Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы сезне изгеләндергән

Аллаһы сезне изгеләндергән

«Аллаһы сезне... юып чистартты, изгеләндерде» (1 КӨР. 6:11).

1. Нихами Иерусалимга нинди борчулы вакытта килгән? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

БЕЗНЕҢ ЭРАГА кадәр 443 елдан соң күпмедер вакыт узган. Иерусалимдагы кешеләр булган хәлләр турында сөйләшә. Яманаты чыккан бер чит ил кешесе гыйбадәтханәнең ашханәсендәге бүлмәдә яши. Левилеләр үз вазифаларын үтәми. Яһүди җитәкчеләр Шимбә көнне сәүдә итә. Күп исраиллеләр яһүд булмаган кешеләр белән гаилә кора. Ул борчулы вакытта Нихами Иерусалимга килә (Них. 13:6).

2. Ни өчен Исраил изге халык булган?

2 Исраил Аллаһыга багышланган халык булган. Б. э. к. 1513 елны исраиллеләр Йәһвә ихтыярына буйсынырга тәвәккәл булганнарын белдерткән. Алар: «Без Йәһвә әйткән барлык сүзләрне үтәргә әзер»,— дип әйткән (Чыг. 24:3). Шуңа күрә Аллаһы аларны изгеләндергән, ягъни аларны башка халыклардан сайлап алып үз халкы иткән. Алар шундый зур хөрмәткә ия булган! Шуннан соң 40 ел узгач, Муса аларга «Раббы Аллаһы өчен изге халык» булганнарын искә төшергән. Ул: «Сезне Раббы Аллаһы җир йөзендәге барлык халыклар арасыннан Үз халкы итәр өчен сайлап алды»,— дип әйткән (Кан. 7:6).

3. Нихами Иерусалимга икенче тапкыр килгәч, яһүдләрнең рухилыгы нинди хәлдә булган?

3 Әмма, кызганыч, озак та вакыт үтми, исраиллеләр үзләренең изге халык булганнарын кадерләми башлый. Аларның кайберәүләре Аллаһыга тугры хезмәт иткән булса да, Исраил, гомумән алганда, изге, ягъни тәкъва, булмаган һәм Аллаһы ихтыярына буйсынмаган. Исраиллеләрнең тугры калдыгы Бабылдан шәһәрне торгызырга кайтканнан соң йөздән артык ел үткәч, Нихами Иерусалимга икенче тапкыр килгән. Алар шәһәрне Йәһвәгә яңадан гыйбадәт кыла башлар өчен торгызырга теләгән. Ләкин, Нихами күргәнчә, халык чын гыйбадәт кылуны инде беренче урынга куймаган.

4. Изге халык булып алга таба да хезмәт итәргә теләгәнгә, без нинди дүрт якка игътибар итәрбез?

4 Аллаһы исраиллеләрне үзенең изге халкы иткән кебек, Йәһвә Шаһитләрен дә изгеләндергән. Ул майланган мәсихчеләрне дә, «бихисап күп кешене» дә изге иткән, ягъни изге хезмәт өчен сайлап алган (Ачыл. 7:9, 14, 15; 1 Көр. 6:11). Безнең беребезнең дә, исраиллеләрдән аермалы буларак, Аллаһы хуплавын югалтасы килми. Исраиллеләрнең хатасын кабатлап, изге булу һәм Йәһвәгә хезмәт итү хөрмәтеннән мәхрүм калмас өчен, без нәрсә эшли алабыз? Бу мәкаләдә без Нихами китабының 13 нче бүлеген карап чыгып, дүрт якка — 1) яманнар белән аралашудан качу; 2) Йәһвә эшенә булышлык күрсәтү; 3) рухи эшләрне бар нәрсәдән өстен күрү һәм 4) мәсихчеләр юлында йөрүебезне дәвам итүгә игътибар итәрбез. Әйдәгез, бу якларның һәрберсен карап чыгыйк.

ЯМАННАР БЕЛӘН АРАЛАШУДАН КАЧЫГЫЗ

Нихаминың Йәһвәгә тугры булуы нәрсәдән күренгән? (5, 6 нчы абзацларны кара.)

5, 6. Ильяшиб белән Тавия кемнәр булган, һәм ни өчен алар, күрәсең, аралашкан?

