ул, бөек афәт вакытында булачак нәрсәләр турында сөйләгәндә, кешеләр «күк болытларында килүче Кеше Улын күрерләр» дип әйткән. Шуннан соң, соңгы көннәрдә яшәячәк кешеләрне күздә тотып, ул уяу булуның әһәмиятенә басым ясаган. Ул болай дип әйткән: «Хуҗагызның кайсы көнне киләсен белмисез»; «Кеше Улы сез уйламаган сәгатьтә киләчәк». * Нәкъ шул контекстта (соңгы көннәрдә буласы вакыйгалар турында сөйләгәндә) Гайсә ышанычлы хезмәтче турында мисалны китергән дә. Димәк, аның ышанычлы хезмәтче турындагы сүзләре соңгы көннәр 1914 елда башлангач кына үтәлә башлаган. Ни өчен андый нәтиҗә ясау урынлы?

7. Урак өсте җитүе белән нинди мөһим сорау туган, һәм ни өчен?

7 «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче кем соң?» дигән сүзләр турында бераз уйланыйк. Беренче гасырда яшәгән кешеләрнең андый сораулары тумагандыр. Үткән мәкаләдән күренгәнчә, рәсүлләр могҗизалар кылган һәм хәтта башкаларга могҗизалы сәләтләр биргән. Боларның барысын алар Аллаһы көче ярдәмендә башкарган булган (Рәс. 5:12). Алайса, беркемнең дә «Гайсә Мәсих кемгә җаваплылык өстәгән соң?» дигән соравы туарга тиеш булмаган. Әмма 1914 елны хәл гел башка булган. Шул елны урак өсте җиткән. Ниһаять, чүп үләнен бодайдан аера башлаганнар (Мат. 13:36—43). Шуңа күрә бодайны, ягъни майланган мәсихчеләрне, ничек танырга соң дигән сорау туган, чөнки ул вакытта үзләрен Гайсәнең чын шәкертләре дип атаган христианнар бик күп булган. Бу сорауга җавапны Гайсәнең ышанычлы хезмәтче турындагы мисалыннан табып була. Майланган мәсихчеләр генә рухи яктан яхшы тукланырга тиеш булган.

ЫШАНЫЧЛЫ һӘМ АКЫЛЛЫ ХЕЗМӘТЧЕ КЕМ УЛ?

8. Ни өчен ышанычлы хезмәтченең майланган мәсихчеләрне үз эченә алуы бер дә гаҗәпләндерми?

8 Билгеле, ышанычлы хезмәтче үз эченә җирдә яшәгән майланган мәсихчеләрне ала. Алар «патша-руханилар» дип атала һәм «караңгылыктан үзенең гаҗәеп яктылыгына [үзләрен] чакыручының „күркәм сыйфатларын бөтен җирдә игълан итә“» (1 Пет. 2:9). Бу «патша-руханиларның» үз имандашларын хакыйкатькә өйрәтүләре бер дә гаҗәпләндерми (Мал. 2:7; Ачыл. 12:17).

9. Ышанычлы хезмәтче җирдә яшәгән майланган мәсихчеләрнең барысын да үз эченә аламы? Аңлатыгыз.

9 Ышанычлы хезмәтче җирдә яшәгән майланган мәсихчеләрнең барысын да үз эченә аламы? Юк, чөнки берничә майланган кардәш кенә бөтен дөнья буенча яшәгән имандашларына рухи ризык өләшә. Башка майланганнарның кайберләре исә үз җыелышларында хезмәттәш ярдәмчеләр я өлкәннәр булып хезмәт итә. Алар кардәшләрне җыелышларында өйрәтә һәм өйдән-өйгә вәгазьли. Шулай ук алар Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсеннән килгән җитәкчелеккә буйсына. Ләкин алар дөньякүләм кардәшләргә рухи ризык өләшүдә катнашмый. Моннан тыш, майланганнар арасында басынкы апа-кардәшләр дә бар, һәм алар җыелышта өйрәтми (1 Көр. 11:3; 14:34).

10. Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче кем ул?

