Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Беренче гасырдагы яһүдләрнең «Мәсихнең килүен көтәр» өчен нинди нигезе булган?

Чумдыручы Яхъя яшәгән көннәрдә «халык Мәсихнең килүен көтә иде, һәм барысы Яхъя хакында күңелләреннән генә: „Ул Мәсих түгелме икән?“ — дип уйлана иде» (Лүк 3:15). Ни өчен бу яһүдләр Мәсих нәкъ шул вакытта килер дип уйлаган? Моңа төрле сәбәпләр бар.

Гайсә туганнан соң, Йәһвәнең фәрештәсе Бәйтлеһемнең тирә-яктагы кырларында үз көтүләрен караган көтүчеләр алдында пәйда булган. Фәрештә болай дип игълан иткән: «Бүген Давыт шәһәрендә сезнең Коткаручыгыз, Мәсих Хуҗа туды» (Лүк 2:8—11). Шуннан соң шул фәрештә янында «күп санлы күк гаскәре күренгән» һәм болай дип әйтә * башлаган: «Күктәге Аллаһыга дан, җир йөзендә Аллаһы хуплаган кешеләргә иминлек булсын!» (Лүк 2:13, 14).

Бу хәбәр шул басынкы көтүчеләргә, һичшиксез, көчле йогынты ясаган. Алар шунда ук Бәйтлеһемгә барган, һәм, Йосыф, Мәрьям һәм сабый Гайсәне күреп, «үзләренә сабый турында хәбәр ителгәнне сөйләп биргән». Нәтиҗәдә, «көтүчеләр сөйләгәнне ишеткән бар кеше хәйран калган» (Лүк 2:17, 18). «Ишеткән бар кешеләр» дигән сүзләр шуны күрсәтә: көтүчеләр Мәрьям белән Йосыфка гына түгел, ә шулай ук башкаларга да булган бу очракны сөйләгән. Өйгә кайткач, «көтүчеләр ишеткәннәре һәм күргәннәре өчен Аллаһыны данлап һәм мактап кайтып киткәннәр. Барысы нәкъ аларга әйтелгәнчә булган» (Лүк 2:20). Көтүчеләр Мәсих турында ишеткән яхшы хәбәрне бер дә яшермәгән!

Муса канунында язылган күрсәтмәләрне үтәп, Мәрьям яңа туган Гайсәне, Йәһвә алдына китерер өчен, гыйбадәтханәгә алып килгән. Анда Ханна исемле пәйгамбәр «Аллаһыга рәхмәтләр укып, Иерусалимның коткарылуын көтеп торган бар кешеләргә бала хакында сөйләгән» (Лүк 2:36—38; Чыг. 13:12). Шулай итеп, Мәсихнең тууы турындагы хәбәр тарала барган.

Соңрак, Иерусалимга көнчыгыштан йолдызчылар килгәннәр. «Алар: „Яһүдләрнең яңа туган патшасы кайда? Без көнчыгышта булганда, аның йолдызын күрдек һәм аңа сәҗдә кылырга дип килдек“,— дигәннәр» (Мат. 2:1, 2). Бу хакта ишеткәч, «Һируд патша һәм аның белән бергә бөтен Иерусалим хафага төште. Ул халыкның барлык баш руханиларын һәм канунчыларын җыеп, алардан Мәсихнең кайда туарга тиешлеген  сораша башлады» (Мат. 2:3, 4). Әйе, күп кенә кеше хәзер инде мәгълүм булган: киләчәктә Мәсих булып китәргә тиеш бала туган! *

Өстә китерелгән Лүк 3:15 тән күренгәнчә, яһүдләр Чумдыручы Яхъяны Мәсих дип санаганнар. Ләкин Яхъя аларның фаразлары дөрес түгел икәнен күрсәткән. Ул: «Артымнан миннән көчлерәк берәү килә, һәм мин аның аяк киемен салдырырга лаеклы түгел. Ул сезне изге рухка һәм утка чумдырыр»,— дип әйткән (Мат. 3:11). Яхъяның тыйнаклык белән әйтелгән сүзләре кешеләрне Мәсихне көтәргә дәртләндергән.

Данил 9:24—27 дә 70 атна турындагы пәйгамбәрлек язылган. Беренче гасырдагы яһүдләр шул пәйгамбәрлек нигезендә Мәсихнең кайчан киләчәген аңлый алганмы? Бу мөмкин булса да, аңлаганнар дип әйтер өчен нигез юк. Чынында, Гайсә көннәрендә 70 атна турындагы пәйгамбәрлекне төрлечә аңлатканнар. Шул аңлатулар бер-берсенә каршы килгән һәм бүгенге аңлавыбызга бөтенләй туры килми.

Ессейларның (халык аларны дәрвиш бер яһүд сектасы дип санаган) өйрәтүләре буенча, 490 елның ахырына ике Мәсих килергә тиеш булган. Моны алар Данил пәйгамбәрлегенә нигезләнеп санап чыккан дип әйтә алмыйбыз. Алар Данил пәйгамбәрлегенә нигезләнеп моны санап чыккан дип фараз итсәк тә, шул дини төркемнең карашы бөтен яһүд халкына тәэсир иткән дип әйтү авыр.

Б. э. икенче гасырында кайбер яһүдләрнең фикеренчә, 70 атна б. э. к. 670 елдан алып б. э. 70 елына кадәр дәвам иткән, ягъни беренче гыйбадәтханәнең җимерелүеннән алып икенче гыйбадәтханәнең җимерелүенә кадәр дәвам иткән. Башкалар исә 70 атна турындагы пәйгамбәрлек Маккавейлар вакытында, ягъни б. э. к. икенче гасырда, үтәлгән дип уйлаган. Шунысы ачык: кешеләр 70 атнаны санау буенча бер карашка килә алмаган.

Әгәр 70 атна турындагы пәйгамбәрлекне беренче гасырда аңлаган булсалар, алайса рәсүлләр белән беренче гасырда яшәгән башка мәсихчеләр моның турында әйтер иде. Алар шул фактка нигезләнеп, Гайсәнең Мәсих булуын раслап торыр иде, чөнки Гайсә нәкъ пәйгамбәрлектә әйтелгән вакытта килгән. Ләкин беренче мәсихчеләр алай эшләгән дип әйтер өчен дәлилләр юк.

Башка бер факт та игътибарга лаек. Еврей Язмаларындагы пәйгамбәрлекләр Гайсә Мәсихтә үтәлгән, һәм Яхшы хәбәрне бәян итүчеләр моңа басым ясап язган (Мат. 1:22, 23; 2:13—15; 4:13—16). Шулай да, аларның берсе дә Гайсәнең җиргә килүе һәм 70 атна турындагы пәйгамбәрлек бер-берсе белән бәйле дип әйтмәгән.

Мондый нәтиҗә ясап була: Гайсә көннәрендә яшәгән кешеләр 70 атна турындагы пәйгамбәрлекне дөрес аңлаган дип әйтер өчен нигез юк. Әмма Инҗилнең беренче дүрт китабы буенча, кешеләрнең «Мәсихнең килүен көтәр» өчен башка нигезләре булган.

^ 4 абз. Изге Язмаларда Гайсә туганда фәрештәләр җырлаган дип әйтелми.

^ 7 абз. Мондый сорау туарга мөмкин: йолдызчылар көнчыгышта булган «йолдыз» «Яһүдләрнең... патшасының» тууы белән бәйле икәнен ничек аңлаган? Алар, бәлки, Исраил буенча сәяхәт иткәндә, Гайсәнең тууы турында ишеткәндер.