Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Көтүчеләр, Иң Бөек Көтүчеләрдән үрнәк алыгыз

Көтүчеләр, Иң Бөек Көтүчеләрдән үрнәк алыгыз

«Мәсих, сез нәкъ аның эзләре буенча барсын өчен, сезгә үрнәк калдырып, сезнең хакка газап чикте» (1 ПЕТ. 2:21).

1, 2. а) Көтүче үз сарыкларын караса, моның нәтиҗәсе нинди булыр? б) Ни өчен Гайсә заманында күпләр көтүчесез сарыклар шикелле булган?

КӨТҮЧЕ кайгыртучан булса гына, сарыклар таза була. Сарыкларны асрау буенча бер китапта болай дип әйтелә: «Көтүче сарыкларны көтүлеккә китереп кенә торса, әмма аларны карамаса, берничә елдан соң сарыклары хәлсез һәм чирле булыр». Көтүче һәр сарыкка тиешле игътибар күрсәтсә генә, көтүе таза-сәламәт булыр.

2 Җыелышта да шулай ук. Өлкәннәрнең һәр кардәшкә игътибар итүләре һәм аны кайгыртулары бар җыелышка файда китерә. Исегездәдер, Гайсә халыкның «көтүчесез сарыклар шикелле йончыган һәм таралганын» күреп, аларны «кызганган» (Мат. 9:36). Ни өчен алар андый хәлдә булган? Чөнки Аллаһы Канунына өйрәткән кешеләр кырыс, таләпчән һәм икейөзле булган. Сарыкларны кайгыртыр һәм тукландырыр урынына, Исраилнең дини җитәкчеләре кеше җилкәсенә «авыр йөкләр» салган (Мат. 23:4).

3. Өлкәннәр, көтүчеләр буларак, нәрсәне онытмаска тиеш?

3 Йәһвә җыелыштагы көтүчеләргә, ягъни билгеләнгән өләкәннәргә, бик зур җаваплылык йөкләгән. Аларга ышанып тапшырылган сарыклар Йәһвәнеке һәм «яхшы көтүче» Гайсәнеке (Яхъя 10:11). Гайсә сарыкларны «кыйммәтле канын» түгеп сатып алган (1 Көр. 6:20; 1 Пет. 1:18, 19). Ул сарыкларын шулкадәр ярата ки, хәтта алар өчен үз тормышын корбан иткән. Өлкәннәргә шуны истә тотарга кирәк: алар Аллаһының яраткан Улы Гайсә Мәсихнең — «сарыкларның бөек көтүчесенең» — ярдәмчеләре генә һәм аңа буйсына (Евр. 13:20).

4. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

4 Көтүчеләр сарыклар белән ничек мөгамәлә итәргә тиеш? Җыелыштагылар «җитәкчелекне үз өсләренә алган кешеләрне тыңларга» чакырыла. Өлкәннәргә исә «Аллаһы мирасы өстеннән хакимлек» итмәскә киңәш ителә (Евр. 13:17; 1 Петер 5:2, 3 не укы). Алайса, билгеләнгән өлкәннәр, кардәшләр өстеннән хакимлек итмичә, ничек җитәкчелекне үз өсләренә ала ала? Башка сүзләр белән әйткәндә, күзәтчеләр, Аллаһы үзләренә биргән хакимлекләреннән законсыз файдаланмыйча, сарыклар турында ничек кайгырта ала?

«АЛАРНЫ ҮЗ КҮКРӘГЕНДӘ ЙӨРТӘЧӘК»

5. Ишагыйя 40:11 дә китерелгән ачык мисал Йәһвә турында нәрсәне ачыклый?

