Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Җыелышта өлкәннәр белән хезмәттәш ярдәмчеләрнең билгеләнүе ничек үтә?

Б. э. беренче гасырында рәсүл Паул Эфес җыелышында өлкәннәр булып хезмәт иткән кардәшләргә болай дигән: «Үзегезне һәм бөтен көтүне игътибар белән күзәтеп торыгыз. Сез Аллаһы җыелышын көтсен дип, изге рух сезне шул көтүдә күзәтчеләр итеп билгеләде. Бу җыелышны Аллаһы үз Улының каны аша үзенеке итте» (Рәс. 20:28). Изге рух өлкәннәр белән хезмәттәш ярдәмчеләрнең билгеләнүендә бүген нинди роль уйный?

Беренчедән, изге рух Изге Язмаларны язуда катнашкан кешеләрне өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр өчен таләпләрне язарга дәртләндергән. 1 Тимутигә 3:1—7 дә уналты таләп китерелә. Шулай ук мондый таләпләрне Титуска 1:5—9 да һәм Ягъкуб 3:17, 18 дә табып була. Хезмәттәш ярдәмчеләр өчен таләпләр 1 Тимутигә 3:8—10, 12, 13 тә язылган. Икенчедән, абый-кардәшләрне тәкъдим иткән һәм аларны билгели торган кешеләр Йәһвәдән изге рух сорый. Ни өчен? Алар берәр абый-кардәш Изге Язмалардагы таләпләргә тиешле дәрәҗәдә туры киләме, юкмы икәнен билгеләр өчен һәм бу яктан изге рух аларга җитәкчелек бирсен өчен дога кыла. Өченчедән, андый вазифаларга тәкъдим ителгән абый-кардәш үз тормышында изге рух җимешен чагылдырырга тиеш (Гәл. 5:22, 23). Шуңа күрә Аллаһы рухы билгеләнү белән бәйле бар нәрсәдә катнаша.

Әмма кем абый-кардәшләрне билгели? Элек өлкәннәр белән хезмәттәш ярдәмчеләрне билгеләүгә кагылышлы бар тәкъдимнәрне җирле филиалга җибәргәннәр. Филиалда Җитәкче совет билгеләгән абый-кардәшләр, бу тәкъдимнәрне карап чыгып, таләпләргә туры килгән абый-кардәшләрне билгеләгән. Аннары филиал моның турында өлкәннәр советына хәбәр иткән. Өлкәннәр, үз чиратында, абый-кардәшләргә аларның яңа билгеләнүләре турында әйткән. Шулай ук өлкәннәр бу кардәшләрдән билгеләнүне кабул итәргә әзерме һәм аларга берәр нәрсә моны эшләргә комачауламыймы дип сораганнар. Ахырда җыелышта билгеләнү турында белдерү ясалган.

Ә беренче гасырда кардәшләрне ничек билгеләгәннәр? Кайчакта кардәшләрне берәр махсус хезмәткә рәсүлләр билгеләгән. Мәсәлән, рәсүлләр тол хатыннарга көндәлек ризык бирелсен өчен җиде ир-атны билгеләгән (Рәс. 6:1—6). Бәлкем, бу ир-атлар шушы өстәмә йөкләмәне алганчыга кадәр инде өлкәннәр булып хезмәт иткәндер.

Изге Язмаларда беренче гасырда кардәшләрнең ничек билгеләгәннәре турында җентекләп әйтелмәсә дә, кайбер өзекләр моны күрергә булыша. Мәсәлән, Паул белән Барнаб, беренче миссионерлык сәяхәттән өйләренә кайтканда, «һәр җыелышта иман итүче кайбер ирләрне өлкәннәр итеп билгеләделәр һәм, ураза тотып дога кылганнан соң, аларны Йәһвәгә тапшырдылар» (Рәс. 14:23). Еллар узгач, Паул күчеп йөрүче хезмәттә үзенә ярдәм итүче Титуска болай дип язган: «Мин сине Критта кимчелекләрне төзәтер өчен һәм, мин кушканча, шәһәрләрдә өлкәннәрне билгеләр өчен калдырдым» (Тит. 1:5). Рәсүл Паул белән сәяхәт иткән Тимутинең дә шундый ук хокуклары булган (1 Тим. 5:22). Шунысы ачык: абый-кардәшләрне рәсүлләр һәм Иерусалимдагы өлкәннәр түгел, ә күчеп йөрүче күзәтчеләр билгеләгән.

Изге Язмаларда моның турында әйтелгәнне исәпкә алып, Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советы өлкәннәр белән хезмәттәш ярдәмчеләрнең билгеләнү тәртибен үзгәртте. 2014 елның 1 сентябрь аеннан башлап билгеләнүләр киләсе тәртип буенча башкарыла. Район күзәтчесе үз районында абый-кардәшләрнең тәкъдимнәрен җентекләп карап чыга. Җыелышка килеп-китү вакытында ул тәкъдим ителгән кардәшләр белән, мөмкин булса, хезмәттә катнашып танышырга тырыша. Район күзәтчесе җыелышның өлкәннәр советы белән тәкъдимнәр турында фикер алышып, өлкәннәр белән хезмәттәш ярдәмчеләрне үз районында билгеләр өчен карар кабул итә ала. Бу тәртип беренче гасырдагы тәртипкә күбрәк туры килә.

