Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсәнең терелтелүе. Ул безнең өчен нәрсә аңлата?

Гайсәнең терелтелүе. Ул безнең өчен нәрсә аңлата?

«Ул терелтелде» (МАТ. 28:6).

1, 2. а) Кайбер дини җитәкчеләрнең нәрсәне беләсе килгән, һәм Петер аларга нинди җавап кайтарган? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.) б) Ни өчен Петер бу юлы үзен кыю тоткан?

 ГАЙСӘНЕҢ үлеменнән соң күп тә үтмәстән рәсүл Петер котырынган һәм ярсыган халык төркеме белән очрашкан. Бу хакимлеккә ия булган яһүди дин җитәкчеләре Гайсәнең үтерүен оештырган кешеләр булган. Петер тумыштан аксак булган кешене савыктырган. Шуңа күрә алар Петернең моны нинди көч белән я кем исеменнән эшләгәнен белергә теләгән. Рәсүл кыюлык белән болай җавап биргән: «Сез баганага кадаклаган, әмма Аллаһы үледән терелткән насаралы Гайсә Мәсих исеме хакына, аның ярдәмендә бу кеше сәламәтләнде һәм монда, сезнең каршыгызда, басып тора» (Рәс. 4:5—10).

2 Моңарчы Петер куркуга бирелеп Гайсәдән өч тапкыр ваз кичкән булган (Марк 14:66—72). Хәзер дин җитәкчеләре алдында басып торганда, ни өчен соң ул үзен кыю тота? Монда изге рух мөһим роль уйнаган. Моннан тыш, Петер үзе Гайсәнең терелгәненә шикләнмәгән. Ни өчен Петер Гайсәнең тере икәненә шулкадәр нык инанган булган? Һәм ни өчен без дә Гайсәнең тере булганына ышана алабыз?

3, 4. а) Беренче гасырга кадәр терелтү очраклары булганмы? б) Гайсә кемне терелткән булган?

3 Үлеләрнең кире терелтелүе Гайсәнең рәсүлләре өчен яңа нәрсә булмаган. Андый очраклар беренче гасырга кадәр дә булган. Мәсәлән, алар, андый могҗизаларны кылыр өчен, Аллаһының Ильяс белән Илишага вәкаләт биргәнен белгән (1 Пат. 17:17—24; 2 Пат. 4:32—37). Бер мәрхүмнең тәнен кабергә ташлаганнар, һәм ул аның гәүдәсе Илишаның сөякләренә кагылганнан соң терелгән булган (2 Пат. 13:20, 21). Беренче мәсихчеләр Изге Язмалардагы бу өзекләргә ышанган, без дә Аллаһы Сүзе хакыйкать икәненә инанабыз.

4 Гайсәнең кешеләрне терелткәне турында укыганда, бу, бәлки, һәркемнең күңеленә үтеп кергәндер. Гайсә тол хатынның бердәнбер улын терелткәч, тол хатын таң калгандыр (Лүк 7:11—15). Башка бер очракта Гайсә унике яшьлек кызны терелткән. Шулчак кызларының терелгәнен күреп, моңарчы кайгыга төшкән әти-әнисенең шатлыктан һәм гаҗәпләнүдән балкыган йөзләрен күз алдына китереп карагыз! (Лүк 8:49—56) Лазарның терелеп торганыннан соң атлап барганын күргән кешеләр дә бик дулкынлангандыр! (Яхъя 11:38—44)

НИ ӨЧЕН ГАЙСӘНЕҢ ТЕРЕЛТЕЛҮЕ ҮЗЕНӘ КҮРӘ БЕР МОГҖИЗА БУЛГАН?

5. Гайсәнең терелүе моңарчы булган терелү очракларыннан нәрсә белән аерылып торган?

