Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Япония өчен көтелмәгән бүләк

Япония өчен көтелмәгән бүләк

2013 елның 28 апрель аенда Нагоя шәһәрендә (Япония) махсус очрашуда Җитәкче советның әгъзасы Энтони Моррис бар кешеләргә шатлыклы белдерү ясаган. Ул япон телендәге «Изге Язмалар: Маттай бәян иткән Яхшы хәбәр» дип аталган яңа басманың чыгарылуы турында игълан иткән. Бу очрашудагы 210 000 нән артык кеше, шул исәптән видеотрансляцияне караучылар, бу белдерүне ишеткәч, озак итеп кул чапкан.

Бу 128 битле басма «Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең Маттай бәян иткән Яхшы хәбәрен үз эченә ала. Бу үзенә күрә бердәнбер басма. Моррис кардәш бу китап «Япониядәге махсус ихтыяҗлар өчен» бастырылган дип әйткән. Бу басманың үзенчәлекләре нинди? Ул ни өчен бастырылган һәм аны ничек кабул иткәннәр?

ЯҢА БАСМАНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

Тыңлаучыларны Маттай бәян иткән Яхшы хәбәрнең бастырылып чыккан форматы гаҗәпләндергән. Япон иероглифлары я горизонталь, я вертикаль рәвештә языла. Кайбер басмаларда, шул исәптән безнең соңгы басмаларыбызда, горизонталь язу кулланыла. Ләкин бу яңа басмада текст вертикаль рәвештә язылган. Андый язу япон газеталарында һәм әдәбиятларында киң кулланыла. Күп японнар вертикаль язылган текстны уку уңайлырак дип саный. Өстәвенә, бу басмадагы колонтитуллар текстка өстәмә исем итеп урнаштырылган. Моның ярдәмендә укучыларга төп фикерләрне күрү җиңелрәк.

Япониядәге кардәшләргә яңа басма шунда ук ошаган. «Моңа хәтле мин күп тапкыр Маттай бәян иткән Яхшы хәбәрне укыган идем,— дип әйткән 80 яшьлек бер апа-кардәш,— әмма вертикаль язу һәм өстәмә исемнәр миңа Таудагы вәгазьне яхшырак аңларга булышты». Ә бер яшь апа-кардәш болай дип язган: «Мин Маттай бәян иткән Яхшы хәбәрне бер утыруда укып чыктым. Миңа үземә горизонталь язу ошый, ләкин күп японнар вертикаль язуны ярата».

ЯПОНИЯ ӨЧЕН ӘЗЕРЛӘНГӘН БАСМА

Ни өчен Изге Язмалардагы бу китап Япониядәге вәгазь эше өчен бик кирәкле корал? Күп японнар Изге Язмалар белән таныш булмаса да, аларның аны укып чыгасы килә. Бу яңа басма, Изге Язмаларны элек беркайчан да үз кулында тотмаган кешеләргә, Инҗилнең бер өлеше белән танышырга мөмкинлек бирә.

Ни өчен Маттай бәян иткән Яхшы хәбәрне бастырырга булганнар? Күп японнар «Изге Язмалар» дигән сүзне Гайсә Мәсих белән бәйли. Бу китаптан Гайсәнең шәҗәрәсе, тууы, күпләргә билгеле Таудагы вәгазе турында белеп була. Шулай ук анда соңгы көннәргә кагылышлы дулкынландыргыч пәйгамбәрлек язылган. Шуңа күрә Маттай китабы сайланган булган да. Бу темалар японнарны кызыксындыра.

Япон вәгазьчеләре өйдән-өйгә хезмәт итеп һәм кабат килеп китүләр ясап яңа басманы ашкынып тарата башлаган. «Хәзер мин Аллаһы Сүзен территориябездәге күбрәк кешеләргә калдыра алам,— дип язган бер апа-кардәш.— Күз алдыгызга китерегез, мин „Маттай бәян иткән Яхшы хәбәр“ дигән китапның берсен махсус очрашудан соң ук тараттым!»

УКУЧЫЛАРНЫҢ ХИСЛӘРЕ

Вәгазьчеләр бу китапны ничек куллана? Күп японнарга «тар капка», «энҗегезне дуңгызлар алдына сипмәгез» һәм «иртәгесе көн өчен һич тә кайгырмагыз» дигән сүзләр яхшы билгеле (Мат. 6:34; 7:6, 13). Алар бу сүзләрне Гайсә әйткән дип ишеткәч гаҗәпләнә. Бу сүзләрне Маттай бәян иткән Яхшы хәбәрдә күргәч, күп кеше болай дип әйтә: «Минем Изге Язмаларны бер тапкыр булса да, укып чыгасым килә иде».

Кардәшләр Маттай бәян иткән Яхшы хәбәр китабын алган кешеләргә килеп киткәндә, кызыксынучылар аны шунда ук тулысынча яисә өлешчә укып чыккан була. Бер вәгазьче белән сөйләшкәндә 60 яшьлек ир-ат болай дигән: «Мин Маттай китабын берничә тапкыр укып чыктым һәм аны уку мине юатты. Сез миңа Изге Язмалар турында күбрәк сөйли аласызмы?»

Вәгазьчеләр Маттай бәян иткән Яхшы хәбәрне иҗтимагый урыннарда да тәкъдим итә. Бер апа-кардәш, андый хезмәтнең төрендә катнашканда, Маттай китабын алган хатын-кызга үзенең электрон адресын калдырган. Бер сәгатьтән соң шул хатын-кыз апа-кардәшкә электрон почтага хат җибәргән. Анда ул «Мин инде китапның бер өлешен укып чыктым һәм минем күбрәк беләсем килә»,— дип язган. Бер атна үткәч, аның белән беренче өйрәнү үткәрелгән, һәм тиздән ул җыелыш очрашуларына йөри башлаган.

Япониядәге җыелышларга 1 600 000 артык «Изге Язмалар: Маттай бәян иткән Яхшы хәбәр» дигән китап җибәрелгән булган. Һәр ай Шаһитләр бу басманың дистәләгән мең экземплярын тарата. Бу китапның кереш сүзендә бастыручыларның хисләре турында әйтелә: «Без шуңа өметләнәбез: бу басманы уку Изге Язмалар китабына кызыксынуыгызны тирәнәйтер».