Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһының иҗади эшләре аны данлый

Аллаһының иҗади эшләре аны данлый

«Йәһвә Аллаһыбыз, син дан... кабул итәргә лаеклы. Чөнки бар нәрсәне син яраттың» (АЧЫЛ. 4:11).

1. Иманыбызны ныгытып торыр өчен, без нәрсә эшли алабыз?

КҮПЛӘР Аллаһыны үз күзләрем белән күргән булсам, аңа ышаныр идем дип әйтә. Әмма Изге Язмаларда «Аллаһыны бер кеше дә, беркайчан да күрмәгән» дип әйтелә (Яхъя 1:18). Андый кешеләр Йәһвәгә иман итә башласын өчен, без нәрсә эшли алабыз? Без «күзгә күренмәс Аллаһыга» үз иманыбызны ничек ныгыта алабыз? (Көл. 1:15, 16). Иң башта безгә нинди тәгълиматлар «Аллаһы турындагы белемгә каршы» килә икәнен аңларга кирәк (2 Көр. 10:4, 5). Шуннан соң Изге Язмаларны оста итеп кулланып бу тәгълиматларны фаш итәргә өйрәнергә кирәк.

2, 3. Кешеләр Аллаһы турында хакыйкатьне нинди ике тәгълимат аркасында кабул итми?

2 Киң таралган бер ялган тәгълиматка — эволюция теориясенә игътибар итик. Аңа ышанган кешеләрнең акыллары томалана, шунлыктан алар Аллаһы турында хакыйкатьне кабул итми. Кешеләр уйлап чыгарган бу тәгълимат Изге Язмаларга каршы килә һәм кешеләрне киләчәктә бәхетле тормышта яшәү өметеннән мәхрүм итә. Эволюция теориясе буенча, бар нәрсә үзеннән-үзе барлыкка килгән. Ләкин алай булган булса, тормышның мәгънәсе булмас иде.

3 Кайбер дин җитәкчеләре Галәм, шул исәптән Җир белән бар тереклек, берничә мең ел элек кенә барлыкка китерелгән булган дип өйрәтә. Аларның фикеренчә, Аллаһы бар нәрсәне нибары алты 24 сәгатьлек көн эчендә яраткан. Андый кешеләр үз карашларына каршы килгән фәнни фактларны кире кага. Бәлки, алар үзләре Изге Язмаларга хөрмәт белән карыйдыр, әмма аларның тәгълиматларына ышанган кешеләр Аллаһы Сүзенә иман итми. Ничек алай була ала? Бу ялган тәгълимат кешеләрнең Изге Язмаларга ышанычларын бетерә, ягъни анда язылганнарны төгәл түгел һәм юк-бар нәрсә дип күрсәтә. Андый кешеләр беренче гасырда да булган. Алар Аллаһыга ашкынып хезмәт иткән, әмма аларның хезмәтләре «төгәл белемгә нигезләнмәгән» булган (Рим. 10:2). Аллаһы Сүзе безгә бу «ныгытмаларны», ягъни эволюция теориясен һәм башка ялган тәгълиматларны, җимерергә ярдәм итә аламы? * Әйе, ләкин моның өчен безгә Изге Язмалардан төгәл белем алырга тырышырга кирәк.

ИМАНЫБЫЗ ЫШАНЫЧЛЫ ДӘЛИЛЛӘРГӘ НИГЕЗЛӘНӘ

4. Иманыбыз нәрсәгә нигезләнергә тиеш?

4 Изге Язмалардан күренгәнчә, без алган белемне хәзинәне кадерләгән кебек кадерләргә тиеш (Гыйб. сүз. 10:14). Йәһвә безнең кешеләр фәлсәфәсенә я дини йолаларына түгел, ә ышанычлы һәм ачык дәлилләргә нигезләнеп иман итүебезне тели. (Еврейләргә 11:1 не укы.) Иманыбыз нык булсын өчен, безгә башта Аллаһының барлыгына инанырга кирәк. (Еврейләргә 11:6 ны укы.) Без берәр нәрсәгә булса да ышанырга теләгәнгә түгел, ә фактларны тикшергәнгә һәм «акылыбызны кулланганга» Йәһвәнең барлыгына инанабыз (Рим. 12:1).

5. Аллаһының барлыгына безне нәрсә инандыра?

