Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә көн дә «йөгемне җиңеләйтә»

Йәһвә көн дә «йөгемне җиңеләйтә»

Начар сәламәтлегем аркасында азапланып яшәсәм дә, яраткан күктәге Әтиебез мине кайгыртып тора. Мин моны гомерем буе сизеп торам. һәм 20 елдан артык мин пионер булып хезмәт итеп аеруча зур шатлык кичерәм.

Мин 1956 елны тудым. Тумыштан ук мин нерв торбасы дөрес үсмәгәнгә умырткалыкның ярыгы чире белән чирлим. Нерв эшчәнлегенең бозылуы аркасында минем өчен йөрү авыр. Башка чирләрем турында әйтәсе дә юк.

Миссионерлар булып хезмәт иткән ике Йәһвә Шаһите әти-әнием белән Изге Язмаларны өйрәнә башлаганда, мин тумаган идем әле. Мин бәләкәй булганда, туган шәһәремдә — Уса́коста (Намибия) берничә вәгазьче генә бар иде. Шуңа күрә без җыелыш очрашуларында каралырга тиеш материалны өйрәнгәндә, өебездә дуслык атмосферасы бик сизелеп тора иде. Җиде яшемдә миңа уростомия дигән операция ясадылар, ягъни сидек юлын борып җибәреп тәнемдә ясалма тишек ясадылар. 14 яшемдә мин эпилепсия белән чирли башладым. Яныбызда урта мәктәп булмаганга, һәм әти-әниемә мине карарга кирәк булганга, мин мәктәпне тәмамлый алмадым.

Боларның барысына карамастан мин Йәһвәгә якынаерга тәвәккәл булдым. Ул вакытта туган телемә — африкаанс теленә басмаларыбызның берничәсе генә тәрҗемә ителгән иде. Шуңа күрә мин инглиз телендә укырга өйрәндем. Соңрак мин вәгазьче булып киттем, ә 19 яшемдә суга чумдырылдым. Шуннан соң дүрт ел дәвамында мин сәламәтлегем белән аеруча азапландым: минем физик яктан да, эмоциональ яктан да күп авырлыклар булды. Моннан тыш, шәһәрчегебездә барысы да бер-берсен белгәнгә, мин вәгазьләргә курка идем.

Мин 20 дән узгач, без Намибиядән Көньяк Африкага күчендек, һәм мин гомеремдә беренче тапкыр җыелышка килдем. Мин моңа сөенеп туя алмадым! Ләкин миңа икенче операцияне — бу юлы колостомияне (юан эчәкнең төп өлешен күтәреп һәм эчкә тоташтырып яра ясау) кичерергә туры килде.

Шуннан соң берникадәр вакыт узгач, мин район күзәтчесенең пионер хезмәте турындагы нотыгын ишеттем. Аның сүзләре минем күңелемә үтеп керде. Сәламәтлегем бик үк әйбәт булмаса да, Йәһвә миңа авыр вакытларымда булышып торды. Шуңа күрә мин гомуми пионер булып хезмәт итәргә теләп гариза тутырдым. Әмма начар сәламәтлегем аркасында өлкәннәр миңа ризалык бирергәме, юкмы дип икеләнеп торды.

Шулай да мин көчемнән килгәнчә вәгазьләргә булдым. Әниемнең һәм башкаларның ярдәме белән мин алты айдан артык пионер нормасын үтәп бардым. Бу минем пионер булырга теләгәнемне һәм начар сәламәтлегемә карамастан пионер булып хезмәт итә алганымны раслады. Мин гаризаны икенче тапкыр тутырдым һәм пионер булып хезмәт итүгә ризалык алдым. 1988 елның 1 сентябрендә мин гомуми пионер хезмәтен башладым.

Пионер булып хезмәт иткәндә, Йәһвә мине бик кайгыртып тора. Әлбәттә, мин үз хәлем өчен борчылып кына яши алыр идем. Ләкин башка кешеләрне хакыйкатькә өйрәтеп, мин үземне эмоциональ яктан яхшырак хис итәм һәм рухи яктан үсәм. Кешеләргә Йәһвәгә багышлануларына һәм суга чумдырылуларына кадәр ярдәм итеп торып, мин чиксез шатлык кичерәм.

Мин әле дә начар сәламәтлегем аркасында азапланып яшим. Әмма Йәһвә «көн дә... йөгемне җиңеләйтә» (Мәд. 67:20). Аның ярдәме белән мин чирләремне түзеп кенә түгел, ә хәтта шатланып та яшим. Әйе, яшәү үзе инде зур бәхет!