Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Олы яшьтәгеләрне хөрмәтләгез

Олы яшьтәгеләрне хөрмәтләгез

«Карт кешегә хөрмәт күрсәтегез» (ЛЕВ. 19:32).

1. Кешелек нинди аяныч хәлдә?

ЙӘҺВӘ беркайчан да кешеләрнең газап чигүләрен, хәлсезләнүләрен һәм картаюларын теләмәгән. Аның нияте буенча, ир-атлар һәм хатын-кызлар оҗмахта яшәп, камил сәламәтлекләренә шатланырга тиеш булган. Әмма «барлыкка китерелгәннең һәммәсе әле дә ыңгыраша һәм җәфа чигә» (Рим. 8:22). Сезнеңчә, Аллаһы кешеләрнең гөнаһ аркасында газап чигүләрен күреп нинди хисләр кичерә? Күп кенә олы яшьтәгеләрнең мохтаҗ чакларында ярдәмсез калуларын күрү җаныбызны әрнетә (Мәд. 38:6; 2 Тим. 3:3).

2. Ни өчен мәсихчеләр олы яшьтәге кардәшләргә аеруча игътибарлы?

2 Йәһвә хезмәтчеләре үз җыелышларындагы олы яшьтәгеләрне бик кадерли. Аларның зирәклеге безгә файда китерә, ә иманнары безне дәртләндерә. Андый кадерле олы яшьтәге кардәшләрнең кайберләре — безнең туганнарыбыздыр. Алай булмаса да, без аларны барыбер кайгыртабыз (Гәл. 6:10; 1 Пет. 1:22). Аллаһының олы яшьтәгеләргә мөнәсәбәте турында күбрәк белү һәрберебезгә файда китерәчәк. Без шулай ук яраткан олы яшьтәге кардәшләребез алдында гаилә әгъзаларының да, җыелышның да нинди җаваплылыклары бар икәнен карап чыгарбыз.

«МИНЕ ТАШЛАМА»

3, 4. а) 70 нче мәдхияне язучы Йәһвәдән нәрсәне үтенеп сораган? б) Олы яшьтәге кардәшләр Аллаһыдан нәрсәне сорый ала?

3 «Картайгач та, мине ташлама; егәрем кими башлагач, мине калдырма»,— дип үтенгән Аллаһыдан Мәдхия 70:9 ны язучы.  Бу мәдхия, күрәсең, 69 нчы мәдхиянең дәвамы, ә ул «Давытның мәдхиясе» дигән сүзләр белән башлана. Димәк, Мәдхия 70:9 дагы сүзләрне дә Давыт язган. Ул Аллаһыга яшь чагыннан алып олы яшенә кадәр хезмәт иткән, һәм Йәһвә аны бөек эшләр башкарыр өчен кулланган булган (1 Иш. 17:33—37, 50; 1 Пат. 2:1—3, 10). Шулай да Давыт Йәһвәнең кайгыртуына әле дә мохтаҗ булуын аңлап, моның турында дога кылган. (Мәдхия 70:17, 18 укы.)

4 Бүген күпләр Давыт кебек, олы яшькә җитүләренә һәм «авыр көннәр» кичерүләренә карамастан, Аллаһыны данлар өчен көченнән килгәннәрен эшли (Вәг. 12:1—7). Күп кенә олыгайган кардәшләр тормышның төрле өлкәләрендә, шул исәптән хезмәттә, элек башкарганны инде башкара алмый. Ләкин алар да Йәһвәдән үзләрен алга таба да фатихалап һәм кайгыртып торсын дип үтенә ала. Андый тугры олы яшьтәге кардәшләр Аллаһының үз догаларына җавап бирәчәгенә бер дә шикләнмәсен. Чөнки Йәһвә Давытны үзенең моңа охшаш үтенечләрен Изге Язмаларга язарга рухландырган.

5. Олы яшьтәге тугры хезмәтчеләренә Йәһвәнең карашы нинди?

