Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

 БРОШЮРА ТЕМАСЫ: ҮЛЕМ ТОРМЫШНЫҢ АХЫРЫМЫ?

Кешеләрнең үлем белән көрәшүләре

Кешеләрнең үлем белән көрәшүләре

ИМПЕРАТОР ЦИНЬ ШИХУАНДИ

СӘЯХӘТЧЕ ХУАН ПОНСЕ ДЕ ЛЕОН

Үлем — дәһшәтле дошман. Без аның белән бар көчебезне куеп көрәшәбез. Мәсәлән, без якын кешебезнең үлеме белән килешә алмыйбыз. Яшь чакта без бу дошман безгә беркайчан да тимәячәк дип уйлыйбыздыр. Әмма бер көн бу хыял челпәрәмә килер.

Аеруча борынгы фиргавеннәр үлемсезлеккә ирешер өчен зур тырышлыклар куйган. Алар үз гомерләрен һәм меңләгән колларының гомерләрен үлем белән көрәшүгә багышлаган. Фиргавеннәр төзегән пирамидалар үлемсезлеккә ирешергә тырышканнарын да, уңышсыз булганнарын да раслый.

Кытай императорлары да үлемсезлек турында хыялланган, әмма моңа башка юл белән ирешергә теләгән: кешене яшәртә торган сихерле эликсир ясарга тырышканнар. Мәсәлән, император Цинь Шихуанди үз алхимикларына үлемне җиңә алырлык могҗизалы эчемлек ясарга кушкан. Ләкин аларның эчемлекләренең күбесен агулы терекөмеш өстәп ясаганнар. Император, күрәсең, андый эчемлекләрнең берсен эчеп үлгән.

XVI гасырда Испаниянең бер сәяхәтчесе Хуан Понсе де Леон мәңгелек яшьлек чишмәсен табарга теләп Кариб утрауларына диңгез буйлап барган. Сәяхәт иткәндә ул бүген Флорида штаты (АКШ) урнашкан җирләрне ачкан, әмма берничә елдан соң андагы халык белән атышканда үлгән. Мәңгелек яшьлек чишмәсе табылмыйча калган.

Фиргавеннәр, императорлар һәм сәяхәтчеләр үлемне җиңеп чыгарга тырышкан. Безгә аларның үлемсезлек эзләү юллары ошамаса да, алар куйган максатка кем ирешергә теләмәс иде? Дөресен генә әйткәндә, беркемнең дә диярлек үләсе килми.

ҮЛЕМНЕ ҖИҢЕП ЧЫГЫП БУЛАМЫ?

Ни өчен без үлем белән килешә алмыйбыз? Изге Язмаларда моның сәбәбе аңлатыла. Анда Барлыкка Китерүчебез Йәһвә * турында: «Аллаһы һәр нәрсәне үз вакытында күркәм итеп яраткан, аларны бәндәләренең күңеленә мәңгегә сеңдергән [кешеләрнең күңеленә мәңгелек салган, ЯД]»,— дип әйтелә (Вәгазьче 3:11). Безнең  ямьгә тулган җирдә 80 яшь я шул тирәдә генә түгел, ә мәңге шатланып яшисебез килә (Мәдхия 89:10). Моңа йөрәгебез тартына.

Ни өчен Аллаһы безнең күңелебезгә «мәңгелек» салган? Өметләребезнең өзелүе өченме? Андый фикер башка сыймаслык. Аллаһы үлем җиңеләчәк дип вәгъдә итә. Изге Язмаларда үлемнең юкка чыгуы турында һәм Аллаһының мәңгелек тормыш бирергә вәгъдәсе турында кат-кат әйтелә. ( «Үлемне җиңү» дигән рамканы карагыз.)

Гайсә пәйгамбәр үзе ачыктан-ачык болай дигән: «Мәңгелек тормышка ия булыр өчен, синең турында — бердәнбер хак Аллаһы турында һәм син җибәргән Гайсә Мәсих турында белем алырга кирәк» (Яхъя 17:3). Шуңа күрә үлем белән көрәшү өметсез түгел. Әмма Гайсә пәйгамбәрнең сүзләре буенча, без бу көрәшүдә Аллаһы ярдәме белән генә җиңә алабыз.

^ 9 абз. Изге Язмалар буенча, Йәһвә — Аллаһының исеме.