Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бу халыкның Аллаһысы — Йәһвә

Бу халыкның Аллаһысы — Йәһвә

«Алласы Ходай булган кеше генә сәгадәтле» (МӘД. 143:15).

1. Кайберәүләр Аллаһының җирдәге халкы турында нәрсә уйлый?

 БҮГЕН күп кенә уйлана торган кешеләр төп диннәрнең — христиан дине һәм башка диннәрнең — кешелек файдасына аз эшләгәнен таный. Кайберәүләр шуның белән ризалаша: андый диннәр үз тәгълиматлары һәм тәртипләре белән Аллаһы турындагы хакыйкатьне боза, һәм шуңа күрә алар Аллаһының хуплавын ала алмый. Әмма алар бар диннәрдә дә эчкерсез кешеләр бар, һәм Аллаһы аларны күрә һәм җирдәге үз хезмәтчеләре итеп кабул итә дип ышана. Алар уйлаганча, андый кешеләргә ялган диннәрдән китеп Аллаһыга аерым халык буларак гыйбадәт кыласы юк. Әмма андый караш Аллаһыныкы белән туры киләме? Әйдәгез, бу сорауга җавап табар өчен Изге Язмаларга игътибар итик һәм Йәһвәнең кайбер чын гыйбадәт кылучыларының мисалларын карап чыгыйк.

КИЛЕШҮДӘ ТОРГАН ХАЛЫК

2. Вакыт узу белән кем Йәһвәнең аерым халкы булып киткән, һәм алар башка халыклардан нәрсә белән аерылып торган? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

2 Б. э. к. ХХ гасырда Йәһвәнең җирдә аерым халкы булган. Һәр иман итүчегә «ата булып киткән» Ибраһим йөзләгән кешедән торган гаиләнең башы булган (Рим. 4:11; Ярат. 14:14). Кәнган җирендәге җитәкчеләр аны «кодрәтле бер юлбашчы» дип санаган һәм аңа хөрмәт белән караган (Ярат. 21:22; 23:6). Йәһвә Ибраһим һәм аның токымнары белән килешү төзегән (Ярат. 17:1, 2, 19). Аллаһы Ибраһимга болай дигән: «Синең белән һәм синнән соңгы нәсел варисларың белән төзелгән антлы килешүемнең шарты шулдыр: арагыздагы ир затларның барысы да сөннәткә утыртылырга тиеш. ...Сөннәтле булу Минем белән сезнең арада төзелгән антлы килешүемнең галәмәте итеп каралыр» (Ярат. 17:10, 11). Шулай итеп Ибраһим һәм аның гаиләсендәге бар ир-атлар сөннәткә утыртылган булган (Ярат. 17:24—27). Сөннәткә утыртылу шуны күрсәткән: Ибраһим токымнары Йәһвә белән төзелгән килешү ярдәмендә башка халыклардан аерылып торган һәм Аллаһы белән аерым мөнәсәбәткә ия бердәнбер халык булган.

3. Ибраһим токымнары ничек бер халык булып киткән?

3 Ибраһимның оныгы Ягъкубның, ягъни Исраилнең, 12 улы туган (Ярат. 35:10, 22б—26). Соңрак алар Исраилнең 12 кабиләсенең ыруг башлыклары булып китәргә тиеш булган (Рәс. 7:8). Ачлык булганга, Ягъкуб һәм аның гаиләсе Мисырга күченгән. Анда Ягъкубның угылы Йосыф фиргавеннең ризык өчен җаваплы кешесе һәм уң кулы булып киткән (Ярат. 41:39—41; 42:6). Соңрак Ягъкуб токымнарының саны бик нык арткан (Ярат. 48:4; Рәсүлләр 7:17 укы).

КОТКАРЫЛГАН ХАЛЫК

4. Мисырлылар белән Ягъкуб токымнары арасында башта нинди мөнәсәбәтләр булган?

4 Ягъкуб токымнары ике гасырдан артыграк Мисырда Нил елгасы тамагында, Гөшен исемле җирдә яшәгән (Ярат. 45:9, 10). Якынча 100 ел алар кечкенә шәһәрләрдә торып һәм көтүләрен көтеп мисырлылар белән бергә тыныч яшәгән. Йосыфны белгән һәм кадерләгән фиргавен аларны җылы кабул иткән (Ярат. 47:1—6). Мисыр халкы турында әйткәндә, алар көтүчеләргә кимсетеп караган (Ярат. 46:31—34). Шулай да алар исраиллеләрне түзеп торырга тиеш булган.

