Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Рухи сорауларга җавап

Рухи сорауларга җавап

Ни өчен күп кеше Барлыкка Китерүченең барлыгына ышана?

Тормыш — могҗиза

Якынча 3 000 ел элек бер шагыйрь болай дип язган: «Мин искиткеч итеп тудырылган» (Мәдхия 138:14). Бала бер күзәнәктән үсә. Бу факт сезне сокландырмыймы? Күп кешеләр шуңа ышана: бар тереклек — Барлыкка Китерүченең эше. (Мәдхия 138:13—17; Еврейләргә 3:4 укыгыз.)

Аллаһы Галәмне барлыкка китергән һәм Җирне яшәү өчен яраклы иткән. Ул тормышны да булдырган (Мәдхия 35:10). Ул кешеләр белән аралашыр өчен юлны тапкан һәм үзе турында безгә сөйләгән. (Ишагыйя 45:18 укыгыз.)

Без хайваннардан башлангыч алдыкмы?

Кешенең һәм хайваннарның тән төзелешендә күп охшаш яклар бар. Ни өчен алай? Чөнки Барлыкка Китерүче кешеләрне дә, хайваннарны да җирдә яшәр өчен яраткан. Ул беренче кешене хайваннан түгел, ә җирдән барлыкка китергән. (Яратылыш 1:24; 2:7 укыгыз.)

Кешеләрне хайваннардан аера торган ике мөһим як бар. Беренчедән, кешеләр Барлыкка Китерүчене танып белергә, яратырга һәм хөрмәт итәргә сәләтле. Икенчедән, кеше хайваннардан аермалы буларак җирдә мәңге яшәр өчен яратылган булган. Әмма хәзер бар кешеләр дә үлә, чөнки алар Барлыкка Китерүченең җитәкчелеген кире каккан беренче кешедән үлемне мирас итеп алган. (Яратылыш 1:27; 2:15—17 укыгыз.)