5 Аллаһыны күреп булмаса да, без аның барлыгына инана алабыз. Рәсүл Паул болай дип язган: «[Йәһвәнең] күзгә күренмәс сыйфатлары, ягъни мәңгелек кодрәте һәм илаһилыгы, дөнья яратылганнан бирле ачык күренеп тора, чөнки аларны ул булдырган нәрсәләр аша белеп була» (Рим. 1:20). Бу сүзләрнең хаклыгына шикләнгән кешегә Аллаһыга ышанырга булышыр өчен, без нәрсә эшли алабыз? Без аңа Аллаһы көчен һәм зирәклеген чагылдырган кайбер иҗади эшләрне мисал итеп китерә алабыз.

АЛЛАҺЫНЫҢ КОДРӘТЕ АНЫҢ ИҖАДИ ЭШЛӘРЕННӘН КҮРЕНЕП ТОРА

6, 7. Йәһвәнең кодрәте нәрсәдән күренә? Ике мисал китерегез.

6 Йәһвәнең кодрәте Җиребезне саклап торган ике катлы «калканда» чагыла. Сүз атмосфера һәм Җирнең магнит кыры турында бара. Мәсәлән, атмосферада сулавыбыз өчен кирәкле кислород туплана. Әмма атмосфера безне шулай ук космостан зур тизлек белән Җиргә очып килгән төрле кисәкчәләрдән саклый. Җиргә гаять зур зыян китерә алган эре ташлар атмосферага очып кергәндә янып бетеп төнге күктә якты эз калдыра.

7 Җирнең магнит кыры да безне зыян күрүдән саклый. Җирнең тышкы төше эретелгән тимердән тора. Нәкъ ул космоска тарала торган көчле магнит кырын барлыкка китерә. Ул Җирне чолгап алып, безне радиациядән — Кояш кабынышларыннан һәм аның таҗындагы шартлаулардан саклый. Җирнең магнит кыры бу радиацияне үзенә тартып космоска кире чагылдырганга, кояш нурлары җир йөзендәге тереклекне яндырмый. Төньяк һәм Көньяк полюсларга якынрак җирләрдә барлыкка килә торган төрле төсле балкышны без нәкъ магнит кырының тәэсире нәтиҗәсендә күрәбез. Чыннан да, Йәһвәнең кодрәте бөек. (Ишагыйя 40:26 ны укы *.)

АЛЛАҺЫ ЗИРӘКЛЕГЕ ИҖАДИ ЭШЛӘРЕННӘН КҮРЕНӘ

8, 9. Табигатьтәге әйләнешләр Йәһвәнең зирәк булуын ничек раслый?

8 Табигатьтәге әйләнешләр Йәһвәнең зирәк булуын раслый. Әйтик, стеналар белән уратылган бер шәһәрдә миллионлаган кеше яши ди. Аларның шәһәргә читтән чиста су китерергә дә, шәһәрдән чүп-чар чыгарырга да мөмкинлекләре юк. Берникадәр вакыт узгач бу шәһәр пычранып бетеп яшәүгә яраксыз булып китәр. Безнең планетабызны да стеналар белән уратылган шәһәр белән чагыштырып була. Җирдә чиста суның күләме азая бара, ә чүпнең күләме арта бара гына. Әмма «шәһәребез» кешеләрне яшәү өчен кирәкле бар нәрсә белән гасырдан-гасырга тәэмин итеп тора ала. Җир бар «чүпне» эшкәртеп яшәү өчен кирәкле нәрсәләрне булдырып тормаса, бу мөмкин булмас иде.

9 Кислород әйләнешенә игътибар итик. Җирдәге бар тере җан кислород сулап углекислый газ чыгара. Шулай да атмосферада кислородның күләме дә кимеми, углекислый газның микъдары да артмый. Фотосинтез процессы нәтиҗәсендә яшел үсемлекләр углекислый газны, суны, кояш яктылыгын һәм органик кушылмаларны үзләштереп углеводород белән кислородны барлыкка китереп тора. Без кислородны сулаганда, бу әйләнешнең циклы тәмамлана. Йәһвәнең нияте буенча, үсемлекләр «һәркемгә тормыш, сулыш... биреп» торырга тиеш (Рәс. 17:25). Нинди бөек Аллаһының зирәклеге!

10, 11. Ни өчен монарх күбәләге белән энә карагының мисаллары безне Йәһвәнең зирәк булуына инандыра?

10 Йәһвәнең зирәк булуын планетабызда яшәгән күп кенә җан ияләре дә исбатлый. Аларның төрләренең саны, галимнәрнең фаразлары буенча, 2—100 миллионлап исәпләнә. (Мәдхия 103:24 не укы.) Аллаһы зирәклек белән барлыкка китергән кайбер җан ияләренә күз салыйк.