10 Алайса, ышанычлы һәм акыллы хезмәтче кем ул? Ул — майланган кардәшләрнең кечкенә төркеме. Гайсә күп кешеләрне берничә кеше генә аша тукландырган кебек, бу хезмәтче дә Мәсихнең Патша булып идарә итүе вакытында рухи ризык әзерләүдә һәм өләшүдә турыдан-туры катнаша. Соңгы көннәр башланганнан бирле ышанычлы хезмәтче санына кергән майланганнар Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсендә бер-берсе белән хезмәттәшлек итә. Дистәләгән еллар «ышанычлы хезмәтче» дигән сүзтезмә Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советына карата кулланылып әйтелә иде. Шунысы игътибарга лаек: Гайсәнең мисалында искә алынган «хезмәтче» дигән сүз берлек санында кулланыла. Җитәкче совет төрле сорауларны бергә хәл итә.

ӨЙДӘГЕ ХЕЗМӘТЧЕЛӘР КЕМНӘР АЛАР?

11, 12. а) Хуҗа ышанычлы һәм акыллы хезмәтчегә нинди ике төрле эш тапшыра? б) Гайсә үз өендәге хезмәтчеләр өстеннән ышанычлы хезмәтче итеп кемне һәм кайчан билгеләгән?

11 Гайсәнең мисалыннан күренгәнчә, хуҗа ышанычлы һәм акыллы хезмәтчегә ике төрле эш тапшыра. Башта ул аны үз хезмәтчеләре өстеннән, ә аннары үзенең бөтен милке өстеннән билгели. Белгәнебезчә, Гайсәнең сүзләре соңгы көннәрдә генә үтәлә башлаган. Шуңа күрә хуҗа хезмәтчегә бу эшләрне, Гайсә 1914 елны Патша булып идарә итә башлагач кына, тапшырырга тиеш булган.

12 Гайсә ышанычлы хезмәтчене үз өендәге хезмәтчеләр өстеннән кайчан билгеләгән? Моны белер өчен, 1914 елдагы, ягъни урак өсте вакытындагы, вакыйгаларга игътибар итик. Үткән мәкаләдән белгәнебезчә, ул вакытта бик күп дини оешмалар үзләрен мәсихчеләр дип санаган. Гайсә кайсы оешманың әгъзаларын сайлап алыр һәм ышанычлы хезмәтче итеп билгеләр? Бу 1914 елда ачыклана башлаган. Ул елны Гайсә Атасы белән килеп, 1919 елның башына кадәр рухи гыйбадәтханәне тикшергән (Мал. 3:1). * Алар Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең кечкенә төркемен хуп күргән, чөнки бу кешеләр Йәһвәгә һәм аның Сүзенә тугры булган. Аларны бераз «чистартырга» кирәк булса да, тикшерү һәм эретүнең кыска чоры вакытында алар басынкы гына кирәкле якларны үзгәрткән (Мал. 3:2—4). Шул Изге Язмаларны Тикшерүчеләр бодайны символлаштырган мәсихчеләр булган. 1919 елны Гайсә, алар арасыннан сәләтле майланганнарны сайлап алып, аларны үз өендәге хезмәтчеләр өстеннән ышанычлы һәм акыллы хезмәтче итеп билгеләгән.

13. Өйдәге хезмәтчеләр санына кем керә, һәм ни өчен алай дип әйтеп була?

13 Ә өйдәге хезмәтчеләр кемнәр алар? Алар хезмәтче тарафыннан тукландырыла торган кешеләр. Соңгы көннәр башланганда, өйдәге хезмәтчеләр санына майланганнар гына кергән. Соңрак аларның санына «башка сарыклар» исәбеннән бихисап күп кеше дә керә башлаган. Безнең көннәрдә башка сарыклар Мәсихнең «бер көтүенең» зур өлешен тәшкил итә (Яхъя 10:16). Тегеләр дә, болар да ышанычлы хезмәтче үз вакытында өләшкән рухи ризык белән туклана. Ә ышанычлы һәм акыллы хезмәтче, ягъни Җитәкче совет, турында нәрсә әйтеп була? Аның әгъзалары өчен дә рухи яктан туклану мөһим. Шуңа күрә алар басынкы гына шуны аңлый: аерым кешеләр буларак, алар өйдәге хезмәтчеләр исәбенә керә, чөнки алар да Гайсәнең чын шәкертләре.

