Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Тыңлагыз һәм сүзләремә төшенегез»

«Тыңлагыз һәм сүзләремә төшенегез»

«Мине барыгыз да тыңлагыз һәм сүзләремә төшенегез» (МАРК 7:14).

1, 2. Ни өчен Гайсәне тыңлаган күп кенә кеше аның әйткән сүзләренең мәгънәсен аңламаган?

БЕЗГӘ берәр нәрсә әйтсәләр, без аны ишетә алабыз. Без тавыш тонын да сизәбез. Әмма бу сүзләрнең мәгънәсен аңламасак, безгә ни файда? (1 Көр. 14:9) Гайсәнең сүзләрен дә меңләгән кеше ишеткән булган. Ул алар белән хәтта туган телләрендә сөйләшкән. Әмма кайберәүләр аның сүзләренә төшенмәгән. Шул сәбәпле Гайсә болай дигән: «Мине барыгыз да тыңлагыз һәм сүзләремә төшенегез» (Марк 7:14).

2 Ни өчен күпләр Гайсәнең әйткән сүзләренең мәгънәсен аңламаган? Кайберәүләр аның сүзләренә тискәре караш саклаган, һәм аларның мотивлары дөрес булмаган. Гайсә алар турында болай дигән: «Үз йолаларыгызны саклар өчен, Аллаһы әмерен санга сукмауда остарып беткәнсез» (Марк 7:9). Чынында, андый кешеләр аның әйткән сүзләренең мәгънәсен аңларга да теләмәгән. Аларның үз юлларын һәм карашларын үзгәртәсе килмәгән. Алар Гайсәне ишеткән булса да, йөрәкләре ныклап ябылган булган! (Маттай 13:13—15 укы.) Ә безнең йөрәкләребез Гайсәнең өйрәтүенә һәрвакыт ачык булсын өчен, без нәрсә эшли алабыз?

 ГАЙСӘ ӨЙРӘТҮЕННӘН НИЧЕК ФАЙДА АЛЫП БУЛА?

3. Ни өчен шәкертләр Гайсәнең сүзләрен аңлый алган?

3 Безгә Гайсәнең басынкы шәкертләреннән үрнәк алырга кирәк. Ул аларга болай дигән: «Сезнең күзләрегез бәхетле, чөнки алар күрәләр, колакларыгыз бәхетле, чөнки алар ишетәләр» (Мат. 13:16). Ни өчен алар башкалар аңламаганны аңлый алган? Беренчедән, алар сораулар бирергә һәм аның сүзләренең мәгънәсенә төшенергә теләгән (Мат. 13:36; Марк 7:17). Икенчедән, аларның йөрәкләрендәге белемнәргә яңа белем өстисе килгән. (Маттай 13:11, 12 укы.) Өченчедән, алар ишеткәннәрен һәм аңлаганнарын үз тормышларында гына түгел, ә башкаларга да ярдәм итәр өчен кулланырга теләгән (Мат. 13:51, 52).

4. Гайсәнең мисалларын аңлар өчен, нинди өч адым ясарга кирәк?

4 Гайсәнең мисалларын аңларга теләсәк, без аның тугры шәкертләренең үрнәкләре буенча эш итәргә тиеш. Моның өчен өч адым ясарга кирәк. Беренчедән, безгә Гайсәнең сүзләрен өйрәнер өчен һәм моның турында уйланыр өчен теләп вакыт бүлеп куярга, шулай ук кирәкле тикшерүләр үткәрергә һәм үзебезгә урынлы сораулар бирергә әзер булырга кирәк. Шулай итеп без белем алабыз (Гыйб. сүз. 2:4, 5, ЯД). Аннары шул белем инде белгәннәребез белән ничек бәйле икәнлеге һәм аның үзебезгә нинди файда китергәне турында уйланырга кирәк. Шулай итеп без мөһим нәрсәләрне аңлыйбыз (Гыйб. сүз. 2:2, 3, ЯД). Ахыр чиктә, безгә белгәннәребезне тормышта кулланырга кирәк. Шулай итеп без зирәклек күрсәтәбез (Гыйб. сүз. 2:6, 7).

