Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НИНДИ ХӘБӘР ЯЗЫЛГАН?

Кешелекне коткарыр өчен адымнар

Кешелекне коткарыр өчен адымнар

Аллаһы тугры Ибраһимга «нәсел» аның буыннарының берсе булачак дип вәгъдә иткән. Шул нәсел аша «җир йөзендәге барлык халыклар» фатиха алырга тиеш булган (Яратылыш 22:18). Ибраһимның оныгы Ягъкуб соңрак Мисырга күченгән булган. Анда аның гаиләсеннән тора-бара борынгы Исраил халкы барлыкка килгән.

Мисырда мәрхәмәтсез бер фиргавен, идарә итә башлагач, исраиллеләрне кол иткән. Шунда Аллаһы Мусаны пәйгамбәр итеп сайлаган. Ул Исраил халкын Мисырдан алып чыккан, могҗиза кылып Кызыл диңгезне урталай бүлгән һәм Исраил халкын диңгез аша үткәргән. Аннан соң Аллаһы исраиллеләргә кануннар, шул исәптән Ун әмер, биргән. Шул кануннар ярдәмендә ул алар белән җитәкчелек итеп һәм аларны яклап торган. Шул кануннарда гөнаһларны кичерү өчен корбаннар китерергә кирәк дип әйтелгән булган. Аллаһы тарафыннан рухландырылган Муса Аллаһы исраиллеләргә башка бер пәйгамбәрне җибәрәчәк дип әйткән. Нәкъ шул пәйгамбәр вәгъдә ителгән «нәсел» булачак.

Шуннан соң дүрт гасырдан артык вакыт узгач, Аллаһы Давыт патшага Гадән бакчасында вәгъдә ителгән «нәсел» Патшалыкта идарә итәчәк һәм Патшалык үзе мәңге торачак дигән. Шул нәсел Мәсих, ягъни Аллаһы билгеләгән Коткаручы, булачак. Ул кешелекне коткарып җирдәге оҗмахны торгызачак.

Давыт һәм башка пәйгамбәрләр аша Аллаһы Мәсих турында әкрен-әкрен генә күбрәк мәгълүмат биргән. Алар Мәсих басынкы һәм игелекле булачак һәм ул идарә иткәндә ачлык, гаделсезлек белән сугышлар булмаячак дип әйткән. Бар кешеләр бер-берсе белән һәм хәтта хайваннар белән тату яшәячәк дип язып калдырган алар. Аллаһының башлангыч нияте буенча, чир, газаплар һәм үлем булмаска тиеш булган. Пәйгамбәрләр аша Аллаһы боларның барысы юкка чыгачак һәм үлгән кешеләр терелеп җирдә яшәячәк дип әйткән булган.

Михей пәйгамбәр аша Аллаһы Мәсих Бәйтлеһем шәһәрендә туачак, ә Данил пәйгамбәр аша Мәсих үтерелгән булачак дип алдан әйткән. Аллаһы Мәсихне терелтәчәк һәм күктә Патша итеп билгеләячәк. Данил язганча, ахыр чиктә Мәсих Патшалыгы бар башка хөкүмәтләрне мәңгегә алмаштырачак. Әмма шул пәйгамбәрлекләрне үтәп Мәсих килгәнме?

(Яратылыш 22—50 бүлекләр, Чыгыш, Канун, 2 Патшалык, Зәбур, Ишагыйя, Данил, Михей, Зәкәрия 9:9 га нигезләнгән).