Безнең өметебез күктәгеме, җирдәгеме, без барыбыз да — үз вакытында бирелгән рухи ризыкка мохтаҗ өйдәге хезмәтчеләр

14. а) Ышанычлы хезмәтчегә нинди вазифа йөкләнгән булган, һәм ул үз эченә нәрсәне ала? б) Гайсә ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене нәрсәдән кисәткән? («Ул хезмәтче явыз булып...» дигән рамканы кара.)

14 Гайсә ышанычлы һәм акыллы хезмәтчегә җаваплы вазифа йөкләгән. Аллаһы Сүзе язылган чорда ышанычлы хезмәтчеләр, ягъни идарәчеләр, йорт хуҗалыгын алып барган (Лүк 12:42). Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче үз имандашларын кайгырту өчен җаваплы. Ул оешмабызның материаль әйберләрен һәм вәгазь эшен күзәтә, конгрессларның программаларын һәм Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбиятны әзерли. Өйдәге хезмәтчеләр ышанычлы хезмәтченең үзләрен рухи яктан кайгыртуына мохтаҗ.

ХУҖА ХЕЗМӘТЧЕГӘ БӨТЕН МИЛКЕН КАЙЧАН ТАПШЫРЫРГА ТИЕШ?

15, 16. Гайсә ышанычлы хезмәтчене үзенең бөтен милке өстеннән кайчан билгеләргә тиеш?

15 Гайсә ышанычлы хезмәтчене үзенең «бөтен милке» өстеннән кайчан билгеләргә тиеш? Ул үзе болай дип әйткән: «Хуҗасы кайткач, аның шулай эшләвен күрсә, ул хезмәтче бәхетле! Сезгә хак сүз әйтәм: ул аңа бөтен милкен тапшырыр» (Мат. 24:46, 47). Шунысы игътибарга лаек: Гайсә, кайткач һәм үз хезмәтчесенең «шулай эшләвен», ягъни рухи ризыкны үз вакытында өләшүен, күргәч кенә, аңа икенче эшне тапшыра. Шуңа күрә Гайсә хезмәтчегә икенче эшне тапшырганчы күпмедер вакыт узарга тиеш булган. Гайсәнең хезмәтчене үзенең бөтен милке өстеннән кайчан һәм ничек итеп билгеләгәнен белер өчен, безгә ике сорауга җавап алырга кирәк: Гайсә кайчан кайта, һәм аның милке үз эченә нәрсәне ала?

16 Гайсәнең кайту вакыты турында нәрсә әйтеп була? Моны шигырьләрнең контекстыннан белеп була. Исегездәдер, бу шигырьләрдә Гайсәнең килүе аның ахыр заманның азагында явызларны юк итү карарын игълан итәргә һәм аны үтәргә килүенә карый (Мат. 24:30, 42, 44). * Шуңа күрә ышанычлы хезмәтче турындагы мисалда телгә алынган Гайсәнең кайтуы, ягъни килүе, бөек афәт вакытына карый.

17. Гайсәнең милке үз эченә нәрсәне ала?

17 Гайсәнең «бөтен милке» үз эченә нәрсәне ала? Гайсә «бөтен» дигән сүзгә ачыклык кертмәгән, ягъни бу сүз җирдәге нәрсәләргә генә кагыла дип әйтмәгән. «Күктә дә, җирдә дә бөтен хакимлек миңа бирелде»,— дип әйткән ул (Мат. 28:18; Эфес. 1:20—23). Димәк, аның күктә хакимлеге зур. Аның милке күктәге Патшалыкны да үз эченә ала. Бу Патшалык Гайсәгә 1914 елда тапшырылган булган. Аның белән бергә майланган шәкертләре дә идарә итәчәк (Ачыл. 11:15).

18. Ни өчен Гайсә ышанычлы хезмәтчегә бөтен милкен теләп тапшырыр?

