Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Пионер хезмәте безне Аллаһыга якынайта

Пионер хезмәте безне Аллаһыга якынайта

«Аллабызга мәдхия җырлау бик изге» (МӘД. 146:1).

1, 2. а) Дустыбыз турында еш уйлану һәм сөйләү аның белән мөнәсәбәтләребезгә ничек тәэсир итә? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.) б) Без нинди сорауларга җавап табарбыз?

ЯКЫН дустыбыз турында ешрак уйлаган һәм сөйләгән саен, ул безнең өчен тагы да кадерлерәк булып китә. Шуны ук Йәһвә Аллаһы белән мөнәсәбәтләребез турында да әйтеп була. Көтүче булганда Давыт төннәр буе күктәге йолдызларга карап, аларны Барлыкка Китерүче турында уйланган. Ул болай дип язган: «Син беркеткән күкләргә, Үз кулың булдырган айга, йолдызларга караганда, нәрсә соң ул кеше? Алай да Син аны исеңдә тотасың, һәм адәм улы ни? Син аңар да изгелек итәсең» (Мәд. 8:4, 5). Рәсүл Паул да Йәһвәнең рухи Исраилгә кагылышлы ниятенең могҗизалы рәвештә үтәлгәне турында уйланып: «Аллаһының байлыгы, зирәклеге һәм белеме нинди бөек!» — дип кычкырып әйткән (Рим. 11:17—26, 33).

2 Вәгазьдә безнең Йәһвә турында уйларга да, сөйләргә дә мөмкинлекләребез күп. Шулай итеп, без аның белән мөнәсәбәтләребезне ныгытабыз. Тулы вакытлы хезмәттә катнашкан күп кенә вәгазьчеләр мондый нәтиҗәгә килгән: хезмәттә никадәр күбрәк катнашасың, шулкадәр ныграк Аллаһыны яратасың. Бәлки, сез тулы вакытлы хезмәттә инде катнашасыздыр, ә бәлки, үзегезгә андый максат куясыз гынадыр. Шулай да пионер булып хезмәт итү сезнең Йәһвә белән мөнәсәбәтләрегезне ничек ныгыта алганын белү мөһим. Пионерларга тулы вакытлы хезмәтләрен дәвам итәргә нәрсә булышыр? Пионер булып әле хезмәт итмәгән кардәшләр бу хезмәтне башлар өчен, нәрсә эшли ала? Бу сорауларга җавап алыр алдыннан, әйдәгез, тулы вакытлы хезмәт Аллаһы белән мөнәсәбәтләребезне ничек ныгыта алганы турында сөйләшик.

ПИОНЕР ХЕЗМӘТЕ АЛЛАһЫ БЕЛӘН МӨНӘСӘБӘТЛӘРЕБЕЗНЕ НЫГЫТА

3. Патшалык идарәсе китерәчәк фатихалар турында сөйләү безгә нинди файда китерә?

3 Башкаларга Патшалык идарәсе китерәчәк фатихалар турында сөйләп, без Йәһвәгә якынаябыз. Өйдән-өйгә вәгазьләгәндә, сез нинди шигырьләрне китерергә яратасыз? Бәлки, сезгә Мәдхия 36:10, 11, Данил 2:44, Яхъя 5:28, 29 яисә Ачылыш 21:3, 4 не укырга ошыйдыр. Анда язылган вәгъдәләрне башкаларга сөйләп, без «һәртөрле яхшы һәм камил бүләк» юмарт Аллаһыбыздан килгәнен исебезгә төшереп торабыз. Без аңа шулай итеп якынлашабыз (Ягък. 1:17).

4. Безгә Аллаһының игелекле булуын кадерләргә нәрсә ярдәм итә, һәм ничек итеп?