5 Бүгенге дөньяның начар йогынтысы аркасында изге булып калу авыр. Әйдәгез, Ильяши́б белән Тавиянең мисалларына кагылып китик. Ильяшиб иң баш рухани булган, ә аммонлы Тавия́, күрәсең, Яһүд белән идарә иткән фарсы патшасы карамагында вак бер түрә булып хезмәт иткән. Тавия үз иптәшләре белән Нихамига Иерусалим стеналарын торгызырга комачауларга тырышкан (Них. 2:10). Аммонлыларга гыйбадәтханә территориясенә керү тыелган булган (Кан. 23:3). Алайса, ни өчен иң баш рухани Тавиягә гыйбадәтханәнең ашханәсендәге бер бүлмәне аерып куйган соң? (Них. 13:4—9).

6 Тавия, күрәсең, Ильяшиб гаиләсенең дусты булган. Тавиянең дә, аның улы Йәһухәнанның да хатыннары яһүд булган; күп кенә яһүдләр Тавияне мактап телгә алган (Них. 6:17—19). Ә Ильяшибнең бер оныгы Самариянең җитәкчесе Санбалатның, ягъни Тавиянең дустының, кызына өйләнгән булган (Них. 13:28). Бәлки, иң баш рухани Ильяшиб, Тавияне үз гаиләсенең дусты дип санаганга, аның — Аллаһыга ышанмаган дошманның йогынтысына бирелгәндер дә. Әмма Нихами Тавиянең бөтен әйберләрен ашханәдән чыгарып ташлап Йәһвәгә тугрылыгын күрсәткән.

7. Өлкәннәр һәм башка мәсихчеләр Йәһвә каршында изге булу хөрмәтеннән мәхрүм калмас өчен нәрсә эшли?

7 Аллаһыга багышланган халык буларак, без иң беренче чиратта Йәһвәгә тугры булырга тиеш. Аның тәкъва нормалары буенча яшәмәсәк, ул безне изге дип инде санамас. Без туганлык бәйләнешләрен Изге Язмалардагы принциплардан өстен куярга тиеш түгел. Мәсихче өлкәннәр үз фикер-карашларына таянып һәм үз хисләренә бирелеп эш итми. Моның урынына алар карарларны Йәһвә күзлегеннән чыгып кабул итәргә тырыша (1 Тим. 5:21). Алар Аллаһы белән мөнәсәбәтләрен бозарлык нәрсәләрдән качар өчен бар тырышлыкларын куя (1 Тим. 2:8).

8. Кем белән аралашырга дигән сорау туганда, Йәһвәгә багышланган хезмәтчеләргә нәрсәне истә тоту мөһим?

8 «Яманнар белән аралашу яхшы гадәтләрне боза» икәнен истә тоту мөһим (1 Көр. 15:33). Кайбер туганнарыбызның безгә начар яктан тәэсир итүе ихтимал. Башта Ильяшиб Нихамига Иерусалим стеналарын торгызуда булышлык күрсәтеп халыкка яхшы үрнәк күрсәтеп торган (Них. 3:1). Ләкин берникадәр вакыттан соң ул үзен Йәһвә каршында изге булу хөрмәтеннән мәхрүм иткән эшләр кылган. Моның сәбәбе, күрәсең, аның Тавия һәм башка чит ил кешеләре белән тыгыз аралашуында булган. Йәһвәгә тугры кешеләр белән аралашу исә безне мәсихче хезмәттә катнашырга, мәсәлән, Изге Язмаларны укырга, җыелыш очрашуларына йөрергә һәм вәгазьләргә этәрә. Алар санына кергән туганнарыбызның да яхшы үрнәкләре безне яхшылык кылырга дәртләндереп тора, шуңа күрә без аларны бик яратабыз һәм кадерлибез.

ЙӘһВӘ ЭШЕНӘ БУЛЫШЛЫК КҮРСӘТЕГЕЗ

9. Ни өчен гыйбадәтханәдә урнаштырылган тәртип бозылган булган, һәм Нихами бу тәртипсезлектә кемне гаепләгән?

