Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НИНДИ ХӘБӘР ЯЗЫЛГАН?

Ни өчен Изге Язмаларны уку кызык?

Ни өчен Изге Язмаларны уку кызык?

Изге Язмалар китабы бөтен дөньяда иң киң таралган китап. Ни өчен? Мәсәлән, анда язылган фикерләр һәркемгә якын һәм аңлаешлы булганга. Бу китапта чыннан да булган вакыйгалар турында, чыннан да яшәгән кешеләр турында, аларның бер-берсе белән һәм Аллаһы белән мөнәсәбәтләре турында әйтелә. Андагы гади һәм туры сүзләрне укып, без үзебез өчен гамәли сабаклар алабыз. Бу китап йөзләгән телләргә тәрҗемә ителә, һәм аны төрле заманнарда һәм төрле илләрдә яшәгән кешеләр аңлый ала. Изге Язмалардагы принциплар һәрвакыт файда китерә.

Бу китапта Аллаһы турында әйтелә, әмма күпкә мөһимрәге шул: бу китапны Аллаһы үзе иңдергән. Анда Аллаһының исеме, аның сыйфатлары һәм аның кешеләргә һәм җиргә карата үзгәрми торган нияте турында әйтелә. Бу китапта шулай ук гасырларга сузылган яхшылык белән явызлыкның көрәше турында әйтелә: Галәмдә бара торган бу гаҗәеп көрәш игелекнең җиңүе белән тәмамланачак. Изге Язмаларга тискәре караш белән карамыйча аны уку иман һәм өмет өчен нигез сала.

Изге Язмаларда язылган мәгълүматны башка бернинди җирдә дә табып булмый. Мәсәлән, Изге Язмаларда мондый сорауларга җавап бирелә:

  • Кешеләр башлангыч кемнән алган, һәм ни өчен без газап чигәбез?

  • Аллаһы кешелекне йолып алыр өчен нәрсә эшләгән?

  • Гайсә пәйгамбәр безнең өчен нәрсә эшләгән?

  • Җирне һәм кешелекне нинди киләчәк көтә?

Без сезне киләсе мәкаләләрне укырга һәм Изге Язмаларда әйтелгәнне карап чыгарга чакырабыз.