4 Бәхетсез һәм ярдәмсез кешеләргә вәгазьләп, без хакыйкатьне күбрәк кадерлибез. Дөньяви кешеләр уңышка һәм бәхеткә ирешер өчен нәрсә эшләргә икәнен белми. Аларның күбесе киләчәккә шикләнеп карый һәм өметсез яши. Алар яшәү мәгънәсе нәрсәдә икәнен аңламый. Ә диндар кешеләр турында әйткәндә, аларның күпчелеге Изге Язмаларны яхшы белми. Аларның хәлләре борынгы нинәвәлеләрнекенә охшаш. (Юныс 4:11 не укы.) Вәгазьдә күбрәк катнашкан саен, без Йәһвәнең үзебез турында кайгыртканын тагы да ныграк сизәбез (Ишаг. 65:13). Әмма ул үз халкына гына ярдәм итеп тору белән чикләнми. Йәһвә һәрбер кешегә юаныч табарга һәм мәгънәле тормыш белән яшәргә мөмкинлек бирә. Боларның барысыннан Йәһвәнең игелекле булуын күреп була (Ачыл. 22:17).

5. Башкаларга рухи яктан булышып торсак, безнең үз проблемаларыбызга карашыбыз нинди булыр?

5 Башкаларга рухи яктан булышып торсак, без үз проблемаларыбыз өчен чиктән тыш борчылмабыз. Гомуми пионер булып хезмәт иткән Три́ша исемле бер апа-кардәш моның хаклыгында үзе инанган. Аның әти-әнисе аерылгач, ул күңел төшенкелегенә бирелгән. Бер көнне бик кайгырганга аның хәтта өйдән чыгасы килмәгән, шулай да ул бер кардәш белән Изге Язмалар өйрәнүенә барырга ризалашкан. Өйрәнү өч бала белән булган. Шул балаларның гаиләсе күп проблемалар кичереп яшәгән. Әтиләре аларны ташлап киткән, ә абыйлары алар белән кырыс мөгамәлә иткән. Триша болай дип сөйли: «Аларга миңа караганда күпкә авыррак иде. Аларның күңел газаплары минеке белән бер дә чагыштырырлык түгел иде. Өйрәнгәндә алар эчкерсез көлде, ә күзләре шатлыктан ялтырап торды. Ул көнне алар минем өчен Йәһвәдән бүләк булды».

6, 7. а) Башкаларны Изге Язмалардагы тәгълиматларга өйрәтү безгә үзебезгә нинди файда китерә? б) Хакыйкать өйрәнүчеләрнең тормышларын яхшыртканда, без нәрсәне тагы да ныграк кадерлибез, һәм ни өчен?

6 Башкаларны Изге Язмалардагы тәгълиматларга өйрәтү безнең иманыбызны ныгыта. Рәсүл Паул хакыйкать буенча яшәмәгән кайбер яһүд кардәшләрен күздә тотып: «Ничек соң син, башкаларны өйрәтеп тә, үз-үзеңне өйрәтмисең?» — дип язган (Рим. 2:21). Пионерлар башкаларны хакыйкатькә өйрәтә һәм Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәрә. Ә моны сыйфатлы итеп башкарыр өчен, алар башта үзләрен өйрәтергә тиеш. Аларга һәрбер өйрәнү алдыннан әзерләнергә һәм кайвакыт өйрәнүчеләрнең сорауларына җавапны басмаларыбыздан эзләргә кирәк. Пионер булып хезмәт иткән Жани́н болай дип әйтә: «Башкаларны хакыйкатькә өйрәткән саен, хакыйкать күңелемдә һәм аңымда тагы да тирәнәя бара. Нәтиҗәдә, иманым зәгыйфьләнеп китми, ә киресенчә ныгый гына».

7 Хакыйкать өйрәнүчеләрнең тормышларын яхшыртканда, без Аллаһыдан килгән зирәклекне тагы да ныграк кадерлибез (Ишаг. 48:17, 18). Нәтиҗәдә, безнең Изге Язмалардагы принципларны үз тормышыбызда куллану теләге көчәя бара. Адриа́на исемле башка бер пионер болай ди: «Кешеләр үз акылларына таянып яшәгәндә, аларның авырлыклары күп була. Ләкин Йәһвәдән зирәклек сорап яши башлагач, алар шунда ук фатихалар ала». Пионер булып хезмәт иткән Фил исемле кардәш тә: «Кешеләрнең үз тормышларын Йәһвә ярдәме белән үзгәрткәне мине таң калдыра»,— дип әйтә.