5 Йәһвә олы яшьтәге тугры мәсихчеләрне бик кадерли һәм үз хезмәтчеләренең аларны хөрмәт итүләрен тели. Моның турында Изге Язмаларда ачыктан-ачык язылган (Мәд. 21:25—27; Гыйб. сүз. 16:31; 20:29). «Чәчләре агарган өлкән кеше алдында аягүрә басыгыз, карт кешегә хөрмәт күрсәтегез һәм, Аллагыздан куркып, Аны хөрмәт итегез. Мин — Раббы»,— дип әйтелә Левиләр 19:32 дә. Әйе, бу сүзләр язылган чорда җыелыштагы олы яшьтәгеләрне хөрмәт итү таләп булган. Бүген дә Йәһвә бездән шуны ук көтә. Ләкин олы яшьтәгеләрне кайгырту кемнең җаваплылыгы?

ГАИЛӘНЕҢ ҖАВАПЛЫЛЫГЫ

6. Гайсә, үз анасын кайгыртып, нинди үрнәк калдырган?

6 Аллаһы Сүзендә болай дип әйтелә: «Ата-анаңны хөрмәт ит» (Чыг. 20:12; Эфес. 6:2). Ата-аналарын кайгыртудан баш тарткан фарисейларны һәм канунчыларны хөкем иткәндә, Гайсә бу әмернең мөһимлеген ассызыклаган (Марк 7:5, 10—13). Ул үзе бу яктан яхшы үрнәк калдырган. Мәсәлән, үлем баганасында Гайсә, ул вакытта, күрәсең, инде тол булган әнисе турында уйлап, аны кайгырту вазифасын үзенең яраткан шәкерте Яхъяга ышанып тапшырган (Яхъя 19:26, 27).

7. а) Рәсүл Паулның сүзләреннән без ата-аналарны кайгыртуга кагылышлы нинди принципны табабыз? б) Паул бу принципны нинди контекстта телгә алган?

7 Аллаһы тарафыннан рухландырылып рәсүл Паул мәсихчеләр үз гаиләдәгеләрен кайгыртырга тиеш дип язган булган. (1 Тимутигә 5:4, 8, 16 укы.) Паулның Тимутигә язган сүзләренең контекстын карап чыгыйк. Ул җыелышның материаль ярдәмен кем ала ала, ә кем ала алмый икәне турында әйткән. Аның сүзләреннән күренгәнчә, олы яшьтәге тол хатыннарны иң беренче чиратта иман итүче балалары, оныклары һәм башка туганнары кайгыртырга тиеш. Ул чакта шул тол хатыннарга җыелышның материаль ярдәме кирәк булмаячак. Бүген дә мәсихчеләр, мохтаҗлыкта булган туганнарына ярдәм итеп, «Аллаһыга бирелгән булуларын» күрсәтә.

8. Олы яшьтәге ата-аналарны кайгыртуга килгәндә, ни өчен Изге Язмаларда һәр очракка аерым күрсәтмәләр бирелми?

8 Башкача әйткәндә, мәсихчеләр үз ата-аналарының материаль ихтыяҗларын кайгырту өчен җаваплы. Үзенең хатында Паул «иман итүчеләрне» күздә тоткан, әмма мәсихче булмаган ата-аналар да ярдәмсез калырга тиеш түгел. Төрле гаиләләрдә хәлләр төрле була, шунлыктан һәр гаилә үз ата-аналарын ничек кайгыртачагын үзе хәл итә. Кешеләрнең сәламәтлекләре, ихтыяҗлары һәм холыклары башкаларныкыннан аерылып тора. Кайбер олы кешеләрнең балалары күп, башкаларның исә — берәү генә. Кемдер хөкүмәт  ярдәмен ала ала, ә кемнеңдер андый мөмкинлеге юк. Ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләрнең теләкләре дә аерылып тора. Шуңа күрә башкаларның олы яшьтәге туганнарын кайгыртып башкарган эшләрен хөкем итү акыллы булмас иде. Йәһвә, Муса көннәрендә кебек, бүген дә Изге Язмаларга нигезләнгән төрле карарларны фатихалый ала (Сан. 11:23).

9—11. а) Кайберәүләргә кайчак нинди катлаулы карарлар кабул итәргә туры килә? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.) б) Ни өчен кардәшләр тулы вакытлы хезмәтләрен калдырырга ашыкмаска тиеш? Мисал китерегез.

9 Еракта яшәгән балаларга олы яшьтәге ата-аналарына ярдәм күрсәтү авыр булырга мөмкин. Әйтик, берәр кардәшнең әтисенең я әнисенең — мәсәлән, егылып төшеп сөяген сындырганга я башка җитди сәбәп аркасында — сәламәтлеге кинәт начарланган, ди. Шул сәбәпле бу кардәшкә ата-анасы янына кичектермичә килергә һәм аларга вакытлы я дәвамлы ярдәм күрсәтергә кирәк булыр *.

