Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Безнең гаиләбез. Аның белән гыйбадәт кылуны шатлыклырак итәбез.

Безнең гаиләбез. Аның белән гыйбадәт кылуны шатлыклырак итәбез.

Бразилиядә яши торган бер әти кеше болай дип әйтә: «Без еш кына Гаилә белән гыйбадәт кылу кичендә шулкадәр мавыгып китәбез ки, хәтта төнгә кадәр фикер алышып утырабыз. Шуның өчен миңа гаиләмә: „Бүгенгә җитәр“,— дип әйтергә туры килә». Япониядә яшәгән башка бер гаилә башының сүзләре буенча, аның ун яшьлек улы вакыт үткәнен сизми кала, аның Гаилә белән гыйбадәт кылу кичен тәмамлыйсы килми. Ни өчен алай? «Чөнки ул мавыгып китә. Аңа гаилә кичебез бик ошый»,— дип өсти аның әтисе.

Шунысы ачык: кайбер балалар гаилә киченә әллә ни шатланмый, ә кайберәүләр бу кичне хәтта ошатып бетерми. Того дигән илдә яши торган бер әти кеше болай дип саный: «Йәһвәгә гыйбадәт кылу күңелсез үтәргә тиеш түгел». Берәрсенә кызык булмаса, гаилә кичен үткәрүдә берәр нәрсәне үзгәртәсе юкмы? Ишагыйя пәйгамбәр Шимбә көнен «зур шатлык» дип атаган. Гаилә белән гыйбадәт кылу да «зур шатлык» китерә ала. Күп кенә гаиләләр моңа үзләре инанган (Ишаг. 58:13, 14).

Гаилә кичендә дуслык атмосферасы хөкем сөрсә, гаиләне бу кич күбрәк сөендерәчәк. Мәсихче әтиләр моны бик яхшы белә. Ральф исемле бер ир кешенең өч кызы һәм бер улы бар. Аның сүзләре буенча, алар өчен гаилә белән гыйбадәт кылу мәктәптә уку кебек түгел, ә ирекле сөйләшү кебек үтә. Анда һәрберсе катнаша. Әмма барысын да кызыктыру бик үк җиңел түгел. Бер әни кеше болай ди: «Әлбәттә, минем гыйбадәт кылуны күңеллерәк үткәрәсем килер иде, әмма кайвакыт көчем җитми». Андый очракларда нәрсә эшләргә?

АКЫЛЛЫЛЫК ҺӘМ ТӨРЛЕЛЕК

Германиядә яши торган бер әти кеше ике бала үстерә. Ул: «Акыл белән эш итәргә  кирәк»,— ди. «Безнең гаиләбез өчен иң мөһиме — төрлелек, төрлелек һәм тагын бер кат төрлелек»,— дип әйтә ике баланы тәрбияли торган Наталия. Байтак гаиләләр үзләренең гыйбадәт кылуларын берничә өлешкә бүлеп үткәрә. Бразилиядә яши торган Клейтон исемле бер әти кеше ике яшүсмер бала тәрбияли. Ул болай дип әйтә: «Берничә өлешкә бүлгәнгә, өйрәнү терерәк үтә, һәм гаиләдәге һәркем катнаша ала». Өйрәнү өлешләп үткәрелгәнгә, әти-әниләр һәр баланың ихтыяҗларын, алар төрле яшьтә булса да, исәпкә ала ала. Шулай итеп, әти-әниләр гаиләнең һәр әгъзасына вакыт бүлеп куя ала, шулай ук материалны һәм үткәрү формасын акыл белән сайлый ала.

Өйрәнүне ничек төрлеләндереп була? Кайбер гаиләләр гыйбадәт кылуны үткәрә башлар алдыннан Патшалык җырларын башкара. «Җырлар дуслык атмосферасы тудыра һәм материалны өйрәнүгә әзерли»,— дип әйтә Мексикадан Хуан исемле бер ир кеше. Аның гаиләсе җырларны өйрәнү материалына карап сайлый.

Шри-Ланка

Ә кайбер гаиләләр Изге Язмалардагы берәр өзекне бергәләп укый. Өйрәнүне төрлеләндерер өчен, гаиләнең төрле әгъзалары Изге Язмалардагы өзекләрне төрле рольләр башкарып укый. Япониядән бер әти кеше: «Башлыча миңа алай укуга күнегү авыр иде»,— дип әйтә. Әмма аның ике угылы турында әйткәндә, алар әти-әниләрнең үзләре белән бергә вакыт үткәргәненә сөенеп бетмәгән. Ә кайбер гаиләләр хәтта Изге Язмалардагы хикәяләрне сәхнәләштерә. Көньяк Африка республикасыннан Роджер исемле бер әти кешенең ике улы бар. Ул: «Без нәрсәгәдер игътибар да итмәскә мөмкин, әмма балаларыбыз моны игътибарсыз калдырмый»,— дип сөйли.

