Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Уңай караш саклагыз

Уңай караш саклагыз

«Әгәр кешенең гомер еллары күп икән, ул аларның һәммәсен дә шат күңел белән яшәп уздырсын» (ВӘГ. 11:8).

1. Йәһвә безгә бәхетле булыр өчен нинди фатихалар бирә?

ЙӘҺВӘ безнең бәхетле булуыбызны тели, һәм моның өчен ул өстебезгә мул итеп фатихалар яудырып тора. Иң элек ул безгә тормышны бүләк итеп биргән. Һәм безне чын гыйбадәт кылуга җәлеп иткәнгә, без тормышыбызны аны данлар өчен куллана алабыз (Мәд. 143:15; Яхъя 6:44). Йәһвә безне үз яратуына ышандыра һәм үзенә хезмәт итүебездә бирешмәскә ярдәм итеп тора (Ирем. 31:3; 2 Көр. 4:16). Без, мул рухи ризык алып һәм кайгыртучан кардәшләр арасында булып, рухи оҗмахта яшәгәнебезгә шатланабыз. Өстәвенә, безнең киләчәккә гаҗәеп өметебез бар.

2. Аллаһының кайбер тугры хезмәтчеләре нинди көрәш алып бара?

2 Әйе, бәхетле булыр өчен күп сәбәпләр бар. Шулай да Аллаһының кайбер тугры хезмәтчеләре үз-үзләренә карата тискәре караш белән көрәшеп яши. Алар уйлаганча, Йәһвә аларның үзләрен дә, хезмәтләрен дә мөһим дип санамый. Андый тискәре карашта торып, алар «гомер елларын» шатланып уздыру — хыял гына дип уйларга мөмкин. Тормыш аларга бер-бер артлы барган караңгы көннәр булып күренә (Вәг. 11:8).

3. Нәрсә аркасында карашыбыз тискәре булып китәргә мөмкин?

3 Андый тискәре караш рух төшенкелеге, чирләр я олыгая бару аркасында туарга мөмкин (Мәд. 41:10; 70:9; Гыйб. сүз. 13:12). Моннан тыш, һәр мәсихче йөрәк мәкерле икәнен һәм, Аллаһы безне хупласа да, үзебезне гаепли ала икәнен танырга  тиеш (Ирем. 17:9; 1 Яхъя 3:20). Иблис Аллаһы хезмәтчеләрен нахакка гаепли. Фикер йөртүләре белән Шайтанга охшаш булган кешеләр безгә кайвакыт тугрылыксыз Илифаз карашын тагарга тырыша. Алар фикеренчә, без Аллаһы өчен кирәксез кешеләр. Андый караш, Әюб көннәрендә дә ялган булган, бүген дә ялган булып кала (Әюб 4:18, 19).

4. Бу мәкаләдә без нәрсәне карап чыгарбыз?

4 Изге Язмаларда Йәһвә «үлем караңгылыгы уртасыннан баручылар» белән булачак дип ачыктан-ачык әйтелә (Мәд. 22:4). Мәсәлән, ул үз Сүзе ярдәмендә безнең белән була. Изге Язмалар — «ныгытмаларны җимерер өчен, Аллаһы биргән куәтле корал». Ул үзебезгә карата дөрес булмаган фикер йөртүебезне я тискәре карашыбызны үзгәртә ала (2 Көр. 10:4, 5). Шуның өчен, әйдәгез, Изге Язмалар безгә уңай караш үстерергә һәм аны сакларга ничек ярдәм итә ала икәнен карап чыгыйк. Бу үзебезгә файда китерер һәм башкаларны дәртләндереп торырга булышыр.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ КУЛЛАНЫП УҢАЙ КАРАШ ҮСТЕРЕГЕЗ

5. Безгә уңай карашта булырга нинди тикшерү ярдәм итә ала?