10 Өйдән ерак яшәгән тулы вакытлы хезмәтчеләргә карарларны кабул итү аеруча авыр булырга мөмкин. Бар вефильчеләр, миссионерлар һәм күчеп йөрүче күзәтчеләр үз хезмәтләрен Йәһвәдән бирелгән фатиха дип саный. Шулай да аларның ата-аналары чирләп китсә, аларның беренче уйлары мондый булырга мөмкин: «Әти-әниебезне кайгыртыр өчен безгә үз хезмәтебезне калдырып өйгә кайтып китәргә кирәк». Әмма аларга андый адымны ясау чыннан да кирәкме? Моны әти-әниләрнең ихтыяҗларын кайгыртыр өченме я теләкләрен генә канәгатьләндерер өчен эшләргә кирәкме? Аларга дога кылып моның турында уйлану акыллы булыр. Беркем дә хөрмәтле хезмәтен калдырырга ашыкмасын. Кайчак бу хәтта кирәк тә түгел. Ата-ананың авырулары озакка сузылмаган авыру түгелме? Алайса, бәлки, аларның җыелышларындагы кайбер кардәшләр аларны кайгыртырга теләр (Гыйб. сүз. 21:5).

11 Әйдәгез, өйдән ерак хезмәт иткән бертуган ике абый-кардәшнең мисалын карап чыгыйк. Аларның берсе — Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсендә (Нью-Йорк штаты, Бруклин), ә икенчесе Көньяк Америкада миссионер булып хезмәт иткән. Бу кардәшләрнең олы яшьтәге ата-аналары ярдәмгә мохтаҗ булып киткән. Уллары хатыннары белән бергә, ата-аналарын кайгыртыр өчен нәрсә һәм ничек эшләү яхшырак булыр икәнен хәл итәргә теләп, алар янына Япониягә барып кайткан. Шуннан соң Көньяк Америкада хезмәт иткән кардәш хатыны белән үз хезмәтләрен калдырып өйгә кайту турында җитди уйлана башлаган. Ул вакытта аларга ата-аналарының җыелышындагы өлкәннәр советы координаторы шалтыраткан. Өлкәннәр бу гаиләнең хәлләре турында фикер алышкан. Алар бу кардәшләрнең хезмәтләрен кадерләгән һәм миссионерлар булып мөмкин кадәр озаграк хезмәт итүләрен теләгән. Шуңа күрә өлкәннәр бу парның ата-аналарын кайгыртыр өчен кулларыннан килгәнне эшләргә булган. Ул гаиләнең бар әгъзалары өлкәннәргә игелек күрсәткәннәре өчен бик рәхмәтле булган.

12. Олы яшьтәгеләрне кайгырту белән бәйле карарлар кабул иткәндә, мәсихче гаиләләр нәрсә турында уйланырга тиеш?

12 Мәсихче гаиләләр олы яшьтәге ата-аналарының ихтыяҗларын кайгырту белән бәйле нинди генә карар кабул итәргә булса да, алар бу карар Аллаһы исемен данлармы, юкмы икәне турында уйланырга тиеш. Беребезнең дә Гайсә көннәрендәге дини җитәкчеләр кебек буласы килми (Мат. 15:3—6). Без Аллаһыны һәм җыелышны данларга телибез (2 Көр. 6:3).

ҖЫЕЛЫШНЫҢ ҖАВАПЛЫЛЫГЫ

13, 14. Җыелышларның олы яшьтәге кардәшләрне кайгыртырга тиеш икәнлеге Изге Язмалардан ничек күренә?

