Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Ходайның матурлыгын күрү»

«Ходайның матурлыгын күрү»

Кайгы-хәсрәтләр безгә көчле йогынты ясый ала. Алар бар уйларыбызны яулап алырга, безне хәлсезләндерергә һәм тормышка карата карашыбызга тәэсир итәргә мөмкин. Борынгы Исраил патшасы Давыт күп газап кичергән булган. Ул аларга ничек караган? Йөрәккә үтеп керүче мәдхиядә Давыт мондый җавап биргән: «Авазым белән Ходайга дәштем, авазым белән Ходайга дога кылдым. Аның алдында догамны агылдырдым, Аңа кайгымны әйтеп бирдем. Рухым чыгарга гына торганда да, Син сукмакларымны белеп тордың». Әйе, Давыт басынкылык белән ярдәм сорап Аллаһыга дога кылган (Мәд. 141:1—3).

Газаплар кичергәндә, Давыт басынкылык белән ярдәм сорап Аллаһыга дога кылган

Башка бер мәдхиядә Давыт болай дип җырлаган: «Гомеремнең бар көннәрендә дә Ходай өендә торуны, Ходайның матурлыгын күрүне, Аның изге йортына йөрүне генә [«гыйбадәтханәсенә сокланып карап торыр өчен», ЯД] Ходайдан сорадым, бары тик шуны гына эзлим» (Мәд. 26:4). Күз алдыгызга китерегез: левиле булмаган Давыт изге ишегалдының тышкы ягында тора. Ул чын гыйбадәт кылуның үзәгендә. Давыт йөрәге рәхмәт белән шулкадәр тула ки, ул хәтта калган көннәрен Йәһвә йортында үткәрергә һәм шулай итеп «Ходайның матурлыгын күрергә» тели.

Бу шигырьдә «матурлык» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе «яхшы һәм күңелле берәр нәрсә белән бәйле һәм уйларга, хисләргә уңай тәэсир иткән сыйфатны» аңлата. Давыт Аллаһыга гыйбадәт кылу белән бәйле бар нәрсәгә һәрвакыт сокланып караган. Үзебезгә мондый сорау бирү файдалы булыр иде: мин дә Давыт хис иткәнне хис итәмме?

АЛЛАҺЫГА ГЫЙБАДӘТ КЫЛУ БЕЛӘН БӘЙЛЕ БАР НӘРСӘГӘ «СОКЛАНЫП КАРАГЫЗ»

Бүген Йәһвәгә якынлашыр өчен берәр бинага барасы юк. Киресенчә, без Аллаһының бөек рухи гыйбадәтханәсе, ягъни чын гыйбадәт кылуның изге төзелеше, ярдәмендә Аллаһыга якынлашабыз *. Шул төзелешкә «сокланып карасак», без «Ходайның матурлыгын күрербез».

Әйдәгез, Изге чатырга керү урыны алдында урнаштырылган һәм корбанны яндырыр өчен кулланылган бакыр мәзбәхкә игътибар итик (Чыг. 38:1, 2; 40:6). Бу мәзбәх — корбан китерү урыны — Аллаһы Гайсәнең җирдәге тормышын корбанга кабул итәргә әзер булуын символлаштырган (Евр. 10:5—10). Бу безгә нинди файда китерә икәне турында уйлап кына карагыз! Рәсүл Паул болай дип язган: «Без Аллаһыга дошман булган вакытта аның белән Улының үлеме аркылы татулашканбыз» (Рим. 5:10). Гайсәнең түгелгән канына иман күрсәтеп, без, Аллаһының дуслары буларак, аның хуплавын кичереп яши алабыз, һәм ул безгә ышана. Нәтиҗәдә, без Йәһвә белән якын дуслар булып китә алабыз (Мәд. 24:14).

«Гөнаһларыбыз юып төшерелгән», шуңа күрә Йәһвә безгә «яңарту заманнарын китерә» (Рәс. 3:19). Безнең хәлебез төрмәдә утыручы кешенең хәленә охшаш. Ул кылган эшләреннән үкенә һәм, җәзаны көтеп, җитди үзгәрешләр ясый. Җинаятьченең тырышлыкларын исәпкә алып киң күңелле хакимнең мәрхәмәтлек күрсәтәсе килә — ул үлемгә тартырга карарын юк итә. Төрмәдә утыручының җилкәсеннән тау төшкәндәй була! Бу хаким кебек, Йәһвә дә тәүбә иткән кешеләрне хуплый башлый һәм үлемгә тартмый.

