Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Йәһвә Аллаһыңны... ярат»

«Йәһвә Аллаһыңны... ярат»

«Йәһвә Аллаһыңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән ярат» (МАТ. 22:37).

1. Ни өчен Аллаһы һәм аның Улы арасындагы ярату үсә барган?

ЙӘҺВӘНЕҢ Улы Гайсә Мәсих болай дип әйткән: «Мин Атаны яратам» (Яхъя 14:31; Инҗил, 2001). Гайсә шулай ук болай дигән: «Ата... үз Улын ярата» (Яхъя 5:20). Моңа гаҗәпләнәсе дә юк, чөнки, җиргә килгәнче, Гайсә күп еллар дәвамында «һөнәрче сыйфатында» Аллаһы янында булган (Гыйб. сүз. 8:30). Йәһвә белән Гайсә бергә хезмәттәшлек иткәнгә, Аллаһы Улы үз Атасының сыйфатларын яхшы белгән һәм аның Атасын яратыр өчен санап бетергесез сәбәпләре булган. Әйе, якын аралашканга, аларның бер-беренә яратулары ныгый гына барган.

2. а) Ярату үз эченә нәрсәне ала? б) Без нинди сорауларны карап чыгарбыз?

2 Без кемне дә булса яратканда, аны бик якын күрәбез. Давыт пәйгамбәр болай җырлаган: «Әй миңа көч бирүче Ходай, Сине сөярмен» (Мәд. 17:2). Безнең дә Аллаһыга карата шундый ук хисләр булырга тиеш, чөнки ул безне бик якын күрә. Йәһвәгә буйсынсак, ул безгә үз яратуын күрсәтәчәк. (Канун 7:12, 13 укы.) Әмма Аллаһыны күрмәгәнгә, аны яратып буламы? Йәһвәне ярату нәрсәне аңлата? Ни өчен без аны яратырга тиеш? Һәм Аллаһыга карата яратуыбызны без ничек күрсәтә алабыз?

 НИ ӨЧЕН АЛЛАҺЫНЫ ЯРАТУ МӨМКИН?

3, 4. Ни өчен Аллаһыга карата тирән ярату үстерү мөмкин?

3 «Аллаһы — Рух ул», шуңа күрә без аны күрә алмыйбыз (Яхъя 4:24). Шулай да без Йәһвәне ярата алабыз, һәм Изге Язмаларда әйтелгәнчә, без аны яратырга тиеш тә. Мәсәлән, Муса исраиллеләргә болай дигән: «Раббы Аллаһыгызны бөтен йөрәгегез, җаныгыз, көч-куәтегез белән яратыгыз» (Кан. 6:5).

4 Ни өчен Аллаһыга карата тирән ярату үстерү мөмкин дип әйтеп була? Чөнки ул безне рухи ихтыяҗлар белән һәм ярату сәләте белән барлыкка китергән. Рухи ихтыяҗларыбыз тиешенчә канәгатьләндерелгәндә, Йәһвәгә карата яратуыбыз үсә бара, һәм бу безне бәхетле итә. «Рухи нәрсәләргә сусаучылар бәхетле,— дигән Гайсә,— чөнки күкләр Патшалыгы аларныкы» (Мат. 5:3). Кайберәүләрнең әйтүенчә, Аллаһыны белү ихтыяҗы тумыштан ук килә. Моның турында бер китапта болай әйтелгән: «Бөтен дөньяда яшәгән кешеләр үзләреннән югарырак булган затны эзли һәм аңа иман итә. Моны белү безне дулкынландырырга, гаҗәпләндерергә һәм күңелебездә курку-хөрмәт уятырга тиеш» (А. К. Моррисон, «Man Does Not Stand Alone»).

5. Аллаһыны эзләвебез мәгънәсез түгел икәнен без кайдан беләбез?