5 Ишагыйя пәйгамбәр Йәһвә турында болай әйткән: «Үз көтүен ул көтүче кебек көтәчәк. Сарык бәтиләрен үзе җыячак, аларны үз күкрәгендә йөртәчәк һәм имезүчеләрне кайгыртачак» (Ишаг. 40:11). Бу ачык мисалдан Йәһвәнең хәлсез һәм яклаусыз хезмәтчеләренең ихтыяҗлары турында кайгыртканы күренә. Көтүче һәр сарыгының ихтыяҗларын белгән һәм һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булган кебек, Йәһвә дә һәр хезмәтчесенең ихтыяҗларын белә һәм аларга ярдәм итәргә шат. Көтүче кайвакыт сарык бәтиен куенына салып йөрткән кебек, «рәхимлелек Атасы» Йәһвә дә безне каты сынаулар вакытында йөртәчәк. Без авырлыклар кичергәндә я ярдәмгә мохтаҗ булганда, ул безне юатачак (2 Көр. 1:3, 4).

6. Өлкән, җыелыш көтүчесе буларак, Йәһвәдән үрнәк алып нәрсә эшли ала?

6 Күктәге Атабыз җыелыш көтүчеләренә искиткеч үрнәк күрсәтә! Өлкән, Йәһвәгә охшарга тырышып, сарыкларның ихтыяҗларына игътибарлы булырга тиеш. Өлкән, кардәшләренең авырлыкларын белсә, аларны кирәк чакта ныгытыр һәм аларга тиешенчә ярдәм итәр (Гыйб. сүз. 27:23). Әлбәттә, моның өчен өлкән кардәшләр белән тыгыз аралашырга тиеш. Кешенең эшенә тыкшынмыйча, ул җыелышта ишеткән һәм күргән нәрсәләр белән эчкерсез кызыксына һәм «хәлсезләргә ярдәм итәр» өчен вакыт бүлеп куя (Рәс. 20:35; 1 Тис. 4:11).

7. а) Йәзәкил һәм Иремия заманында көтүчеләр Йәһвә сарыклары белән ничек мөгамәлә иткән? б) Тугрылыксыз көтүчеләрнең мисалыннан без нинди сабак алабыз?

7 Йәзәкил һәм Иремия заманында яшәгән Аллаһы халкының көтүчеләре үзләрен ничек тоткан? Әйдәгез, моңа игътибар итик. Алар Йәһвә сарыклары турында кайгыртырга тиеш булган, әмма моны эшләмәгән. Шуңа күрә Аллаһы аларны хөкем иткән. Сарыклар, игътибарсыз калганга, ерткычларның корбаны булып киткән һәм таралган булган. Халык газап чиккән, чөнки аларның җитәкчеләре үзләрен генә кайгырткан һәм комсыз булган (Йәз. 34:7—10; Ирем. 23:1). Бүген Аллаһы нәкъ шул сәбәпле христиан дөньясының җитәкчеләрен кире кага. Боларның барысыннан өлкәннәр нинди сабак ала? Алар Йәһвә көтүен яратырга һәм аны тиешенчә кайгыртырга тиеш.

«МИН СЕЗГӘ ҮРНӘК КҮРСӘТТЕМ»

8. Дөрес булмаган карашларны төзәтүдә Гайсә нинди үрнәк калдырган?

8 Камил булмаганга, Аллаһы сарыкларының кайберләренә Йәһвә үзләреннән нәрсә көткәнен аңлау авыр. Алар, бәлки, Изге Язмалардагы принциплар буенча эш итмидер, я кабул иткән карарлары белән рухи яктан җитлекмәгән булганын күрсәтәдер. Өлкәннәр андый кардәшләр белән үзләрен ничек тотарга тиеш? Алар Гайсәдән үрнәк алырга тиеш. Шәкертләр Патшалыкта кем беренче булыр дип еш бәхәсләшсә дә, Гайсә алар белән бик сабыр булган. Ул үз шәкертләрен өйрәтеп торган һәм аларга басынкы булуга кагылышлы киңәшләр биргән (Лүк 9:46—48; 22:24—27). Шәкертләренең аякларын юып, Гайсә басынкылык үрнәге күрсәткән. Өлкәннәр дә басынкы булырга тиеш. (Яхъя 13:12—15 не укы; 1 Пет. 2:21.)

