Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез «күзгә күренми торган Аллаһыны» күреп торасызмы?

Сез «күзгә күренми торган Аллаһыны» күреп торасызмы?

«[Муса] күзгә күренми торган Аллаһыны күреп торгандай нык калган» (ЕВР. 11:27).

1, 2. а) Ни өчен Муса эләккән хәл куркыныч булып күренгән? Аңлатыгыз. (Мәкалә башындагы рәсемне кара.) б) Ни өчен Муса патшаның ачуы чыгар дип курыкмаган?

ФИРГАВЕН көчле идарәче булган, һәм мисырлылар аңа илаһка сыман табынган. Бер китапта әйтелгәнчә, ул алар өчен «җирдә яшәгәннәрнең һәммәсеннән зирәклек һәм көч ягыннан өстен булган» («When Egypt Ruled the East»). Үз хезмәтчеләрендә курку тудырыр өчен, фиргавеннең таҗында чагарга әзер торган кобра сурәте булган. Бу сурәт кешеләрнең исләренә патшаның дошманнары тиз һәлак ителәчәкләрен төшереп торган. Йәһвә Мусага: «Мин хәзер сине фиргавен янына җибәрәм. Бар, һәм Минем халкымны — Исраил халкын — Мисыр җиреннән алып чык!» — дип әйткәч, аның хисләрен күз алдыгызга китереп карагыз (Чыг. 3:10).

2 Муса Мисырга барган һәм Аллаһы хәбәрен игълан иткән. Бу фиргавеннең ачуын чыгарган. Мисыр җиренә тугызынчы җәза җибәрелгәннән соң, фиргавен Мусаны болай дип кисәткән: «Сак бул! Минем янга башка киләсе булма! Әгәр кабат мине күрсәң, әҗәлең шунда булыр» (Чыг. 10:28). Муса фиргавеннән киткәндә, беренче улың үләчәк дип, пәйгамбәрлек иткән (Чыг. 11:4—8). Аннары Муса һәр исраилле гаиләсенә сарык я кәҗә бәрәнен — Ра исемле илаһка табынган мисырлылар  изге дип санаган хайваннарны суеп, канын ишек яңакларына һәм ишек башына сыларга кушкан (Чыг. 12:5—7). Моны белү фиргавенгә ошармы? Ничек кенә булмасын, Муса «патша ачуыннан курыкмаган». Ни өчен? Муса Йәһвәгә иман иткән һәм аңа буйсынган, чөнки «күзгә күренми торган Аллаһыны күреп торгандай нык калган». (Еврейләргә 11:27, 28 укы.)

3. Без Мусаның «күзгә күренми торган Аллаһыга» иманы белән бәйле нинди сорауларны карап чыгарбыз?

3 Ә сезнең иманыгыз турында нәрсә әйтеп була? Сез «Аллаһыны күрәсез» дип әйтеп буламы? (Мат. 5:8). Безнең иманыбыз «күзгә күренми торган Аллаһыны» күрә алырлык нык булсын өчен, әйдәгез, Муса мисалын карап чыгыйк. Мусаның Йәһвәгә иманы аңа кешеләрдән курыкмаска ничек булышкан? Аның Аллаһы вәгъдәләренә иман иткәне нәрсәдән күренгән? Һәм Исраил халкы белән бергә куркыныч хәлләр кичергәндә, Мусаның «күзгә күренми торган Аллаһыны» күрә алганы аның үзен ничек ныгыткан?

УЛ «ПАТША АЧУЫННАН» КУРЫКМАГАН

4. Муса фиргавен янына килгәч, иманнары булмаган кешеләрнең нинди уйлары тугандыр?

4 Кеше күзлегеннән караганда, Муса зур хакимлеккә ия булган фиргавен алдында көчсез булган. Мусага аның тормышы, исәнлеге һәм киләчәге фиргавен кулында кебек тоелгандыр. Муса үзе дә Йәһвәдән болай дип сораган: «Фиргавен янына барып, Исраил халкын Мисыр җиреннән алып чыгарга мин кем соң?» (Чыг. 3:11). Моңарчы якынча 40 ел элек Муса Мисырдан качып киткән. Һәм хәзер ул, бәлки, болай дип уйлагандыр: «Мисырга кире кайтуым акыллы булырмы? Бу патшаның ачуын чыгармасмы?»

