Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: АЛЛАҺЫ ТУРЫНДАГЫ ЯЛГАН ТӘГЪЛИМАТЛАР

Хакыйкать сезне ирекле итә ала

Хакыйкать сезне ирекле итә ала

Бер көн Гайсә Иерусалимда үз Атасы Йәһвә турында сөйләгән һәм ялган дини җитәкчеләрне фаш иткән (Яхъя 8:12—30). Ул әйткән сүзләр ярдәмендә без бүген Аллаһы турында киң таралган карашларны тикшерә алабыз. Гайсә болай дип әйткән: «Минем сүзләремне тотасыз икән, сез чыннан да минем шәкертләрем, сез хакыйкатьне белерсез, һәм хакыйкать сезне ирекле итәр» (Яхъя 8:31, 32).

«Минем сүзләремне тотасыз икән»,— дип Гайсә берәр тәгълиматның хакмы, юкмы икәнен ничек билгеләп булганын күрсәткән. Аллаһы турында берәр нәрсә ишеткәндә, үзегезгә мондый сорау бирегез: «Бу сүзләр Гайсәнең сүзләре һәм Изге Язмаларда башка язылганнар белән туры киләме?» Рәсүл Паулны тыңлаган кешеләрдән үрнәк алыгыз. Алар «ишеткән сүзләрнең [белгәннәренең] дөреслеген белер өчен, Язмаларны һәр көн җентекләп тикшергән» (Рәсүлләр 17:11).

Беренче мәкаләдә искә алынган Марко, Роза һәм Раймонда Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнеп үз карашларын тикшергән. Бу аларга ничек тәэсир иткән?

Марко: «Безнең белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәргән Йәһвә Шаһите минем сорауларыма да, хатынымның да бар сорауларына Изге Язмаларны ачып җавап бирә иде. Йәһвәгә карата безнең яратуыбыз үсә барды, һәм без бер-беребезгә якынрак булып киттек!»

Роза: «Башта мин Изге Язмаларда кешеләрнең Аллаһы турындагы карашлары язылган дип уйлый идем. Әмма әкрен-әкрен генә мин Изге Язмалардан бар сорауларыма җавап таба башладым. Хәзер мин Аллаһының барлыгына шикләнмим. Мин аңа таяна алам».

Раймонда: «Мин Аллаһыга дога кыла идем һәм аңардан үзе турында күбрәк белем алырга ярдәм итсен дип сорый идем. Тиздән без ирем белән Изге Язмаларны өйрәнә башладык. Ниһаять, без Йәһвә турында хакыйкатьне белдек! Аллаһы нинди икәнен белгәч, без чиксез шатландык».

Әйе, Изге Язмалар Йәһвә Аллаһы турында ялган тәгълиматларны фаш итә, әмма, иң мөһиме, ул аның күркәм сыйфатларын ачыклый. Изге Язмалар — Аллаһы тарафыннан рухландырылган аның Сүзе. Аның ярдәмендә без «Аллаһының үзебезгә биргән бүләкләрен белә» алабыз (1 Көринтлеләргә 2:12). Изге Язмаларда Аллаһы, аның нияте һәм киләчәк турында нәрсә әйтелә? Без сезне бу гади, әмма шул ук вакыт бик мөһим сорауларга җавап алырга чакырабыз. Йәһвә Шаһитләренең берәрсенә мөрәҗәгать итеп я www.pr418.com/tt сайтына кереп, Изге Язмалар өйрәнүе турында сорап була. Шулай эш итсәгез, үзегез инанырсыз: Йәһвә Аллаһыны ярату авыр түгел.