5 Рәсүл Паул уңай караш үстерергә ярдәм итә алган кайбер нәрсәләрне тасвирлап биргән. Ул Көринттәге җыелышны: «Иман юлыннан йөримме дип үз-үзегезне тикшереп... торыгыз»,— дип өндәгән (2 Көр. 13:5). «Иман» үз эченә Изге Язмалардагы бар тәгълиматларны ала. Сүзләребез һәм эшләребез шул тәгълиматларга туры килә икән, димәк, без үз-үзебезне тикшереп торабыз һәм «иман юлыннан» йөрибез. Әлбәттә, без ниндидер тәгълимат буенча яшәргәме, юкмы дип уйлап тормыйбыз. Без тормышыбызны бар мәсихче тәгълиматларга туры китерергә тырышабыз (Ягъ. 2:10, 11).

6. Ни өчен безгә «иман юлыннан йөримме дип» үзебезне тикшереп торырга кирәк? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

6 Сез төрле сәбәпләр аркасында, аеруча берәр кимчелегем ачыкланыр дип уйлап, бу тикшерүне үткәрергә ашыкмаска мөмкин. Шулай да Йәһвәнең безгә карашы үзебезнекеннән күпкә мөһимрәк, һәм аның уйлары безнекеннән күпкә югарырак (Ишаг. 55:8, 9). Ул үз хезмәтчеләрен хөкем итәр өчен түгел, ә яхшы сыйфатларын табып аларга ярдәм итәр өчен тикшерә. Үзегезне «иман юлыннан йөримме дип» тикшерер өчен Аллаһы Сүзен кулланган саен, сез үзегезгә карата булган карашыгызны Аллаһы карашына туры китереп торырсыз. Алай эшләп, сез «мин Аллаһыга кирәк түгел», дип уйлар урынына үзегездә Изге Язмаларга нигезләнгән мондый ышаныч үстерерсез: «Мин Йәһвә өчен кадерле». Моның нәтиҗәсе тәрәзә пәрдәсен ачып караңгы бүлмәгә кояш нурларын кертеп җибәргәндәй булыр.

7. Изге Язмаларда искә алынган тугры кешеләрнең мисаллары безгә нинди файда китерә ала?

7 Үз-үзеңне тикшерер өчен яхшы ысул — Изге Язмаларда телгә алынган тугры кешеләрнең мисаллары турында уйлану. Аларның шартларын я хисләрен үзегезнеке белән чагыштырып, аларның урыннарында булган булсам, ничек эш итәр идем дип уйланыгыз. Әйдәгез, «иман юлыннан йөримме дип» үз-үзебезне тикшерер өчен һәм үзебезгә карата уңай караш үстерер өчен, Изге Язмаларны ничек кулланып булганын карап чыгыйк. Өч мисалга күз салыйк.

ЯРЛЫ ТОЛ ХАТЫН

8, 9. а) Ярлы тол хатынның тормыш шартлары нинди булган? б) Ярлы тол хатынның нинди тискәре хисләре туа алган?

8 Гайсә Иерусалимдагы гыйбадәтханәдә булганда бер ярлы тол хатынга игътибар иткән. Аның мисалы безгә чикле мөмкинлекләребезгә карамастан уңай караш сакларга ярдәм итә ала. (Лүк 21:1—4 укы.) Бу тол хатынның тормыш шартлары турында уйланыйк. Ул ирен югалтып кайгы кичергән. Алай гына да түгел, ул вакытта комсыз дин җитәкчеләре аның кебек тол хатыннарга ярдәм итәр урынына, аларның  «йортларын талаган» (Лүк 20:47). Ул шулкадәр ярлы булган ки, хәтта корбан итеп гыйбадәтханәгә нибары ике вак акча китерә алган. Андый акчаны берәр гади хезмәтче 15 минутлык эш өчен хезмәт хакы итеп ала алган.

9 Кулында ике вак акча тотып, гыйбадәтханәнең ишегалдына кергән тол хатынның нинди хисләр кичергәнен күз алдыгызга китереп карагыз. Ул, ире исән чакта корбан итеп китерә алганын исенә төшереп, хәзер никадәр әз китергәне турында уйлаганмы? Чиратта торганда, күп итеп иганә салган кешеләрне күреп һәм, бәлки, китергән корбаным чыннан да кадерлеме дип уйлап, ул үзен уңайсыз хис иткәнме? Аның андый хисләре туган булса да, ул чын гыйбадәт кылуга кулыннан килгәнне эшләп үз өлешен керткән.