9 Нихами Иерусалимга килгәч, кешеләр, күрәсең, гыйбадәтханәгә ирекле иганәләр инде китерми торган булган. Акчалата ярдәмсез калган левилеләр вазифаларын үтәр урынына үз кырларында эшли башлаган. Нихами бу тәртипсезлектә башлыкларны гаепләгән. Алар халыкның гошерен, ягъни уңышларыннан уннан бер өлешен, я җыймаган, я аны үзләрендә калдырган булган. Ничек кенә булмасын, алар үз вазифаларын башкармаган (Них. 12:44). Шуңа күрә Нихами кирәкле чаралар күрә башлаган. Ул гыйбадәтханәдәге келәтләрне күзәтер өчен һәм җыелачак иганәләрне өләшер өчен ышанычлы кешеләрне билгеләгән (Них. 13:10—13).

10, 11. Чын гыйбадәт кылуга үз өлешебезне кертер өчен, без, Аллаһы халкы буларак, нәрсә эшли алабыз?

10 Бу очрак безне нәрсәгә өйрәтә? Ул безгә үзебездә булган кыйммәтле нәрсәләр белән Йәһвәне данлауның мөһимлеген искә төшерә (Гыйб. сүз. 3:9). һәм чыннан да Йәһвәне шулай итеп данлау безнең өчен зур хөрмәт. Патшалык эшләре өчен иганәләр биреп, без, асылда, Йәһвәгә болай да аныкы булганны кайтарабыз (1 Елъ. 29:14—16). Безнең һәрберебезнең мөмкинлекләре төрле булса да, иң мөһиме күпне бирү түгел, ә булганны чын күңелдән бирү (2 Көр. 8:12).

11 Күп еллар дәвамында бер зур гаилә махсус пионерлар булып хезмәт иткән бер парны атнага бер тапкыр кунак иткән булган. Бу гаилә сигез балалы булса да, хатыны еш кына: «Өстәлгә ун тәлинкә янына тагын икене чыгарып кую авырмыни?» — дип әйтә торган булган. Атнага бер тапкыр ике кешене ашату бу гаиләгә вак эш булып күренсә дә, шул пар аларга кунакчыллыклары өчен бик рәхмәтле булгандыр! Алар, үз чиратында, хуҗаларны рухи яктан баетырга тырышкан. Ул парның дәртләндергеч сүзләре һәм сөйләгән очраклары бу гаиләнең балаларын рухи яктан ныгыткан. Аларның бөтенесе дә соңрак тулы вакытлы хезмәтне башлаган.

12. Билгеләнгән абый-кардәшләр җыелыштагыларга нинди яктан үрнәк күрсәтә?

12 Нихами 13:10—13 тән без тагын нәрсәгә өйрәнәбез? Бүген билгеләнгән абый-кардәшләр дә, Нихами кебек, Йәһвәгә гыйбадәт кылу ягыннан башкаларга үрнәк күрсәтергә тиеш. Аларның үрнәкләре җыелыштагыларга зур файда китерә. Моннан тыш, өлкәннәр рәсүл Паулдан да үрнәк ала. Ул чын гыйбадәт кылуга үз өлешен керткән һәм кардәшләргә кирәк чакта җитәкчелек биреп торган. Мәсәлән, ул иганәләр бирүгә кагылышлы күп файдалы киңәшләр биргән (1 Көр. 16:1—3; 2 Көр. 9:5—7).

РУХИ ЭШЛӘРНЕ БАР НӘРСӘДӘН ӨСТЕН КҮРЕГЕЗ

13. Кайбер яһүдләрнең Шимбә турындагы канунны санга сукмаганнары нәрсәдән күренгән?

13 Матди әйберләрне бар нәрсәдән өстен күрсәк, рухилыгыбыз акрын гына сүрелергә мөмкин. Чыгыш 31:13 тәге сүзләр буенча, Шимбә көнен тотып, исраиллеләр изге халык булганнарын искә төшереп торырга тиеш булган. Шимбә көнендә исраиллеләр гаилә белән гыйбадәт кылырга, дога кылырга һәм Аллаһы Кануны турында уйланырга тиеш булган. Ләкин Нихаминың кайбер замандашлары Шимбә көне сәүдә итү белән шөгыльләнгән. Шулай итеп, гыйбадәт кылу икенче урынга күчкән. Моны күреп, Нихами, сәүдә итәргә килгән чит ил кешеләре шәһәргә кермәсен дип, Шимбә көне башланганчы капкаларны ябып, аларны кояш баеганчы ябык килеш тоткан (Них. 13:15—21).