Энә карагының күзенең төзелешеннән Аллаһының зирәклеге күренә. Рәсемдә күз зурайтып китерелә (11 нче абзацны кара.)

11 Мәсәлән, монарх күбәләгенең мие мәк орлыгы хәтле генә. Шулай да ул Канададан Мексикага кадәр очып, якынча 3 000 километр ара үтә. Бу күбәләк юлны кояшка карап таба һәм, кояш күк буйлап күчеп торса да, юлыннан тайпылмый. Йәһвә аның миен андый сәләт белән барлыкка китергән. Тагын бер мисалга игътибар итик. Энә карагының ике күзенең һәрберсе 30 000 линзадан тора. Кечкенә мие аңа һәр линза биргән сигналларны билгеләргә һәм хәтта күренер-күренмәс хәрәкәтләрне игътибарсыз калдырмаска ярдәм итә.

12, 13. Ни өчен Йәһвә барлыкка китергән күзәнәкләребезнең төзелеше безне таң калдыра?

12 Йәһвә барлыкка китергән җан ияләренең күзәнәкләренең төзелеше безне таң калдыра. Мәсәлән, тәнебезне 100 триллион күзәнәк тәшкил итә. Һәр күзәнәкнең төшендә бер-берсе белән тоташкан ике спираль җептән гыйбарәт ДНК (дезоксирибонуклеин кислотасы) молекуласы урнашкан. ДНКда бербөтен организмыбызның барлык үзлекләре турында мәгълүмат саклана.

13 ДНКда саклана торган мәгълүматның күләме никадәр зур? Мәсәлән, CD-дискка бер сүзлектә язылган бар мәгълүматны яздырып була. Кечкенә пластик диск өчен бу бик зур күләм. Әмма ДНК турында әйткәндә, аның нибары бер граммында бер триллион дискка яздыра алырлык мәгълүмат саклана ала! Ә бер чәй кашыгына сыярлык киптерелгән ДНКда якынча 2,5 триллион кешенең үзлекләре турында мәгълүмат саклана ала!

14. Галимнәрнең ачышлары сезне нәрсә эшләргә дәртләндерә?

14 Давыт патшаның сүзләре буенча, Йәһвә кеше тәненең үзлекләре турындагы бар мәгълүматны бер символик китапка язып бара. Ул Аллаһы турында болай дип әйткән: «Синең күзләрең яралгымны ук күрделәр; Синең китабыңда, минем өчен билгеләнгән, бар көннәрем язылган, әмма әле аларның берсе дә булмады» (Мәд. 138:16). Давыт үз тәненең төзелеше турында уйланган, һәм бу аны Барлыкка Китерүче Йәһвәне данларга этәргән. Безнең дә Аллаһыны данлыйсыбыз килә, чөнки галимнәрнең кеше анатомиясе буенча ясаган ачышлары безне гаҗәпкә калдыра. Без мәдхия җырлаучының мондый сүзләренә кушылабыз: «Сине данлыклыйм, чөнки мин искиткеч итеп тудырылган. Синең эшләрең искитәрлек, һәм минем җаным моны бик аңлый» (Мәд. 138:14). Әллә Аллаһының иҗади эшләре аның барлыгын расламыймы?!

БАШКАЛАР АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘНЕ ДАНЛАВЫГЫЗГА КУШЫЛСЫН

15, 16. а) Басмаларыбыз ярдәмендә кешеләр Йәһвәнең иҗади эшләре белән ничек таныша? Мисал китерегез. б) Сез «Тормыш яратылган булганмы?» дигән брошюраның кайсы мәкаләләрен аеруча ошаттыгыз?

15 Күп еллар дәвамында миллионлаган кеше, «Уяныгыз!» (рус) дигән журналдан Аллаһының иҗади эшләре турында укып, Аның үзе турында күп нәрсә белгән. Мәсәлән, 2006 елның сентябрь санында эволюция теориясе һәм башка ялган тәгълиматлар фаш ителгән булган. Бу сан «Барлыкка Китерүче бармы?» дип аталган. Бер апа-кардәш бу журнал турында Кушма Штатлардагы филиалга болай дип язган: «Бу махсус санны кешеләргә тарату бик җиңел иде. Бер хатын-кыз 20 журнал сорады. Мәктәптә биология укытучысы булып эшләгәнгә, ул бу журналларны укучылар өчен алды». Ә бер абый-кардәш болай дип язган: «Мин 1940 еллардан бирле вәгазьлим, һәм миңа инде 75 яшь тулып килә. Әмма „Уяныгыз!“ (рус) журналының бу махсус санын бер ай таратып йөргәндә мин бик шат идем. Моңа кадәр андый шатлыкны кичергәнем булмады!»