10. Гайсә тол хатынның Аллаһы өчен кадерле булганын ничек күрсәткән?

10 Гайсә тол хатын үзе дә, аның салган иганәсе дә Йәһвә өчен кадерле булган икәнен күрсәткән. Гайсә бу тол хатын «барысына [байларга] караганда күбрәк салды» дип әйткән. Аның иганәсе башкаларныкы белән буталып беткәндер, әмма Гайсә башкаларны түгел, ә нәкъ бу тол хатынны мактаган. Иганәләр өчен җаваплы булган кешеләр салынган акчаны санаганда, бу ике кечкенә тәңкә дә, аларны салган кеше дә Йәһвә өчен никадәр кадерле булганы турында һич уйламагандыр. Ләкин кешеләрнең аңа карата булган карашы я хәтта тол хатынның үзе турында нәрсә уйлаганы түгел, ә тик Аллаһының гына карашы мөһим булган. Изге Язмалардагы бу өзекне кулланып, сез үзегезне иман юлыннан йөримме дип тикшерә аласызмы?

Тол хатынның мисалыннан сез нәрсәгә өйрәнәсез? (8—10 нчы абзацларны кара.)

11. Тол хатын турындагы өзектән сез нәрсәгә өйрәнә аласыз?

11 Сезнең тормыш шартларыгыз Йәһвә өчен нәрсә эшли алганыгызга турыдан-туры тәэсир итәргә мөмкин. Кайберәүләр яшь я сәламәтлек аркасында күп вәгазьли алмый. Шунлыктан алар, ай азагында хисап бирәсе дә юк, дип уйларга тиешме? Хәтта мөмкинлекләрегез алай ук чикле булмаса да, сез тырышлыкларым — Аллаһы  халкы ел саен вәгазь эшендә уздырган вакытның кечкенә генә өлеше дип уйларга мөмкин. Ләкин тол хатын турындагы өзектән белгәнебезчә, Йәһвә безнең, аеруча тормыш шартларыбыз авыр булганда, аның өчен башкарган һәр эшебезне күрә һәм кадерли. Йәһвәгә хезмәт иткән соңгы елларыгызны искә алыгыз. Йәһвәгә багышланган берәр сәгатегез сездән аеруча зур корбан таләп иткәнме? Шулай булса, ул бу сәгать эчендә аның өчен эшләгәнегезне кадерли икәненә шикләнмәгез. Йәһвәгә хезмәт итәр өчен, ярлы тол хатын кебек кулыгыздан килгәнне эшләгәндә, сезнең «иман юлыннан» йөргәнегезгә ышаныр өчен нигезегез бар.

«ҖАНЫМНЫ АЛ»

12—14. а) Ильяска тискәре хисләр ничек тәэсир иткән? б) Ни сәбәптән Ильясның андый хисләре туган?

12 Ильяс пәйгамбәр Йәһвәгә тугры һәм нык иманлы кеше булган. Шулай да, бер тапкыр аның рухы шулкадәр төшкән ки, ул хәтта Йәһвәдән үлем сорап болай дигән: «Туйдым! И Йәһвә, җанымны ал» (1 Пат. 19:4). Берәрсенең андый өметсезлеккә бирелгәне булмаса, ул кеше Ильяс дога кылганда «дуамалларча сөйләгән» дип уйлар (Әюб 6:3). Әмма Ильяс чыннан да үзен шулай хис иткән. Шунысы игътибарга лаек: Йәһвә Ильясны үлем сораганы өчен тәнкыйтьләмәгән, ә аңа ярдәм кулын сузган.

