Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Җитәкче советның яңа әгъзасы

Җитәкче советның яңа әгъзасы

2012 елның 5 сентябрь көнендә иртән Кушма Штатлардагы һәм Канададагы Вефиль гаиләләре өчен бер белдерү ясалган булган: Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советына бер кардәш кушылган. 2012 елның 1 сентябреннән башлап Марк Сандерсон Җитәкче советның яңа әгъзасы булып хезмәт итә башлаган.

Сандерсон кардәш Сан-Диего (Калифорния штаты, АКШ) шәһәрендә туып үскән. Әти-әнисе аны хакыйкатьтә тәрбияләгән. 1975 елның 9 февраль көнендә ул суга чумдырылган. 1983 елның 1 сентябреннән башлап ул Саскачеван (Канада) провинциясендә пионер булып хезмәт итә башлаган. 1990 елның декабрь аенда ул Кушма Штатларда үткәрелгән Хезмәтне яхшырту мәктәбенең (хәзерге Өйләнмәгән абый-кардәшләр өчен Изге Язмалар мәктәбе) җиденче сыйныфында укып чыккан. 1991 елның апрель аенда Сандерсон кардәш Ньюфаундленд (Канада) дигән утрауга махсус пионер итеп билгеләнгән булган. Берникадәр вакыт район күзәтчесенең урынбасары булып хезмәт иткәч, аны 1997 елның февраль аенда Канададагы Вефильдә хезмәт итәргә чакырганнар. 2000 елның ноябрендә аны Кушма Штатлардагы филиалга күчергәннәр; анда ул башта — Медицина мәгълүматы бирү бүлегендә, ә аннары Хезмәт бүлегендә хезмәт иткән.

2008 елны Сандерсон кардәш Филиал комитеты әгъзалары өчен мәктәптә укып чыккан, ә аннары Филиппиндагы Филиал комитетының әгъзасы итеп билгеләнгән булган. 2010 елның сентябрендә аны Кушма Штатларга кайтырга чакырганнар. Анда ул Җитәкче советның Хезмәт комитетының ярдәмчесе булып хезмәт иткән.