16 2008 елдан бирле «Уяныгыз!» (рус) журналында «Болар үзеннән-үзе барлыкка килгәнме?» дигән рубрика бастырыла башлаган. Бу кыска мәкаләләрдә Аллаһының гаҗәеп иҗади эшләре карала. Алардан күренгәнчә, кешеләр теге я бу нәрсәне табигатьтән күчереп ясарга тырыша. 2010 елда без «Тормыш яратылган булганмы?» дигән брошюра алдык. Бу брошюраның матур рәсемнәренә һәм схемаларына карап, безнең Йәһвәне данлыйсыбыз килә. Һәрбер бүлекчәнең азагында китерелгән сораулар укучыны әле генә укып чыккан мәгълүмат турында уйланырга дәртләндерә. Сезнең бу кызыклы брошюраны вәгазьдә кулланып караганыгыз бармы?

17, 18. а) Бала үз иманын яклый белсен өчен, әти-әниләр нәрсә эшли ала? б) Сез Аллаһының иҗади эшләренә багышланган брошюраларны гаилә белән гыйбадәт кылганда ничек кулланасыз?

17 Әти-әниләр, сезнең балалар белән бергә бу төсле брошюраны карап чыкканыгыз бармы? Алай эшләсәгез, балагызның Аллаһы Тәгаләгә иманы ныгыр. Балагыз югары сыйныфта укыса, димәк, ул эволюция теориясен яклаган кешеләрнең көчле басымы астында. Галимнәр һәм укытучылар эволюциягә ышандырырга тырыша; документаль һәм башка фильмнар да эволюцияне факт итеп күрсәтә. Яшүсмер балагыз хакыйкатьне яклый белсен өчен, сез аның белән бергә 2010 елда бастырылган «Тормышның барлыкка килүе. Игътибарга лаек биш сорау» (рус) дигән брошюраны гаилә белән гыйбадәт кылганда карап чыга аласыз. Аның ярдәмендә балалар мәктәптә бирелә торган белем фактларга нигезләнәме, юкмы икәнен тикшерә ала. Шул ике брошюра яшьләрне акыл сәләтләрен үстерергә дәртләндерә (Гыйб. сүз. 2:10, 11).

Әти-әниләр, балаларыгызны үз иманнарын якларга өйрәтегез (17 нче абзацны кара.)

18 Яңалыкларда кайчак галимнәр эволюция теориясенең дәлилләре булып торган казылдыкларны тапканнарын я лаборатория шартларында иң гади организмнарны барлыкка китерә алганнарын сөйли. «Тормышның барлыкка килүе» дигән брошюрадагы мәгълүмат мәктәптәге укучыларга андый хәбәрләр ышанычлымы, юкмы икәнен билгеләргә ярдәм итә ала. Әти-әниләр, бу ике брошюраны кулланып балаларыгызны Барлыкка Китерүчегә иманнарын якларга өйрәтегез. (1 Петер 3:15 не укы.)

19. Безнең һәрберебезнең нинди мөмкинлек бар?

19 Йәһвә оешмасы Аллаһының иҗади эшләренә багышланган төрле басмалар чыгарып тора. Аларны укып, без Барлыкка Китерүчебезнең күркәм сыйфатлары белән яхшырак таныша алабыз. Анда китерелгән дәлилләрне карап чыгу безне Йәһвә Аллаһыны чын күңелдән данларга дәртләндерә (Мәд. 18:1, 2). Бөтен нәрсәне барлыкка китергән Йәһвә генә дан кабул итәргә лаек. Һәм без аны данлау мөмкинлеген бик кадерлибез! (1 Тим. 1:17).

^ 3 абз. Галәмнең алты 24 сәгатьлек көн эчендә барлыкка китерелгәненә ышанган кешеләр белән фикер алыша белер өчен, «Тормыш яратылган булганмы?» дигән брошюраның 24—28 нче битләрен кара.

^ 7 абз. Ишагыйя 40:26: «Күзләрегезне югарыга күтәреп карагыз. Моның барысын кем барлыкка китергән? Йолдызлар гаскәрен санап чыгаручы һәм аларның барысын исемнәре белән атаучы Шәхес. Аның куәтенең күплеге һәм бөек кодрәте ярдәмендә алар бөтенесе үз урыннарында».