13 Ни өчен Ильяс андый хисләр кичергән? Моңарчы ул, могҗиза кылып, Йәһвәнең чын Аллаһы икәнен раслаган. Аннан соң Баалның 450 пәйгамбәре үтерелгән булган (1 Пат. 18:37—40). Ильяс Аллаһы халкы хәзер чын гыйбадәт кылуга кире кайтачак дип өметләнгәндер, ләкин алай килеп чыкмаган. Явыз патшабикә Изәбәл Ильяска аны үтерергә җыенганы турында хәбәр җибәргән. Үз тормышы өчен куркып, Ильяс күрше Яһүд җире аша көньякка таба чүлгә качып киткән (1 Пат. 19:2—4).

14 Берүзе чүлдә булганда, Ильяс үзенең пәйгамбәр булып хезмәт итүен мәгънәсез дип тапкан һәм Йәһвәгә болай дигән: «Мин ата-бабаларымнан яхшырак түгел». Ул үзен, туфрак һәм вафат булган ата-бабаларының сөякләре кирәксез булган кебек, кирәксез хис иткән. Чынында, ул, үзенә үз күзлегеннән чыгып карап, үзен булдыксыз санаган һәм Йәһвә я башкалар өчен кадерле түгел дип уйлаган.

15. Аллаһы Ильясны әле дә кадерләгәнен ничек күрсәткән?

15 Ләкин Чиксез Кодрәт Иясе Йәһвә Ильяска башкача караган. Ильяс Аллаһы өчен кадерле булып калган, һәм Йәһвә, аны моңа ышандырыр өчен, чаралар күргән. Аны ныгытыр өчен, ул фәрештәне җибәргән. Йәһвә аңа шулай ук ризык белән су биргән. Моның ярдәмендә Ильяс көньякта урнашкан Хореб тавына кадәр 40 көнлек юл үтә алган. Өстәвенә, Аллаһы Ильясның бер исраилле дә тугры булып калмаган дигән ялгыш карашын йомшак кына төзәткән. Шуңа да игътибар итик: Аллаһы Ильяска яңа йөкләмә биргән, һәм Ильяс аны кабул иткән. Ильяс Йәһвәдән ярдәм алып яңа көч белән пәйгамбәр булып хезмәт итүен дәвам иткән (1 Пат. 19:5—8, 15—19).

16. Аллаһының сезгә нинди юллар аша ярдәм иткәне булды?

16 Ильясның очрагы сезгә үзегезне иман юлыннан йөримме дип тикшерергә һәм уңай карашта булырга ярдәм итә ала. Беренчедән, Йәһвәнең элек сезгә ничек итеп булышып торганы турында уйланыгыз. Өлкәннең я башка җитлеккән мәсихченең мохтаҗ булган берәр вакытыгызда сезгә булышканы бармы? (Гәл. 6:2). Йәһвәнең Изге Язмалар, мәсихче басмалар һәм җыелыш очрашулары аша үзегез турында кайгыртканын сизгәнегез бармы? Моңа охшаш ярдәмне алганда, ярдәмегез Чыганагы турында уйланыгыз һәм аңа догада рәхмәтләр әйтергә онытмагыз (Мәд. 120:1, 2).

17. Йәһвә үз хезмәтчеләренең кайсы якларын кадерли?

 17 Икенчедән, тискәре караш безне ялгыштыра ала икәнен онытмагыз. Иң мөһиме — Аллаһының безгә карата карашы. (Римлыларга 14:4 укы.) Йәһвә үзенә бирелгән булуыбызны һәм тугры булуыбызны кадерли; ул безне ирешкән уңышларыбызга карап бәяләми. Ильяс кебек, сез дә Йәһвә өчен никадәр күп эшләгәнегезне аңлап бетермәскә мөмкин. Сез, бәлки, җыелыштагыларга, үзегез дә белмәстән, ярдәм иткәнсездер; һәм куйган тырышлыкларыгыз ярдәмендә территориягездә яшәгән кешеләр хакыйкать белән танышкандыр.

18. Йәһвәдән бирелгән йөкләмәгез нәрсәне раслый?