5. Белем, аңлау һәм зирәклек арасындагы аерманы аңлатып бирегез.

5 Белем, аңлау һәм зирәклек бер-берсеннән нәрсә белән аерылып тора? Әйтик, сез юл уртасында басып торасыз, һәм сезгә таба бер автобус килә, ди. Беренчедән, сез бу автобус икәнен күрәсез. Моны белем дип атап була. Аннары сез шул урында калсагыз, автобус астына эләгүегез бар икәнен таныйсыз. Бу аңлау дип әйтеп була. Шуңа күрә сез читкә сикерәсез. Ә бу — зирәклек. Шунлыктан Изге Язмаларда «сәламәт акылыбызны [«зирәклегебезне», ЯД]» сакларга кирәк дип язылганына гаҗәпләнәсе юк, чөнки ул безнең тормышыбызны коткара ала! (Гыйб. сүз. 3:21, 22; 1 Тим. 4:16)

6. Гайсәнең җиде мисалын карап чыкканда, без нинди дүрт сорауга игътибар итәрбез? ( Рамканы кара.)

6 Бу һәм киләсе мәкаләдә без Гайсәнең җиде мисалына игътибар итәрбез. Моны эшләгәндә, без мондый сорауларга җавап табарбыз: бу мисал нәрсәне аңлата? (Бу безгә белем алырга ярдәм итә.) Ни өчен Гайсә бу мисалны китергән? (Бу аңлауга китерә.) Без бу мәгълүматны тормышыбызда һәм башкаларга ярдәм итәр өчен ничек куллана алабыз? (Бу зирәклек.) Бу безне Йәһвә һәм Гайсә турында нәрсәгә өйрәтә?

ГОРЧИЦА ОРЛЫГЫ

7. Горчица орлыгы турындагы мисал нәрсәне аңлата?

7 (Маттай 13:31, 32 укы.) Гайсәнең горчица орлыгы турындагы мисалы нәрсәне аңлата? Орлык Патшалык турындагы хәбәрне һәм бу хәбәрне тарату ярдәмендә барлыкка килгән мәсихче җыелышны символлаштыра. Горчица орлыгы «бар орлыкларның иң кечкенәсе» булган кебек, мәсихче җыелыш та б. э. 33 елында кечкенәдән үсә башлаган. Әмма берничә дистә ел эчендә җыелыш тиз арада үскән. Андый үсешне беркем дә көтмәгән (Көл. 1:23). Андый үсеш фатиха булып торган, чөнки Гайсә әйткәнчә, «кошлар... аның ботаклары арасында ышык урын таба» алган. Бу символик кошлар мәсихче җыелышта рухи ризык, күләгә һәм ышык урын тапкан эчкерсез  кешеләрне сурәтли. (Йәзәкил 17:23 белән чагыштыр.)

8. Ни өчен Гайсә горчица орлыгы турындагы мисалны кулланган?

8 Ни өчен Гайсә бу мисалны кулланган? Горчица орлыгының гаҗәеп үсешенә игътибар итеп, аның Аллаһы Патшалыгы турында шуны күрсәтәсе килгән: ул Аллаһы хезмәтчеләрен нык яклый, аның эше киң колач ала, һәм ул бар киртәләрне җиңеп чыга. 1914 елдан бирле Аллаһы оешмасының җирдәге өлешенең үсеше таң калдыра! (Ишаг. 60:22) Бу оешмадагы кешеләр анда гаҗәеп рухи яклау таба (Гыйб. сүз. 2:7; Ишаг. 32:1, 2). Бернинди каршылык та Патшалык эшләренең алга китешен туктата алмый (Ишаг. 54:17).

9. а) Без горчица орлыгы турындагы мисалдан нәрсәгә өйрәнә алабыз? б) Бу безне Йәһвә һәм Гайсә турында нәрсәгә өйрәтә?