Өлкәннәр район күзәтчесе белән абый-кардәшнең Изге Язмалардагы таләпләргә туры килүе турында фикер алыша (Малави)

Бу процесста катнашкан кешеләрнең роле нинди? Гадәттәгечә, өендәгеләрне тукландыру — «ышанычлы һәм акыллы хезмәтченең» төп бурычы (Мат. 24:45—47). Ышанычлы хезмәтче Изге Язмаларны изге рух ярдәмендә тикшерә. Бу тикшерү ярдәмендә ул бөтендөньядагы җыелышка кагылышлы принципларны гамәли яктан куллану буенча күрсәтмәләр биреп тора. Ышанычлы хезмәтче шулай ук бар район күзәтчеләрен һәм филиал комитетының әгъзаларын билгели. Филиаллар, үз чиратында, бирелгән күрсәтмәләрне кулланырга ярдәм итәләр. Һәр җыелышның өлкәннәр советы, Аллаһы җыелышында өлкәннәр белән хезмәттәш ярдәмчеләрне билгеләү турында тәкъдим ясаганда, билгеләнәчәк кардәшләрнең Изге Язмалардагы принципларга туры килүен җентекләп һәм җитди рәвештә карап чыгарга тиеш. Һәр район күзәтчесенең җитди җаваплылыгы бар: ул, таләпләргә туры килгән кардәшләрне билгеләр өчен, өлкәннәр советының тәкъдимнәрен җентекләп һәм дога кылып карап чыгарга тиеш.

Кардәшләрнең ничек билгеләнгәнен белеп, без изге рухның бу процесста нинди роль уйнаганын тагын да яхшырак аңлыйбыз. Шулай итеп мәсихче җыелышында билгеләнгән абый-кардәшләргә карата ышанычыбыз һәм хөрмәтебез ныгый бара (Евр. 13:7, 17).

Ачылышның 11 нче бүлегендә искә алынган ике шаһит кемне символлаштыра?

Ачылыш 11:3 тә 1 260 көн пәйгамбәрлек итәргә тиешле ике шаһит турында әйтелә. Аннары кыргый хайван «аларны җиңәчәк һәм үтерәчәк» диелә. Ләкин «өч көн ярым үткәч», бу ике шаһит тормышка кайтарылачак. Моны күрүчеләр гаҗәпкә калачак (Ачыл. 11:7, 11).

Бу ике шаһит кемне символлаштыра? Бу сорауга җавап бирергә Изге Язмалардагы бу өзекнең кайбер җентеклелекләре булышыр. Беренчедән, «аларны ике зәйтүн агачы һәм ике яктырткыч символлаштыра» (Ачыл. 11:4). Бу сүзләр Зәкәрия пәйгамбәрлегендәге яктырткыч белән ике зәйтүн агачын искә төшерә. Зәйтүн агачлары «ике майланганны», ягъни «бөтен җирнең Раббысы белән янәшә торган» Баш Рухани Иешуа белән идарәче Зеруббабелне символлаштыра (Зәк. 4:1—3, 14). Икенчедән, ике шаһит Муса белән Ильяс эшләгән галәмәтләргә охшаш галәмәтләр кыла (Ачыл. 11:5, 6; Сан. 16:1—7, 28—35; 1 Пат. 17:1; 18:41—45).

Бу параллель урыннарның нинди охшаш яклары бар? Аларның һәрберсендә авыр сынаулар вакытында Аллаһының үз өсләренә җитәкчелекне алган майланганнары турында әйтелә. Шулай итеп, Ачылышның 11 нче бүлегендәге пәйгамбәрлеген үтәп, 1914 елда күктә Аллаһы Патшалыгы урнаштырылганда үз өсләренә җитәкчелек алган майланган кардәшләр өч ел ярым «матәм киемнәре киеп» вәгазьләгән.

Бу чорның азагында шул майланганнарны, образлы итеп әйткәндә, үтергәннәр: аларны чагыштырмача кыска вакытка, символик өч ярым көнгә, төрмәгә утыртканнар. Аллаһы халкының дошманнары зур шатлык кичергән, алар майланганнарның эшчәнлеген туктатканнар дип уйлаган (Ачыл. 11:8—10).

Шулай да, пәйгамбәрлектә әйтелгәнчә, өч ярым көннең азагына ике шаһит тормышка кайтарылган булган. Бу майланган мәсихчеләр төрмәдән чыгып тугры булып та калганнар һәм Аллаһыдан Гайсә Мәсих аша махсус билгеләнү дә алганнар. 1919 елда алар һәм шулай ук башкалар да, соңгы көннәрдә Аллаһы халкының ихтыяҗларын кайгыртыр өчен, «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» булып билгеләнгән булган (Мат. 24:45—47; Ачыл. 11:11, 12).

Шунысы кызык, Ачылыш 11:1, 2 дә бу вакыйгалар рухи гыйбадәтханә белән бәйле. Төгәлрәк әйткәндә, гыйбадәтханә үлчәү вакыты белән бәйле. Малахий китабының 3 нче бүлегендә рухи гыйбадәтханәнең моңа охшаш тикшерелүе искә алына. Аннары сафландыру вакыты бара (Мал. 3:1—4). Бу тикшерү һәм сафландыру вакыты күпмегә сузылган? 1914 елдан алып 1919 елның башына кадәр. Бу чор Ачылыш китабының 11 нче бүлегендә әйтелгән 1 260 көннән (42 айдан) һәм символик өч ярым көннән тора.

«Канунсызлыкның һәркайсы төреннән азат итәр өчен һәм, игелекле эшләргә ашкынып торучы халыкны сафландырыр» өчен Йәһвә аларны рухи яктан эреткән. Без моңа шундый шат! (Тит. 2:14). Без тугры майланганнарның үрнәген дә кадерлибез. Алар сынаулар вакытында үз өсләренә җитәкчелекне алганнар һәм шулай итеп символик ике шаһит булып хезмәт иткәннәр a.