13 Әлбәттә, бар кардәшләр дә тулы вакытлы  хезмәтчеләргә өстә әйтеп кителгән рәвештә ярдәм итә алмый. Ләкин беренче гасырда туган бер хәл җыелышлар олы яшьтәге тугры кардәшләрне кайгыртырга тиеш икәнен ап-ачык күрсәтә. Изге Язмаларда Иерусалимдагы җыелыш турында: «Алар арасында беркем дә мохтаҗ булмаган»,— дип әйтелә. Бу аларның барысы да бай булганын аңлатмый. Аларның кайберәүләре ярлы булган булса да, «һәркемгә ихтыяҗына карап бирелгән» булган (Рәс. 4:34, 35). Соңрак исә бу җыелышта хәл үзгәргән. Кайбер тол хатыннарга «көндәлек ризык бирелми» башлаган. Шуңа күрә рәсүлләр яраклы ир-атларны билгеләгән: алар тол хатыннарның ихтыяҗлары тиешенчә һәм гадел канәгатьләндерелсен өчен күзәтеп торган (Рәс. 6:1—5). Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә күп кенә кеше Иерусалимга килеп мәсихчеләр булып киткән һәм, үз рухилыкларын ныгытыр өчен, берникадәр вакытка анда калган. Җыелыш бу кешеләрне ризык белән тәэмин иткән. Бу тәртип вакытлыча гына кертелгән булса да, рәсүлләрнең кабул иткән карарлары шуны күрсәтә: мәсихче җыелыш мохтаҗлыкта булган олы яшьтәге кардәшләргә булыша ала.

14 Паул Тимутигә хат язып, җыелышка мәсихче тол хатыннарның материаль ихтыяҗларын кайгырту кайсы очракта урынлы булганын аңлатып күрсәтмәләр биргән (1 Тим. 5:3—16). Ягъкуб шулай ук, Аллаһы тарафыннан рухландырылып, мәсихчеләр мохтаҗ булган я авырлыклар кичергән ятимнәрне, тол хатыннарны һәм башкаларны кайгыртырга тиеш икәнен ассызыклаган (Ягък. 1:27; 2:15—17). Рәсүл Яхъя да моңа охшаш фикер белдергән: «Берәрсендә яшәр өчен бар кирәклесе булса, әмма ул үз кардәшенең мохтаҗлыкта булуын күреп тә, аңа шәфкать күрсәтмәсә, аңарда Аллаһыга карата мәхәббәт ничек була алсын инде?» (1 Яхъя 3:17). Аерым мәсихчеләр мохтаҗлыкта булганнарны кайгыртырга тиеш икән, бөтен җыелышның да андый җаваплылыгы бар.

Берәр хәл килеп чыкса, җыелыш ничек ярдәм итә ала? (15, 16 нчы абзацларны кара.)

15. Олы яшьтәге кардәшләргә ярдәм иткәндә, нәрсәне исәпкә алып була?

15 Кайбер илләрдә хөкүмәт олыгайган кешеләргә пенсия бирә, аларны тәэмин итәр өчен төрле социаль программалар оештыра һәм өйләрендә социаль ярдәм күрсәтә (Рим. 13:6). Башка җирләрдә исә андый ярдәм күрсәтелми. Шуңа күрә туганнар һәм җыелыш олы яшьтәге кардәшләрне никадәр кайгыртырга тиеш икәне шартларга карап хәл ителә. Иман итүче балалар өйдән ерак яшәсә, бу аларның ата-аналарын кайгыртыр өчен никадәр күп эшли алганнарына тәэсир итә. Андый очракта балаларга ата-аналарының җыелышындагы өлкәннәр белән элемтәдә тору акыллы булыр. Ул чакта җыелыш  гаиләнең шартларын белер. Мәсәлән, өлкәннәр ата-аналарга дәүләтнең социаль программалары турында һәм алардан ничек файдаланып була икәне турында белешергә ярдәм итә ала. Алар шулай ук бу олы яшьтәге кардәшләрнең кайбер счетлары түләнмәгәнен я ниндидер даруларны дөрес кулланмаганнарын күреп, моның турында балаларына хәбәр итә ала. Балалар һәм өлкәннәр игелек күрсәтеп һәм яхшы ниятләрдән чыгып фикерләшсә, алар гаилә хәлләренең кискенләшүеннән кача алыр һәм бергәләп дөрес карарлар кабул итә алыр. Әйе, ярдәм итәргә я киңәш бирергә әзер булган кешеләр ата-аналарыннан ерак яшәгән балаларга туа алган авырлыкларны алдан күрергә һәм бу гаиләгә чиктән тыш борчылмаска булыша ала.

16. Кайбер мәсихчеләр җыелыштагы олы яшьтәгеләрне кайгыртыр өчен нәрсә эшли?

