Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: БЕЗ АЛЛАҺЫГА МОХТАҖМЫ?

Ни өчен андый сорау туа?

Ни өчен андый сорау туа?

«Син Аллаһыга ышанасыңмы? Миллионлаган кеше ышанмый»,— дип язылган бер реклама тактасында. Бу рекламаны атеистларның бер төркеме биргән акчага куйганнар. Андый кешеләр, күрәсең, Аллаһысыз яшәп була дип уйлый.

Шул ук вакыт күп кенә кеше Аллаһыга ышана, әмма аларның кабул ителгән карарларыннан Аллаһыга чынында ышанмаулары күренә. Салваторе Физичелла исемле бер католик архиепископы үз чиркәүнең әгъзалары турында болай дигән: «Безгә карап, беркем дә безнең христиан булуыбызны танымастыр, чөнки без имансыз кешеләр кебек яшибез».

Кайберәүләрнең Аллаһы турында уйланыр өчен вакытлары юк. Аларның фикеренчә, Аллаһыга якынлашып булмый, һәм ул аларның тормышларында берничек тә катнашмый. Андый кешеләр, күп дигәндә, башларына хәсрәт төшкәндә я берәр нәрсәгә мохтаҗ булганда гына Аллаһыга мөрәҗәгать итә. Алар аны үз йомышчылары дип саный.

Башкалар үз диннәренең тәгълиматларын тотмый, чөнки аларның файдасын, күрәсең, сизми. Мәсәлән, Германиядә яшәгән католикларның 76 проценты ир-атларның хатын-кызлар белән никахлашмыйча бергә яшәүләрендә бернинди дә начарлык күрми. Бу караш Изге Язмаларга да, аларның чиркәүләренең тәгълиматларына да каршы килә (1 Көринтлеләргә 6:18; Еврейләргә 13:4). Әлбәттә, католицизмда гына түгел, ә башка диннәрдә дә берсен сөйләгән, ә икенчесен эшләгән кешеләр бар. Күп кенә диннәрдә руханилар үз чиркәүләренә йөргән кешеләрнең үзләрен атеистларча тотуыннан зарлана.

Бу мисаллар бер сорау тудыра: без чыннан да Аллаһыга мохтаҗмы? Бу сорау яңа гына тумаган. Аның турында Изге Язмаларның инде беренче битләрендә язылган булган. Бу сорауга җавап табар өчен, Тәүратның Яратылыш китабында язылганнарга игътибар итик.