Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез беләсезме?

Сез беләсезме?

Ни өчен кешеләр борынгы заманнарда үз киемнәрен ерткан?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА кешеләрнең үз киемнәрен ертулары турында күп очраклар китерелә. Кешенең андый тотышы бүгенге укучылар өчен сәер булып күренергә мөмкин, әмма шулай эшләп яһүдләр үзләренең өметсезлек, кайгы, кимсетелү, ачу, кайгыру кебек көчле хисләрен күрсәткән.

Мәсәлән, Рубин, энесен Йосыфны әсирлеккә сатудан коткара алмагач, «өстен-башын ертып өзгәләнергә тотынган». Аларның аталары Ягъкуб, Йосыфны кыргый хайван ботарлап ташлаган дип, «өстен-башын ерткан» (Ярат. 37:18—35). Әюб, үзенең бар балаларының да вафат булулары турында ишеткәч, «үз киемен ерткан» (Әюб 1:18—20). Иң баш рухани Ели янына килгән һәм аның ике улы вафат булганы, исраиллеләрнең сугышта җиңелгәне һәм килешү сандыгының кулга алынуы хакында сөйләгән хәбәрченең «киемнәре кайгыдан ертылган» булган (1 Иш. 4:12—17). Йошия патша Канунда язылган сүзләрне ишеткәннән соң һәм халыкның хаталарын таныганнан соң «үз киемнәрен ерткан» (2 Пат. 22:8—13).

Гайсәне хөкем иткәндә иң баш рухани Каяфәс, аның Аллаһы турында әйткәннәрен көфер сүзләр дип санап, «үз киемен ертып җибәргән» (Мат. 26:59—66). Раввиннарның гореф-гадәтләре буенча, берәрсе, Аллаһы исеменә каршы көфер сүзләр әйткәннәрен ишетсә, үз киемнәрен ертырга тиеш булган. Ләкин Иерусалим гыйбадәтханәсенең җимерелүеннән соң булган раввиннарның башка бер фикере буенча, «Аллаһы исеменә каршы көфер сүзләр ишеткән кеше хәзер үз киемнәрен ертырга тиеш түгел, югыйсә аның киемнәре ертылып бетәчәк».

Әлбәттә, кешенең чынында кайгы-хәсрәт кичермичә үз киемен ертуы Аллаһы өчен юк-бар нәрсә булган. Шуңа күрә Йәһвә үз халкына: «Киемнәрегезне түгел, йөрәкләрегезне ертыгыз һәм... [миңа] кайтыгыз»,— дип әйткән булган (Йәил 2:13).