Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: | БЕРӘРСЕ КИЛӘЧӘКНЕ ӘЙТӘ АЛАМЫ?

Кайберләре үтәлде, күпләре үтәлмәде

Кайберләре үтәлде, күпләре үтәлмәде

Сезнең киләчәкне беләсегез киләме? Күпләрнең беләсе килә. Күп кеше киләчәктә булачак вакыйгаларны алдан әйтергә тырыша, һәм аларның әйткәннәре еш кына үтәлми кала. Әйдәгез, берничәсенә игътибар итик.

  • ГАЛИМНӘР катлаулы һәм кыйбат җиһазлар кулланып төрле фаразлар кыла. Мәсәлән, алар тирә-якны пычратуның нәрсә белән бетүен һәм иртәгә яңгыр явармы, юкмы икәнен алдан әйтергә тырыша.

  • ПРОФЕССИОНАЛЬ АНАЛИТИКЛАР бизнеска һәм политикага кагылышлы прогнозлар ясыйлар. Уоррен Баффет — дөньядагы иң бай кешеләрнең берсе — инвестицияләрне салу буенча шулкадәр уңышлы булган ки, аны хәтта «пәйгамбәр» дип атаганнар. Нейт Силвер — башка бер аналитик — статистик мәгълүматлар җыеп Кушма Штатлардагы сәяси хәлне дә һәм хәтта Голливудта фильмнар өчен биреләчәк премияләрне дә алдан әйтә.

  • БОРЫНГЫ ТЕКСТЛАРНЫ пәйгамбәрлекләр итеп күрсәтәләр. Кайбер кешеләр XVI гасырда яшәгән Мишель де Нотрдамның (Нострадамус) томанлы язмаларында безнең көннәргә кагылышлы «пәйгамбәрлекләр» бар дип саный. Ә кайберәүләр майя календаре 2012 елның 21 декабрендә тәмамланганга, шуннан соң коточкыч вакыйгалар булачак дип уйлаган булган.

  • ДИНИ ҖИТӘКЧЕЛӘР кешелекне кисәтер өчен һәм үзләренә «шәкертләр» җыяр өчен кайвакыт дөнья бетәчәген вәгазьли. Кыямәт көне турында пәйгамбәрлек иткән Харольд Кэмпинг һәм аның шәкертләре җирнең 2011 елда бетәчәге турында хәбәрне киң таратып йөргән. Әмма җир әле дә тора.

  • КҮРӘЗӘЧЕЛӘР киләчәкне алдан әйтә белә дип саный. Эдгар Кейси белән Джин Диксонның XX гасырда булачак вакыйгалар турында әйткәннәренең кайберләре төгәл үтәлсә дә, күпләре үтәлмичә калган. Мәсәлән, Диксон 1958 елда Өченче Бөтендөнья сугышы башланачак дигән булган, ә Кейси 1970 елларның урталарында Нью-Йорк шәһәре океан астына китәчәк дип әйткән булган.

Киләчәктәге вакыйгаларны берәр ышанычлы чыганактан белеп буламы? Әйдәгез, бу сорауга җавап алыйк. Киләчәктәге вакыйгаларны алдан белсәгез, тормышыгыз бик үзгәрер.