5, 6. а) Мисырда хәл ничек үзгәргән? б) Муса ничек котылып калган, һәм Йәһвә үз халкы өчен нәрсә эшләгән?

5 Әмма вакыт узгач, хәл шактый үзгәргән. «Шуннан соң Мисырда тәхеткә Йосыф турында берни дә белмәүче патша килде, һәм ул үзенең халкына әйтте: „Карагыз, исраиллеләр бездән күбрәк тә һәм безгә караганда көчлерәк тә!“ Һәм аны рәхимсез рәвештә эшләргә мәҗбүр иттеләр. Мисырлылар исраиллеләрдән авыр төзү эшләрен башкартып, кырлардагы бөтен эшләрен эшләтеп, аларның тормышларын аяныч хәлгә төшерделәр; исраиллеләр нинди генә эштән булмасын, аларга карата миһербансыз кыландылар» (Чыг. 1:8, 9, 13, 14).

6 Фиргавен хәтта бар яңа туган еврей малайларын үтерергә кушкан (Чыг. 1:15, 16). Ул вакытта Муса туган. Аңа өч ай булганда, әнисе аны Нил елгасында камышлар арасында качырган. Аны фиргавен кызы тапкан һәм үзенә уллыкка алган. Бәхеткә, яшь чагында аны тугры әнисе Йөхәбәд тәрбияләгән, һәм ул тугры Йәһвә хезмәтчесе булып үскән (Чыг. 2:1—10; Евр. 11:23—25). Йәһвә үз халкын газап чиккәне өчен «кызганган» һәм Муса аша аларны җәберләүчеләрдән коткарырга булган (Чыг. 2:24, 25; 3:9, 10). Шулай итеп исраиллеләр Йәһвә «коткарган» халык булып киткән (Чыг. 15:13; Канун 15:15 укы).

АЛАР АЛЛАҺЫ ХАЛКЫ БУЛЫП КИТӘ

7, 8. Йәһвәнең халкы ничек изге булып киткән?

7 Йәһвә исраиллеләрне әле халык итеп оештырмаган булса да, ул аларны үз халкы итеп таныган. Шулай итеп, Йәһвә Муса белән Һарунга фиргавен янына барып мондый сүзләр әйтергә кушкан: «Раббы — Исраил Алласы сиңа болай дип әйтә: „Минем хөрмәтемә бәйрәм ясасыннар өчен, халкыма чүлгә чыгарга рөхсәт ит“» (Чыг. 5:1).

8 Исраил улларын мисырлыларның кысрыклавыннан коткарыр өчен, Йәһвә, Мисырга ун җәза җибәреп, фиргавенне һәм аның коралланган армиясен Кызыл диңгез суларында батырган (Чыг. 15:1—4). Өч ай да үтмәстән Йәһвә исраиллеләр белән Синай тавы янында килешү төзегән һәм аларга тарихи әһәмияткә ия булган вәгъдә биргән: «Әгәр Миңа тулысы белән буйсынсагыз һәм Минем килешүемә тугрылык сакласагыз, сез Минем җир йөзендәге башка халыклар арасыннан сайлап алынган Үз халкым булырсыз. ...Сез Минем өчен... изге халык булырсыз“» (Чыг. 19:5, 6).

9, 10. а) Канун 4:5—8 буенча, Канун исраиллеләрне башка халыклардан ничек аерып торган? б) Исраиллеләр үзләрен «Раббы Аллаһының изге халкы» булганын ничек күрсәткән?

9 Еврейләр, Мисырдагы коллыкка эләккәнче, бер кабилә булып яшәгән. Аларны гаилә башлары, ягъни ыруг башлыклары күзәткән. Бу гаилә башлары, аларга кадәр яшәгән Йәһвә хезмәтчеләре кебек, үз гаиләләрендә идарәче, судья һәм рухани ролен үтәгән (Ярат. 8:20; 18:19; Әюб 1:4, 5). Әмма Йәһвә исраиллеләргә Муса аша үзләрен бар башка халыклардан аерып торган кануннар биргән. (Канун 4:5—8 укы; Мәд. 147:8, 9.) Канун буенча халык өчен аерым руханилар төркеме билгеләнгән. Шулай ук белемнәре һәм зирәклекләре өчен хөрмәт ителгән «шәһәр аксакаллары» судья ролен үтәгән (Кан. 25:7, 8). Канунда халыкның гыйбадәт кылуына һәм көндәлек тормышына кагылышлы күрсәтмәләр булган.