18 Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, нинди нәтиҗә ясап була? Бөек афәт вакытында хөкем итәргә килгәч, Гайсә ышанычлы хезмәтченең үз өендәге хезмәтчеләргә рухи ризыкны үз вакытында өләшеп тугры калганын күрер. Шунда ул аңа бөтен милкен теләп тапшырыр. Ышанычлы хезмәтче санына кергән кешеләр, күктә үз әҗерләрен алгач һәм Гайсә Мәсих белән бергә идарә итә башлагач, бу милек өстеннән билгеләнәчәк.

19. Ышанычлы хезмәтче башка майланганнарга караганда күктә зуррак әҗер алачакмы? Аңлатыгыз.

19 Ышанычлы хезмәтче башка майланганнарга караганда күктә зуррак әҗер алачакмы? Юк, кешеләрнең кечкенә төркеменә билгеле бер вакытта бирелергә вәгъдә ителгән әҗерне башкалар да үз вакытында алырга мөмкин. Моны Гайсәнең 11 тугры рәсүленә үлеме алдыннан әйткән сүзләре раслый. (Лүк 22:28—30 ны укы.) Ул бу ир кешеләрнең кечкенә төркеменә алар, тугры булганга, әҗер алачак дип вәгъдә иткән булган. Алар аның белән бергә хакимлек итәчәк. Ләкин үз вәгъдәсен биргәннән соң күп еллар узгач, ул 144 000 арасыннан барысы да тәхеткә утырачагын һәм аның белән бергә идарә итәчәген ачыклаган (Ачыл. 1:1; 3:21). Маттай 24:47 дән дә күренгәнчә, Гайсә ир кешеләрнең кечкенә төркеменә, ягъни ышанычлы хезмәтче санына кергән майланган мәсихчеләргә, үзенең бөтен милкен тапшырырга вәгъдә иткән. Нәтиҗәдә, 144 000 арасыннан барысы да Гайсә белән бергә күктә хакимлек итәчәк (Ачыл. 20:4, 6).

144 000 санына кергән һәркем Гайсә белән бергә күктә хакимлек итәчәк (19 нчы абзацны кара.)

20. Гайсә ышанычлы хезмәтчене нинди максат белән билгеләгән, һәм сез нәрсә эшләргә тәвәккәл?

20 Гайсә, беренче гасырда күп кешеләрне берничә кеше аша тукландырган кебек, бүген дә ышанычлы һәм акыллы хезмәтче аша күп кешене тукландыра. Гайсә ышанычлы хезмәтчене бер максат белән билгеләгән: ул аның үз шәкертләрен — майланганнарнымы, башка сарыкларнымы — рухи ризыкны үз вакытында биреп соңгы көннәр дәвамында өзлексез тукландырганын теләгән. Без моның өчен аңа бик рәхмәтле. Шуңа күрә, әйдәгез, ышанычлы һәм акыллы хезмәтчегә булышлык күрсәтеп торыйк! (Евр. 13:7, 17).

 

^ 2 абз. 2 нче абзац. Берникадәр вакыт элек Гайсә моңа охшаш мисал китергән булган. Ул «хезмәтче» урынына — «идарәче», ә үз «өендәге хезмәтчеләр» урынына «башка хезмәтчеләр» дип әйткән (Лүк 12:42—44).

^ 6 абз. 6 нчы абзац. Маттай 24:42, 44 тә Мәсихнең «килүе» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе (э́рхомай) һәм Маттай 24:3 тә аның «килү чоры» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе (паруси́а) ике төрле мәгънә белдерә. Аның күзгә күренмәгән килү чоры инде башланган, ә хөкем итәргә килү вакыты әле җитмәгән.

^ 12 абз. 12 нче абзац. Бу брошюраның 10—12 нче битләрендәге «Истә тотыгыз: мин... һәрвакыт сезнең белән булам» дигән мәкаләнең 5—8 нче абзацларын карагыз.

^ 16 абз. 16 нчы абзац. Бу брошюраның 7—8 нче битләрендәге «Болар кайчан булачак..? Безгә әйтче» дигән мәкаләнең 14—18 нче абзацларын карагыз.