5 Рәсүлләр Гайсәнең терелүенең моңарчы булган терелүләрдән аерылып торганын белгән. Моңарчы терелгән кешеләр күпмедер вакыттан соң яңадан вафат булган. Гайсә исә рухи тәндә терелгән, ә андый тән беркайчан да череми. (Рәсүлләр 13:34 укы.) Петер Гайсә турында «кеше буларак үтерелде, ә рух буларак терелтелде» дип әйткән булган. Моннан тыш, Гайсә «күккә күтәрелгән һәм хәзер Аллаһының уң ягында. Аллаһы аңа фәрештәләрне, хакимлекләрне һәм кодрәтләрне буйсындырган» (1 Пет. 3:18—22). Моңарчы булган терелтүләр могҗизалы һәм искитмәле булган, әмма аларның берсен дә бу иң бөек могҗиза белән чагыштырып булмый.

6. Гайсәнең терелтелүе шәкертләренә ничек тәэсир иткән?

6 Гайсәнең терелүе шәкертләренә бик нык тәэсир иткән. Аның дошманнары уйлаганча, ул үлгән булган. Гайсә куәтле рухи зат буларак терелтелгән булган, аңа бер кеше дә зыян китерә алмаган. Гайсәнең терелтелүе аның Аллаһы Улы булганын раслаган. Гайсәнең терелгәнен белгәнгә, шәкертләрнең тирән кайгылары зур шатлык белән, ә куркулары кыюлык белән алмашынган. Гайсәнең терелтелүе Йәһвә ниятенең һәм шәкертләр кыюлык белән бөтен җирдә вәгазьләгән яхшы хәбәрнең мөһим өлеше булган.

7. Гайсә бүген нәрсә эшли, һәм нинди сораулар туа?

7 Йәһвәнең хезмәтчеләре буларак, безгә шул билгеле: Гайсә иң бөек кеше булган, ә бүген ул исән һәм җирдәге һәр кешегә кагылышлы эш белән җитәкчелек итеп тора. Аллаһының күктәге Патшалыкның Патшасы буларак, Гайсә Мәсих тиздән җирне бозыклыктан чистартачак һәм аны кешеләр мәңге яшәячәк оҗмах итәчәк (Лүк 23:43). Гайсә терелтелмәгән булса, боларның берсе дә чынга аша алмас иде. Алайса, ни өчен без Гайсәнең үледән терелтелгәненә ышана алабыз? Һәм аның терелтелүе безнең өчен нәрсә аңлата?

ЙӘҺВӘ ҮЛЕМНӘН ӨСТЕН КӨЧКӘ ИЯ

8, 9. а) Ни өчен яһүди дин җитәкчеләре сакчыларга Гайсәнең каберен сакларга кушкан? б) Хатын-кызлар төрбә янына килгәч, нәрсә булган?

8 Гайсәне җәзалагач, дини руханилар белән фарисейлар Пилат янына килеп, болай дигән: «Әфәнде, теге алдакчының әле исән чагында: „Мин өч көннән соң терелеп торачакмын“,— дигәне исебезгә төште. Шуңа күрә өченче көнгә кадәр каберне сакларга әмер бир, югыйсә аның шәкертләре килеп, гәүдәсен урлап китәрләр дә, соңыннан халыкка: „Ул үледән терелде!“ — диярләр. Шунда бу соңгы алдау беренчесеннән дә яманрак булыр». Пилат исә аларга: «Сакчылар алыгыз да, барып, каберне үзегез белгәнчә саклагыз»,— диде». Алар нәкъ шулай эшләгән дә (Мат. 27:62—66).

9 Гайсәнең тәнен кыяны уеп ясаган төрбәгә салганнар. Бу төрбәне зур таш белән каплаганнар. Яһүди дин җитәкчеләре Гайсәнең шунда мәңге үлгән булып калуын теләгән. Әмма Йәһвәнең нияте гел икенче булган. Магдалалы Мәрьям белән башка Мәрьям өченче көнне төрбә янына килгәч, ташның читкә алып куелганын һәм аның өстендә фәрештәнең утырганын күргән. Фәрештә хатын-кызларга төрбәгә кереп, аның буш икәнен үз күзләре белән күрергә кушкан. «Ул монда юк,— дип әйткән фәрештә,— ул терелтелде» (Мат. 28:1—6). Гайсә тере булган!

10. Паул Гайсәнең терелтелгән булуын ничек раслаган?