8. Кардәшләребез белән хезмәттәшлек итү безгә нинди файда китерә?

8 Кардәшләребез белән вәгазьдә хезмәттәшлек итеп, без рухи яктан үсә барабыз (Гыйб. сүз. 13:20). Пионерлар еш кына башка вәгазьчеләр белән хезмәт итә. Шулай итеп алар «бер-берсен дәртләндерә» (Рим. 1:12; Гыйбрәтле сүзләр 27:17 не укы). Ли́са исемле бер пионер болай ди: «Мин эшләгән урында кешеләр еш кына бер-берсеннән көнләшеп бер-берсен узарга тырыша. Көн саен мин аларның гайбәт сатып әдәпсез сөйләшкәннәрен ишетеп торам. Алар ничек кенә булса да башкалардан өстенрәк булырга тырыша. Кайвакыт алар мәсихче нормалар буенча яшәвемнән мәсхәрәләп көлә. Әмма кардәшләрем белән вәгазьләгәндә, мин рухланып китәм. Кич көне өйгә арып кайтсам да, кәефем күтәренке була».

9. Ир белән хатын пионерлар булып хезмәт итсә, аларның үзара мөнәсәбәтләре ничек үзгәрәчәк?

9 Тормыш иптәшебез белән бергә пионер булып хезмәт итү арабызны ныгыта (Вәг. 4:12). Ире белән бергә пионер булып хезмәт иткән Ма́длен болай дип сөйли: «һәр көн без ирем белән вәгазьләү ысуллары турында сөйләшәбез я Изге Язмаларны укыганда очраган берәр фикерне хезмәттә ничек кулланып була икәнен карап чыгабыз. Пионерлар булып хезмәт итеп, без елдан-ел бер-беребезгә якынаябыз». Югарыда искә алынган Триша да болай дип әйтә: «Без ирем белән бурычка кермәскә тырышабыз, шуңа күрә акча аркасында бәхәсләшмибез. Безнең графигыбыз бер үк булганга, без кешеләр янына бергә кабат килеп китәбез һәм Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәрәбез. Боларның барысы безнең арабызны ныгыта һәм Йәһвәгә якынайта».

Пионер хезмәтендә ашкынып катнашсагыз, тормышыгыз бәхетле булачак (9 нчы абзацны кара.)

10. Патшалыкны беренче урынга кую һәм Йәһвәнең кайгыртуын сизү безгә нинди файда китерә?

10 Патшалыкны беренче урынга куеп, Йәһвәнең ярдәм итеп торганына инанып һәм догаларыбызга җавап алып, без Йәһвәгә күбрәк таяна башлыйбыз. Бар тугры мәсихчеләр дә Йәһвәгә таяна. Аларның исәбенә пионерлар да керә. Алар хезмәтләрен Аллаһыга таянып кына дәвам итә ала. (Маттай 6:30—34 не укы.) Бер мисалны карап үтик. Курт исемле бер абый-кардәш хатыны белән пионерлар булып хезмәт итә. Моннан тыш, ул — район күзәтчесенең урынбасары. Бер тапкыр аңа ике ярым сәгатьлек юл үтеп бер җыелышка килеп китәргә кирәк булган. Аларның бензиннары бер якка гына җитәрлек булган, ә эш хакын Курт бер атнадан соң гына алырга тиеш булган. һәм алар шул җыелышка барыргамы, юкмы дип икеләнә башлаган. Дога кылгач, алар барырга булган, чөнки Йәһвәнең үзләре турында кайгыртачагында шикләнмәгән. Чыгып китәргә торганда, аларга бер апа-кардәш шалтыратып, алар өчен бүләге бар дип әйткән. Ул биргән акча бу ирле-хатынлының юл чыгымнарын тулаем каплаган. Куртның сүзләре буенча, аеруча андый очракларда без Йәһвәнең ярдәм кулын сузганына инанабыз.