9. Гайсә үз шәкертләренең нинди карашын төзәткән?

9 Гайсәнең көтүчеләрнең роленә карашы Ягъкуб белән Яхъяныкыннан аерылып торган. Бу ике рәсүл Патшалыкта күренекле урын алырга теләгән. Әмма Гайсә аларның карашын төзәткән. Ул болай дигән: «Сез беләсез: халык идарәчеләре халык өстеннән хакимлек итәләр, һәм бөек кешеләр халыкны кул астында тоталар. Сезнең арагызда исә алай булмасын. Арагызда бөек булырга теләүче сезгә хезмәтче булсын» (Мат. 20:25, 26). Рәсүлләргә башкалар өстеннән «хакимлек итү», ягъни үз кардәшләренә нәрсә эшләргә кирәклеген һәрвакыт әйтеп тору, теләген тыярга кирәк булган.

10. Гайсә өлкәннәр көтү белән ничек мөгамәлә итәчәк дип өметләнә? Рәсүл Паул бу яктан нинди үрнәк калдырган?

10 Гайсә җыелыш өлкәннәре башкалар белән, ул үзе шәкертләре белән мөгамәлә иткән кебек, мөгамәлә итәчәк дип өметләнә. Өлкәннәр башкалар өстеннән хакимлек итәргә түгел, ә аларга хезмәт итәргә әзер булырга тиеш. Гайсәдән үрнәк алып, рәсүл Паул башкаларга басынкылык белән хезмәт иткән. Ул Эфес җыелышының өлкәннәренә болай дип язган: «Асия өлкәсенә килү белән, беренче көннән үк, үземне сезнең белән ничек тотканымны сез бик яхшы беләсез. Мин бик тыйнак булып... Хуҗабызга кол кебек хезмәт иттем». Рәсүл Паул өлкәннәрне басынкы булырга һәм башкаларга тырышып хезмәт итәргә өндәгән. Дәвам итеп, ул: «Мин сезгә һәр эштә шуны күрсәттем: сез, минем кебек эшләп, хәлсезләргә ярдәм итәргә... тиеш»,— дип әйткән (Рәс. 20:18, 19, 35). Ә көринтлеләргә Паул аларның иманнары өстеннән хакимлек итмәгәне турында әйткән. Ул аларның куандырырга теләүче басынкы хезмәттәше булган (2 Көр. 1:24). Паул басынкы булып һәм тырыш хезмәт алып барып бүгенге өлкәннәргә яхшы үрнәк калдырган.

«ХАК СҮЗДӘН ТАЙПЫЛМЫЙЧА» КИҢӘШ БИРЕГЕЗ

11, 12. Кардәшкә берәр карар кабул итәргә булышыр өчен, өлкән нәрсә эшли ала?

11 Өйрәткәндә өлкән «хак сүздән тайпылмыйча эш итәргә тиеш» (Тит. 1:9). Әмма моны ул «үзен юаш тотып» эшли (Гәл. 6:1). Кардәшләрне берәр нәрсәне эшләргә мәҗбүр иткәнче, яхшы көтүче аларга шәхси карарлар кабул итәргә булыша, ягъни аларны үз карарлары белән Йәһвәне һәм аның Сүзен яратканнарын күрсәтергә дәртләндерерә. Мәсәлән, берәр кардәшкә җитди карар кабул итәргә кирәк булганда, өлкән Изге Язмалардагы принциплар һәм басмаларыбызда язылганнар буенча аның белән фикер алыша ала. Ул шулай ук кардәшне теге я бу карары аның Йәһвә белән мөнәсәбәтләренә ничек тәэсир итәчәге турында уйланырга дәртләндерер. Аннан соң өлкән кардәшкә, карар кабул итәр алдыннан, дога кылып Аллаһының җитәкчелеген эзләү никадәр мөһим икәнен ассызыклар (Гыйб. сүз. 3:5, 6). Шулай фикер алышкач, өлкән кардәшкә үзенә карар кабул итәргә мөмкинлек бирер (Рим. 14:1—4).