10 Исраиллеләр Вәгъдә ителгән җиргә кергәнче, Йәһвә аларга үз кануннарын кабатлаган, һәм Муса аларга болай дигән: «Бүген Раббы, вәгъдә иткәненчә, сезне Үзенең халкы дип игълан итте, һәм сез Аның бөтен әмерләрен үтәргә тиеш. Сез Аңа дан, хөрмәт һәм шөһрәт китерсен өчен, Ул сезне Үзе булдырган башка халыклардан өстен куяр, һәм... сез Раббы Аллаһыгызның изге халкы булырсыз» (Кан. 26:18, 19).

КИЛМЕШӘКЛӘР АЛЛАҺЫ ХАЛКЫ БЕЛӘН БЕРГӘ ГЫЙБАДӘТ КЫЛА

11—13. а) Аллаһының сайланган халкына кем кушыла алган? б) Башка халык кешесе Йәһвәгә гыйбадәт кылырга теләсә, ул нәрсә эшләргә тиеш булган?

11 Йәһвәнең шул көннәрдә җирдә сайланган халкы булса да, Ул башка халыкларга үз халкы арасында булырга рөхсәт иткән. Үз халкын Мисырдан чыгарганда, ул «күп кенә чит кешеләргә», шул исәптән мисырлыларга, алар белән бергә чыгарга юл куйган (Чыг. 12:38). Җиденче җәзадан соң кайбер «фиргавен хезмәтчеләре» Йәһвә сүзеннән курыккан. Һәм алар, һичшиксез, исраиллеләр белән бергә Мисырдан чыккан башка халык кешеләренә кушылган (Чыг. 9:20).

12 Исраиллеләр Кәнган җирен яулап алыр өчен Үрдүн елгасын кичкәнче, Муса аларга араларында яшәгән «мөсафирны яратырга» кушкан (Кан. 10:17—19). Муса биргән төп кануннарны — Ун әмерне — үтәргә әзер һәр килмешәкне Аллаһының сайланган халкы кабул итәргә тиеш булган (Лев. 24:22). Кайбер килмешәкләр Йәһвәнең хезмәтчеләре булып киткән. Аларның берсе — Рут. Ул Йәһвәгә хезмәт итәргә теләгән моаблы хатын-кыз булган. Ул исраилле Нагомиягә болай дигән: «Синең халкың минем халкым, синең Аллаң минем Аллам булыр» (Рут 1:16). Килмешәкләр яһүдләр диненә күчкән кешеләр булып киткән, һәм аларның ир-атлары сөннәткә утыртылган (Чыг. 12:48, 49). Йәһвә аларны үзенең сайланган халкының кешеләре итеп кабул иткән (Сан. 15:14, 15).

Исраиллеләр килмешәкләрне яраткан (11—13 нче абзацларны кара.)

13 Сөләйманның бер догасы Йәһвә башка халык кешеләрен хуплаганын күрсәтә. Гыйбадәтханәне Йәһвәгә багышлаганда, ул болай дога кылган: «Әгәр синең халкың Исраилдән булмаган чит ил кешесе синең бөек исемең турында һәм кодрәтле кулың башкарган куәтле эшләр турында ишетсә һәм ерак илдән килеп, бу йортка карап дога кылса, син аны күкләрдән, яшәгән урыныңнан, тыңла һәм чит ил кешесе синнән сораган бөтен нәрсәне эшлә, шулчак җирдәге бөтен халыклар, халкың Исраил кебек, синең исемеңне белер һәм сиңа курку-хөрмәт күрсәтер һәм мин төзегән бу йорт синең исемең белән аталганын аңлап алыр» (2 Елъ. 6:32, 33). Гайсә көннәрендә дә башка халык кешесе, Йәһвәгә гыйбадәт кылырга теләсә, моны Аллаһы килешүендә торган халык белән эшләргә тиеш булган (Яхъя 12:20; Рәс. 8:27).

ШАҺИТЛӘР ХАЛКЫ

14—16. а) Нинди мәгънәдә исраиллеләр Йәһвәнең шаһитләре булырга тиеш булган? б) Бүген Аллаһы халкының нинди вазифасы бар?

14 Башка халыклар үз илаһларына табынганда, исраиллеләр Йәһвә Аллаһыга гыйбадәт кылган. Ишагыйя пәйгамбәр заманында Йәһвә дөньядагы хәлне суд барышы белән чагыштырган. Ул халыкларның илаһларын үзләренең илаһ булуларын расларга чакырып аларны сынаган. Ул болай дигән: «Бар халыклар бергә җыелсын һәм кабиләләр берләшсен. Алар арасыннан [илаһларыннан] кем моны сөйли ала? Алар тиздән булачакны сөйләп бирә аламы? Аларны тәкъва дип игълан итәр өчен үз шаһитләрен чыгарсыннар яки кешеләр ишетсен һәм: „Бу дөрес!“ — дисеннәр» (Ишаг. 43:9).