9 Горчица орлыгы турындагы мисалдан без нәрсәгә өйрәнәбез? Бәлки, без Йәһвә Шаһитләре аз булган я вәгазь эшебезнең җимешләре соңрак кына күренә торган җирдә яшибездер. Шулай да Аллаһы Патшалыгының бар авырлыкларны җиңеп чыга алуын истә тотсак, бу безгә нык калырга булышыр. Мәсәлән, 1926 елда Эдвин Скиннер абый-кардәш Һиндстанга килгәч, анда берничә Йәһвә Шаһите генә булган. Башта үсеш әкрен генә барган, һәм бер «Еллык басма»дагы отчет буенча эш анда «авыр барган». Әмма ул вәгазьләвен дәвам иткән, һәм зур киртәләргә карамастан Патшалык хакындагы хәбәрнең таралганын үз күзләре белән күргән. Хәзер Һиндстанда 37 000 нән артык Йәһвә Шаһите хезмәт итә, ә узган елны Кичәгә 108 000 нән күбрәк кеше килде. Әйдәгез, Патшалык эшләренең гаҗәеп киңәюен күрсәтүче тагын бер мисалга игътибар итик. Скиннер кардәш Һиндстанга килгән елда Замбиядә вәгазь эше әле генә башланган булган. Хәзер анда 170 000 нән артык кардәш вәгазьли, һәм 2013 елда Кичәгә 763 915 кеше килгән булган. Бу саннар шуны аңлата: Замбиядә яшәгән һәр 18 кешенең берсе Кичәгә килгән булган. Нинди искиткеч үсеш!

АЧЫТКЫ

10. Ачыткы турындагы мисал нәрсәне аңлата?

10 (Маттай 13:33 укы.) Ачыткы турындагы мисал нәрсәне аңлата? Бу  мисал шулай ук Патшалык хакындагы хәбәргә кагыла һәм Патшалык кешеләрнең тормышларын ничек үзгәртә икәнен күрсәтә. «Бөтен камыр» — бар халыкларны, ә әчү процессы вәгазь аша таралган Патшалык турындагы хәбәрне символлаштыра. Горчица орлыгының үсүен күреп булса, ачыткының таралуын исә башта күреп булмый. Берникадәр вакыт үткәч кенә ул күренә башлый.

11. Ни өчен Гайсә ачыткы турындагы мисалны кулланган?

11 Ни өчен Гайсә бу мисалны кулланган? Ул аны Патшалык турындагы хәбәр киң тарала ала һәм күп кенә кешеләрнең йөрәкләрен үзгәртә ала икәнен күрсәтер өчен кулланган булган. Патшалык хакындагы хәбәр «җир читенә кадәр» барып җиткән (Рәс. 1:8). Әмма ул булдырган үзгәрешләр еш кына башта күренмичә калырга мөмкин. Ләкин үзгәрешләр бар, һәм аларны кеше саны гына түгел, ә хәбәрне кабул иткән кешеләрнең тормышлары күрсәтә (Рим. 12:2; Эфес. 4:22, 23).

12, 13. Мисалда әйтелгән бөтен камыр ачыган кебек, яхшы хәбәрне кабул иткән кешеләрнең саны ничек үскән? Мисаллар китерегез.