5, 6. Мусага фиргавеннән түгел, ә Йәһвәдән куркырга нәрсә ярдәм иткән?

5 Муса әле Мисырга кире кайтканчы, Аллаһы аны бер мөһим принципка өйрәткән. Соңрак Муса бу принципны Әюб китабында язган: «Йәһвәдән курку — акыллылык» (Әюб 28:28). Мусага андый куркуны үстерергә һәм акыллы эш итәргә ярдәм итәр өчен, Йәһвә аңа үзе — Чиксез Кодрәт Иясе белән кешеләр арасындагы аерманы күрсәткән. Ул аңардан болай дип сораган: «Кешегә телне кем бирә? Кешене кем телсез яки чукрак ясый ала? Кешене кем сукыр яисә күзле итә? Мин, Раббы, түгелме?» (Чыг. 4:11).

6 Муса моннан нәрсәгә өйрәнгән? Аңа бернәрсәдән дә куркасы булмаган. Аны Йәһвә җибәргән һәм үз хәбәрен фиргавенгә җиткерер өчен ул Мусага кирәкле көч бирергә әзер торган. Моннан тыш, фиргавен Йәһвәгә бер дә тиң булмаган. Шуны да әйтергә кирәк: Аллаһы хезмәтчеләренең Мисырда моңа кадәр дә куркыныч хәлләргә эләккәннәре булган. Муса, бәлки, Йәһвәнең башка фиргавеннәр идарә иткән вакытта Ибраһимны, Йосыфны һәм хәтта үзен ничек яклап торганы турында уйлангандыр (Ярат. 12:17—19; 41:14, 39—41; Чыг. 1:22—2:10). «Күзгә күренми торган Аллаһыга» иман итеп, Муса кыюлык белән фиргавенгә барган һәм аңа Йәһвәнең һәр сүзен җиткергән.

7. Бер апа-кардәшнең Йәһвәгә иман итүе үзен ничек яклаган?

7 Йәһвәгә иман итеп Элла исемле бер апа-кардәш тә кешедән куркуга бирелмәгән. 1949 елда аны Эстониядә КГБ кулга алган. Аны чишендереп шәрә килеш калдырганнар, ә яшь сакчылар аңа карап торган. «Мин үземне кимсетелгән итеп хис иттем,— дип әйтә Элла.— Шулай да Йәһвәгә дога кылгач, йөрәгемне иминлек һәм тынычлык биләп алды». Шуннан соң Элланы өч көнгә ялгыз камерага утыртканнар. Ул болай дип сөйли: «Миңа болай дип кычкырдылар: „Эстониядәге кешеләр Йәһвә исемен мәңгегә онытсын өчен, без барысын эшләячәкбез! Син лагерьга китәчәксең, башкалар — Себергә“. Алар: „Кая синең Йәһвәң?“ — дип мыскыллый иделәр». Элла кешеләрдән курыкканмы я Йәһвәгә таянганмы? Аңардан сорау алганда, ул курыкмыйча мыскыл итүчеләргә болай  дигән: «Аллаһының хуплавын югалтып иреккә чыкканчы, аның белән мөнәсәбәтләремне саклап калып тормышымны төрмәдә үткәрү минем өчен хәерлерәк». Элла өчен Йәһвә аның каршында басып торган кешеләр кебек чын булган. Иман иткәнгә, ул үз сафлыгын саклап калган.

8, 9. а) Нинди «дару» ярдәмендә кешеләрдән куркуны җиңеп була? б) Кешедән курка башласагыз, сез игътибарыгызны кемгә тупларга тиеш?

