Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

 АРХИВЫБЫЗДАН

Иманны ныгыта торган кинотамашага 100 ел

Иманны ныгыта торган кинотамашага 100 ел

«[Докладчы] Рассел кардәшнең үзеннән дә күбрәк Рассел кардәшкә охшый!» («Фотодраманы» 1914 елны караган бер кеше).

БУ ЕЛНЫ «Барлыкка китерүнең фотодрамасы» дип аталган кинотамашаның төрле илләрдә күрсәтелгәненә 100 ел туа. Бу кинотамаша Изге Язмаларга — Аллаһы Сүзенә — ышанычны ныгытыр өчен чыгарылган булган. 1914 елларда яшәгән күп кенә кешеләрнең иманнары зәгыйфьләнгән булган, чөнки алар эволюция теориясенә ышанган, Изге Язмаларны тәнкыйтьчеләрне тыңлаган һәм бар нәрсәне шик астына алган. Әмма «Фотодрама» Барлыкка Китерүче Йәһвәгә ышанып яшәргә дәртләндергән.

Ул елларда Изге Язмаларны Тикшерүчеләр белән җитәкчелек итүче Чарлз Тейз Рассел Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне тиз тарату өчен иң уңышлы юллар һәрвакыт эзләп торган. Изге Язмаларны Тикшерүчеләр инде 30 дан артык ел басмалар бастырган булган. Әмма аларның игътибарын башка нәрсә — кинематография җәлеп иткән.

ЯХШЫ ХӘБӘРНЕ КИНО ЯРДӘМЕНДӘ ТАРАТУ

1890 елларда тавышсыз кино төшерелә башланган. Ә 1903 елда Нью-Йорк шәһәренең бер чиркәвендә дин турындагы кино күрсәтелгән булган. Шуңа күрә Рассел кардәш «Фотодрамага» 1912 елны кыюлык белән тотынгач, кинематография әле башлангыч стадиясендә булган дип әйтеп була. Рассел кардәш шуны аңлаган: Изге Язмалардагы хакыйкатьне басмалар ярдәмендә түгел, ә кинематография ярдәме белән яхшырак таратып була.

«Фотодраманың» сигез сәгатьлек тамашасы — аны гадәттә дүрт өлешкә бүлеп күрсәткәннәр — үз эченә Изге Язмаларга нигезләнгән 96 кыска нотык алган. Анда атаклы бер дикторның тавышы яздырылган булган; аның тавышы шул вакытта киң танылган булган. Күп кенә эпизодларда классик музыка яңгыраган. Оста кардәшләр тавыш белән музыка яздырылган язуларны фонографларда уйнаткан һәм тавышны төсле слайдларга вә кинокадрларга туры китергән. Кинокадрларга Изге Язмаларга нигезләнгән билгеле хикәяләр төшерелгән булган.

«Драмада йолдызларның барлыкка килүеннән башлап Мәсихнең Меңьеллык идарә итүенең тәмамлануына кадәр бар вакыйгалар сурәтләнә иде» (Стюарт Барнз, 1914 елны аңа 14 яшь булган)

Пленкага төшерелгән материалның күбесе һәм пыялалы слайдларның байтак кына саны дөньяви студияләрдән алынган булган. Филадельфиядә, Нью-Йоркта, Парижта һәм Лондонда яшәгән профессиональ рәссамнар пыялалы слайдлар белән пленкаларга кадр артыннан кадр рәсемнәр төшергән. Вефильнең сәнгать студиясендә хезмәт иткән эшчеләр төркеме дә күп рәсемнәр ясаган. Алар  еш кына ватылган слайдларны яңаларга алмаштырган. Кайбер пленкалар сатып алынган булган, ә кайберләренә Вефиль гаиләсенең әгъзалары төшерелгән булган. Шул кардәшләр фәрештәнең Ибраһимга Исхакны корбанга китерергә юл куймаганын күрсәтә торган эпизодта катнашкан. Бу эпизод Йонкерс шәһәре (Нью-Йорк штаты, АКШ) тирәсендә төшерелгән булган (Ярат. 22:9—12).