12 Патшалыкны вәгазьләүнең нәтиҗәсе, гадәттә, бу эш башланганнан соң еллар узгач кына күренә башлый. Бер филиалда хезмәт итүче Франц белән Маргит исемле бер ирле-хатынлының мисалына игътибар итик. Элек, 1982 елны, алар Бразилиядәге филиалда хезмәт иткән. Ул вакытта алар бер зур авылда вәгазьләгән. Өйрәнүчеләре арасында бер әни кеше һәм аның дүрт баласы булган. Аның 12 яшьлек олы малае бик оялчан булган һәм, өйрәнү башланганчы, һәрвакыт качарга маташкан. Соңрак бу парны башка җиргә билгеләгәнгә, алар өйрәнүне дәвам итә алмаган. Әмма 25 ел узгач, алар бу шәһәргә килеп киткән. Алар андагы 69 вәгазьчедән торган җыелышны күргәч, никадәр шатланганнарын күз алдыгызга китереп карагыз! Аларның унөче гомуми пионер булып хезмәт иткән, һәм алар инде яңа Патшалык Залында җыелганнар. Ә теге оялчан малай белән нәрсә булган? Хәзер ул өлкәннәр советы координаторы булып хезмәт итә! Гайсәнең мисалында әйтелгән бөтен камыр ачыган кебек, Патшалык хакындагы хәбәрне кабул иткән кешеләрнең саны үскән һәм аларның тормышлары үзгәргән! Бу пар моңа бик шатлангандыр!

13 Аеруча Патшалык эше чикләнгән илләрдә Патшалык хакындагы хәбәр кешеләрнең тормышларын үзгәртә ала икәне күренә. Андый илләрдә хәбәрнең никадәр киң таралганын белү авыр. Шулай да нәтиҗәләр безне еш кына гаҗәпләндерә. Мәсәлән, Куба илендә Патшалык турындагы хәбәрне 1910 елда вәгазьли башлаганнар. 1913 елны Расселл абый-кардәш бу илгә килеп киткән. Әмма үсеш башта әкрен барган. Ә хәзер Кубада эшләр ничек бара? Анда хәзер 96 000 артык вәгазьче бар, һәм 2013 елда Мәсихнең үлемен искә алу кичәсенә 229 726 кеше килгән булган. Димәк, утрауда яшәгән һәр 48 кешенең берсе Кичәгә килгән. Кайбер илләрдә эшчәнлегебез тыелмаган. Шулай да җирле кардәшләр илнең кайбер урыннарында вәгазьләү авыр дип саный, ләкин Патшалык хакындагы хәбәр ул җирләргә дә җитә ала * (Вәг. 8:7; 11:5).

14, 15. а) Без ачыткы турындагы мисалдан үзебез өчен нинди сабаклар ала алабыз? б) Бу безне Йәһвә һәм Гайсә турында нәрсәгә өйрәтә?

14 Гайсәнең ачыткы турындагы мисалыннан без нәрсәгә өйрәнәбез? Гайсәнең бу кинаяле хикәянең мәгънәсе турында уйланганда, без шуны аңлыйбыз:  Патшалык турындагы хәбәрне әле белмәгән миллионлаган кеше аны ничек ишетә алыр дип, чиктән тыш борчыласы юк. Йәһвә барысын контрольдә тота. Ә безнең эшебез нәрсәдән гыйбарәт? Аллаһы Сүзендә болай язылган: «Орлыгыңны иртән дә чәч, кулыңа ял бирмичә, кичен дә чәч, чөнки кайсысының яхшырак уңыш бирәсен яисә икесе дә бер дәрәҗәдә яхшы уңыш бирәме-юкмы икәнен син белмисең» (Вәг. 11:6). Әлбәттә, без шул ук вакытта вәгазь эше, аеруча тыелган илләрдә, уңышлы барсын дип, дога кылырга беркайчан да онытмаска тиеш (Эфес. 6:18—20).

15 Өстәвенә, эшебезнең нәтиҗәләре баштан ук күренмәсә, боекмыйк. Без беркайчан да «зур булмаган башлангычлар көненә» кимсетеп карарга тиеш түгел (Зәк. 4:10). Нәтиҗәсе, ахыр чиктә, без көткәннән дә зуррак һәм гаҗәебрәк булырга мөмкин! (Мәд. 39:6; Зәк. 4:7)

КҮЧЕП ЙӨРГӘН СӘҮДӘГӘР ҺӘМ ЯШЕРЕЛГӘН ХӘЗИНӘ

16. Күчеп йөргән сәүдәгәр һәм яшерелгән хәзинә турындагы мисаллар нәрсәне аңлата?

