Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

 Архивыбыздан

«Ашлык уру эше күп»

«Ашлык уру эше күп»

1923 елның март аенда Джордж Янг кардәш Рио-де-Жанейрога килгән

1923 ел. Сан-Паулу шәһәрендәге Драма һәм музыка консерваториясенең залы шыгрым тулы! Сез Джордж Янгның көчле тавышын ишетәсезме? Аның нотыгын җөмлә артыннан җөмлә португал теленә тәрҗемә итеп баралар. Бар 585 кеше аны игътибар белән тыңлый. Португал телендәге Изге Язмалардагы шигырьләр проектор ярдәмендә экранга төшерелә. Программа тантаналы рәвештә тәмамлана: «Бүген яшәүче миллионлаган кеше беркайчан да үлмәячәк!» дигән брошюраның йөзләгән данәләрен кешеләргә тараталар; алар арасында инглиз, немец һәм итальян телендәге брошюралар да бар. Очрашу һәр кешегә ошады! Яхшы хәбәрнең таралуы киң колач ала. Ике көннән соң кешеләр залга киләсе нотыкны тыңлар өчен кабат җыела. Әмма бу вакыйгалар алдыннан нәрсә булган?

1867 елда Сара Беллона Фергусон үз гаиләсе белән Кушма Штатларыннан Бразилиягә күченгән булган. 1899 елда Сараның энесе Бразилиягә Изге Язмаларга нигезләнгән берничә басманы алып килгән. Сара аларны укыгач, хакыйкатьне тапканын аңлаган. Күбрәк беләсе килеп, ул инглиз телендәге «Күзәтү Манарасы»на язылган. Изге Язмалардагы хәбәр аны таң калдырган, һәм ул Расселл кардәшкә хат язган. Үзенең хатында ул, «кеше кайда гына яшәмәсен, хакыйкать сулары аңа барып җитә ала», һәм үзенең очрагы моңа дәлил булып тора дип әйткән.

«Тереләр үлеләр белән сөйләшә аламы?» (португал) дигән буклет

Сара Фергусон хакыйкатьне башкаларга сөйләр өчен көченнән килгәнне эшләгән. Әмма ул үзенә, гаиләсенә һәм Бразилиядәге башка эчкерсез кешеләргә рухи яктан ярдәмне кем алга таба күрсәтер микән дип борчылган. 1912 елда Бруклиндагы Вефиль аңа мондый хәбәр җиткергән: бер кардәш Сан-Паулуга португал телендәге «Үлгән кешеләр кайда?» дигән меңләгән буклет белән килергә тиеш. Ул 1915 елда әйткәнчә, аны күп кенә Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең тиздән күккә күтәрелергә җыенганнары һәрвакыт гаҗәпләндергән. Үз карашын белдереп, ул болай дип язган: «Ә Бразилия һәм бөтен Көньяк Америка белән нәрсә булачак? ...Көньяк Американың  җир шарында шактый зур урын алганына игътибар итсәк, ашлык уру эше күп». Әйе, ашлык урыр өчен әле байтак кына эшлисе булган!

Якынча 1920 елны Бразилиядән булган сигез яшь диңгезче, сугыш кораблары ремонтта торганда, Нью-Йорктагы берничә җыелыш очрашуларына барып килгән. Рио-де-Жанейрога кайткач, алар Изге Язмалардан әле генә белгән өмет турында башкаларга сөйләгән. Шуннан соң озак та үтмәстән, 1923 елның март аенда, пилигрим (күчеп йөрүче күзәтче) булып хезмәт иткән Джордж Янг кардәш Рио-де-Жанейрога килгән һәм анда кызыксынган кешеләрне тапкан. Ул берничә басманы португал теленә тәрҗемә итү эшен оештырган. Соңрак Янг кардәш Сан-Паулуга барган. Ул вакытта анда якынча 600 000 кеше яшәгән. Анда ул, югарыда әйтеп кителгәнчә, лекция сөйләгән һәм «Бүген яшәүче миллионлаган кеше беркайчан да үлмәячәк!» дигән брошюраны тараткан. «Берүзем булганга,— дип әйткән ул — миңа газетада бастырылган белдерүләргә генә өметләнергә кала иде». Һәм ул әйткәнчә, бу «беренче лекцияләр Бразилиядәге Халыкара Изге Язмаларны Тикшерүчеләр Берләшмәсе исеменнән укыла иде һәм аларга кешеләр газета аша чакырыла иде *».

Аллаһы Сүзенең шигырьләре проектор ярдәмендә экранга төшерелгән

«Күзәтү Манарасы» 1923 ел, 15 декабрь санында Бразилия турындагы отчетта болай дип әйтелгән булган: «Андагы эшебез 1 июньдә башланды. Ул вакытта әле бернинди дә басма юк иде. Моның турында уйлаганда, Хуҗабыз бу эшне фатихалый икәнен күрми калу авыр». Шул отчет буенча, Янг кардәш 1 июньнән 30 сентябрьгә кадәр 21 ачык нотык белән чыгыш ясаган, аларның икесен Сан-Паулуда сөйләгән. Нотыкны 3 600 кеше тыңлаган. Патшалык турындагы хәбәр Рио-де-Жанейрода әкрен-әкрен тарала башлаган, һәм бары тик берничә ай эчендә 7 000 нән артык португал телендәге басмабыз таратылган булган! Өстәвенә, португал телендәге «Күзәтү Манарасы» журналы 1923 елны ноябрь-декабрь саныннан чыга башлаган.

Сара Беллона Фергусон, Бразилиядә инглиз телендәге «Күзәтү Манарасы»на язылучыларның беренчесе

Джордж Янг кардәшнең Сара Фергусонга килүе турында «Күзәтү Манарасы»нда болай дип әйтелгән булган: «Кунак бүлмәсенә чыгып апа-кардәш берникадәр вакытка телсез калган. Ул Янг абый-кардәш белән кул бирешеп исәнләшкәндә, аңа гаҗәпләнеп карап: „Сез чыннан да пилигриммы?“ — дип сораган». Берникадәр вакыттан соң ул үзе дә, балаларының кайберәүләре дә суга чумдырылган. Дөресен әйткәндә, ул суга чумдырылуын 25 ел буе көткән! 1924 елгы «Күзәтү Манарасы»ның 1 август санында Бразилиядә, күбесенчә Рио-де-Жанейрода, 50 кеше суга чумдырылган дип әйтелгән.

Хәзер якынча 90 ел узгач, безгә «Бразилия һәм бөтен Көньяк Америка белән нәрсә булачак?» дигән сорау турында уйлыйсы юк. Бразилиядә 760 000 нән күбрәк Йәһвә Шаһите яхшы хәбәрне вәгазьли. Һәм бөтен Көньяк Америкада яшәүчеләр Патшалык хакындагы хәбәрне португал, испан һәм башка күп җирле телләрдә ишетә. Чыннан да, Сара Фергусон 1915 елда әйтмешли, «ашлык уру эше күп» булган. (Бразилиядәге архивыбыздан).

^ 6 абз. Халыкара Изге Язмаларны Тикшерүчеләр Берләшмәсе — Йәһвә Шаһитләренең элеккеге исеме.