5 Аллаһыны эзләвебезнең мәгънәсе бармы? Әйе, ул безнең үзе белән мөнәсәбәтләр үстерүебезне тели. Бер тапкыр кешеләргә шаһитлек биргәндә рәсүл Паул моны ап-ачык аңлаткан. Үзегезне шул вакыйгада катнашучы итеп күз алдыгызга китерегез. Парфеноннан, ягъни Афина алиһәсенә багышланган гыйбадәтханәдән, ерак булмаган Ареопагта халык җыелган һәм сез Паулның аларга «дөньяны һәм андагы һәр нәрсәне бар иткән Аллаһы» турында сөйләгәнен ишетәсез. Ул Аллаһы «кеше кулы төзегән гыйбадәтханәләрдә яшәми» икәнен аңлата. Шуннан соң рәсүл болай дип өсти: «Бөтен җир йөзендә яшәсеннәр дип, ул [Аллаһы] бер кешедән бөтен халыкларны бар итте, заманнарны һәм кешеләрнең яшәү урыннарының чикләрен билгеләде. Ул моны алар Аллаһыны эзләсеннәр өчен, табарга тырышып, аны тапсыннар өчен эшләде. Ул бит һәрберебезгә якын» (Рәс. 17:24—27). Әйе, кешеләр Аллаһыны таба ала. Җиде ярым миллионнан артык Йәһвә Шаһите аны тапкан һәм аны чын күңелдән ярата.

АЛЛАҺЫНЫ ЯРАТУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА?

6. Гайсә кайсы әмерне «беренче һәм иң мөһим» дип атаган?

6 Безнең Йәһвәгә карата яратуыбыз никадәр нык булырга тиеш? Фарисейлар Гайсәдән: «Остаз, Канундагы әмерләрнең кайсысы иң мөһиме?» — дип сорагач, Гайсә болай җавап биргән: «„Йәһвә Аллаһыңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән ярат“. Бу — беренче һәм иң мөһим әмер» (Мат. 22:34—38).

7. Аллаһыны а) «бөтен йөрәгебез», б) «бөтен җаныбыз» һәм в) «бөтен акылыбыз» белән ярату нәрсәне аңлата?

7 Гайсәнең без Аллаһыны «бөтен йөрәгебез» белән яратырга тиеш дигән сүзләре белән нәрсә әйтәсе килгән? Ул символик йөрәгебезне, ягъни теләкләребезне, эмоцияләребезне һәм хисләребезне күздә тоткан. Без шулай ук Аллаһыны «бөтен җаныбыз» белән яратырга, ягъни яратуыбыз тормышыбызның һәр өлкәсендә күренергә тиеш. Өстәвенә, без Аллаһыны «бөтен акылыбыз», ягъни бөтен зиһенебез белән яратырга тиеш. Шулай итеп, без аны бөтен асылыбыз белән һәм үзебездә булган бар нәрсәне кулланып яратырга тиеш.

8. Аллаһыны ярату безне нәрсә эшләргә этәрә?

8 Аллаһыны бөтен йөрәгебез, бөтен җаныбыз һәм бөтен акылыбыз белән яратсак, без Аллаһы Сүзен тырышып өйрәнербез, аның ихтыярын чын күңелдән үтәрбез һәм Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне ашкынып вәгазьләрбез (Мат. 24:14; Рим. 12:1, 2). Йәһвәгә карата чын яратуыбыз безне аңа якынлаштырып торыр (Ягък. 4:8). Әлбәттә, безне Аллаһыны  яратырга этәргән бар сәбәпләрне әйтеп бетереп булмый. Шулай да, аларның кайберләрен карап чыгыйк.

НИ ӨЧЕН БЕЗ ЙӘҺВӘНЕ ЯРАТАБЫЗ?

9. Ни өчен сез Йәһвәне яратасыз?

9 Йәһвә — безнең Барлыкка Китерүчебез һәм Тәэмин Итүчебез. «Аның ярдәмендә без яшибез, хәрәкәт итәбез һәм көн күрәбез»,— дип әйткән Паул (Рәс. 17:28). Йәһвә безгә яшәр өчен искиткеч «йорт» — Җирне биргән (Мәд. 113:24). Ул шулай ук безне ризык белән тәэмин итеп тора һәм безгә кирәк булган башка нәрсәләрне бирә. Шуңа күрә Паул Листрада яшәгән потларга табынучыларга болай дип әйтә алган: «[Тере Аллаһы] игелек эшләп, үзе турында шаһитлек биреп торды: сезгә күктән яңгырлар яудырды, үз вакытында мул уңыш бирде һәм ризыклар белән туендырып, йөрәкләрегезне шатлык белән тутырды» (Рәс. 14:15—17). Әллә бу Яратучыбызны һәм кайгыртучан Тәэмин Итүчебезне яратыр өчен сәбәп түгелме? (Вәг. 12:1, 2)

10. Йолым турында уйлаганда, сез нинди хисләр кичерәсез?

