Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Рәхилә үз уллары турында елый диеп, Иремиянең нәрсә әйтәсе килгән?

Иремия 31:15 тә болай дип язылган: «Йәһвә болай ди: „Рамада үкереп һәм ыңгырашып елау тавышлары ишетелә — Рәхилә үз уллары турында елый. Алар инде юк, шуңа күрә аның юанасы килми“».

Рәхилә үлгәч, аның ике улы әле исән булган. Иремия бу сүзләрне Рәхиләнең үлеменнән соң 1000 ел узгач язган, шуңа күрә ул язулар төгәл түгел дип тоелырга мөмкин.

Рәхиләнең беренче улы Йосыф булган (Ярат. 30:22—24). Соңрак аның икенче улы Биньямин туган. Әмма Рәхилә бу икенче улын тапканда үлгән. Шунлыктан мондый сорау туа: ни өчен Иремия 31:15 тә ул үзенең уллары «инде юк» диеп елый дип әйтелә?

Белгәнебезчә, беренче улының, Йосыфның, вакыт узу белән Менашше белән Эфраим туган (Ярат. 41:50—52; 48:13—20). Соңрак Эфраим иң күренекле, бөтен төньяк Исраил патшалыгының иң көчле буыны булып киткән һәм бар ун буынны символлаштыра башлаган. Ә Рәхиләнең икенче улы Биньяминнан чыккан буын Яһүд кабиләсе белән бергә көньяк патшалыгының өлешен тәшкил иткән. Алайса, ниндидер мәгънәдә Рәхилә бар Исраилнең — төньяк һәм көньяк патшалыкларның — аналарын символлаштыра дип әйтеп була.

Иремия үз китабын язганчы, ассириялеләр ун буынлы төньяк патшалыкны инде тар-мар иткән һәм анда яшәгән күп кенә кешеләрне әсирлеккә алган. Әмма Эфраимның кайбер токымнары, бәлки, Яһүд җиренә качып киткәндер. Б. э. к. 607 елны бабыллылар ике буынлы көньяк Яһүд патшалыгын яулап алган. Күрәсең, күп кенә әсирләрне Иерусалимнан төньякка 8 километр ераклыкта урнашкан Рама шәһәрендә җыйганнар (Ирем. 40:1). Кайберәүләрне, бәлки, Рәхилә күмелгән Биньямин җирендә үтергәннәрдер (1 Иш. 10:2). Шуңа күрә Рәхиләнең үз уллары турында елавы, күрәсең, символик мәгънәгә ия. Ул гомумән алганда биньяминлылар хакында я нәкъ Рамада үтерелгәннәр хакында елаган дип әйтеп була. Иремиянең сүзләре шулай ук Аллаһы халкының бар аналарына кагылырга мөмкин. Алар исраиллеләрнең үлгәннәре турында һәм әсирлеккә алынганнары турында елаган.

Һәрхәлдә, Иремиянең үз уллары турында елаучы Рәхилә хакындагы сүзләре пәйгамбәрлек булган. Бу сүзләр гасырлар узгач, сабый Гайсәнең тормышы куркыныч астында булган вакытка да кагылган. Һируд патша боерык чыгарып, Иерусалимнан көньякта урнашкан Бәйтлеһемдә ике яшькә кадәр булган бар ир балаларны үтерергә кушкан. Шулай итеп, бу уллар «инде юк» булган, ягъни үлгән. Бу аналарның кайгырудан үкереп елауларын күз алдыгызга гына китереп карагыз! Бу хатыннар шулкадәр нык елаган ки, тавышлары Иерусалимнан төньякта урнашкан Рамага җиткәндәй булган (Мат. 2:16—18).

Шулай итеп үз уллары турында елаучы Рәхилә хакындагы сүзләр Иремия һәм Гайсә көннәрендә яһүд аналарының кайгыларын яхшы тасвирлаган. Алар үтерелгән балалары турында елаган. Әлбәттә, «дошман җиренә» эләккән, ягъни үлгән, кешеләр бу дошманның әсирлегеннән азат ителәчәк. Бу үледән терелтелү вакытында булачак (Ирем. 31:16; 1 Көр. 15:26).