14, 15. а) Байлык артыннан куып яшәсәк, рухилыгыбыз белән нәрсә булырга мөмкин? б) Аллаһы тынычлыгына керер өчен, без нәрсә эшли алабыз?

14 Бу очрактан без нинди сабак ала алабыз? Без байлык артыннан куып яшәргә тиеш түгел. Югыйсә, безнең игътибарыбыз — аеруча дөньяви эшебезне яратсак — мөһим нәрсәләрдән читкә юнәлергә, я безнең йөрәгебез хәтта икегә бүленергә мөмкин. Исегездәдер, Гайсә ике хуҗага бер үк вакытта хезмәт итеп булмый дип әйткән булган. (Маттай 6:24 не укы.) Нихаминың байлык туплап яшәргә мөмкинлеге булса да, ул моңа омтылганмы? (Них. 5:14—18). Юк, ул тирлылар я башкалар белән бергә сату-алу белән шөгыльләнмәгән. Моның урынына ул кардәшләренә булышып торган һәм Йәһвә исемен изгеләндергән. Бүген дә мәсихче өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр җыелыштагыларны кайгыртуны бар нәрсәдән өстен күрә, һәм кардәшләр аларны андый рухлары өчен бик ярата. Шуңа күрә җыелышта ярату, татулык һәм тынычлык хөкем сөрә (Йәз. 34:25, 28).

15 Мәсихчеләргә Шимбә көнен тотарга кирәк булмаса да, Паул сүзләре буенча, «Аллаһы халкы өчен Шимбә көнедәй тынычлык көне әле дә кала». Моны әйткәннән соң, Паул: «Аллаһы тынычлыгына кергән кеше, Аллаһы үз эшләреннән ял иткән кебек, үз эшләреннән ял итә»,— дигән (Евр. 4:9, 10). Мәсихчеләр буларак, без Аллаһының үтәлә торган ниятенә теләп буйсынып аның тынычлыгына керә алабыз. Сез гаиләгез белән гыйбадәт кылуны, җыелыш очрашуларына йөрүне һәм вәгазьләүне беренче урынга куясызмы? Бәлки, начальнигыбыз һәм эштәге хезмәттәшләребез рухи эшләр белән шөгыльләнүебездән көләдер. Шуңа күрә безгә аларга Йәһвә эшен бар нәрсәдән өстен куйганыбызны ачык күрсәтеп нык торырга кирәк. Чыннан да, безгә, рухи эшләрне бар нәрсәдән өстен күрер өчен, күчерелмә мәгънәдә капкаларны ябып, тирлыларны шәһәргә кертмәскә кирәк. Аллаһы безне изгеләндергәнгә, безгә тормышыбызда Йәһвәгә хезмәт итүгә өстенлек бирәбезме дип уйланырга кирәк (Мат. 6:33).

МӘСИХЧЕ ЮЛДАН ТАЙПЫЛМАГЫЗ

16. Нихами заманында исраиллеләрнең изге халык булганнарына нинди куркыныч янаган?

16 Нихами заманында исраилле ир-атлар чит ил хатын-кызларына өйләнгән булган. Беренче тапкыр Иерусалимга килгәч, Нихами, өлкәннәр белән килешү төзегән һәм исраилле ир-атлардан мәҗүсиләр белән өйләнешмәскә вәгъдә бирүләрен сораган (Них. 9:38; 10:30). Әмма берничә елдан соң яһүдләр, чит ил хатыннарына өйләнүдән тыш, Аллаһының изге халкы булганнарын оныткан диярлек! Бу чит ил хатыннарыннан туган балалар еврей телендә укый да, сөйләшә дә белмәгән. Үскәч, алар үзләрен кем дип санар? Исраиллеләр дипме я азотлылар, аммонлылар яки моаблылар дипме? Еврей телен белмичә, алар Аллаһы Канунын аңлармы? Алар Йәһвәне ничек белсен, һәм ялган илаһларга табынган әниләренең үрнәкләрен күз алдында тотып, Аллаһыга ничек хезмәт итсен ди? Шул вакытта Нихами икеләнмичә тиз эш иткән (Них. 13:23—28).

