Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: АЛЛАҺЫ ТУРЫНДАГЫ ЯЛГАН ТӘГЪЛИМАТЛАР

Ни өчен кайберәүләргә Аллаһыны ярату авыр?

Ни өчен кайберәүләргә Аллаһыны ярату авыр?

«„Йәһвә Аллаһыңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән ярат“. Бу — беренче һәм иң мөһим әмер» (Гайсә пәйгамбәр, б. э. 33 елы) *.

Кайбер кешеләр өчен Аллаһыны ярату авыр. Аларга Аллаһы аңлаешсыз, ерак һәм хәтта мәрхәмәтсез булып тоела. Әйдәгез, кайбер кешеләрнең сүзләренә игътибар итик.

  • «Мин Аллаһыга булышсын дип дога кыла идем, әмма ул минем өчен акыл ирешмәслек шәхес булып кала иде. Мин аңа якынлашып булмый дип уйлый идем. Аллаһы минем өчен хиссез бер абстракт шәхес иде» (Марко, Италия).

  • «Мин Аллаһыга хезмәт итәргә эчкерсез итеп теләгән идем. Әмма ул минем турыда кайгыртмый дип уйлый идем. Минем өчен ул җәза гына бирүче кырыс Аллаһы иде. Аллаһының назлы хисләре барлыгына мин ышанмый идем» (Роза, Гватемала).

  • «Бала чагымда мин Аллаһы хаталарыбызны гына күреп тора һәм, кирәк булса, алар өчен җәза бирергә әзер тора дип ышана идем. Соңрак мин Аллаһыны ваемсыз шәхес дип саный башладым. Ул минем өчен премьер-министр кебек иде: ул, үз халкына кагылышлы эшләр белән мәшгуль булса да, үз халкы белән кызыксынмый» (Раймонда, Канада).

Сезнеңчә, Аллаһыны ярату авырмы? Инде күп гасырлар бу сорау күп кенә диндар кешеләрне борчып тора. Урта гасырларда христианнар хәтта Аллаһы Тәгаләгә дога кылмаган. Ни өчен? Чөнки алар Аллаһы алдында калтырап торган. Тарихчы Уилл Дюрант моның турында болай ди: «Гөнаһлы кеше ерак һәм бик куркыныч тәхеткә якынлашырга ничек инде батырчылык итә алсын?»

Ничек Аллаһы «ерак һәм бик куркыныч» булып киткән? Изге Язмаларда Аллаһы турында чыннан да нәрсә әйтелә? Аллаһы турында хакыйкатьне белү аны яратырга булыша аламы?