8 Йәһвәгә иман итүегез сезгә куркуларыгызны җиңәргә булышыр. Хакимият кешеләре Аллаһыга гыйбадәт кылу ирегегезне чикләргә тырышса, сезгә тормыш, исәнлек һәм киләчәгегез кеше кулында кебек тоелырга мөмкин. Сезнең хәтта, Йәһвәгә хезмәт итүемне дәвам итеп хакимият кешеләренең ачуларын кузгату акыллымы дип уйлый башлавыгыз бар. Шуны истә тотыгыз: кешеләрдән курку агу сыман, ә аңа каршы «дару» — Аллаһыга иман итү. (Гыйбрәтле сүзләр 29:25 укы.) Ишагыйя китабында Йәһвәнең мондый соравы китерелә: «Сиңамы соң үләсе кешедән һәм гомере яшел үләннеке кебек адәм баласыннан куркырга?» (Ишаг. 51:12, 13).

9 Бар игътибарыгызны чиксез кодрәтле Атагызга юнәлтегез. Ул гаделсез идарә итүчеләр аркасында газап чиккән кешеләрне күрә, кызгана һәм яклый (Чыг. 3:7—10). Хакимлеккә ия булган кешеләр алдында иманыгызны якларга кирәк булганда да, «ничек һәм нәрсә сөйләргә дип борчылмагыз, чөнки сезгә ул сәгатьтә кирәкле сүзләр бирелер» (Мат. 10:18—20). Идарә итүчеләр һәм хөкүмәт вәкилләре Йәһвә алдында көчсез. Инде хәзер үз иманыгызны ныгытып, сез Йәһвәгә ярдәмгә килергә әзер булган Шәхескә караган кебек карый аласыз.

УЛ АЛЛАҺЫ ВӘГЪДӘЛӘРЕНӘ ИМАН ИТКӘН

10. а) Б. э. к. 1513 елның нисан аенда Йәһвә исраиллеләргә нинди күрсәтмәләр биргән? б) Ни өчен Муса Аллаһы күрсәтмәләрен үтәгән?

10 Б. э. к. 1513 елның нисан аенда Йәһвә Муса белән Һарунга Исраил халкына гадәти булмаган күрсәтмәләр бирергә кушкан. Аларга кимчелексез сарык я кәҗә бәрәнен сайларга, аны суеп канын ишек яңакларына һәм ишек башына сыларга кирәк булган (Чыг. 12:3—7). Муса шул боерыкларга ничек караган? Рәсүл Паул соңрак Муса турында болай язган: «Иман ярдәмендә ул, һәлак итүче фәрештә исраиллеләрнең беренче угылларына зыян китермәсен өчен, Пасах бәйрәмен үткәргән һәм ишек яңакларына кан сипкән» (Евр. 11:28). Муса Йәһвәнең вәгъдәләре чынга ашачагын һәм Мисырда беренче булып туган угылларны юк итәчәген белгән.

11. Ни өчен Муса башкаларны кисәткән?

11 Мусаның уллары исә ул вакытта, күрәсең, «һәлак итүче фәрештәдән» ерак Мидьян җирләрендә яшәгән (Чыг. 18:1—6). Моңа карамастан, ул, Йәһвәне тыңлап, исраилле гаиләләренә бу күрсәтмәләрне җиткергән, чөнки аларның беренче угыллары куркыныч астында булган. Үз имандашларын яратканга, Муса «Исраилнең барлык аксакалларын чакырып алган да аларга әйткән: „...Коткарылу бәйрәме хөрмәтенә аларны [хайваннарны] суегыз“» (Чыг. 12:21).

12. Йәһвә безгә нинди хәбәрне игълан итәргә куша?

12 Йәһвә халкы бүген фәрештәләрнең ярдәме белән мондый мөһим хәбәрне игълан итә: «Аллаһыдан куркыгыз һәм аны данлагыз, чөнки аның хөкем сәгате килде. Шуңа күрә күкне, җирне, диңгезне һәм су чишмәләрен Булдыручыга табыныгыз» (Ачыл. 14:7). Хәзер бу хәбәрне игълан итү вакыты. Якыннарыбыз Бөек Бабылның «бәла-казаларына дучар булмасын өчен», без аларны аннан чыгарга чакырырга тиеш (Ачыл. 18:4). Майланган мәсихчеләр «башка сарыклар» белән бергә кешеләрне «Аллаһы белән татулашырга» чакыра (Яхъя 10:16; 2 Көр. 5:20).