11. Ни өчен пионер хезмәте фатихалар китерә дип әйтеп була?

11 Йәһвәгә хезмәт итәр өчен никадәр күп тырышлыклар куйсаң һәм аңа никадәр якынлашырга тырышсаң, син шулкадәр мул фатихалар урырсың (Кан. 28:2). Моның хаклыгында пионерлар еш кына үз тәҗрибәләрендә инана. Шулай да кайвакыт пионер булып хезмәт итәргә җиңел түгел. Без барыбыз да камил булмаганга һәм явыз дөньяда яшәгәнгә төрле газаплар күрәбез. Авырлыклар аркасында пионерлар үз хезмәтләреннән берникадәр вакытка туктарга мөмкин. Әмма андый авырлыклар хәл итәрлек, ә кайберләреннән хәтта сакланып та була. Пионерларга үз кыйммәтле хезмәтләрен дәвам итәргә нәрсә булыша ала?

ПИОНЕР ХЕЗМӘТЕН ДӘВАМ ИТӘР ӨЧЕН НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ?

12, 13. а) Пионерның үз нормасы белән авырлыклар туса, аңа нәрсә эшләргә кирәк? б) Ни өчен пионер вакыт табып Изге Язмаларны көн саен укырга, шәхси өйрәнү үткәрергә һәм белгәннәре турында уйланырга тиеш?

12 Күп кенә пионерларның графиклары бик тыгыз. Барысына да өлгерү авыр булырга мөмкин, шуңа күрә бөтен нәрсәне планлаштыру мөһим (1 Көр. 14:33, 40). Пионерның үз нормасы белән берәр авырлыклар туса, аңа вакытыннан дөрес файдаланамы, юкмы икәнен тикшерергә кирәк (Эфес. 5:15, 16). Ул үзенә мондый сораулар биреп уйлана ала: мин күңел ачып артык күп вакыт үткәрмимме? Мин эш вакытымны үзгәртә алмыйммы? Мин кирәкмәгән эшләргә чамадан тыш күп вакыт сарыф итмимме? Пионерларга боларның барысы турында вакыт-вакыт уйлану һәм, кирәк булса, теге я бу якны үзгәртү файдалы булыр.

13 Пионерга вакыт табып Изге Язмаларны көн саен укырга, шәхси өйрәнү үткәрергә һәм белгәннәре турында уйланырга кирәк. Аңа вакытны әллә ни мөһим булмаган нәрсәләргә түгел, ә әһәмиятле нәрсәләргә сарыф итәргә кирәк (Флп. 1:10). Әйтик, бер пионер көне буе вәгазьләгәннән соң өйгә кайта ди. Кич белән ул җыелыш очрашуына әзерләнергә җыена. Ләкин ул башта электрон почтасын карап чыгарга була. Ул компьютерын кабыза да килгән хатларын укып аларга җавап яза башлый. Интернетта утырып, ул бер веб-сайтка керә һәм алырга теләгән әйберенә ташламалар юкмы икәнен белешә. Үзе дә сизмәстән ике сәгать чамасы үтеп китә, ә ул әле очрашуга әзерләнә дә башламаган. Бу пионер вакытыннан дөрес файдалана дип әйтеп буламы? Уңышка ирешәсе килгән спортчыларга файдалы ризык ашарга кирәк булган кебек, үз хезмәтен дәвам итәргә теләгән пионерларга да шәхси өйрәнү үткәреп торырга кирәк (1 Тим. 4:16).

14, 15. а) Ни өчен пионерлар гади тормыш алып барырга тиеш? б) Пионерның авырлыклары туганда, аңа нәрсә эшләргә?