10 Аллаһы безне Адәмнән мирас итеп алган гөнаһ белән үлемнән азат итәчәк (Рим. 5:12). Әйе, «Аллаһы безгә үз мәхәббәтен шуның белән күрсәтә: Мәсих, без әле гөнаһлы булганда, безнең өчен үлгән» (Рим. 5:8). Тәүбә итсәк һәм Гайсәнең йолым корбанына иман итсәк, Аллаһы гөнаһларыбызны кичерә. Шуңа күрә йөрәгебездән Йәһвәгә карата ярату ташып тора (Яхъя 3:16).

11, 12. Йәһвә ярдәмендә без өметебезне нәрсәләргә баглый алабыз?

11 Йәһвә безгә мәңгелек тормышка өмет бирә (Рим. 15:13). Аллаһы биргән өмет иманыбыз сыналганда нык калырга ярдәм итә. «Үлемгә кадәр тугры» булып калган майланганнарга «тормыш таҗы» биреләчәк (Ачыл. 2:10). Башка тугры кешеләрнең җирдәге оҗмахта мәңге яшәргә өметләре бар (Лүк 23:43). Андый киләчәк турында уйлаганда, без нинди хисләр кичерәбез? Без шатлык белән тынычлык сизәбез, һәм күңелебез «һәртөрле яхшы һәм камил бүләк» бирүче Аллаһыга карата ярату белән тула (Ягък. 1:17).

12 Аллаһы безгә җан җылытырлык терелтелү өметен бирә (Рәс. 24:15). Якыннарыбызны югалтканда безнең күңелебез әрнеп өзгәләнә. Шулай да терелтелүгә өметебез булганга, без «өметләре булмаган башка кешеләр» сыман кайгырмыйбыз (1 Тис. 4:13). Яратучы Йәһвә Аллаһы миллионлаган үлгәннәрне, аеруча үзенең тәкъва Әюб кебек тугры хезмәтчеләрен, терелтергә бик тели (Әюб 14:15). Күз алдыгызга китереп карагыз, ата-аналар үз балаларын, дуслар бер-берсен каршы ала! Әйе, үледән терелтүгә гаҗәеп өмет безне күктәге Атабызны яратырга дәртләндерә!

13. Аллаһының безне чыннан да кайгыртканын без кайдан беләбез?

13 Йәһвә чыннан да безне кайгырта. (Мәдхия 33:7, 19, 20; 1 Петер 5:6, 7 укы.) Кайгыртучан Аллаһы үзенә тугры булганнарга һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Шуңа күрә без үзебезне аның «көтүенең сарыклары» сыман имин хис итәбез (Мәд. 78:13). Уйлап кына карагыз, Аллаһы киләчәктә Патшалык аша безнең өчен никадәр күп эшләр башкарачак! Аллаһы сайлаган Патша Гайсә Мәсих җирдән көч куллану, җәберләү һәм явызлыкны юк иткәч, тыңлаучан кешеләр тынычлыкта һәм яхшы шартларда мәңге яшәп фатихаланачак (Мәд. 71:7, 12—14, 16). Моның турында уйлаганда, безнең кайгыртучан Аллаһыбызны йөрәгебез, җаныбыз, көчебез һәм акылыбыз белән яратырга теләк әллә тумыймы? (Лүк 10:27)

14. Аллаһы безне нинди зур хөрмәткә ия иткән?

14 Йәһвә безне үз Шаһитләре булу хөрмәтенә ия иткән (Ишаг. 43:10—12). Йәһвә безгә үз хакимлеге яклы торырга һәм газаплар тулы бу дөньяда кешеләргә чын өмет турында сөйләргә мөмкинлек ачкан. Бу Аллаһыны яратыр өчен тагын бер сәбәп булып тора. Өстәвенә, без яхшы хәбәрне иман һәм ышаныч белән сөйли  алабыз, чөнки ул хак Аллаһының Сүзенә нигезләнгән, ә Аның вәгъдәләре үтәлми калмый. (Йошуа 21:45; 23:14 укы *.) Әлбәттә, бар фатихаларны һәм Йәһвәне яратыр өчен бар сәбәпләрне исәпләп чыгып булмый. Ә без, үз чиратында, Аллаһыга үз яратуыбызны ничек күрсәтә алабыз?

