Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: АЛЛАҺЫ ТУРЫНДАГЫ ЯЛГАН ТӘГЪЛИМАТЛАР

Аллаһыны мәрхәмәтсез шәхес итеп күрсәтә торган ялган тәгълимат

Аллаһыны мәрхәмәтсез шәхес итеп күрсәтә торган ялган тәгълимат

КИҢ ТАРАЛГАН КАРАШ

«Үлемгә китерә торган гөнаһ кылган кешенең җаны үлемнән соң шундук тәмугъка эләгә һәм анда, тәмугъның „мәңге утында“ газапланып, җәза ала» («Catechism of the Catholic Church»). Кайбер дини җитәкчеләр тәмугъ бу Аллаһыдан мәхрүм булу дип өйрәтә.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

«Гөнаһ кылучы җан үләчәк» (Йәзәкил 18:4). «Үлеләр бернәрсә дә белмиләр» (Вәгазьче 9:5). Җан үлсә һәм бернәрсә белмәсә, ничек ул «мәңге утта» я Аллаһыдан мәхрүм булудан газаплана алсын инде?

Изге Язмаларда «тәмугъ» дип тәрҗемә ителгән еврей һәм грек сүзләре чынбарлыкта бөтен кешеләрнең гомуми каберен аңлата. Мәсәлән, Гайсә турындагы пәйгамбәрлектә болай дип әйтелә: «Син җанымны тәмугъта калдырмассың» (Мәдхия 15:10). Әлбәттә, Гайсә пәйгамбәр җәфалау урынында я Аллаһыдан мәхрүм булмаган, ул кабердә булган.

НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ?

Аллаһыны мәрхәмәтсез шәхес итеп күрсәтү аңардан читләштерә генә. Мексикада яшәүче Росио болай ди: «Мине балачактан ук утлы тәмугъның барлыгына өйрәттеләр. Мин шулкадәр курка идем ки, хәтта Аллаһының һичнинди яхшы сыйфаты юк дип уйлый идем. Мин Аллаһыны ачулы һәм түземсез бер шәхес итеп күз алдыма китерә идем».

Изге Язмаларда Аллаһының хөкемнәре турында һәм үлгәч кеше белән нәрсә булганы турында аңлаешлы итеп әйтелә. Күбрәк белем алып, Росио Аллаһыга үз карашын үзгәрткән. «Мин үземне азат ителгән кеше итеп хис иттем, иңнән авыр йөк төшкәндәй булды,— ди ул.— Аллаһы безгә иң яхшысын тели, ул безне ярата, һәм мин дә аны ярата алам икәненә ышана башладым. Ул үз баласын җитәкләп барган һәм аңа иң яхшысын гына теләгән әти кеше кебек» (Ишагыйя 41:13).

Күпләрне тәмугъ утыннан курку гына диндар булырга этәрә, әмма Аллаһы сезнең аңа куркудан хезмәт итүегезне теләми. Гайсә болай дигән: «Йәһвә Аллаһыңны... ярат» (Марк 12:29, 30). Моннан тыш, без Аллаһының гадел эш итүенә инде бүген ышансак, аның киләчәктә дә гадел булачагына ышана алырбыз. Әюбнең дусты Елиуй сыман, без бер дә шикләнмичә болай дип әйтә алабыз: «Хак Аллаһының явызлык кылуы, Чиксез Кодрәт Иясенең яманлык эшләве акылга сыймаслык хәл!» (Әюб 34:10).