16 Кайбер мәсихчеләр яраткан олы яшьтәгеләренә хәленнән килгәнчә ярдәм итәр өчен үз вакытларын һәм көчләрен сарыф итә. Алар җыелыштагы олы яшьтәгеләргә аерым игътибар күрсәтергә тырыша. Җыелыштагы кайбер кардәшләр, олы яшьтәгеләрне кайгыртып, төрле эшләрне чиратлашып башкара. Үзләренең тулы вакытлы хезмәттә катнашырга мөмкинлекләре булмаса да, алар олыгайган имандашларының балаларына үз хезмәтләрен дәвам итәргә ярдәм итә ала. Нинди искиткеч рух чагылдыра андый кардәшләр! Шулай да, башкаларның игелеге балаларны үз ата-аналарын кайгыртуда кулыннан килгәнне эшләүдән азат итми.

ОЛЫЛАРНЫ ХӨРМӘТ ИТЕП СҮЗЛӘР БЕЛӘН ДӘРТЛӘНДЕРЕП ТОРЫГЫЗ

17, 18. Олы яшьтәгеләрне кайгырту турында әйткәндә, ни өчен уңай караш саклау мөһим?

17 Олы яшьтәгеләр дә, аларны кайгыртучылар да уңай караш сакласа, аларга җиңелрәк булыр. Кайбер очракларда кешеләр олы яшькә җитеп барганда, рух төшенкелегенә я хәтта депрессиягә бирелә. Шуңа күрә олы яшьтәге кардәшләргә хөрмәт күрсәтер өчен һәм рухларын күтәрер өчен, алар белән дәртләндерә торган темаларга сөйләшергә тырышыгыз. Аларны Йәһвәгә хезмәт итеп тугры булып калулары өчен мактарга кирәк. Аларның хезмәттә башкарган эшләрен Йәһвә дә, кардәшләр дә онытмаячак. (Малахий 3:16 *; Еврейләргә 6:10 укы.)

18 Өстәвенә, олы яшьтәгеләр һәм аларны кайгыртучылар юмор хисе турында онытмаса, аларга җиңел булмаган көндәлек эшләрне башкару алай ук авыр булмас (Вәг. 3:1, 4). Күп кенә олы яшьтәге кардәшләр чиктән тыш таләпчән булмаска тырыша. Алар шуны аңлый: үзләрен игелекле тотса, кешеләр аларга ешрак килеп торыр һәм күбрәк игътибар бирер. Олы яшьтәгеләргә килеп йөрүчеләр еш кына болай ди: «Мин олы яшьтәге дустыма аның рухын күтәрергә дип килгән идем, ләкин мин үзем дәртләнеп киттем» (Гыйб. сүз. 15:13; 17:22).

19. Яшьләргә дә, олы яшьтәгеләргә дә авыр вакытларда нык булып калырга нәрсә ярдәм итә ала?

19 Без газаплар һәм гөнаһ нәтиҗәләре юк ителәчәк көнен түземсезлек белән көтәбез. Ул көн җиткәнче, Аллаһы хезмәтчеләре үз өметләрен мәңгелек нәрсәләргә баглап торырга тиеш. Аллаһының вәгъдәләренә иман итүебез авыр вакытларда безнең өчен якорь сыман булып тора. Иман иткәнгә, «без бирешмибез, һәм тәнебез череп таркала барса да, эчке кешебез көннән-көн яңара бара» (2 Көр. 4:16—18; Евр. 6:18, 19). Аллаһының вәгъдәләренә иман саклап торудан тыш, сезгә олы яшьтәгеләрне кайгыртырга тагын нәрсә ярдәм итә ала? Моңа кагылышлы кайбер гамәли киңәшләр киләсе мәкаләдә каралыр.

^ 9 абз. Киләсе мәкаләдә олыларны ничек кайгыртып була икәне турында сүз барачак. Анда олы яшьтәгеләр өчен дә, аларның балалары өчен дә гамәли киңәшләр язылган.

^ 17 абз. Малахий 3:16: «Ул чакта Йәһвәдән куркучылар бер-берсе белән — һәрберсе үз якыны белән сөйләште, ә Йәһвә игътибар белән тыңлады. Һәм аның алдында Йәһвәдән куркучы һәм аның исеме турында уйланучы кешеләр хакында хәтер китабы языла иде».