АЛЛАҺЫГА ЯРАТУЫБЫЗНЫ НИЧЕК КҮРСӘТЕП БУЛА?

15. Аллаһы Сүзен өйрәнү һәм аның буенча яшәү безгә ничек ярдәм итә?

15 Аллаһы Сүзен җентекләп өйрәнегез һәм аның буенча яшәгез. Шулай эшләп без Йәһвәне яратканыбызны һәм аның үз Сүзе аша үзебезгә җитәкчелек биреп торуын теләгәнебезне күрсәтәбез (Мәд. 118:105). Газаплар кичергәндә без мондый җылы сүзләрдән юаныч таба алабыз: «Әй Ходай, Синең мәрхәмәтең миңа бик булышты. Күңелемдә кайгыларым күбәйгән чакта, Синең юатуларың җанымны сөендерәләр». «Ул китек күңелләрне төзәтә, аларның яраларын дәвалый» (Мәд. 93:18, 19; 146:3). Йәһвә газап чиккәннәргә мәрхәмәтен күрсәтә, Гайсә дә кешеләрне кызгана (Ишаг. 49:13; Мат. 15:32). Изге Язмаларны өйрәнгәндә без Йәһвәнең үзебезне назлы кайгыртуын күрәбез, һәм безнең аңа карата яратуыбыз тирәнәя бара.

16. Даими дога кылу Аллаһыны яратуыбызны ничек үстерә ала?

16 Аллаһыга даими дога кылыгыз. Догаларыбыз безне Йәһвәгә — Догаларны Тыңлаучыга тагы да якынайта (Мәд. 64:3). Аллаһыдан догаларыбызга җавап алганда, безнең аңа карата яратуыбыз үсә бара. Мәсәлән, Аллаһының без каршы тора алмаслык вәсвәсәгә дучар булуыбызны рөхсәт итмәгәненә үз тәҗрибәбездә инанганбыздыр (1 Көр. 10:13). Борчуларга батсак һәм Йәһвәгә чын күңелдән ялварсак, без тиңе булмаган «Аллаһы тынычлыгын» сизәрбез (Флп. 4:6, 7). Кайчак без Нихами кебек ишетелер-ишетелмәс кенә дога кыла алабыз һәм Йәһвәнең җавап биргәнен сизә алабыз (Них. 2:1—6). «Өзлексез дога» кылганда һәм Йәһвәдән үтенечләребезгә җавап алганда, безнең аңа карата яратуыбыз үсә бара. Киләчәктә иманыбыз  сыналса, аның безгә барысын кичереп чыгарга ярдәм итәчәгенә бер дә шикләнмибез (Рим. 12:12).

17. Аллаһыны яратсак, җыелыш очрашуларына йөрүгә ничек карарбыз?

17 Җыелыш очрашуларына һәм конгрессларга йөрү гадәтегезгә керсен (Евр. 10:24, 25). Исраиллеләр Йәһвә турында белем алыр өчен һәм Канунны тыңлар өчен бергә җыелып торган. Бу аларга Йәһвәгә тирән ихтирам белән гыйбадәт кылырга һәм аның Канунына буйсынырга ярдәм иткән (Кан. 31:12). Без Аллаһыны чыннан да яратсак, җыелыш очрашуларын калдырмабыз. (1 Яхъя 5:3 укы.) Шуңа күрә җыелыш очрашуларына йөрүебезгә бернәрсә дә комачауламасын. Йәһвәгә карата беренче мәхәббәтебезне югалтудан сакланыйк (Ачыл. 2:4).

18. Аллаһыны ярату безне нәрсә эшләргә дәртләндерә?

18 «Яхшы хәбәр аша килгән хакыйкатьне» башкалар белән ашкынып уртаклашыгыз (Гәл. 2:5). Аллаһыны яратуыбыз безне аның Патшалыгы турында сөйләргә этәрә. Аллаһы билгеләгән Патша Гайсә Армагеддонда Йәһвәнең хакимлеге хакына сугышачак (Мәд. 44:5; Ачыл. 16:14, 16). Кешеләргә Аллаһының яратуы турында һәм ул вәгъдә иткән яңа дөнья хакында белергә ярдәм итү безгә зур шатлык китерә! (Мат. 28:19, 20)

19. Ни өчен без Аллаһының үз сарыкларын көтәр өчен урнаштырган төзелешен кадерләргә тиеш?