Йәһвә вәгъдәләренә ышанычыгызны саклап, сезнең яхшы хәбәрне вәгазьләргә теләгегез үсә барачак (13 нче абзацны кара.)

13 Без «хөкем сәгате» вакытында яшәгәнебезгә бер дә шикләнмибез. Без шулай  ук Йәһвә башкарырга кушкан вәгазь һәм шәкертләр әзерләү эше дә ашыгыч икәненә иман итәбез. Рәсүл Яхъя үзенең бер күренешендә «җирнең дүрт почмагында торучы дүрт фәрештәне» күргән. Алар «җирнең дүрт җилен нык тотып» торган (Ачыл. 7:1). Сез бөек афәткә китерәчәк шул җимергеч җилләрне тотып торган дүрт фәрештәне иман күзләрегез белән күреп торасызмы? Күреп торсагыз, сез яхшы хәбәрне кыюлык белән вәгазьли алырсыз.

14. Явыз кешене «явыз юлыннан кисәтергә» безне нәрсә этәрә?

14 Безнең Йәһвә белән якын мөнәсәбәтебез һәм мәңгелек тормышка өметебез инде бар. Шулай да без «явызны, исән калсын өчен, явыз юлыннан кисәтер өчен» җаваплы икәнебезне таныйбыз (Йәз. 3:17, 18; Йәзәкил 3:19 укы *). Әлбәттә, бу вәгазьләвебезнең бердәнбер сәбәбе түгел. Без Йәһвәне һәм якыннарыбызны яратканга вәгазьлибез. Гайсә үзенең самарияле турындагы бер кинаясендә ярату белән шәфкатьнең чын мәгънәсен күрсәткән. Без үзебезгә мондый сорау бирә алабыз: «Мин үземне самарияле кебекме я рухани белән левиле кебек тотаммы? Мин шаһитлек бирергә һәрвакыт әзерме я башкаларга вәгазьләмәс өчен үземне аклыйммы?» (Лүк 10:25—37). Аллаһы вәгъдәләренә иман итсәк һәм якыннарыбызны яратсак, без әле вакыт булганда бар көчебезне куеп вәгазь эшендә катнашырга теләрбез.

АЛАР КЫЗЫЛ ДИҢГЕЗНЕ ҮТКӘННӘР

15. Ни өчен исраиллеләр, тозакка эләктек, дип уйлаган?

15 Мисырдан чыккан исраиллеләр  куркыныч хәлгә эләккәч, Мусаның «күзгә күренми торган Аллаһыга» иман итүе аның үзенә ярдәм иткән. Изге Язмаларда болай диелә: «Исраил халкы үзен куа чыккан мисырлыларны күреп алды. Исраиллеләр бик нык курыктылар һәм, ярдәм сорап, Раббыга ялвардылар» (Чыг. 14:10—12). Алар өчен бу хәл көтелмәгән булганмы? Һич тә юк, чөнки Йәһвә алдан әйткән: «Мин фиргавенне янә үҗәтләндерермен һәм ул аларны куа чыгар, ә Мин аны һәм аның барлык гаскәрен җиңәрмен дә, Миңа дан килер. Шул чагында мисырлылар Минем Раббы булуымны танырлар» (Чыг. 14:4). Моңа карамастан, исраиллеләр үз күзләре белән күрә алганны гына күргән: алларында — кичеп булмаслык Кызыл диңгез, артларында — фиргавеннең сугыш арбалары, ә үзләрен алып барган юлбашчы — 80 яшьлек кеше! Алар, тозакка эләктек, дип уйлаган.

16. Мусаның иманы үзенә Кызыл диңгез янында ничек булышкан?