15 Халыкларның илаһлары үзләренең илаһ булуларын раслый алмаган. Алар сөйләшә алмаган һәм үзләрен күтәреп йөртергә кирәк булган сыннар гына булган (Ишаг. 46:5—7). Әмма Йәһвә үз халкы Исраилгә болай дигән: «Сез минем шаһитләрем... сез мине белсен өчен һәм миңа ышансын өчен, мин шул ук икәнен аңласын өчен, мин сайлаган хезмәтчем. Миңа кадәр Аллаһы булмаган һәм миннән соң да булмады. Мин, мин — Йәһвә, һәм миннән башка коткаручы юк... Сез минем шаһитләрем... ә мин Аллаһы» (Ишаг. 43:10—12).

16 Судта шаһитлек биргән кешеләр кебек, Йәһвәнең сайланган халкы Йәһвәнең генә хак Аллаһы булуына шаһитлек биреп йөргән. Алар турында әйткәндә, ул болай дигән: «Мин ул халыкны мактауга лаек эшләремне игълан итсен өчен булдырдым» (Ишаг. 43:21). Алар аның исемен йөрткән халык булган. Йәһвә аларны Мисырдан коткарганга, алар аның хакимлеген җирдәге башка халыклар алдында якларга тиеш булган. Соңрак Михей пәйгамбәр аларның карашлары Аллаһы халкы күрсәтәчәк карашка охшаш булырга тиеш икәнлеге турында болай дип әйткән: «Барлык халыкларның һәрберсе үз илаһлары исеме хакына йөриячәк, ә без гасырлардан-гасырларга, мәңге безнең Аллаһыбыз Йәһвә исеме хакына йөриячәкбез» (Мих. 4:5).

МӨРТӘТ БУЛЫП КИТКӘН ХАЛЫК

17. Исраил Йәһвәнең карашында ничек «начарлана барган йөзем агачы» булып киткән?

17 Кызганычка каршы, Исраил Йәһвәгә тугры булуларын расламаган. Алар агачтан һәм таштан ясалган илаһларга табынган башка халыкларның тәэсиренә бирешкән. Б. э. к. VIII гасырда Һошея пәйгамбәр Исраил турында болай язган: «[Ул] начарлана барган йөзем агачы... мәзбәхләрен арттыра... Аларның йөрәкләре риялы. Менә алар гаепле булып саналыр» (Һош. 10:1, 2). Якынча бер ярым гасыр үткәч, Иремия Йәһвәнең тугры булмаган үз халкына әйткән мондый сүзләрен язган: «Мин сине иң яхшы кызыл йөзем агачы итеп утырттым, ул тулысынча саф орлыктан иде. Ничек соң син минем алдымда кыргый йөзем агачының начар үсентеләре булып киттең? Син үзеңә ясаган илаһларың кайда соң...? Алар калкысыннар, сине бәла килгән вакытыңда коткара алсалар... Минем халкым... мине озакка онытты» (Ирем. 2:21, 28, 32).

18, 19. а) Йәһвә үз исеме хакына яңа халык булдырачагын ничек алдан әйткән булган? б) Киләсе мәкаләдә нинди сораулар каралыр?

18 Исраил Йәһвәгә гыйбадәт кылып һәм аның тугры шаһитләре буларак хезмәт итеп яхшы җимеш китерер урынына потка табынып черек җимеш китергән. Шуңа күрә Гайсә үз көннәрендә яшәгән яһүд җитәкчеләренә болай дигән: «Аллаһы Патшалыгы сездән алынып, аның җимешләрен китерүче халыкка биреләчәк» (Мат. 21:43). Йәһвә Иеремия пәйгамбәр аша алдан әйткән «яңа килешүдә» торган кешеләр генә яңа рухи Исраил халкының өлеше була алган. Шул яңа килешүгә керәчәк рухи исраиллеләр турында әйткәндә, Йәһвә мондый пәйгамбәрлек әйткән: «Мин — аларның Аллаһысы, ә алар минем халкым булачак» (Ирем. 31:31—33).

19 Исраил тугрылыгын югалткач, Йәһвә беренче гасырда рухи Исраилне үз халкы итеп булдырган. Әмма бүген кем аның халкы булып тора? Эчкерсез кешеләр Аллаһының хак гыйбадәт кылучыларын ничек таный ала? Моның турында киләсе мәкаләдә сүз барыр.