Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: АЛЛАҺЫ ТУРЫНДАГЫ ЯЛГАН ТӘГЪЛИМАТЛАР

Аллаһының исемен урлый торган ялган тәгълимат

Аллаһының исемен урлый торган ялган тәгълимат

КИҢ ТАРАЛГАН КАРАШ

«Безгә Аллаһы исемен әйтергә ярыймы? Яраса, нинди ул исем? Без әле дә уртак фикергә килә алмадык» (профессор Дэйвид Каннингем, «Theological Studies»).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

Аллаһы болай ди: «Мин Йәһвә. Бу — минем исемем» (Ишагыйя 42:8). «Йәһвә» — еврей телендәге исем. Бу исем «Ул булырга бирә» дигәнне аңлата (Яратылыш 2:4, искәрмә).

Йәһвә безнең үз исемен куллануыбызны тели. «Аның исемен ялварып чакырыгыз,— дип әйтелә Изге Язмаларда.— Халыклар арасында аның эшләре турында билгеле булсын. Аның исеме никадәр югары икәне турында әйтеп торыгыз» (Ишагыйя 12:4).

Гайсә Аллаһының исемен кулланган. Дога кылганда ул Йәһвәгә болай дип әйткән: «Алар [Гайсәнең шәкертләре] башкаларны син мине яраткандай яратсын өчен һәм мин алар белән бердәмлектә торсын өчен, мин аларга синең исемеңне ачтым һәм алга таба да ачачакмын» (Яхъя 17:26).

НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ?

«Аллаһының исемен белмәгән кеше аны шәхес итеп чынбарлыкта белми,— дип яза теолог Уолтер Лоури.— Аның өчен Аллаһы ниндидер көч кенә булса, ул аны ярата алмас».

Аллаһының шәхси исемен яшерү я башка исем белән алмаштыру аны Изге Язмалардан кисеп алуга тиң

Виктор исемле бер кеше һәр атна чиркәүгә йөргән, әмма ул Аллаһыны яхшы белми икәнен аңлаган. Ул болай ди: «Аллаһының исеме Йәһвә икәнен белгәч, бу минем өчен аның белән танышу кебек булды. Мин Аллаһы турында күп ишеттем, әмма аның исемен белгәч аны очраткандай булдым. Хәзер мин беләм: Аллаһы чыннан да бар, һәм мин аның белән дуслаша алам».

Йәһвә, үз чиратында, аның исемен кулланган кешеләргә якынлаша. «Аның исеме турында уйланучы» кешеләргә Аллаһы мондый вәгъдә бирә: «Адәм баласы үзенә хезмәт иткән улын кызганган кебек, мин дә аларны кызганырмын» (Малахий 3:16, 17). Аллаһы аның исемен ялварып чакыручыларны фатихалый. «Йәһвә исемен ялварып чакыручы һәркем котылыр»,— дип әйтелә Инҗилдә (Римлыларга 10:13).