10 Киләсе 40 көн дәвамында булган вакыйгалар Гайсәнең терелтелгәненә шик калдырмаган. Бу вакыйгаларга игътибар итеп, рәсүл Паул көринтлеләргә болай язган: «Үзем кабул иткән иң мөһим нәрсәләрне сезгә дә тапшырдым: Мәсих, Язмаларда язылганча, безнең гөнаһларыбыз өчен үлгән; җирләнгән булган һәм, Язмаларда әйтелгәнчә, өченче көнне үледән терелеп торган; ул Кифаска, соңрак унике рәсүлгә күренгән. Шуннан соң берьюлы биш йөздән артык кардәшкә күренгән. Аларның күбесе әле дә исән-сау, ә кайберләре үлем йокысына талган. Аннан соң ул Ягъкубка, соңрак барлык рәсүлләргә күренгән. Ә инде миңа, җитлекми туган балага сыман, иң ахырда күренде» (1 Көр. 15:3—8).

НИ ӨЧЕН БЕЗ ГАЙСӘНЕҢ ТЕРЕЛТЕЛГӘНЕНӘ ЫШАНАБЫЗ?

11. Ни өчен Гайсә «Язмаларда әйтелгәнчә» терелтелгән дип әйтеп була?

11 Беренче сәбәп — ул «Язмаларда әйтелгәнчә» терелтелгән булган. Аллаһы Сүзендә терелтүнең булачагы турында алдан әйтелгән булган. Мәсәлән, Давыт, Аллаһының «тугры» идарәчесе кабердә калмаячак, дип язган булган. (Рәсүлләр 13:35 укы.) Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә рәсүл Петер бу пәйгамбәрлекне Гайсәгә карата кулланып болай дигән: «Шуңа күрә ул [Давыт], инде алдан белеп, Мәсихнең тереләчәге, аның Кабердә калдырылмаячагы һәм гәүдәсенең черемәячәге хакында әйткән» (Рәс. 2:23—27, 31).

12. Терелтелгән Гайсәне кем күргән булган?

12 Икенче сәбәп — бездә шул вакыйгаларны үз күзләре белән күргән кешеләрнең шаһитлеге бар. Терелтелгән Гайсә кырык көн дәвамында шәкертләренә төрбә урнашкан бакчада, Имаус авылына алып барган юлда һәм башка җирләрдә күренгән (Лүк 24:13—15). Бу очракларда ул аерым кешеләр белән, шул исәптән Петер белән, һәм халык төркемнәре белән сөйләшкән. Бер тапкыр Гайсә хәтта 500 дән артык кеше төркеменә күренгән булган! Гайсәнең терелүенә шаһит булган шулкадәр күп кешеләрнең сүзләрен игътибарсыз калдырып булмый.

13. Шәкертләрнең Гайсәнең терелтелүенә инанган булулары ашкынуларыннан ничек күренгән?

13 Өченче сәбәп — аның шәкертләре бу вакыйга турында ашкынып вәгазьләгән. Мәсихнең терелтүе хакында ашкынып шаһитлек биргәнгә, аларны эзәрлекләгәннәр, газаплаганнар һәм үтергәннәр. Гайсә терелтелгән булмаса, ягъни боларның барысы да ялган булса, ни өчен соң Гайсәне нәфрәт иткән һәм аның үлемен оештырган дин җитәкчеләренә Мәсихнең терелтелүе хакында вәгазьләр өчен, Петер үз тормышын куркыныч астына куйган? Петер һәм башка шәкертләр Гайсәнең исән булуына һәм вәгазь эше белән җитәкчелек иткәненә инанган булган. Моннан тыш, Гайсәнең терелтелүе аларны үзләренең дә тереләчәгенә инандырган. Мәсәлән, Стифән үлеләрнең терелтеләчәгенә инанып үлгән (Рәс. 7:55—60).

14. Ни өчен сез Гайсәнең исән булуына ышанасыз?