16 Шулай да Муса куркуга бирелмәгән. Ни өчен? Чөнки диңгездән я гаскәридән тыш ул иман күзләре белән күпкә көчлерәк нәрсәне күргән. Ул «Раббының... коткаруын күргән» һәм аның исраиллеләр хакына сугышачагын белгән. (Чыгыш 14:13, 14 укы.) Мусаның иманы Аллаһы халкын рухландырып җибәргән. «Иман ярдәмендә алар Кызыл диңгезне коры җирдән баргандай үткәннәр,— дип әйтелә Изге Язмаларда,— ә шуны ук эшләп караган мисырлыларны су йоткан» (Евр. 11:29). Шуннан соң исраиллеләр «Раббыдан куркып, Аны хөрмәт иткәннәр, һәм Аңа да, Аның хезмәтчесе Мусага да ышанганнар» (Чыг. 14:31).

17. Киләчәктәге нинди вакыйга иманыбызны сынаячак?

17 Тиздән безгә тормышыбызга куркыныч яный кебек күренер. Армагеддон башланганчы, бу дөньяның хөкүмәтләре безнең оешмабыздан зуррак булган дини оешмаларны талап бетерәчәк һәм тулысынча юк итәчәк (Ачыл. 17:16). Йәһвә бер пәйгамбәрлектә әйткәнчә, безнең ярдәмсез хәлебез «киртәләнмәгән авыллар иленең» һәм «стенасыз, йозаксыз, капкасыз» авылларның хәленә охшаш булачак (Йәз. 38:10—12, 14—16). Ул вакытта безнең исән калырга өмет юк дип уйлавыбыз бар. Сез үзегезне ничек тотарсыз?

18. Ни өчен без бөек афәт вакытында какшамас булып кала алабыз? Аңлатыгыз.

18 Безгә куркасы юк. Ни өчен? Чөнки Йәһвә үз халкына һөҗүм итәчәкләр дип алдан әйткән булган. Ул моның нәрсә белән тәмамланачагын да пәйгамбәрлек иткән: «Шул көнне, Гог Исраил җиренә килгән көнне,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә,— йөзем ачу белән ялкынланачак. Үз ярсуым белән ялкынланып, янып торып мин сөйләрмен» (Йәз. 38:18—23). Шуннан соң Аллаһы үз халкына зыян китерергә теләгәннәрнең барысын һәлак итәчәк. Үзенең «бөек һәм курку уятучы көнне» Йәһвәнең үзегезне яклаячагына иманыгыз булса, сез «Раббының... коткаруын күрерсез» һәм сафлыгыгызны саклап калырсыз (Йәил 2:31, 32).

19. а) Йәһвә белән Муса арасында мөнәсәбәтләр никадәр тыгыз булган? б) «Йөрер юлларыгызда» Йәһвәне һәрвакыт исегездә тотсагыз, нинди фатихалар урырсыз?

19 «Күзгә күренми торган Аллаһыны күреп торгандай нык калып», әйдәгез, бу дулкынландыргыч вакыйгаларга әзерләник! Изге Язмаларны даими рәвештә өйрәнеп һәм дога кылып, Йәһвә белән дуслыгыгызны ныгытыгыз. Мусаның Йәһвә Аллаһы белән мөнәсәбәтләре тыгыз булган. Ул Аллаһының ихтыярын үтәр өчен гаҗәеп эшләр башкарган. Аллаһы Сүзендә аның турында ул Йәһвәне хәтта «йөзгә-йөз танып белгән» дип әйтелә (Кан. 34:10). Әйе, Муса башка пәйгамбәрләрдән бик аерылып торган. Иман итеп, сез дә Йәһвәне аны күргән кебек якын белә алырсыз. Изге Язмаларда язылганча, Аллаһыны «йөрер юлларыгызда» һәрвакыт исегездә тотсагыз, ул сезнең адымнарыгызны «тугры якка юнәлдерер» (Гыйб. сүз. 3:6).

^ 14 абз. Йәзәкил 3:19: «Ләкин син явызны кисәтсәң, ә ул үз явызлыгыннан һәм бозык юлыннан чигенмәсә, ул үз гөнаһы өчен үләчәк, ә син, һичшиксез, үз тормышыңны саклаячаксың».