18 Өченчедән, Йәһвәнең сезгә биргән һәр йөкләмәсеннән аның үзегезне хуплавын күрегез (Ирем. 20:11). Ильяс кебек, хезмәтем җимешләр китерми я рухи максатларыма ирешә алмам дип уйлап, сез рух төшенкелегенә бирелергә мөмкин. Шулай да сез иң зур хөрмәткә ия: сез яхшы хәбәрне вәгазьлисез һәм Аллаһы исемен йөртәсез. Йәһвә Аллаһыга тугрылык саклагыз. Шулчак сез, Гайсә Мәсих үзенең бер кинаяле хикәясендә әйткәнчә, «үз хуҗагыз белән шатланырсыз» (Мат. 25:23).

«ТИЛМЕРҮЧЕНЕҢ» ДОГАСЫ

19. 101 нче мәдхияне язучы нинди хисләр кичергән?

19 Әйдәгез, өметсезлеккә бирелгән 101 нче мәдхияне язучыга игътибар итик. Ул тилмергән булган, ягъни физик я эмоциональ яктан газап чиккән. Өстәвенә, аның авырлыкларны кичереп чыгарга көче дә калмаган (Мәд. 101:1). Мәдхия җырлаучы сүзләреннән күренгәнчә, ул үз авыртуы, ялгыз булуы турында гына уйлаган һәм үз хисләренә бирелгән булган (Мәд. 101:4, 5, 7, 12). Ул Йәһвә аны кире каккан дип уйлаган (Мәд. 101:11).

20. Дога кылу тискәре уйлар белән көрәшүдә ничек ярдәм итә ала?

20 101 нче мәдхиядән күренгәнчә, иман юлыннан йөрүчеләр дә кайгыга төшеп башка бер нәрсә турында уйлый алмаска мөмкин. Мәдхия җырлаучы үзен «өй түбәсендә ялгызы утырган кош кебек», ягъни авырлыклары белән бер ялгызы калгандай хис иткән (Мәд. 101:8). Ләкин мәдхия җырлаучы алга таба да Йәһвәне үз догаларында данлый алган. (Мәдхия 101:20, 21, 23 укы.) Сезнең дә кайчан да булса андый хисләр туса, мәдхия җырлаучыдан үрнәк алып, Йәһвәгә үз йөрәгегезне бушатыгыз. Тилмергән чакларыгызда догалар кылып, сез тискәре уйларыгызны җиңә алырсыз. Йәһвә «юашларның теләгенә күз салырга» һәм «ялынуларын ишетми калмаска» вәгъдә бирә(Мәд. 101:18). Аның бу вәгъдәсенә ышана калыгыз.

21. Тискәре хисләр белән көрәшкән кеше ничек уңай караш үстерә ала?

21 Без 101 нче мәдхиядән уңай карашны ничек үстереп булганын да белә алабыз. Мәдхия җырлаучы, бар игътибарын Йәһвә белән мөнәсәбәтләренә туплап, тискәре карашны җиңгән (Мәд. 101:13, 28). Йәһвәнең үз халкына сынауларны кичереп чыгарга ярдәм итәргә һәрвакыт әзер булуын белү аны юаткан. Шуның өчен тискәре хисләр Аллаһыга теләгән дәрәҗәдә хезмәт итәргә комачауласа, моның турында Йәһвәгә сөйләгез. Аллаһыдан йөгегезне җиңеләйтсен дип кенә түгел, ә аның исеме игълан ителсен дип тә сорагыз (Мәд. 101:21, 23).

22. Йәһвәнең хуплавын алыр өчен һәрберебез нәрсә эшли ала?

22 Әйе, иман юлыннан йөрүебезгә һәм Йәһвә өчен кадерле икәнебезгә инаныр өчен, без Изге Язмаларны куллана алабыз. Әлбәттә, бу дөнья төзелешендә яшәп, без бар тискәре хисләрдән я рух төшенкелегеннән арына алмыйбыз. Шулай да һәрберебез Йәһвәнең хуплавын ала ала һәм аңа тугры хезмәт итеп мәңгелек тормышка ия була ала (Мат. 24:13).