14 Үз хезмәтләрен дәвам итәр өчен, пионерлар гади тормыш алып барырга тырыша. Гайсә үз шәкертләренә шулай эшләргә кушкан да (Мат. 6:22). Ул үзе дә гади тормыш алып барган. Шунлыктан ул бар игътибарын хезмәткә туплый алган. Бер тапкыр ул: «Төлкеләрнең өннәре, кошларның оялары бар, ә Кеше Улының баш төртер урыны да юк»,— дип әйткән (Мат. 8:20). Пионерлар Гайсәдән үрнәк алырга тели. Шуңа күрә аларга күп әйбер күп мәшәкать тудырганын истә тоту мөһим. Аларны ремонтлар өчен я алар урынына яңаларын сатып алыр өчен күп акча, көч һәм вакыт сарыф итәргә кирәк.

15 Пионерларның хезмәтләре кыйммәтле булса да, алар үзләрен башкалардан өстенрәк куймый. Алар хезмәтләрен Аллаһы бүләге дип саный. Шуңа күрә үз хезмәтләрен дәвам итәр өчен, бар пионерларга Йәһвәгә таянырга кирәк (Флп. 4:13). Авырлыклар, әлбәттә, булыр (Мәд. 33:20). Әмма андый чакларда аларга хезмәтләрен туктатырга ашыкмаска, ә Йәһвәдән җитәкчелек сорарга һәм бу җитәкчелек буенча эш итәргә кирәк. (Мәдхия 36:5 не укы.) Аллаһының назлы кайгыртуын сизгән саен, алар аңа якыная бара (Ишаг. 41:10).

СЕЗ ПИОНЕРЛАР РӘТЕНӘ КЕРӘ АЛАСЫЗМЫ?

16. Пионер буласыгыз килсә, нәрсә эшләргә?

16 Сезнең дә фатихалар китерә торган хезмәттә катнашасыгыз килсә, моның турында Йәһвәгә дога кылып әйтегез (1 Яхъя 5:14, 15). Пионерлар белән киңәшләшегез. Пионер булып хезмәт итү максатына ирешергә булыша торган адымнар ясарга тырышыгыз. Кит белән Эрика шулай эшләгән дә. Элек алар икесе дә көне буе эшләгән. Өйләнешкәннән соң алар башка яшь ирле-хатынлылар кебек йорт белән яңа машина сатып алган. Алар болай дип сөйли: «Без бәхетле булыр өчен, безгә шул әйберләр кирәк дип уйлаган идек, әмма без ялгыштык». Эшсез калгач, Кит ярдәмче пионер булып хезмәт итә башлаган. Ул болай ди: «Пионер булып хезмәт итә башлагач, мин зур шатлык кичердем. Андый шатлыкны хезмәттән генә алып була». Тулы вакытлы хезмәттә булган бер пар белән дуслашып киткәч, алар тормышны гадиләштерү һәм пионерлар булып хезмәт итү турында уйлый башлаган. Кит белән Эрика максатлар исемлеген төзеп куеп, аны суыткыч ишегенә ябыштырган һәм бу максатларга бер-бер артлы ирешергә тырышкан. Берникадәр вакыттан соң алар пионерлар булып хезмәт итә башлаган.

17. Ни өчен һәрберебезгә пионер булып хезмәт итү мөмкинлеге турында яхшылап уйлану файдалы булыр?

17 Сез пионерлар рәтенә керә аласызмы? Әлегә юк икән, хезмәттә ашкынып катнашып Йәһвәгә якынлашырга тырышыгыз. Ә дога кылгач һәм үз мөмкинлекләрегез турында җентекләп уйлангач, сез, бәлки, кайбер якларны үзгәртеп тулы вакытлы хезмәтне башларга булырсыз. Пионер булып хезмәт итә башласагыз, сез, нинди генә корбаннар китерсәгез дә, зур шатлык кичерерсез. Аллаһы Патшалыгын бар нәрсәдән өстен күрү һәм үзегез турында гына түгел, ә башкалар турында да уйлау сезне бәхетле итәр (Мат. 6:33). Йәһвә турында тагы да ешрак уйлый һәм сөйли башлагач, сез аны ныграк яратырсыз һәм аның йөрәген сөендерерсез.