14 Дүртенче сәбәп — без Гайсәнең хәзер Патша булып идарә итүенә һәм мәсихче җыелышның Башы булып хезмәт итүенә дәлилләр күреп торабыз. Нәтиҗәдә, чын мәсихче дине чәчәк ата. Гайсә үледән терелтелмәгән булса, бу мөмкин булыр идеме? Ул терелмәгән булса, без аның турында, бәлки, беркайчан да ишетмәгән булыр идек. Әмма Гайсәнең тере булуына һәм без яхшы хәбәрне вәгазьләгәндә, аның безнең белән җитәкчелек итүенә ышаныр өчен, җитди сәбәпләребез бар.

ГАЙСӘНЕҢ ТЕРЕЛТЕЛҮЕ БЕЗНЕҢ ӨЧЕН НӘРСӘ АҢЛАТА?

15. Ни өчен Гайсәнең терелтелүе безгә вәгазьләр өчен кыюлык өстәп тора?

15 Мәсихнең терелтелүе безгә вәгазьләр өчен кыюлык бирә. Ике мең ел эчендә Аллаһы дошманнары яхшы хәбәрнең таралуын туктатыр өчен нинди генә кораллар кулланмаган: мөртәтлек, мыскыллап көлү, һөҗүм итү, эшчәнлегебезне тыю, газаплау һәм җәзалап үтерү. Шулай да безгә «каршы ясалган бер корал да уңышлы булмаган», ягъни бернәрсә дә безнең Патшалык хакындагы вәгазь һәм шәкертләр әзерләү эшен туктатмаган (Ишаг. 54:17). Без Шайтанның тарафдарларыннан, ягъни колларыннан курыкмыйбыз, чөнки Гайсә, үзе вәгъдә иткәнчә, безгә ярдәм итеп тора (Мат. 28:20). Дошманнарыбыз нәрсә генә эшләсә дә, куркыр өчен сәбәп юк. Алар безне беркайчан да туктата алмас!

Гайсәнең терелтелүе безгә вәгазьләр өчен кыюлык өстәп тора (15 нче абзацны кара.)

16, 17. а) Гайсәнең үледән терелтелүе өйрәткән тәгълиматларының дөрес булуын ничек раслый? б) Яхъя 11:25 буенча, Аллаһы Гайсәгә нинди вәкаләт биргән?

16 Гайсәнең үледән терелтелүе өйрәткән тәгълиматларының дөрес булуын раслый. Паулның сүзләре буенча, Мәсих терелмәгән булса, иман итү һәм яхшы хәбәрне вәгазьләү мәгънәсез булыр иде. Изге Язмаларның бер белгече болай дип язган: «Ә Мәсих терелмәгән булса... мәсихчеләр алданган беркатлы мескен кешеләр булыр иде». Гайсә терелмәгән булса, Инҗилдәге хәбәрләр үлемгә тапшырылган яхшы һәм зирәк кеше турындагы кайгылы бер хикәя генә булыр иде. Әмма Мәсих терелгән. Шулай итеп ул үзенең өйрәткәннәренең барысы да, шул исәптән киләчәккә карата әйткәннәренең, дөрес булуын раслаган. (1 Көринтлеләргә 15:14, 15, 20 укы.)

17 Гайсә болай дип әйткән: «Мин — терелү һәм тормыш. Миңа иман итүче, үлсә дә, тереләчәк» (Яхъя 11:25). Бу гаҗәеп сүзләр һичшиксез чынга ашачак! Йәһвә Гайсәгә күктә яшәргә өметләре булган мәсихчеләрне генә түгел, ә җирдә мәңге яшәргә өметләре булган миллиардлаган кешене терелтергә вәкаләт биргән. Гайсәнең йолып алучы корбаны һәм аның терелтелүе нигезендә үлем юкка чыгачак. Моны белү теләсә нинди сынауны кичереп чыгарга һәм хәтта кыюлык белән үлемне каршыларга әллә булышмасмы?

18. Гайсәнең терелтелүе безне нәрсәгә ышандыра?