12 Киңәш биргәндә, күзәтчеләр Изге Язмаларга гына нигезләнә. Шуңа күрә аларга Изге Язмаларны оста итеп кулланырга һәм анда язылганнардан читкә тайпылмаска кирәк. Шулай эш итү өлкәннәрне үз хакимлекләреннән законсыз файдаланудан саклап торыр. Өлкәннәр шуны онытмый: алар Көтүченең ярдәмчеләре генә, һәм җыелышның һәр әгъзасы кабул иткән үз карарлары хакында Йәһвәгә һәм Гайсәгә үзләре җавап бирәчәк (Гәл. 6:5, 7, 8).

«КӨТҮГӘ ҮРНӘК БИРЕП КӨТЕГЕЗ»

Өлкәннәр үз гаиләләренә вәгазьгә әзерләнергә булыша (13 нче абзацны кара.)

13, 14. Күзәтче нинди өлкәләрдә көтүгә үрнәк күрсәтергә тиеш?

13 Өлкәннәргә җыелыш өстеннән «хакимлек итмәскә» киңәш биргәч, рәсүл Петер аларны «көтүгә үрнәк биреп көтегез» дип өндәгән (1 Пет. 5:3). Өлкән көтү өчен ничек үрнәк булып тора ала? Әйдәгез, «күзәтче вазифасына омтылучы кеше» күрсәтергә тиеш кайбер сыйфатларны карап чыгыйк. Аңа «төпле» булырга һәм «үз гаиләсе белән яхшы җитәкчелек итәргә» кирәк. Өлкән гаиләле булса, ул үрнәк алырлык гаилә башы булырга тиеш, чөнки ул «үз гаиләсе белән җитәкчелек итә белмәсә, Аллаһы җыелышы турында ничек кайгырта алыр?» (1 Тим. 3:1, 2, 4, 5). Күзәтче вазифасына омтылган кардәш төпле булырга, ягъни Аллаһы принципларын яхшы аңларга һәм алар буенча яшәргә тиеш. Авырлыклар белән очрашканда ул тынычлык югалтмый һәм карарлар кабул иткәндә бар якларны исәпкә ала. Андый сыйфатларга ия булган өлкәннәргә ышану һәм аларны тыңлау җиңел.

14 Вәгазьдә ашкынып катнашу ягыннан да өлкән башкалар өчен үрнәк булып тора. Бу өлкәдә Гайсә күзәтчеләргә яхшы үрнәк калдырган. Җирдә яшәгәндә Аллаһы Патшалыгы хакында хәбәрне вәгазьләү Гайсә тормышының мөһим өлеше булган, һәм ул үз шәкертләрен бу эшне башкарырга өйрәткән (Марк 1:38; Лүк 8:1). Бүген дә өлкәннәр белән бергә вәгазьләү вәгазьчеләргә дәрт өсти. Кардәшләр аларның бу мөһим эштә ашкынып катнашуларын күрә һәм алар өйрәткәндә кулланган ысулларны үзләштерә. Өлкәннең эшләре күп булса да, аның үз вакытын һәм көчен яхшы хәбәрне вәгазьләүгә багышланганын күрү җыелыштагыларны да шулай ук ашкынып хезмәт итәргә дәртләндерә. Өлкәннәр җыелыш очрашуларына әзерләнеп һәм комментарийлар биреп, Патшалык Залында җыештыру һәм ремонт ясау кебек эшләрдә катнашып кардәшләргә шулай ук яхшы үрнәк күрсәтә. (Эфес. 5:15, 16; Еврейләргә 13:7 не укы.)