Оста операторлар, вакытны исәпкә алып һәм бер-берсе белән хезмәттәшлек итеп, 3 километрдан артык кинопленка, 26 фонографик язу һәм 500 гә якын пыялалы слайдны күрсәткән

Рассел кардәшнең бер хезмәттәше журналистлар белән сөйләшкәндә, бу кинотамаша «санап бетергесез күп кешенең игътибарын Изге Язмаларга җәлеп итте» дип әйткән. Аның сүзләре буенча, «Фотодрама» — «дингә бәйле хәбәрләрне тарату өчен тарих дәвамында кулланылган иң яхшы юл». Әмма руханилар рухи нәрсәләргә сусаган кешеләрнең күңелләрен кузгатыр өчен уйлап табылган андый алдынгы методны хуплармы? Һич тә юк. Христиан чиркәүләренең хезмәтчеләре бер тавыштан «Фотодраманы» хөкем иткән, ә кайберләре кешеләр аны карый алмасын өчен хәтта мәкер я хәйлә корган. Мәсәлән, бер урында руханилар утны сүндергән.

Апа-кардәшләр «Фотодрама» сурәтләре төшерелгән миллион буклетны бушлай тараткан

Тамашачыларга кечкенә Гайсә тасвирланган һәм инглизчә «Тынычлык» дип язылган значок бирелгән булган. Шул значокны таккан кеше «тынычлык улы» булырга кирәк икәнен искә төшереп торган

Шулай да театрлар «Фотодраманы» бушлай карарга килгән тамашачылар белән тулы булган. «Фотодраманы» көн дә Кушма Штатларның якынча 80 шәһәрендә күрсәткәннәр. Шаккаткан тамашачыларның күбесе «сөйләшә торган киноны» беренче тапкыр күргән. Тиз күрсәтелгән фотографияләр ярдәмендә алар чебинең йомыркадан чыкканын һәм чәчәк атканын күргән. Фәнгә кагылышлы «Фотодраманың» эпизодлары Йәһвәнең бик зирәк булуын ачык итеп исбатлаган. Мәкалә башында бер тамашачының сүзләре искә алынган иде. Ул «Фотодрама» башланыр алдыннан кереш сүзләрне экраннан сөйләүче Рассел кардәшне күргән дә, доклад белән чыгыш ясаучы кеше «Рассел кардәшнең үзеннән дә күбрәк Рассел кардәшкә охшый!» дип әйткән.

ЯЗМАЛАРДАГЫ ХАКЫЙКАТЬНЕ ТАРАТУДА ТАРИХИ ВАКЫЙГА

«Фотодраманың» премьерасы 1914 елның 11 гыйнварында Нью-Йорктагы бу матур театрда үткән. Шул театр Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең халыкара оешмасыныкы (ИЯТХО) булган

Язучы һәм кинотарихчы Тим Деркс «Фотодраманы» «тавыш (яздырылган сөйләм), кинокадрлар һәм ачык төсле слайдлар бер-берсенә туры китерелгән беренче бөек кино» дип атаган булган. «Фотодрамага» кадәр төшерелгән киноларда бу технологияләрнең кайберләре генә кулланылган булган, әмма барысы да бергә, аеруча Изге Язмаларга нигезләнгән тамашада, беркайчан да кулланылган булмаган. Моннан тыш, «Фотодраманы» моңарчы төшерелгән киноларга караганда күпкә күбрәк тамашачылар караган: аны беренче ел дәвамында гына Төньяк Америкада, Европада, Австралиядә һәм Яңа Зеландиядә якынча 9 миллион кеше караган.

«Фотодрама» премьерасы 1914 елның 11 гыйнварында Нью-Йоркта булган. 7 айдан соң Беренче бөтендөнья сугышы кузгалган. Шулай да халык төрле илләрдә «Фотодраманы» күрер өчен бергә җыела торган булган. Патшалыкның киләчәк фатихалары төшерелгән күркәм эпизодларны карап, бу кешеләр юаныч тапкан. «Фотодрама» ул вакытта, һичшиксез, таң калырлык тамаша булган.

Төньяк Америкада «Фотодраманың» 20 комплектын кардәшләрнең төркемнәре кулланган