18 Гайсәнең терелтелүе безне шуңа ышандыра: җирдә яшәячәк кешеләр Йәһвәнең ярату белән бирелгән нормалары буенча хөкем ителәчәк. Борынгы Афинадагы ирләр һәм хатын-кызлар төркеменә мөрәҗәгать итеп, Паул болай дигән: «[Аллаһы] үзе билгеләгән кеше аша җиһанны гадел хөкем итәргә ниятләгән һәм көнен билгеләп куйган. Бу һичшиксез булачак, чөнки Аллаһы шул кешене үледән терелтте» (Рәс. 17:31). Әйе, Гайсә Аллаһы тарафыннан Хөкемче итеп билгеләнгән, һәм без аның гаделлек һәм ярату белән хөкем итәчәгенә бер дә шикләнмибез. (Ишагыйя 11:2—4 укы a.)

19. Гайсәнең терелтелүенә иман итү безгә ничек тәэсир итә?

19 Гайсәнең терелтелүенә иман итү безне Аллаһы ниятен башкарырга дәртләндерә. Гайсә үз тормышын корбанга бирмәгән булса һәм терелтелмәгән булса, без гөнаһ белән үлем коллыгында калыр идек (Рим. 5:12; 6:23). Гайсә терелмәгән булса, без: «Ашыйк, эчик, чөнки иртәгә үләчәкбез»,— дип әйткән булыр идек (1 Көр. 15:32). Ләкин без игътибарыбызны тормыштан рәхәт табуга тупламыйбыз. Моның урынына без терелтелү өметен кадерлибез һәм бар нәрсәдә дә Йәһвәнең җитәкчелегенә буйсынабыз.

20. Гайсәнең терелтелүе Аллаһының бөеклегенә ничек шаһитлек бирә?

20 Мәсихнең терелтелүе сүзсез, әмма ап-ачык итеп Йәһвәнең бөеклегенә шаһитлек бирә, ә Ул «үзен ихластан эзләүчеләргә әҗерләрен бирүенә ышанырга тиеш» (Евр. 11:6). Йәһвә Гайсәне үлемсез күктәге тормышка терелткән. Нинди көч һәм зирәклек кулланган ул шул чакта! Моннан тыш, Аллаһы шулай итеп үзенең бар вәгъдәләрен чынга ашыра алганын күрсәткән. Моңа Аллаһының алдан әйткән бер вәгъдәсе дә керә. Бу вәгъдә буенча, билгеле бер «нәсел» бөтен Галәмдә хакимлек итү соравын хәл итүдә мөһим роль уйный. Бу вәгъдә үтәлсен өчен, Гайсә үләргә һәм терелтелергә тиеш булган (Ярат. 3:15).

21. Сезнең өчен терелтүгә өмет нәрсә аңлата?

21 Без Йәһвәгә терелтү өметен биргәне өчен бик рәхмәтле. Изге Язмаларда мондый вәгъдәләр язылган: «Менә! Аллаһының чатыры кешеләр белән бергә, һәм ул алар белән бергә яшәячәк. Алар аның халкы булачак, һәм Аллаһы үзе алар белән булачак. Ул аларның һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак. Чөнки элеккегеләр үтеп китте». Бу искитмәле өмет турында рәсүл Яхъяга әйтелгән булган: «Яз, чөнки бу сүзләр ышанычлы һәм хак». Бу Аллаһы тарафыннан рухландырылган ачылышны Яхъяга кем әйткән? Терелтелгән Гайсә Мәсих (Ачыл. 1:1; 21:3—5).

a Ишагыйя 11:2—4: «Аңарда Йәһвә рухы, зирәклек һәм аңлау рухы, киңәш һәм куәт рухы, белем һәм Йәһвәне тирән ихтирам итү рухы булачак. Һәм ул Йәһвәне тирән ихтирам итеп, шатлык табачак. Ул үз күзләре күргәннәре буенча хөкем итмәячәк һәм үз колаклары ишеткән буенча гына төзәтмәячәк. Ул ярлыларны хаклык белән хөкем итәчәк һәм җирдәге юашлар файдасына намуслылык белән шелтә белдерәчәк. Ул җиргә үз авызының таягы белән сугачак һәм явызны үз иреннәренең сулышы белән үтерәчәк».