16 (Маттай 13:44—46 укы.) Күчеп йөргән сәүдәгәр һәм яшерелгән хәзинә турындагы мисаллар нәрсәне аңлата? Гайсә көннәрендә кайбер сәүдәгәрләр, иң яхшы энҗеләрне табар өчен, Һинд океанына хәтле сәяхәт иткәннәр. Бу мисалдагы сәүдәгәр, рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерер өчен, «зур араларга» барырга әзер булган тәкъва кешеләрне символлаштыра. «Бик кыйммәтле бер энҗе» — Патшалык турындагы кыйммәтле хакыйкать. Бу энҗенең кыйммәтлелеген белеп, сәүдәгәр, аны сатып алыр өчен, шунда ук бар әйберләрен сатарга әзер булган. Гайсә шулай ук кырда эшләгән һәм «яшерелгән» хәзинә тапкан бер кеше турында мисал сөйләгән. Сәүдәгәрдән аермалы буларак, бу кеше хәзинә эзләмәгән. Шулай да, ул, шул хәзинәгә ия булыр өчен, «бар булганын» сатарга әзер булган.

17. Ни өчен Гайсә күчеп йөргән сәүдәгәр һәм яшерелгән хәзинә турындагы мисалларны сөйләгән?

17 Ни өчен Гайсә бу ике мисалны китергән? Аның хакыйкатьне төрлечә табып була икәнен күрсәтәсе килгән. Кайбер кешеләр аны эзли һәм аны табар өчен «зур аралар» үтә. Башкалары аны эзләмәгән, шулай да, берәрсе аларга вәгазьләгәч, хакыйкатьне кабул иткән. Ничек кенә булмасын, Гайсә сөйләгән мисаллардагы кешеләр тапканнарының никадәр кыйммәтле икәнен аңлаган һәм аны алыр өчен зур нәрсәләрне корбан итәргә әзер булган.

18. а) Бу ике мисалдан без нәрсәгә өйрәнәбез? б) Бу сезне Йәһвә һәм Гайсә турында нәрсәгә өйрәтә?

18 Бу ике мисалдан без нәрсәгә өйрәнәбез? (Мат. 6:19—21) Үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Мин хакыйкатькә бу кешеләр кебек карыйммы? Мин хакыйкатьне шулай ук кадерлимме? Аңа ия булыр өчен, мин башка нәрсәләрне корбан итә аламмы, я башка нәрсәләргә, тормыш мәшәкатьләре кебек нәрсәләргә, үземә хакыйкатьтән читләшергә юл куймыйммы?» (Мат. 6:22—24, 33; Лүк 5:27, 28; Флп. 3:8). Хакыйкатьне эзләп тапкач, шатлыгыбыз никадәр нык булса, шулкадәр аны тормышыбызда беренче урынга куярга тәвәккәлрәк булырбыз.

19. Киләсе мәкаләдә без нәрсәне карап чыгарбыз?

19 Әйдәгез, бу Патшалык турындагы мисалларны ишетеп аларның мәгънәләрен чыннан да аңлаганыбызны тормышыбыз белән күрсәтик. Без моны бу мисалларны аңлап кына түгел, ә алардан өйрәнгәннәребезне тормышыбызда кулланып эшлибез. Киләсе мәкаләдә без тагын өч мисалны карап чыгарбыз һәм алардан нәрсәгә өйрәнә алганыбызны күрербез.

^ 13 абз. Моңа охшаш очраклар Аргентина (2001 ел, «Еллык басма» (рус), 186 б.), Көнчыгыш Германия (1999 ел, «Еллык басма» (рус), 83 б.), Папуа — Яңа Гвинея (2005 ел, «Еллык басма» (рус), 63 б.) һәм Робинзон Крузо утравында («Күзәтү манарасы» (рус), 2000 ел, 15 июнь, 9 б.) булган.