Күзәтчеләр вәгазьдә катнашып башкаларга үрнәк күрсәтә (14 нче абзацны кара.)

«ХӘЛСЕЗЛӘРГӘ ЯРДӘМ КУЛЫ СУЗЫГЫЗ»

15. Өлкәннәр кардәшләр янына нинди максат белән килеп китә?

15 Сарык җәрәхәтләнсә я авырып китсә, яхшы көтүче аңа шунда ук ярдәм итәр. Өлкәннәргә дә газап чиккән я рухи яктан ярдәмгә мохтаҗ булган кардәшләргә тоткарланмыйча булышырга кирәк. Олы яшьтәге я авырган кардәшләргә төрле ярдәм кирәк булырга мөмкин, әмма алар иң беренче чиратта рухи яктан ярдәмгә һәм юатуга мохтаҗ (1 Тис. 5:14). Яшь мәсихчеләр исә «яшьлеккә хас теләкләр» белән көрәшергә мөмкин (2 Тим. 2:22). Өлкәннәр җыелыштагы бар кардәшләргә ярдәм итү максаты белән килеп китә. Андый килеп китү вакытында алар кардәшләрнең кичергән авырлыкларын аңларга һәм Изге Язмаларны кулланып аларны дәртләндерергә тырыша. Өлкәннәр җыелыштагыларга кирәкле ярдәмне үз вакытында күрсәтсә, кардәшләр күп авырлыклардан саклана алыр.

16. Берәр кардәш рухи яктан ярдәмгә мохтаҗ булса, өлкәннәр аңа ничек булыша ала?

16 Әйтик, берәр кардәшнең җитди проблемасы туган һәм аның Йәһвә белән мөнәсәбәтләре куркыныч астында, ди. Андый очракта нәрсә эшләргә? «Берәрегез авырыймы? — дип сораган шәкерт Ягъкуб.— Җыелыш өлкәннәрен чакырсын, һәм алар, Йәһвә исеме белән аңа май сөртеп, аның турында дога кылсыннар. Иман белән әйтелгән дога авыруны сәламәт итәчәк, һәм Йәһвә аны савыктырачак. Ул гөнаһлар кылган булса, кичереләчәк» (Ягък. 5:14, 15). Рухи яктан авырган кардәш «өлкәннәрне чакырмаса» да, алар аның проблемалары турында белсә, тоткарланмыйча ярдәм кулы сузарга тиеш. Алар андый кардәшләр белән бергә вә алар хакында дога кыла һәм авыр вакытларда аларга булыша. Шулай эшләп өлкәннәр үзләренең яхшы көтүчеләр булуларын күрсәтә һәм кардәшләрен дәртләндереп аларга Йәһвәгә алга таба да шатланып хезмәт итәргә ярдәм итә. (Ишагыйя 32:1, 2 не укы *.)

17. Өлкәннәрнең «бөек көтүчедән» үрнәк алып торулары җыелышка нинди файда китерә?

17 Йәһвә оешмасында төрле вазифалар үтәгәндә, җыелыштагы көтүчеләр Бөек Көтүче Гайсә Мәсихтән үрнәк алырга тырыша. Бу җаваплы кардәшләрнең хезмәте ярдәмендә көтү гөрләп үсә һәм Аллаһыга тугры кала. Без кайгыртучан өлкәннәребезгә һәм Иң Бөек Көтүче Йәһвәгә бик рәхмәтле!

^ 16 абз. Ишагыйя 32:1, 2: «Патша тәкъвалык хакына патшалык итәчәк һәм мирзалар гаделлек хакына идарә итәчәкләр. Аларның һәрберсе җилдән яшеренер урын сыман һәм коеп яуган яңгырдан ышык урын сыман, сусыз җирләрдә су ташкыннары кебек, кибеп беткән җирдәге зур кыяның күләгәсе кебек булачак».