Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмалар нигезендә җавап

Изге Язмалар нигезендә җавап

Нигә Аллаһы Патшалыгы килсен дип дога кылырга?

Аллаһы Патшалыгы һәм аның башкарачак эшләре турында күбрәк беләсегез киләме?

Аллаһы Патшалыгы — күктәге хөкүмәт. Бу Патшалык җирдә тәкъвалыкны һәм тынычлыкны торгызачак, шуңа күрә Гайсә үз шәкертләренә аның килүе турында дога кылырга кушкан. Кешеләрнең бернинди хөкүмәте дә җинаятьчелек, гаделсезлек я чирләрне тулысынча юк итә алмый, ләкин Аллаһы Патшалыгы моны башкара ала һәм, һичшиксез, башкарачак та. Аллаһы үз Улы Гайсәне бу Патшалыкның Патшасы итеп билгеләгән. Йәһвә шулай ук Гайсәнең шәкертләреннән торган бер төркемне бу Патшалыкта Гайсәнең хакимдәшләре итеп сайлаган. (Лүк 11:2; 22:28—30 укы.)

Тиздән Аллаһы Патшалыгы Аллаһы идарәсенә каршы чыгучыларны юк итәчәк. Шуңа күрә Аллаһы Патшалыгы килсен дип дога кылганда, без асылда Аллаһыдан кешеләр хөкүмәтләрен үз Хөкүмәте белән алмаштырсын дип сорыйбыз. (Данил 7:13, 14; Ачылыш 11:15, 18 укы.)

Ни өчен Аллаһы Патшалыгы — иң яхшы хөкүмәт?

Гайсә иң яхшы Патша, чөнки ул кызганучан. Аллаһының Улы буларак, аның шулай ук Аллаһыдан ярдәм үтенеп сораучы кешеләргә булышыр өчен көче бар. (Мәдхия 71:8, 12—14 укы.)

Аллаһы Патшалыгының килүе турында эчкерсез дога кылучы һәм Аллаһы ихтыяры буенча яшәүче кешеләргә бу хөкүмәт күп фатихалар китерәчәк. Без сезне Изге Язмаларда Аллаһы Патшалыгы турында әйтелгәнне белергә чын күңелдән чакырабыз. (Лүк 18:16, 17; Яхъя 4:23 укы.)