Көньяк Африка

Өйрәнүне төрлеләндерер өчен тагын бер мөмкинлек — берәр нәрсәне, мәсәлән, Нух көймәсенең я Сөләйман гыйбадәтханәсенең моделен бергә ясау. Андый проектларны башкарганда, өстәмә тикшерүләр үткәрергә кирәк, ә бу кызык булырга мөмкин. Мәсәлән, Азиядә яши торган бер гаиләдәге биш яшьлек кыз әти-әнисе һәм әбисе белән бер уен уйлап чыгарган. Бу уен рәсүл Паулның вәгазь сәяхәтләренә кагыла. Башка гаиләләр Чыгыш китабындагы вакыйгаларга кагылышлы берничә уен уйлап чыгарган. Того иленнән 19 яшьлек Дональд төрлелек турында болай ди: «[Ул] гыйбадәт кылуыбызны баетты һәм безне бер-беребезгә якынлаштырды». Гаилә киче күңеллерәк үтсен өчен, сез бу мәкаләдәге тәкъдимнәрнең бер-икесен куллана аласызмы?

Кушма Штатлар

ӘЗЕРЛӘНҮ МӨҺИМ

Акыллылык белән төрлелек гаилә белән гыйбадәт кылуны кызык үткәрергә булышса да, ул чын файда китерсен өчен, гаиләнең бар әгъзаларына да әзерләнү мөһим. Гадәттә, кечкенә балалар бик тиз арый, шуңа күрә әтиләргә өйрәнәсе материалны төптән уйлап сайларга һәм яхшы әзерләнергә кирәк. Бер әти кеше болай ди: «Әзерләнсәм, өйрәнү эчтәлеклерәк үтә». Германиядән бер әти кеше үз гаиләдәгеләренә киләсе атналарда нәрсә каралачак икәнен алдан сөйли. Алты кечкенә баласы булган Бениннан бер әти кеше, гаилә кичендә Изге Язмаларга нигезләнгән DVD фильмны карарга булса, бу фильмга кагылышлы сорауларны алдан өләшә. Әйе, әзерләнү гыйбадәт кылуның сыйфатын яхшырта.

Гаиләдәгеләр нәрсә өйрәнәчәкләрен алдан белсә, моның турында атна буе сөйләшә алыр һәм өйрәнүгә әзер булыр. Ә һәрберсенең үз йөкләмәсе булса, ул бу гыйбадәт кылу аның үзенә кагыла икәнен аңлар.

РЕГУЛЯР БУЛЫГЫЗ

Күп кенә гаиләләргә гыйбадәт кылуны регуляр рәвештә үткәрү җиңел түгел.

Әти кешеләрнең күбесе очын-очка ялгарга теләп каты эшли. Мәсәлән, Мексикадан бер әти кеше өйдән иртәнге сәгать алтыда чыгып китә һәм кичке сигезләрдә генә кайта. Моннан тыш, кайвакыт Гаилә белән гыйбадәт кылу кичен башка берәр теократик вакыйга аркасында икенче вакытка күчерергә туры килә.

Шулай да гаилә кичен регуляр рәвештә үткәрергә тырышырга кирәк. Того иленнән Лоис исемле бер 11 яшьлек кыз үз гаиләсенең бу кичкә карашы турында болай дип әйтә: «Кайвакыт берәр нәрсә аркасында гыйбадәт кылуны соңрак үткәрә башлыйбыз. Әмма нәрсә генә булмасын, без һәрвакыт аны үткәрәбез». Шуңа күрә кайбер гаиләләр бу кичне атна башында үткәрергә тырыша: берәр көтелмәгән хәл килеп чыкса, алар аны бер көн соңрак үткәрә.

Гаилә белән гыйбадәт кылу, аның исеменнән күренгәнчә,— Йәһвәгә гыйбадәт кылуыгызның бер өлеше. Бөтен гаиләгез Йәһвә Аллаһыга атна саен «авызларның яшь үгезләрен» китереп торсын (Һош. 14:2). Гыйбадәт кылу вакыты бөтен гаиләгез өчен шатлыклы вакыт булсын, «чөнки Йәһвә шатлыгы — сезнең ныгытмагыз» (Них. 8:9, 10).