Балагызның Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләре булсын өчен бар тырышлыклар куегыз (17, 18 нче абзацларны кара.)

17. Әти-әниләр, балаларының Йәһвә белән үз мөнәсәбәтләре булсын өчен, нәрсә эшли ала?

17 Безгә, үрнәк күрсәтеп торып, балаларыбызга мәсихчеләр юлына басарга ярдәм итәргә кирәк. Әти-әниләр, балаларыгызның «саф телдә» сөйләшүе, ягъни хакыйкать буенча яшәве турында нәрсә әйтеп була? (Соф. 3:9). Балагызның сөйләшүендә Аллаһы рухы я дөньяныкы чагыламы? Балаларыгызда начар якларны күрсәгез, күңелегезне төшермәгез. Кемдер я нәрсәдер игътибарыбызны читкә юнәлткәндә, телне өйрәнү аеруча авыр. Шайтан дөньясы да, балагызның игътибарын читкә юнәлтергә тырышып, аны Аллаһы принципларын бозарга этәрергә тели. Шуңа күрә балаларыгызның Йәһвә белән мөнәсәбәтләре якын булсын өчен, Гаилә белән гыйбадәт кылу кичләрендә һәм башка вакытта сабырлык күрсәтеп хакыйкатьне аларның күңелләренә сеңдерергә тырышыгыз (Кан. 6:6—9). Аларга ни өчен дөньяви кешеләрдән аерылып тору бу дөньяныкы булуга караганда күпкә яхшырак икәнен аңлатыгыз (Яхъя 17:15—17). Балаларыгызның күңелләренә үтеп керерлек итеп сөйләгез.

18. Ни өчен балаларның Йәһвәгә багышлануларында иң зур роль мәсихче әти-әнисе уйный дип әйтеп була?

18 Иртәме, соңмы һәр баланың Аллаһыга хезмәт итәргәме, юкмы дигән соравы туа. Шулай да әти-әниләр аларның сайлауларына зур йогынты ясый ала. Алар яхшы үрнәк күрсәтә, аларга нинди тәртип Аллаһыга яраклы һәм нәрсәне чәчсәң, шуны урырсың икәнен аңлата ала. Әти-әниләр, сездән башка беркем дә балаларыгызның Йәһвәгә багышланулары өчен зуррак роль уйный алмый. Аларга, мәсихчеләр юлына бастырып, аннан тайпылмаска ярдәм итеп торырга кирәк. Балаларыбызга гына түгел, ә безнең һәрберебезгә дә рухи «киемнәрсез» калмас өчен, бар тырышлыкларыбызны куярга кирәк. Башкача әйткәндә, безгә мәсихче сыйфатлар үстерергә һәм Изге Язмалардагы нормалар буенча яшәргә кирәк, чөнки болардан безнең мәсихчеләр булуыбызны белеп була (Ачыл. 3:4, 5; 16:15).

«ЯХШЫ СҮЗ БЕЛӘН МИНЕ ИСКӘ АЛ»

19, 20. Йәһвә безне «яхшы сүз белән» искә алсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

19 Нихаминың бер замандашы Малахий пәйгамбәр: «Йәһвәдән куркучы һәм аның исеме турында уйланучы кешеләр хакында хәтер китабы языла»,— дип әйткән булган (Мал. 3:16, 17). Үзеннән куркып яшәгән һәм исемен яраткан бар кешеләрне Йәһвә Аллаһы беркайчан да онытмаячак (Евр. 6:10).

20 Нихами дога кылганда: «Яхшы сүз белән мине искә ал, Аллаһым!» — дип әйткән (Них. 13:31). Аллаһы безнең исемнәребезне дә, Нихами исемен кебек, хәтер китабына язсын өчен, безгә яманнар белән аралашудан качарга, Йәһвә Аллаһы эшенә булышлык күрсәтергә, рухи эшләрне бар нәрсәдән өстен күрергә һәм мәсихче юлдан тайпылмаска тырышырга кирәк. «Иман юлыннан йөримме дип» үз-үзебезне тикшереп торыйк (2 Көр. 13:5). Йәһвә Аллаһы каршында изге булып калырга тырышсак, ул безне «яхшы сүз белән» искә алачак.