ЧЫН ГЫЙБАДӘТ КЫЛУДА ШАТЛЫК ТАБЫГЫЗ

Йәһвә йортына килеп, Давыт гыйбадәт кылу  белән бәйле төрле нәрсәләрне күрә алган: мәсәлән, анда Канунны кычкырып укыганнар һәм аңлатканнар, хуш исле сумаланы яндырганнар. Ул шулай ук руханилар белән левиләрнең үз изге хезмәтен башкарганнарын һәм башка күп исраиллеләрнең җыелганнарын күргән (Чыг. 30:34—38; Сан. 3:5—8; Кан. 31:9—12). Борынгы Исраилдәге гыйбадәт кылуның бар бу үзенчәлекләренең бүгенге көннәрдә охшаш яклары бар.

Бүген дә үткәндә кебек кардәшләрнең «бергә торуы бик яхшы һәм ничек күңелле!» (Мәд. 132:1). Халыкара «бөтен кардәшлектә» гаҗәеп үсеш күренә (1 Пет. 2:17). Җыелыш очрашуларыбызда Изге Язмаларны кычкырып укыйлар һәм аңлаталар. Үз оешмасы аша Йәһвә мул итеп ризык бирә һәм безне өйрәтә. Шәхси һәм гаилә өйрәнү үткәрер өчен дә безнең күп төрле басмаларыбыз бар. Җитәкче советның бер әгъзасы болай дигән: «Йәһвә Сүзе турында уйлану, аның мәгънәсенә төшенү һәм аңлау табарга тырышу тормышымны рухи байлык һәм канәгатьлек белән тутыра». Әйе, «гыйлемлек синең жаныңны биләп ала» ала (Гыйб. сүз. 2:10).

Бүген Аллаһы хезмәтчеләренең Йәһвәгә яраклы догалары һәр көн аңа күтәрелә. Йәһвә өчен андый догалар сумаланың татлы хуш исе кебек (Мәд. 140:2). Басынкылык белән кылган догаларыбыз Йәһвә Аллаһыга зур шатлык китерә. Моны аңлау безне сөендерә!

Муса мондый сүзләр әйтеп дога кылган: «Безгә Ходай Аллабызның яхшылыгы тисен, һәм кулларыбызның эшләре уңышлы булсын иде» (Мәд. 89:17). Хезмәтебезне ашкынып башкарганда, Йәһвә эшебезне фатихалый (Гыйб. сүз. 10:22). Бәлки, без берәр кемгә хакыйкатьне кабул итәргә булышканбыздыр. Я, бәлки, кешеләрнең ваемсызлыгына, начар сәламәтлеккә, эмоциональ авыртуга я эзәрлекләүләргә карамастан күп еллар чыдамлылык белән хезмәт итәбездер (1 Тис. 2:2). Ул чакта безнең дә «Ходайның матурлыгын» һәм күктәге Атабызның эшебезне кадерләгәнен күрергә мөмкинлек булган.

«Миңа тигән мал да, өлеш тә Ходай,— дип җырлаган Давыт патша,— миңа тигән язмышны рәтләүче Син, Ходай. Үлчәү җебе миңа иң яхшы җирне бирде» (Мәд. 15:5, 6). Давыт үз «өлеше» өчен, ягъни Йәһвә белән яхшы мөнәсәбәтләргә ия булу һәм аңа хезмәт итү мөмкинлеге өчен, рәхмәтле булган. Без дә, Давыт кебек, газаплар кичерәбез, ләкин безнең шул хәтле күп рухи фатихаларыбыз бар! Шуңа күрә, әйдәгез, алда да чын гыйбадәт кылуда шатлык табып торыйк һәм һәрвакыт Йәһвәнең рухи гыйбадәтханәсенә «сокланып карыйк».

^ 6 абз. «Күзәтү манарасы» (рус) 1996 ел, 1 июль, 14—24 нче битләрне кара.