19 Аллаһының үз сарыкларын көтәр өчен урнаштырган төзелешен кадерләгез (Рәс. 20:28). Өлкәннәр — Йәһвәдән бүләк. Ә ул безгә иң яхшысын генә тели. Өлкәннәр «җилдән яшеренер урын сыман һәм коеп яуган яңгырдан ышык урын сыман, сусыз җирләрдә су ташкыннары кебек, кибеп беткән җирдәге зур кыяның күләгәсе кебек» (Ишаг. 32:1, 2). Без көчле җилдән я куркыныч давыллы яңгырдан сакланырлык ышык урынны бик кадерлибез! Ә кояш кыздырганда, без кыядан төшкән күләгәгә сөенәбез. Бу образлы әйтемнәрдән күренгәнчә, өлкәннәр безгә кирәкле юаныч һәм рухи ярдәм бирә. Җитәкчелекне үз өсләренә алган кардәшләргә буйсынып без «бүләк итеп» бирелгән бу кешеләрне бик кадерләгәнебезне күрсәтәбез, шулай ук Аллаһыны һәм Җыелыш Башы Мәсихне яратканыбызны белдерәбез (Эфес. 4:8; 5:23; Евр. 13:17).

Йәһвә үз көтүенә эчкерсез игътибар күрсәткән көтүчеләрне биргән (19 нчы абзацны кара.)

АЛЛАҺЫНЫ ЯРАТУЫГЫЗНЫ ҮСТЕРЕП ТОРЫГЫЗ

20. Аллаһыны яратуыгыз сезне нәрсә эшләргә дәртләндерә?

20 Йәһвәне яратсагыз, сез сүзне тыңлаучылар гына түгел, ә аны үтәүчеләр дә булырсыз. (Ягъкуб 1:22—25 укы.) «Үтәүченең» иманы аны вәгазь эшендә һәм җыелыш очрашуларында ашкынып катнашырга этәрә. Аллаһыны чын күңелдән яратканга, сез аның «камил канунына», ягъни ул таләп иткән бар нәрсәләргә буйсынырсыз (Мәд. 18:8—12).

21. Сезнең эчкерсез догаларыгызны нәрсә белән чагыштырып була?

21 Йәһвә Аллаһыны яратуыгыз сезне эчкерсез догалар кылырга этәреп торыр. Күрәсең, Канун килешүе буенча көн дә төтәсләнгән хуш исле фимиамны күздә тотып, мәдхия җырлаучы Давыт болай дип җырлаган: «Минем догам хушбуй күк Синең алдыңа җитсен иде, кулым күтәрелеп инәлгәнем кичке корбан күк (булсын иде)» (Мәд. 140:2; Чыг. 30:7, 8). Сезнең басынкылык белән әйтелгән үтенечләрегез һәм кайнар ялваруыгыз, эчкерсез мактау һәм рәхмәт сүзләрегез Аллаһы өчен хуш исле фимиам шикелле булыр һәм ул аларны хуп күрер (Ачыл. 5:8).

22. Киләсе мәкаләдә без нәрсәне белербез?

22 Гайсә әйткәнчә, без Аллаһыны һәм якыннарыбызны яратырга тиеш (Мат. 22:37—39). Йәһвәне һәм аның принципларын ярату безгә кардәшләр белән яхшы мөнәсәбәтләрдә булырга һәм якыннарыбызны яратырга булышыр. Әмма якыныңны ярату нәрсәне аңлата? Моның турында сүз киләсе мәкаләдә барачак.

^ 14 абз. Йошуа 21:45; 23:14: «Йәһвә Исраил йортына әйткән игелекле вәгъдәләрнең берсе дә үтәлмичә калмаган, барысы үтәлгән! Мин бүген җирдәге һәрбер кеше барачак юлга чыгам. Йәһвә Аллаһыгыз сезгә әйткән барлык яхшы сүзләрнең берсе дә үтәлмичә калмады, сез моны бөтен йөрәгегез һәм бөтен җаныгыз белән беләсез. Алар барысы да үтәлде. Аларның берсе дә үтәлмичә калмады».